Кеше гомеренә тиң ялгышлар

Кеше гомеренә тиң ялгышлар

Аяныч нәтиҗәләргә китергән табиблар ялгышлары турында еш ишетәбез. Кагыйдә буларак, аерым кешеләр хатасы түгел, чынлыкта, бездәге сәламәтлек саклау өлкәсендә хөкем сөрүче җавапсызлык, гади халыкка карата сансызлык һәм шәфкатьсезлек, ахыр чиктә, җәмгыятьтәге тигезсезлек хакында сөйли алар. Түләүсез дип аталучы медицина ялгышларыннан зур түрәләр, байлар түгел, түбән катлам кешеләре зыян күрә.

Балтач районында алты айлык сабый үлү очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен тикшерү һәм суд утырышлары бик дәвамлы булды. Инде 2016нчы елны каршылаган бәйрәм көннәрендә үк булган фаҗигале хәлгә соңгы нокта 2018нче елда Татарстан Югары судында куелды, ягъни гаепле дип табылган табибәнең ике елга иреге чикләнергә тиеш дип белдерелде. Шаукымлы вакыйга мактаулы медицинабыздагы зур җитешсезлекләрне дә ачты, билгеле.

Карадуганда яшәүче Гөлшат Биктимерованың әйтүенә караганда, яшь бала 4нче гыйнварда бер тапкыр коса, икенче көнне иртән ул-бу сизелми, әмма төштән соң шул ук хәл кабатлана, малайның тән температурасы бераз күтәрелә, авыл фельдшеры Ф.Зәкиева тәкъдим иткән даруның да файдасы тими. Шул сәбәпле, 5нче гыйнварда кичке сәгать 9лар тирәсендә баласын күтәргән ана Балтач районы сырхауханәсендә пәйда була.

Аларны ул көнне сырхауханә буенча дежур табиб – тәҗрибәле педиатр Фәридә Галиуллина кабул итә. Әни кеше аңа баланың косуын, өч көн буе тышка чыкмавын һәм башка борчулы якларын әйтеп бирә. Фәридә ханым малайның йөрәк тибешен, сулышын тыңлый, кан алу өчен өеннән лаборант шәфкать туташын чакыртып китерә. Ул чакта баланың тән температурасы 37,2 градус була, канындагы лейкоцитлар, гади итеп әйткәндә ак кан тәнчекләренең, ягъни организмның авыруларга каршы тору сәләтен киметүче кисәкчекләрнең бераз артыграк икәне дә беленә. Шулай ук өеннән барып алып килгән хирург Алишер Әхмәтхуҗаев бармаклары белән басып сабыйның эчен тикшергәч, уң якка кагылганда аның уңайсызлануын күрә һәм табиблар сукыр эчәк авырта дип фаразлыйлар. Бу ахыргы диагноз булмый, шуңа күрә «острый аппендицит» янына сорау билгесе куела. Балтач сырхауханәсендә балалар хирургы булмагач, А.Әхмәтхуҗаев Республика балалар хастаханәсе белән элемтәгә керергә була. Берничә тапкыр шалтыратканнан соң андагы дежур белгеч белән киңәшә, авыруны Казанга китерергә рөхсәт ала һәм озын-озаклап юлга чыгарга хәзерлек башлана. Әлеге дә баягы, өеннән шоферны барып алырга кирәк була. Ул гараждагы машинаны чыгаргач, баласын күтәргән Г.Биктимерованы утыртып Сосна авылында яшәүче медсестра М.Ганиева йорты янында туктыйлар, ул шофер янындагы урынга урнашып, АЗСтан ягулык салгач, ниһаять, халыкта «буханка» дигән исем алган УАЗ төн уртасында 120 чакрым ераклыктагы Казанга юл ала.

Бу кадәресенә без тикмәгә генә җентекләп тукталмадык. Чөнки ошбу оешмаганлык аркасында кыйммәтле вакыт уза. Балтач табиблары хәле уртача авырлыкта дип санаган Азаматның ДРКБга җитәргә берничә минут кала хәле начарая. Баланы көзән җыеруын күреп алган Гөлшат кабина тәрәзәсен шакып, М.Ганиевага кычкыра. Машинаны туктатырга туры килә, ниһаять, авыру янына кергән шәфкать туташы, Г.Биктимерованың әйтүенә караганда, дарулар һәм башка кирәк-ярак салынган чемоданда актарынырга тотына, эзләгән әйберен таба алмагач, башын артка каерып сыны каткан бала телен йотмасын өчен, бармагын аның авызына тыга. Сәгать 2 тулганда машина балалар хастаханәсе янына килеп туктый. Реанимация кабинетының пыяла ишеге аркылы сабые янында биш-алты кеше кайнашуын күргән ана, әлбәттә, яхшыга өметләнә. Әмма бер сәгатьтән аңа җан өшеткеч хәбәр ирештерелә. Мәет экспертизага озатыла.

