Хәвефле экономия корбаны

Хәвефле экономия корбаны

халкының кирәкмәгән чыгымнарга түгәргә яратмавы табигый хәл. Ә менә дигәнең хәвефсезлек чаралары хисабына ясалуны берничек тә аклап булмый. Хәтта тәүлек әйләнә эшли торган автотранспортка ягулык салу станцияләре дә тиешенчә сакланмый, куркынычсызлык кагыйдәләре үтәлми. Ә угрылар исә ялан кырдагы АЗСларның акчалы икәнен дә, аларның хуҗаларының керем турында гына уйлавын да чамалыйлар.

Аяныч мисалларны күпләп санарга була. 2009 елда Әлмәт районындагы «Авто-1» станциясендә эшләүче оператор хатынны үтереп, 30мең сум акча урлыйлар. 1974 елда туган җанкыярның корбанын урамдагы бәдрәфтә сагалап торуы мәгълүм. 2003 елда Казан читендәге Яңа Николаевка авылы янындагы АЗСта эшләүче ике ир-атны үтереп, 312мең сум «выручка»ны алалар. Җинаятьчеләр әле быел гына хөкем ителде. 2005 елда «Татнефтепродукт»ның районындагы 28нче станциясенә һөҗүм итеп, 52 мең сум акчаны талыйлар. Баш мие зарарланган ир-ат, бәхетенә, исән кала. Җинаять әле хәзер дә ачылмаган.

Бактың исә, хуҗаларның үз объектларын саклауга акча кызгануы сәер дә түгел икән. Ә кеше гомерен югалту кесәгә сукмый, берсен үтерсәләр, икенчесе килә. Ярыйсы гына хезмәт хакы өчен тормышларын куркыныч астына куярга әзер кешеләр азмыни?..

Кызганычка каршы, АЗСларда булган хәвеф-хәтәрләр белән танышкач, шушындый сансыз нәтиҗә ясала. Шәхси эшмәкәрләр моны акча җитмәү белән аклый, ә кебек эре компанияләрдә «каты экономия режимы» саклана икән.

Татарстанда иң эре әлеге холдинг компаниясенә 2005 елда һөҗүм ясалгач та, хәвефсезлек чаралары күрергә өндәп бик күп мөрәҗәгатьләр ясала. Ләкин Чуашстан чигендәге аулак урында урнашкан видеокүзәтү системасы сак хезмәте полиция белән тоташкан тревога сигналыннан башка эшләвен дәвам итә. Бер оператор кассир, җыештыручы, колонка һәм җиһазларның төзеклеген тикшереп торучы техник, урам себерүче кебек күпсанлы вазыйфаларны берүзе башкара. Эш урынында көнкүреш уңайлыклары булмау аеруча куркыныч тудыра. Чөнки ялгызак хезмәткәр төнлә белән бинадан чыгарга мәҗбүр бит. Анда аны ни көткәнен белеп булмый. Ульяновск – Цивильск юлының бу тирәсендә төнлә машиналар бик сирәк күренә.

«Татнефтепродукт» җәмгыяте җитәкчелеге хокук саклау органнары кисәтүләренә, Чүпрәле районы хакимияте мөрәҗәгатьләренә дә игътибар итми. Холдингның «Буанефтеродукт» филиалының Чүпрәле участогы җитәкчесе техник саклану җайланмалары урнаштыру чыгымнарын сметага да кертеп карый, ләкин югарыдагылар саклану чараларына караганда «экономия режимы», сакчыллыкка өстенлек бирә килә. Шулай итеп, төгәл 6 ел вакыт хәвеф-хәтәрсез генә узып китә. Ләкин чыгымнарны сакчыл тоту аркасындагы саксызлык үз нәтиҗәсен бирми калмый.

10 сентябрьдә иртәнге якта шул АЗСта биш ел буена оператор булып эшләгән 48 яшьлек ханымның канга баткан җансыз гәүдәсе табыла. Тикшерү бичара хатын-кызга кичке якта станция ишегалдында һөҗүм ителүен күрсәтә. Димәк, җинаятьчеләр аның бәдрәфкә чыкканын көтеп торганнар, тимер таяк белән сугып өнсез иткәч, кассадагы 42 мең сумлык көнлек җыемны алып киткәннәр. Хатын-кыз аңына килеп эш урынына керергә көч тапкан, ләкин аулак урында аңа ярдәм күрсәтүче табылмаган. Ул күп кан югалту аркасында газапланып җан биргән.

Видеокүзәтү системасы булмагач, оперативниклар кулында дәлилләр юк диярлек. Җинаятьчеләр кул, бармак эзләре калдырмаган. Димәк ки, җинаятьне ачу бик кыен булачак. Аларның чит төбәкләрдән килгән узгынчы бәндәләр булу ихтималы зур. Кыскасы, полициягә зур тырышлык куярга туры киләчәк.

Ә АЗС, тикшерү-оператив чаралар тәмамлангач, шоферларга хезмәт күрсәтә, хуҗаларга табыш китерә башлады. Хокук саклау органнары, «Татнефтепродукт» ААҖе җитәкчеләрен кешеләр гомерен куркыныч астына куючы сакчыллыктан баш тартып, үз хезмәтләренә хәвефсез хезмәт шартлары тудырырга өндәп кисәтү-мөрәҗәгатьләр яудырырга керештеләр. Республиканың иң уңышлы эшләүче бай компаниясе тагын берәр кешене үтергәнче, экономияләргә карар кылмаса ярый инде. Кеше үлде дә бетте, аның урынына башкасы эшли бит әнә…

.

Чүпрәле районы.

Комментарии