- 09.10.2024
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2024, №09 (сентябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Балачак, яшьлек еллары законсызлык, җинаятьчелек кайнаган чорга туры килеп тайгак юлга тайпылган затларның бик күпләре тормышларын җайга сала алмады. Яшьтән эчә, наркотиклар куллана, төрмә юлын таптый башлаган инде ир уртасы кешеләр хәзерге вакытта да шул юлда.
УНИКЕНЧЕ ҖИНАЯТЬ
1979нчы елгы Бөгелмә кешесе Андрей Долгов шул чакларда ук йөгәненнән ычкына, 14-15 яшьләрендәге хулиганлык, урлаулары өчен бирелгән кырыс җәзаларны үтәү кичектерелеп торыла, ләкин иректә калдырылган малай туктамый, ахыр чиктә 4 елга колониягә озатыла. Аннан кайткач опиоидлар төркемендәге матдәләр кулланучы буларак наркологка исәпкә куелган егет, берничә караклыгын исәпкә алмаганда, шул зәхмәт белән бәйле җинаятьләр генә кыла башлый, наркотиклар йөрткән, наркоманнар притоны оештырган өчен хөкем ителеп тоташтан диярлек рәшәткә артында яши. Барлыгы 11 мәртәбә хөкемгә тартыла, дүрт-биш елга утыртылган чаклары да була. Мәсәлән, 2010нчы елда шартлы срок ала, тиздән колониягә озатырга дигән икенче карар чыгарыла, ә ул өч ел чамасы качып йөри, җинаятьләр кыла, тотылгач 4 ел ярымга колониягә җибәрелә. 2022нче ел җәендә азат ителеп Бөгелмәгә кайта, ниһаять.
Торыр урыны булган рецидивист үз тиңнәре белән аралаша, фатирында шулай ук эчәргә хирыс Лиана атлы хатын белән яши, шунда ук Руслан исемле ир-ат һәм Светлана да торгалый. Соңгысы тумыштан бәхетсезләр рәтеннән, аны тудырган әнисе дүрт айлык вакытында ташлаган һәм башка хәбәре булмаган. 1984нче елгы кызны биш яшендә игелекле кешеләр үз тәрбияләренә алалар. Аларның әйтүенчә, бала мәктәптә яхшы укый, көллият тәмамлап эшкә урнаша. Күрәсең, барысы да тәртиптә булмый, 22 яшендә бергә тора башлаган ирен пычак белән җәрәхәтләгән өчен ике елга колониягә озатыла. Тәрбияләгән әнисе Светлананың төрмәдән кайткач начар якка үзгәрүен, үзләрен санга сукмавын, «сьемный» фатирга күченүен, шулай да матди ярдәм күрсәтеп торуларын әйтә. Әмма тиздән Светлана алар белән аралашмый, хәбәрләшми башлый.
Чынлыкта, кайда туры килсә, шунда яши ул. Бер ел чамасы Шамил исемле ир-ат белән торып ала, ләкин аерылышсалар да элемтәне җуймый алар. Кышкы көннәрнең берсендә Шамилгә элеккеге сөйгәненең дусты Лиана шалтыратып А.Долгов фатирына кунакка дәшә, күрәсең, эчәргә аракылары беткән була һәм аның буш кул белән килмәячәген беләләр. Фатирда Светлана булмый, Шамил алып килгән бер литрлы шешәне дүртәү бушаталар. Сыйланып утырганда А.Долгов Светлананың әҗәткә алган акчаларын кайтармыйча, өй ачкычларын алып, иң яманы, аның телефонын ватып юкка чыгуын сөйләп ярсый һәм йомшаграк итеп әйткәндә эзләп тапкач җәза бирәчәген белдерә. Эзләп йөрергә туры килми аңа телефонын ваткан хатынны. Аракы беткәч тә Шамил аларны үзе ясаган әче бал (бражка) эчәргә фатирына чакыра. Лиана аларга иярми, кичкә таба өч ир Шамил йорты янына барып җиткәч, подъезддан салмыш Светлана килеп чыга. Даими яшәү урыны булмаган сукбай элеккеге сожителе янына килгән була. Әлеге сәфәр аяныч тәмамлана аның өчен.