Суд-медицина экспертизасы җентекләп үткәрелә. Паталогоанатом Г.Вәлиева әйтүенчә, тикшеренүдә ДРКБ баш табибының ике урынбасары да катнаша. Бик күп биологик үрнәкләр алынып лаборатория шартларында тикшерелгәч кенә ахыргы нәтиҗә ясала. Рәсми белешмәдә мәрхүм баладагы пневмония, трахеиттан башлап менингитка кадәр берничә чир күрсәтелә, үлемгә соңгысы, ягъни баш мие шешү төп сәбәпче булган дип әйтелә. Моның кадәр чирнең иң беренче сәбәбе дип инфекция табыла.

Гадәттә, мондый үлем-китемнәр тавыш-тынсыз гына «йомыла». Әмма бу юлы Гөлшат Биктимерова гаеплеләрне җинаять җаваплылыгына тартуны таләп итә, китерелгән рухи зыян өчен 3 млн сумлык рәсми дәгъва белдерә. 2016нчы елның 28нче февралендә бала үлү очрагы буенча җинаять эше кузгатылып, аны тикшерү комитетының Арча районара бүлеге җитәкчесе Эдуард Закиров алып бара. Җинаять эшендә төп документ булган суд-медицина экспертизасы, чынлыкта, баланың вакытында тиешле ярдәм күрсәтелмәү аркасында вафат булуын дәлилләп бирә. Әмма эшне суд карамагына илтеп җиткерү өчен ел ярымга якын вакыт кирәк була.

Республика балалар клиникасы һәм Балтач хастаханәсенең әлеге вакыйгага катнашы булган хезмәткәрләре башлангыч чорда барысы да шаһит буларак күрсәтмә бирә. Әлбәттә, гаепле яисә гаеплеләрнең алар арасында икәне дә шик уятмый. Аңсыз хәлдә китерелгән авыруны алып кала алмаган Казан табибларына куркыныч янамый, чөнки аларны акларлык сәбәпләр күп табыла. Табылмаса, сәер булыр иде, мәет шул ук хастаханәдә тикшерелә бит.

Димәк, Балтачтагы медицина хезмәткәрләрен иләк аша уздырырга кирәк була. Табиб кушканны үтәүче шәфкать туташлары, шул исәптән баланы даими күзәтеп барасы урынга шофер янында черем иткән М.Ганиева да шаһит итеп калдырыла. Чынлыкта ялгыш диагноз куеп, авыр хәлдәге баланы Казанга озатуда хәлиткеч роль уйнаган А.Әхмәтхуҗаевны да җавапка тартып булмый, ул, беренчедән, балалар хирургы түгел, икенчедән, үлемгә китергән менингит хирургия авыруы түгел икән. Димәк, ошбу чирне ачыклый алмаган хирург та бала үлемендә гаепләнә алмый. Соңрак Ф.Галиуллина да биш айлык эш тәҗрибәсе булган әлеге белгечнең «аппендицит» дигән фикеренә колак салып зур ялгышлык кылуын әйтә, ә ДРКБ табибларының берсе бармак белән тотып карагач ук диагнозның дөрес түгеллеге беленде, ди.

Әлбәттә, сырхауханәдә булган хәлләр өчен җитәкчеләр җаваплы булырга тиеш кебек. Ләкин бу хакта иртә белән эшкә килгәч кенә белеп алган баш табиб Газинур Дәүләтов та закон алдында чиста булып кала. Балалар хирургы түгел дип, ул да А.Әхмәтхуҗаевны яклый, ә менә югары квалификацияле педиатр, ягъни Фәридә Галиуллина менингитка ишарәләүче билгеләрне белергә, аны ачыкларга тиеш иде, сырхауханәдә моның өчен диагностика мөмкинлекләре бар дип белдерә. Норматив документлар буенча барысы өчен дә дежур табиб җаваплы булып чыга.

Шулай итеп, бар гаеп утыз елдан артык сәламәтлек саклау өлкәсендә хезмәт иткән мөхтәрәм табиб Ф.Галиуллинага өелә. 2016нчы елның апрелендә аңа беренчел гаепләү белдерелә, суд читкә китүне тыя торган чикләү чарасы билгели, ул хезмәт вазыйфаларын үтәүдән читләштерелә, тиздән, конфискацияләү мөмкинлеге булганга, аның исемендәге «Лада» машинасына арест салына. Болар 55 яшен тутырган ханымның сәламәтлеген тәмам какшата. Шул сәбәпле җинаять эшен тикшерү дә айлар буена тукталып тора, саксызлык белән кеше үтерү дигән рәсми гаепләү аңа 2017нче елның маенда гына белдерелә.

Аның эчтәлегенә кыскача гына тукталсак, Ф.Галиуллина, мөмкинлекләр булса да, дөрес диагноз куймаган, инфекция, бактерияләргә каршы ашыгыч дәвалау чаралары күрүне оештырмаган, баланың хәленә дөрес бәя бирмичә Казанга озаткан булып чыга. РФ Җинаять кодексы күзлегеннән караганда, болар һөнәри вазыйфаларны тиешенчә үтәмәү аркасында кешегә үлем китерү дип бәяләнә шул.

