Наркота төрмәгә утырта

Наркота төрмәгә утырта

Наркотик, кулланучыларны гына түгел, аны таратучыларны да тормыш төбенә этәрә. Ошбу керемле кәсеп белән шөгыльләнгән бик күп яшьләр төрмәгә утыра. Бу хакта балигъ булмаган затларның исемнәрен үзгәртеп сөйләргә туры килә.
Әлмәттә яшәүче Денис Соловьев та быел дүрт ел ярымга иректән мәхрүм итү оешмасына озатылды. 28нче февральдә, әйтүенчә, акчага мохтаҗлык кичергәнгә, 9нчы сыйныф укучысы «Метеор» дигән интернет-кибеткә урнашырга була, шул максаттан телеграмм-каналда «эш бирүче» белән элемтәгә керә, «Черный ворон» дигән оператор вазыйфаларын аңлатып бирә аңа. Кыскача гына әйткәндә, Денис шушы оператор, икенче төрле әйткәндә, куратор хәбәр иткән координатлар буенча күпсанлы наркотиклы кечкенә төргәкләр яшерелгән «тайник»ны табарга, аларны берәмләп башка урыннарга куярга, бу җирнең фотосурәтен, адресын һәм координатларын «тегендә» җибәрергә тиеш була. Аңлашыла ки, алары әлеге урынны сатып алучылар, димәк, наркоманнарга җиткерә. Шушындый ысул белән урнаштырылган порошоклы һәр пакет өчен «закладчик»ка 350 сум акча вәгъдә ителә.
Керемле кәсеп җәлеп итми калмый малайны. Шунда ук үзенең һәм паспортының фотосурәтен кураторга озата, икенче көнне, үзе әйтмешли, стажировка уза, ягъни шартлы «тайник»лар ясый, тегеләргә әлеге урыннарны хәбәр итә, үзенең бу өлкәдә белемле икәнен һәм ышанычлы кеше булуын күрсәтә. «Черный ворон» аңа әлеге матдәләргә кагылмаска, гомумән, наркотиклар кулланмаска да куша. Шулай итеп ике-өч көн элек 16 яшен тутырган яшүсмер, үзе әйтмешли, закладчик булып эшкә урнаша. Март аенда югарыда күрсәтелгән ысул белән Әлмәт шәһәрендә кача-поса «закладка»лар ясап йөри, моның өчен 27 мең сум чамасы хезмәт хакы ала.
Д. Соловьев әнисе, энесе һәм әбисе белән яши. Өйдәгеләр аның астыртын гамәлләрен сизмиләр, күрәсең, акчасы пәйда булуга да игътибар бирмиләр. Ләкин бу хакта сүз чыкмый һәм шикле мәгълүматлар полициягә барып җитми калмый. Анда исә яшүсмерне җинаять өстендә эләктерү чаралары хәзерләнә. Әлбәттә, моның өчен аның кулына наркотикларның яңа партиясе керергә тиеш була.
Озак сагаларга туры килми. 4нче апрельдә «Черный ворон» курьерга Чаллыдагы «закладка» турында язып җибәрә. Укучы малай шунда ук такси яллап шул калага бара, андагы Крахмал урамында таш астына тыгылган төргәкне таба һәм Әлмәткә барлыгы 35 кечкенә пакет алып кайта, димәк, аларны берәмләп урнаштырырга кирәк була. Ленин, Шевченко, Нефтьчеләр урамнарында, башлыча, үсеп торган агачлар янындагы алты «тайник»ка берәр пакет күмелә, фотосурәтләр, адрес һәм координатлар телефонында тупланып бара. Алар эш беткәч барысы бергә «Черный ворон»га озатылырга тиеш була. Ләкин барып чыкмый – җиденче «закладка»га урын караштырып торганда Денис янында ике ир-ат пәйда булып, үзләренең полиция оперативниклары икәнен белдерә. Бу инде яшүсмернең бик ныклап килеп кабуын аңлата. Шунда ук Денисның әнисе чакырыла, аның һәм шаһитлар каршында яшүсмернең чалбар кесәсеннән һәм сумкасыннан барлыгы 28 төргәк алына, аларның берсе ачылып, тоткарлау чарасында катнашучыларга порошок рәвешендәге матдә күрсәтелә. Әлбәттә, яшүсмернең алты төргәк кайда икәнен күрсәткән мәгълүматлар тупланган телефоны да алына, димәк, аларын эзләп йөрергә туры килми. Ул гына да түгел, анда бер атна элек Әлмәттәге Тынычлык урамындагы рәшәткә торбасына яшерелгән тагын ике пакет координатлары да була әле. Болары да шул ук төндә табып алына.