Шомлы хәбәр ашыгыч медицина ярдәме хезмәтенә иртән сәгать 4нчедә алына. Табиблар Шамил фатирына килеп кергәч тә зал бүлмәсе идәнендә яткан Светлананың җансыз икәнен әйтәләр. Куркынган Шамил аларга хатын-кызны танышлары кыйнавын гына әйтә ала. Калганын полиция хезмәткәрләре һәм тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Лада Захарова ачыклый. Суд-медицина экспертизасы, мәрхүмәнең чигә, маңгай, күз, борын тирәсендә күп кенә суккан-бәргән җәрәхәтләр булуын, аның баш миенә кан саву аркасында үлүен күрсәтә.
Моның Андрей Долгов эше икәнен төп шаһит Шамил күрсәтмәләре генә түгел, подъезддагы видеокүзәтү язмалары да раслый. Анда барысы да күренеп бетми, әмма Светлананың сыкранулары Шамилнең котырынкы бәндәне туктатырга тырышып кычкырулары, әлбәттә, аның сүгенеп акырулары һәм башка тавышлар ишетелеп тора. Димәк ул хатын-кызны подъезд янында ук сугып еккан, яткан килеш тә дөмбәсләгән дигән нәтиҗә ясала. Долгов исә этеп кенә җибәрдем, дип бара. Тикшерү барышында ачыкланганча, Светлананы кыйнавын аны торгызып этә-төртә икенче каттагы фатирга алып кергәч тә дәвам итә ул. Боларын хуҗа әйтеп тора. Шамил котырынган рецидивистны тыя алмый, Светлананы икенче бүлмәгә кертеп яткыра. Өч ир-ат кухняда әче бал чөмереп утыра.
Руслан вакыйганы шомартып күрсәтергә тырыша, чөнки сыеныр урын биргән дустын батырырга теләми күрәсең. Шулай да подъезд янында ике мәртәбә сугуын әйтә, ә фатирда булганнарын телгә алмый. Долгов та Руслан Светланага кагылмады, дип белдерә.
Соңрак монда Лиананың да килергә чыгуы мәгълүм булгач, А.Долгов Русланны сожительницасын каршы алырга чыгарып җибәрә. Шул мәлдә өйдәге ике ир Светлана яткан бүлмәдә тәрәзә ачылган тавыш ишетәләр. Ул икенче каттан түбәндәге кибет түбәсенә, аннан соң аска төшкән була. Ике сәрхуш шунда чыга, күрше хатыны, ике егет һәм Руслан белән Лиана килеп җитә. Таныш булмаган егетләрнең берсе аягыма баса алмыйм дип зарланып утырган хатын-кызны куртка башлыгыннан тотып подъезд янына өстерәп китерә. Аннан соң фатирга күтәрелергә ярдәм итәләр аңа. Шамилнең, ватылган телефон бәясен кайтарам, үтерәсез бит, дип Светлананы яклап кычкырулары ишетелә. Шулай ук ашыгыч ярдәм чакырырга кирәк дигәч, Долговның сүгенеп-җикеренеп каршы килүе дә аңлашыла.
Русланның әйтүе хак булса, Светлана аксый-туксый килеп бер стакан «бражка» эчеп кухнядан чыгып китә. Әлбәттә, хуҗа ошбу кунаклардан котылырга омтыла. Әйтә торгач тегеләр китәргә кузгала. Шул чакта А.Долгов зал идәнендә диванга сөялеп утырган Светлананың башына ике тапкыр тибеп ала. Аның язмышын шушы хәл иткәнгә охшый. Шамил аның аңын җуюын әйтеп тора. Ләкин ашыгыч ярдәм чакырмый, гадәттә, мондый вакытта сәрхушләр йоклый дип уйладым, дип акланалар. Ул да уяныр дип уйлап йокларга ятуын әйтә. Сәгать иртәнге 3ләр тирәсендә уянгач хәле начар икәнен аңлап кирәкле хезмәтләргә шалтырата ул.
