- 10.02.2009
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2009, №6 (11 февраль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Элек урын кешене түгел, кеше урынны бизи, диләр иде. Тырышып эшләргә, намуслы булырга өндәүче әлеге әйтем хәзер онытылып бара инде. Чөнки заманалар үзгәреп, киресенчә, җылы урында утыручы “кирәкле” кешеләр чәчәк ата торган чаклар җитте.
ЙОМЫШ
Мисалга Русия Төзелеш министрлыгы карамагындагы Федераль лицензия үзәгендә утыручы түрәләрне алыйк. Тырыша-тырыша хезмәт итеп, әлеге оешманың мәртәбәсен күтәреп азапланасы юк монда. Абруе болай да хәттин ашкан аның. Чөнки төзүче халкы теге яки бу эшләрне башкарырга хокук бирүче лицензия сорап шушында килә. Гозер белән килүчеләргә ачык чырай күрсәтеп, йомышларын тиз арада хәл итәргә ярдәм итсәң, Үзәк һәм үзең турында яхшы фикер калдырырга да, рәхмәт ишетергә дә була инде ул. Ләкин хәзер рәхмәтне май итеп икмәккә ягып булмый, дигән кинаяле әйтем еш ишетелә. Бу исә күбрәк үз җаеңны карарга да дәүләт биргән урыннан тулысынча файдаланып калырга кирәк дигәнне аңлата.
Мондый фикер өстенлек иткән оешмада йомыш юллап йөрүчеләр үзеннән-үзе урындагы кешеләр өчен өстәмә керем чыганагына әверелә.
Түбән Камадагы монтаж һәм ремонт эшләре белән шөгыльләнеп килгән бер фирма җәмгыятькә файдалы эшчәнлекне киңәйтергә исәп итеп, төзелештә генераль подрядчик булырга мөмкинлек бирүче хикмәтле кәгазьгә ия булырга ниятли. Һәм ошбу максатны хәл итү йөзеннән, Федераль лицензия үзәгенең Казандагы бүлегенә директор урынбасарын озата. Дөнья күргән агай әлеге эшнең гаять четерекле икәнен чамалый булса кирәк. Үзе белән моңа кадәр лицензия алу артыннан йөреп, керү-чыгуларын яхшы белүче икенче бер төзелеш фирмасы хуҗасын да алып бара. Эшне аның танышы – баш белгеч дигән матур исемле һәм бик тә дәрәҗәле, димәк ки, кешене бизи торган урын биләүче А. К. белән очрашудан башлаган булалар. Мәгълүм ки, мондый җирдә арттан этүче булмаса, алга барулары бик кыен.
Әлбәттә, инде әйтелгәнчә, хәзер рәхмәткә эшләмиләр, ягъни үзең “төртмәсәң”, сине дә алга этеп-төртеп азапламыйлар. Чал чәчле урынбасар колагына да шыпырт кына “25 мең” дигән сүзләрне пышылдыйлар. Ләкин клиент алдан ук ризалык бирергә ашыкмый. Шуңа күрә Түбән Кама белән Казан арасын таптый бирә. Әйтеп җибәрелгән кәгазьләрне җыеп килгән саен, баш белгеч җитешсезлекләр, ялгышлар таба, төзәтергә дә яңадан килергә кушып, озатып җибәрә. Теге 25 меңне түләргә разый икәнлеген белдереп, түрәгә хәбәр ирештерүдән башка чара калмый. Менә шуннан соң эшләр хутка китә дә инде.
– Булдырабыз аны, – ди А.К., Ямашев проспектындагы “Шәхрезадә” дигән кафеда клиент хисабына сыйланып утырганда, – без дә эшләмәгәч…
Шунда ук 15 мең сум аванс алып, куен кесәсенә шудыра… Һәм ялгыша. Сүз аның хезмәт урынын үз мәнфәгатендә файдалануы турында түгел. Алтмышынчы яше белән баручы ир кешенең ошбу законсыз гамәлен ялгыш адым, очраклы тайпылу дип булмастыр. Киресенчә, сүз шомарып “каешланып” беткән түрәнең, үзенең җәзасыз калачагына тәмам ышанып саксызлык күрсәтүе турында. Бу хакта без алдарак сөйләрбез.
ХАТА
“Шәхрезада”дагы алыш-бирештән соң, директор урынбасарының атналар буе интегеп йөреп тә, бер карыш алга китмәгән эшләре кисәк үргә тәгәри башлый. Әйтик, генподрядчик булу өчен, төзү фирмасында югары белемле генә түгел, өстәмә махсус хәзерлек узган белгечләр булуы шарт. Аларны хәзер генә кайдан тапмак кирәк? К. Госархостройнадзор дигән хәтәр исемле оешманың Түбән Камадагы офисына шалтырату белән, мәсьәлә хәл ителә дә куя. Анда урынбасарга күз күрмәгән кешеләр исеменә язылган ике диплом һәм белемен күтәрү турында таныклык тоттыралар. Әлеге документларның расланган күчермәсен алып, хуҗалары бездә эшли дип язып куясы гына бар.