Наркология диспансерында тикшергәч Д. Соловьевның наркотиклар кулланмавы ачыклана. Гомуми авырлыгы 46,3 грамм тәшкил иткән порошокның метилэфедрон төркемендәге синтетик наркотик икәне ачыклана. Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Эмиль Солтанов кем икәнлеге ачыкланмаган куратор катнашында, димәк, төркем белән кылынган 8 җинаятьчел гамәл буенча җинаять эше кузгата һәм ике атна дигәндә Д. Соловьевка рәсми гаепләү белдерә. Әлмәт шәһәр судында хөкем ителүченең 16 яшьтә генә булуы исәпкә алына һәм чагыштырмача йомшак җәза билгеләнә.
* * *
Керемле, әмма хәвефле кәсеп белән шөгыльләнүчеләр арасында начар гаиләләрдә туган авыр язмышлы яшьләр күп. 2003нче елда Свердловск өлкәсендә дөньяга килгән Александр Боталов сеңлесе белән 5 яшендә балалар йортына эләккән кеше. Соңрак Бөгелмәдәге ерак туганнары тәрбиясендә булган, шул каладагы нефтьчеләр көллиятенә укырга кергәч тулай торакта аерым яши башлаган. Әйтүенә караганда, 2021нче елда «бошки» дигән наркотиклар кулланырга керешкән, хәзер исә мефедрон, «соли» дип йөртелүче ярсыткыч матдәләр кабул итә икән.
Аның 2005нче елгы дусты Сергей Шапкинның эчкече әти-әнисе ул сабый чакта аңа хокукларыннан мәхрүм ителгәннәр. Әтисе күптән түгел үлгән, Сергей әнисен бөтенләй белми. Малай күбесенчә Яшел Үзән районындагы Раиф монастыренда үскән, ләкин 9нчы сыйныфны Бөгелмәдә тәмамлап, шул каладагы көллияткә кергән. Ул «травка»ны 7 яшендә үк тарта башлавын, хәзер мефедрон куллануын әйтә.
Таянырдай, ярдәм итәрдәй якыннары булмаган әлеге яшьләргә яшәү өчен генә түгел, шул зәхмәтне алырга да акча кирәк бит. А. Боталов узган елда гына да урлап тотылып ике тапкыр хөкем ителгән, берсендә зарар күрүче коткарган, икенчесендә бер еллык шартлы хөкем бирелгән. Узган ел көзендә 2002нче елгы Виктория Тюнина белән танышкач җиңел акча аларны да җәлеп итә. Виктория Оренбург өлкәсендә туган, гаилә алты-җиде ел Бөгелмәдә дә яшәгән, аннан соң Ханты-Манси округына күченгәннәр, кыз узган ел җәендә әнисенең Бөгелмәдәге апасы янына кайтып тора башлый. Әлеге кәсеп белән шөгыльләнүен өлкән яшьтәге шул апаны дәваларга акча кирәк булу белән аклый ул.
В. Тюнина да «эшкә» интернеттагы телеграмм каналы буенча безгә таныш ысул белән урнаша, күбрәк «Ярмарка Тщеславия» дигән оператор белән аралаша, төгәлрәге, ул кушканнарны үти: инструкцияләр белән таныша, күнекмәләр уза, паспорты һәм үзенең фотосурәтен җибәрә, хезмәт хакы күчерү өчен «Тинькоффбанк» картасы номерларын озата һ. б. Шуннан соң порошоклы биш кечкенә пакет яшерелгән урыннарның координатлары килә башлый, соңрак, күрәсең, В. Тюнина ышанычны яулап ала, «тайник»лардагы пакетлар саны 25кә җиткерелә. Алар Әлмәт һәм Бөгелмәдәге йортлар подъездларындагы торба, батарея артына, электр щитлары һәм башка урыннарга яшерелә. Инде хәзер Викториягә А. Боталов та ярдәм итә.