Андрей Долгов ахырга йокы бүлмәсендә яткан Светлананың чигәсенә сугуын гына таный. Шамил «очная ставка» вакытында аның алдында кайда, ничек сугу-тибүләрен сөйләп бирә. Ул гына да түгел, җинаять урынында манекен һәм статист ярдәмендә күрсәтеп тә йөри. Суд-медицина эксперты, мәрхүмдәге тән җәрәхәтләре Шамил күрсәткәнчә ясалырга мөмкин, дип белдерә.
Суд аның аклануларын, бигрәк тә, үлемнең балконнан сикерү нәтиҗәсе, дип белдерүләрен нигезсез, җәзадан котылырга омтылу, дип саный.
СӘРХУШЛӘР ҖЫЕЛГАН ҖИРДӘ
Шул ук калада туып үскән 1976нчы елгы Виктор Исмәгыйлев та болгавыр еллардагы угрылыгы өчен 15 яшендә ике елга хөкем ителә, алга таба тагын бер җинаяте ачылып алты ай өстәлә, 20 яшендә өч елга колониягә озатыла. Шуннан соң берничә төрле наркотик кулланучы буларак исәпкә куелган, өстәвенә, эчәргә хирыс ир-ат озак еллар хокук саклау органнары күзенә чалынмый. Бары тик 2018нче елда наркотиклар белән бәйле җинаять кылып өч еллык шартлы срок ала, аның таләпләрен үтәмәгән өчен колониягә озатылып 2022нче елда иреккә чыга.
Бөгелмәдә әнисе белән яши ул, торак-коммуналь хуҗалыгында балта остасы булып эшли. Виктор үзеннән өлкәнрәк Наталья Сотникова белән күптән якыннан аралаша. Аның 30 яшендәге кызы Нина (кайбер исемнәр үзгәртелә) әнисенең исерек чакта холыксызлана торган гадәте булуын яшерми. Ә Викторның эчкәч котырынкы икәнен ул гына түгел, үз әнисе Вера да әйтеп тора. Хәер, Нина аның аек чакта да сәбәп табып ызгыш чыгаруын, әнисен кыерсытуын, бер тапкыр пычак белән җәрәхәтләвен дә искә ала, шулай ук Натальяның аның белән салмыш чакта гына очрашуларын һәм бергәләп эчүләрен дә әйтә. Бу җәһәттән, инде шактый өлкән яшьтәге Вера ханымның да салырга яратуын, әмма әле хәзер дә эшләп йөрүен дә билгеләп үтик.
Узган елның 1нче сентябрендә Н.Сотниковага 52 яшь тула. Вера түти тулай торакта яшәүче Наталья шул көнне үк безгә килде, ике көн буе өчәүләп эчтек, йоклап алгач кибеткә барып аракы алып кайттык, бәйрәм иттек, дип сөйли. Ләкин эчә торгач өлкән кешенең зиһене чуалганга охшый, чөнки Нина 1нче сентябрьдә әнисен котларга, бүләк тапшырырга бүлмәсенә баруын, аның икенче көнне дә төшкә кадәр үз торагында аек булуын әйтә. Димәк ки, алар 2нче сентябрьдә лаякыл булганчы эчкән булып чыга, нәтиҗәсе исә иртәнге якта мәгълүм була.
Исереп мәлҗерәгән, әйтүенчә, күңеле дә болгана башлаган карчык кеше яшьрәкләргә караганда алданрак йокларга түнә. Иртә белән уянгач исә үз бүлмәсе идәнендә ялангач килеш йөзтүбән яткан Натальяны күрә һәм улыннан ошбу галәмәтнең сәбәбен сорый. Анысы теленә салынган сөйгәненә ике мәртәбә тамызуын һәм аның бүлмәсенә таба этеп җибәрүен әйтеп сүзне кыска тота. Махмырдан башы авырткан әби «киленнең» өстенә одеял бөркәп шул тирәдәге кибеткә тәпили, аракы алып кайтып кергәч чырае киткән Викторны күрә, аннан Натальяның салкын икәнен ишетә.