Аннан кала, генподряд фирмасында экскаватор, кран кебек махсус техника да булырга тиеш икән. Тиешен тиештер дә, юк бит әле алар! Борчылырга урын юк, “игелекле” түрәләр чит-ят оешмаларда эшләүче техниканы исемлеккә кертә дә куя. Кайбер җитмәгән документларны А.К. үз компьютерында хәзерләп бирә. Кыскасы, кәгазьләр лицензия алу өчен, тиешле таләпләргә җавап бирердәй хәлгә китерелә. 18 апрельдә К. документларны соңгы тапкыр тикшереп, чынлыкта эшләми торган ялган хезмәткәрләр, аренда мәйданы, хезмәт кенәгәләре, инвентарь һәм башка күрсәткечләрне үз кулы белән төзәтеп чыга.
– Без булдырдык, – ди ул шул ук кафеда кәеф-сафа корып утырганда. – Документлар тәртиптә, хәзер инде лицензияне бик тиз эшләп бирербез, давай тагын 15 мең…
Нәфесе үсеп китү сәбәпле, алдан сөйләшенгән сумманы да 5 меңгә арттырып, шытырдап торган кәгазьләрне тагын теге кесәгә озата бу. Менә хәзер әйтеп кара син, урын кешене бизәми, дип. Әгәр шушындый керемле оешмада эшләмәсә, утыз меңне кем чыгарып салыр иде икән аңа?
Хәер, ошбу сорауга тәгаен генә җавап бирергә ашыкмыйк әле. Эш шунда ки, икенче тапкыр акча алып, ул тагын бер зур хата җибәрә. Бу юлы да мәсьәләнең әхлакый ягына кагылмыйк. Бүген-иртәгә пенсиягә чыгам дип торган кешегә бу хакта тукып тору мәгънәсез шөгыль кебек. Әхлак нормаларына акча аша карарга күнеккән инде ул. Шуңа күрәдерме, күзләре томанланган һәм кафеда утыручылар арасында аны бик шәпләп күзәтеп торучылар бар икәнен дә сизмәгән. Ошбу хатасы аны картаймыш көнендә адәм баласын бер генә дә бизәми торган урыннарга озатылу куркынычы алдына куя да.
… “Шәхрезадә”дән күтәренке кәеф, көр күңел белән чыгып килгәндә, шул тирәдәге бар халыкны хәйран итеп, күркәм кыяфәтле галстуклы абзыйның кулларын богаулап куялар. Шунысы гаҗәп: үткән-сүткән кешеләр ошбу ыгы-зыгының сәбәбен шунда ук төшенеп алып: “Нәрсә, егетләр, взяточникны эләктердегезме?” – кебек сораулар яудырырга керешә. Чөнки кара костюмлы бу адәм кесә карагына бер генә дә охшамаган, киресенчә, җылы урында утыручы бур агайларга бик тартым. Гади халык та киң таралучы әлеге хилаф кәсеп ияләрен тышкы кыяфәте буенча аерырга өйрәнеп килә шул.
УРЫН КЕШЕНЕ БОЗА
Түбән Кама фирмасының директор урынбасары, беренче көнне үк 25 мең сум сорагач, үз алдына “Нәрсә өчен?” – дигән сорауны куя. Аңа җавап табу өчен, әллә ни гыйлем кирәкми: түрәгә үз вазыйфасын башкарган өчен түләргә, юкса бик күп ясалма киртәләрне җимерергә туры киләчәк. Ошбу шиге тормышка аша башлагач, ягъни Казанга файдасызга йөрүләр ешайгач, ул үз шәһәрендәге икътисадый җинаятьләргә каршы көрәш бүлегендәгеләр белән киңәш-табыш итә. Анда әлеге эшне контрольгә алалар. Шул көннән башлап, А. К. күз уңыннан җибәрелми. Эчке эшләр министрлыгының оператив хезмәткәрләре эшне җиренә җиткереп башкара. К. кесәсенә кергән меңлекләр тамгаланган, аларның номерлары язып алынган, хәтта алыш-биреш видеотасмага да яздырып алынган. Кыскасы, хәйләләү мөмкинлеге бөтенләй калдырылмый.
Шул ук көнне әлеге эшкә кагылышлы документлар һәм баш белгечнең персональ компьютеры алына. Шушындый законсыз ысул белән лицензияле булган башка фирмалар ачыклана башлый. К. өстендә болытлар куера.
Лицензия үзәгендә “аксакал” хезмәткәрнең эләгүе турындагы хәбәр аяз көнне яшен сугуны хәтерләтә. Җитәкчеләр: “Берсенең эше судта, инде икенчесе капканмыни?”– дип бот чаба. Эш шунда ки, берничә ай элек кенә К. эшләгән бүлек мөдире дә “янган” икән. Судта аны ике елга шартлы рәвештә ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем карары чыгарыла.
Анысы чумаралы хезмәт урыныннан колак какса да, яшәү урынын үзгәртү, ягъни мәгълүм җирләргә китүдән котыла. А.К. бу бәладән ничек котылыр, судан коры чыга алырмы? Шунысына төшенгәндер инде ул: җылы урын ни эшләтә адәм баласын! Шуңа күрә теге әйтемне дә: “ Урын кешене бизәми, урын кешене боза”, – дип үзгәртергә кирәктер. Шулай булганда, заманчарак та яңгырар, хаклыкка да хилафлык килмәс кебек.
Фаилхак.
Казан-Түбән Кама-Казан.
Комментарии