Егетләр, нишлисез сез?

Газетаның 29нчы июль санында («БГ» № 30, 2020 ел) Айгөл Закированың «Хатын-кызлар, сез нишлисез?» дигән язмасын укыгач, мин киресенчә: «Егетләр, нишлисез сез?» дияр идем. Шулкадәр «чүпрәк» булырга кирәкми бит инде, хәләл көчең белән тапкан йорт-җиреңне, кыйммәтле машинаңны бер тиенлек ярдәме тимәгән хатынга калдырып, ник урамга чыгып китәргә? Хатын-кызның нәфесе зурдан аның, аңа кияүгә чыкканда ук егетенең коттедж-фатиры да, кыйммәтле машинасы да, һәр елны чит илләргә ял итәргә йөртерлек мөмкинлеге дә булсын. Әле тагын янда бианай да булмасын. Әле кияүгә чыгасы егетенең буй-сыны, чибәрлеге, акча табу мөмкинлеге дә исәпкә алына. Кыскасы, хәзерге заман кызларының бу дөньяда ук оҗмахта яшәп каласылары килә.

Мин «Матбугат ру»дагы танышу сайтын кызыксынып көн саен карап барам. 35-40 яшь арасындагы егетләр кыз эзләү белдерүләрен ешрак бирәләр шикелле. Арада: «бер баласы булса да ярый», дигәннәре дә бар. Болай язарга кирәкмидер, чөнки ул танышу белдерүләрен укыган кызлар: «Әһә, кем беләндер язылышмыйча яшәп карарга яисә очраклы ир затлары белән интим мөнәсәбәткә керергә дә мөмкин икән, бала туса да куркыныч юк, әнә егетләр балаң булса да кияүгә алалар ич», – дигән фикергә киләләр. Безнең татар халкы гомер-гомергә кияүгә чыккан кызның сафлыгына игътибар иткән. Бозылып өлгергән кәләшне йә ата-анасына кайтарып биргәннәр, йә ул хатынга гомере буе гаиләдә юньле караш булмаган.

Бүгенге җәмгыять сафлык проблемасына бөтенләй кул селтәгән шикелле. Хәтта әни кешеләр дә кызының азып-тузып йөргәненә гадәти бер хәл кебек кенә карыйлар, янәсе заманасы шундый. Үзебезнең бакчачылык ширкәтенә дә әнә еш кына төркем-төркем яшьләр килә. Шашлыкка дип килә инде алар, сумкаларында сыра, хәмер ише нәрсәләр барлыгы да күренеп тора. Аттай егетләргә кызлар да ияреп килә, кайчак дүрт-биш егеткә ике кыз була. Шашлыктан соң нәрсә буласын белеп киләләрдер инде. Ул кызларның ата-аналары ничек тыныч кына йоклый ала икән?

«Унга барабыз, уңганчы барабыз», – дип, кычкырган иде бер туйда инде икеме, өчме иргә барып кайткан бер ханым. Баралар инде, Айгөлнең язмасындагы кебек мәҗнүн ир затлары булганда. Бала белән кияүгә чыгу бик күңелле күренеш түгел, әлбәттә. Әнисе башка иргә кияүгә чыккан бала да психологик травмага дучар була. Үз әтисе белән үги ата арасында бәргәләнә ул. Яңа гаиләгә бик сыеп бетмәгәнлектән, еш кына әби-бабай янында үсәргә туры килә.

Шулай да өйләнергә уйлаган ир затлары проблемалы хатын-кызларга өйләнмәсә яхшырактыр кебек. Балалы хатын-кыз икенче иргә ушы китеп гашыйк булып чыкмый инде ул, күпчелегенә балаларын үстерешер өчен генә кирәк ир заты. Ярый ла уртак бала туып, ике арадагы мөнәсәбәтләрне ныгыта алса, әмма хатын-кыз яңа гаиләсендә бик бала табарга атлыгып тормый диләр.

Әлбәттә, икенче, өченче иргә чыгып та бәхетле яшәүчеләр бар. Беренче ир нинди кеше була бит. Эчеп, азып-тузып, кыйнап яшәгән ир затыннан соң икенчеләре, өченчеләре фәрештә кебек тоелырга мөмкин. Әмма андыйларның кадерен белергә кирәк. Балаларың белән бергә кияүгә алырга җөрьәт иткән ирне матди яктан файдаланып калырга дигән уй зур гөнаһтыр. Айгөл Закированың бу язмасы күпләргә гыйбрәт булсын.

Җәүдәт ХАРИСОВ,

Чаллы шәһәре

Комментарии