В.Исмәгыйлев полициягә үзе шалтырата, үлгән хатынның эчкече икәнен, төнлә белән егылуын да искәртә. Әлбәттә, әлеге бәян ышаныч тудырмый анда. Суд-медицина экспертизасы нерв системасы, йөрәк эшчәнлеге, сулыш алу баш миенә зарар килү аркасында тукталган дигән рәсми нәтиҗә ясый. Кыйнап үтерелгән, дигәнне белдерә бу. Һәм полициягә яхшы таныш В.Исмәгыйлевка шик төшми калмый.
Ул исә гаебен танырга теләми, өчебез дә нык исерек идек, төн уртасында мин йокларга яттым, Наташа юынырга кереп китте дип әйтә дә, иртә белән булган хәлләргә күчә, әнисенә әйткәннәрне кире кага. Әмма кимсетүле сүзләр кычкырган өчен Натальяга ике тапкыр сугуын оперативникларга да ычкындырган була ул. Әлеге әңгәмә видеоязмага да эләгә һәм мөһим дәлил буларак җинаять эшенә теркәлә. Тикшерүче Л.С.Захарова аны әнисе белән кара-каршы утыртып сорау алу үткәрә. Мондый чакта аналар улларын якларга тырыша. Ә Вера ханым исә иртә белән Виктор әйткәннәрне үзе алдында кабатлап бирә.
Тәҗрибәле кешенең гаебен кире кагуы суга батучының саламга ябышуын хәтерләтә. Өйдә башка кеше булмавын ул үзе үк әйтеп тора. Ә экспертиза мәрхүмнең башына кимендә җиде мәртәбә сугылуын белдерә бит. Генетик экспертизалар да аның файдасына булмый. Шуңа күрә А.Исмәгыйлев икенче көнне үк тоткарлана. Психиатрлар экспертизасы аның наркотиклар кулланучы һәм эчкече генә түгел, акыл ягыннан җиңел дәрәҗәдәге кимчелекле булуын да күрсәтә, әмма үз гамәлләрен аңламаслык ук түгел, җинаять кылганда гади исерек хәлдә булган, дип белдерә.
В.Исмәгыйлев судта, мәрхүмә үзе егылу аркасында үлде, дигән фикерне алга сөрә. Әйтүенчә, йокы бүлмәсенә кергәч ауган өстәл һәм идәнгә мәтәлгән сөйгәнен күрә һәм аны күтәреп кәнәфигә утырта, бераздан залга чыккан ханым егылып тагын бәрелә, башы каный башлый. Мәрхәмәтле ир аны торгызып утырта, юынып чыгарга куша да йокларга ята. Кыскасы, хатын-кызга бармак белән дә чиертмәгән булып чыга. Әнисе исә аның ашыгып-кабаланып идәндәге канны сөртеп йөрүен, канның мәрхүмәне кыйнау нәтиҗәсе икәненә шикләнмәвен белдерә. Әйтелгәнчә, Н.Сотникова ялангач килеш табыла, Виктор киемнәрен юкка чыгаруын үзе үк әйтеп тора. Монысы җинаять эзләрен яшерү дигән фикергә этәрә.
Болгавыр 90нчы еллардан бирле җинаятьләрен дәвам иттерүче А.Долгов һәм В.Исмәгыйлев икесе дә кеше үтерүдә гаепле дип табыла һәм сигезәр еллык кырыс режимлы колониягә хөкем ителә. Суд карарларында аларны бары тик җәмгыятьтән аерып кына төзәтү, димәк ки, хак юлга бастыру мөмкинлеге бар, дигән фикер әйтелә. Әлеге мөмкинлекләрнең юк дәрәҗәсендә икәне дә, сүзнең бары тик аларның яңа явызлыкларын булдырмый тору турында гына икәне ачык, әлбәттә.
Наил ВАХИТОВ
Бөгелмә шәһәре
Комментарии