17нче ноябрьдә Александр һәм Виктория такси яллап Чаллыда яшерелгән барлыгы 45 грамм «синтетика» булган төргәкне алып кайталар. Пакетлар Әлмәттә урнаштырыла, егет аларны яшерә, кыз «закладка» координатларын кураторга озатып тора. Икенче көнне курьерларга өстәмә бурыч йөкләнә, ягъни алар наркотикны үзләре пакетларга бүләргә тиеш була, моның өчен кирәкле электрон үлчәүләр, респиратор, перчаткалар, вак пакетлар, изолента, фольга кебек кирәк-яраклар җибәрелә, төгәлрәге, аларны карга күмелгән урыннан алырга кирәк була. 100 гр. порошок салынган пакет 18нче ноябрьдә Әлмәттәге тайниктан алына һәм куратор кушуы буенча ике көнгә арендага алынган фатирга кайтарыла. Наркотикны икешәр граммлап пакетларга салып төрү, ябыштыру кебек бик мәшәкатьле эшкә ул чакта 17 яшьтәге С. Шапкин да тартыла.
Икенче көнне иртә белән балигъ булмаган Сергей Әлмәттәге «съемный» фатирда кала, В. Тюнина белән А. Боталов 20 пакет алып кала урамнарына чыга. Ләкин әлеге төркем турында Әлмәт полициясендә мәгълүмат була инде. Тугызынчы пакетны торба артына кыстырып С. Сөләйманова урамындагы йорт подъездыннан чыгып килгәндә егет белән кызны эләктереп алалар. Шаһитлар алдында тентегәч Виктория кесәсендә 11 пакет табыла, әлбәттә, мөһим мәгълүматлар тупланган телефоннар алына.
Оперативниклар теге фатирдан чыккан С. Шапкинны да тоткарлыйлар, тиешле тәртиптә тикшергәч, аннан да 9,37 грамм порошок салынган төргәк алына. Шунысы гаҗәп, ошбу наркота турында В. Тюнина һәм А. Боталов белмиләр, шуңа күрә яшь егет аны чәлдергән, дусларына белдермичә генә сатарга җыенган дигән нәтиҗә ясала, соңрак җинаять эшендә өстәмә эпизод барлыкка килә.
«Съемный» торакта яшерен урынга куярга, димәк, наркоманнарга сатарга әзер тагын 30 пакет табыла, шулай ук ике электрон үлчәү һәм башка кирәк-яраклар җыеп алына. Телефоннардагы мәгълүматлар һәм Тюнина белән Боталов ярдәмендә подъездларга куярга өлгергән тугыз «закладка» да табыла. Җинаять өстендә тотылган яшьләр гаепләрен танып барысын да бер төрле итеп сөйли. Әлмәт шәһәр суды өчесен дә сак астына ябарга карар кыла. Чөнки аларның аеруча авырлар рәтендәге җинаять эшләве икеләндерми бит.
Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Э. З. Солтанов җинаять эшләрен, чынлыкта, 2022нче елның 19нчы ноябрендә куелган тугыз «закладка» буенча кузгата. Чөнки аларның, бигрәк тә, В. Тюнинаның элегрәк кылган гамәлләрен дәлилләрлек түгел. Болары да ахырына кадәр җиткерелмәгән җинаятьләр дип санала, полиция уяулыгы нәтиҗәсендә наркота сатып алучыларга барып җитми бит. Шулай да моның өчен законда бик кырыс җәза бирү каралган. Өстәвенә яшүсмер Шапкинны аеруча авыр җинаять эшләргә җәлеп итүдә дә гаепләнгән В. Тюнина 11 елга ирегеннән мәхрүм ителә. Бер еллык шартлы хөкеме дә гамәлдә булган А. Боталов алты айга кимрәк срок ала. Җинаятькә барганда балигъ булмаган С. Шапкинга ташлама ясала, әмма ул да 6 елга иреге белән хушлаша. Әлмәт судьясы чыгарган хөкем Татарстан Югары судында да үзгәрешсез калдырыла.