Ф.Галиуллина ошбу гаепләүне тулысынча танымавын белдереп, күрсәтмәләрендә фикерләрен нигезләп тә бирә. Әйтик, баланың йогышлы авыру икәнен күрсәтүче бер генә билге дә (югары температура, томау, эч китү һ.б.) сизелмәвен, баланың хәле авыр түгел, уртача авырлыкта булуын, аның күкрәген һәм корсагын рентгеннан яктыртып карауны хирург иптәш кирәк санамавын һәм үзен аклардай башка биниһая күп сәбәпләр китерә. Алар белән танышкач, абруйлы табибка теләктәшлек тә күрсәтәсе килеп куя. Иң әүвәл, берүзе берничә авыру арасында бөтерелгән Ф.Галиуллинаның бала белән ныклап шөгыльләнергә вакыты да калмаган дигән уй туа. Бу исә ял, бәйрәм көннәрендә төнлә белән зур сырхауханәне, чынлыкта, бер дежур табиб карамагында калдыру бәласе. Кирәкле кешеләрне өйләреннән алып килү турында алданрак әйтеп уздык. Бу җәһәттән, шундый эш тәртибе урнаштырган баш табибның гаебе дә юк түгел. Моңа дистәләгән авылга хезмәт күрсәтүче сырхауханәдә бер реанимация машинасы булмауны өстик. Авыру бала Казанга «буханка»да түгел, ә тиешенчә җиһазландырылган, кирәкле белгеч утырган махсус машинада алып барылса, аны коткару мөмкинлеге дә була бит. Авыл җирләренә атлыгып торучылар булмау сәбәпле балалар хирургы һәм башка белгечләр җитмәү мәсьәләсе дә кискен

тора. Бактың исә, үзләрендә булмаган табибларны Казаннан чакырырга кирәк икән. Саный китсәң, җитешсезлекләр күп монда. Алар хәтта чүпне читкә чыгарырга яратмый торган Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы комиссиясенең Балтачта үткәргән тикшерүе нәтиҗәләрендә дә өлешчә чагылыш таба. Һәм, әлбәттә, Балтач район суды хөкемдары да гаепнең бер Ф.Галиуллинада гына түгел икәнен күрми түгел. Бу хөкем карарының йомшак булуында күренә. Гаепле дип табылган табибның ике елга иреген чикләргә карар бирелә, дәүләт гаепләүчесе Фәрит Шәрифуллинның аны өстәмә рәвештә бер елга һөнәре буенча эшләү мөмкинлегеннән мәхрүм итәргә дигән тәкъдиме дә кире кагыла.

Ирекне чикләү иректән мәхрүм итү түгел. Шулай да Галиуллинаның адвокаты ризасызлык белдереп Татарстан Югары судына мөрәҗәгать итә. Хәер, анда ул гына түгел, прокуратура һәм зарар күрүчедән дә, димәк, барлыгы өч шикаять бирелә. Ләкин республиканың иң югары хөкем органы аларның берсен дә канәгатьләндермичә, Балтач суды карарын үзгәрешсез калдыра.

Инде әлеге шаукымлы вакыйганың матди ягына тукталып үтик, чөнки акча мәсьәләсенең йогынтысы зур монда. Г.Биктимерованың 3 млн сумлык дәгъвасы 2016нчы елның июнендә үк башкаланың Идел буе район судында карала. Җавап тотучылар булган Казан һәм Балтач сырхауханәләренең икенчесе зарар күрүчегә 700 мең сум күләмендә акча түләргә тиеш дип белдерелә. Ошбу карар Биктимеровларны канәгатьләндерми, күрәсең. Дәгъва Балтач районы һәм Татарстан Югары судларында да каралып кире кагыла.

Олыгайган көнендә хөкемгә тартылып рәнҗетелгән Фәридә ханым рухи гына түгел, матди зыян да күрә. Җинаять эше кузгатылгач, эшеннән читләштерелеп, хезмәт хакы алмый башлаган затларга дәүләт ачка үлмәслек күләмдә пособие түләп тора. Ел ярымнан артык вакыт эчендә Ф.Галиуллинага бирелгән акча 149 мең 906 сумга җыела. Ләкин хөкем гаепләп чыгарылса, бу акча казнага кире кайтарылырга тиеш. Юкса, җинаять кылган өчен акча биргән кебек килеп чыга бит. Шуңа күрә прокуратура таләбе буенча әлеге мәсьәлә дә гражданлык законнары нигезендә тагын бер суд утырышында карала һәм Ф.Галиуллина акчаны дәүләткә кайтарырга тиеш дигән карар чыгарыла. Өстәвенә, адвокат өчен дә 35 мең сум акча таләп ителә.

Шулай итеп, шаукымлы һәм сабаклы вакыйгага йомгак ясалды: гаепләнүче – җәзасын, зарар күрүче акчасын алды, һәр ике якның да күңелендә ярасы калды, әлбәттә.

Наил ВАХИТОВ,

Балтач районы

Комментарии