Замана зәхмәтен таратучыларга карата аяусыз булырга кирәк, билгеле. Шунысы аяныч, вак башкаручылар бик озакка колониягә озатылды, оештыручылар, наркотикны җитештерүчеләр генә түгел, хәтта әлеге яшьләргә «закладка» куеп йөрүчеләр дә күләгәдә калды. Бу инде наркотик матдәләр тарату каналы эшләвен дәвам иттерә дигәнне белдерә.
* * *
Буа шәһәрендә яшәүче 20 яшьлек Наил Шәрәфетдинов беренче карашка зур булмаган, әмма шул афәт белән бәйле җинаяте өчен быел 5 ел ярымга кырыс режимлы колониягә озатылды. Наил марихуана яисә каннабис дип йөртелүче, чынлыкта, кыргый киндер үсемлегеннән ясалган матдәне ике-өч мәртәбә генә тартканым бар дисә дә, аның наркотиклар кулланган өчен берничә тапкыр административ җаваплылыкка тартылуы турында да рәсми мәгълүматлар бар.
Әйтүенә караганда, Буа тимер юл станциясе тирәсендәге агачлыкта күреп алган киндерне җыеп өенә алып кайта. Кич белән Яшьләр паркында йөргәндә 2004нче елгы Булат һәм 17 яшендәге Денис исемле ике дустын өенә чакыра, үзе әйтмешли, аларны «сыйларга» уйлый. Кайтып җиткәч тә, хуҗа аларны чоланга алып керә, үзе эшләгән тарту җайланмасына теге «травка»ны ваклап сала, ут төртеп пыскытып җибәрә, алдан төтенне үзе «йота», аннары дусларын чакыра, алар да шуны ук кабатлый. Булат ошбу күренешне телефонына төшереп тә ала.
Күрәсең, кәттә егетләр күпләргә тәтеми торган гамәл кылуларын дуслары арасында телгә алмый калмыйлар. Юкса, хәбәр полициягә барып җитмәс иде. Булат белән Денис икесе дә төтеннең бернинди дә кәефле тәэсире булмады, гади тәмәке тартканнан артмады, диләр. Әмма полиция тәкъдиме буенча ике көннән соң сырхауханәдә тикшерткәч, Денис бәвелендә бик озын исемле наркотик булуы ачыклана. Н. Шәрәфетдинов әлеге тикшеренүдән баш тарта, нәтиҗәнең үз файдасына булмаячагын белә чөнки. Тагын бер-ике көн узгач тикшерелгән Булатта андый матдәләр табылмый.
Н. Шәрәфетдинов ни дәрәҗәдәге бәлагә юлыгуын тиз аңлый. Чөнки тиз арада шәһәр суды карары буенча сак астына алына ул. Бер караганда, ул егетләрне төтен суларга мәҗбүр итмәгән бит. Ләкин, бигрәк тә кулланучыларның берсе балигъ булмаганда, аларга наркота тәкъдим итү, бирү, татып карарга җәлеп итү дә авыр җинаять санала. Инде аның ошбу гамәленнән зарар күрүче дип саналучы ике егет дә сорап алмадык, дип баралар. Нәтиҗәдә, аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Айрат Мөхәммәдуллин аңа наркотиклар белән бәйле ике җинаятьтә гаепләү белдерә.
Н. Шәрәфетдиновның шул көннәрдә тагын бер җинаять кылып куюы да ачыклана әле. Төн уртасында Марсель атлы бер сәрхүш подъезды янында аракы эчеп утыра. Ул өенә кереп киткәч берәр сәгатьтән монда Наил килеп чыга һәм «Самсунг» телефоны таба, чехолы, аның эчендә булган банк картасы, сим-картаны үлән арасына ыргыта, телефондагы мәгълүматларны юк итә. Марсель аппараты юкка чыгуны иртә белән белә, әйтүенчә, алдан сырхауханәгә барып битендәге егылып-бәрелеп ясалган җәрәхәтне тектереп чыга, аннары полициягә китә. Оперативниклар ике көн дигәндә Н.Шәрәфетдиновны фаш итәләр. Шул рәвешле, ул калдык бәясе 10250 сум дип табылган чит мөлкәтне чәлдерүдә дә гаепләнә. Бусы хөкем карарына әллә ни йогынты ясамый. Наркота утырта егетне төрмәгә...
 

Наил ВАХИТОВ,
Әлмәт, Бөгелмә, Буа районнары

Комментарии