Балтач районының ЮХИДИ «төкерекләре»

Балтач районының ЮХИДИ «төкерекләре»

БАЛТАЧНЫҢ ҮЗ «КОНСТИТУЦИЯСЕ»2013, №13 (3 апрель) язмасы бик күпләрдә кызыксыну уятты. Интернеттагы сәхифәбездә бу материалның иң күп укылганнар исемлегенә эләгүе дә, аның астында булган кайнар бәхәс тә шул хакта сөйли. Бу хәлләр моның белән генә тәмамланмады, шул язмада телгә алынган инспекторы Фәнил Минһаҗевтан зарланып редакциябезгә шалтыратучылар байтак булды.

Төртеп күзне тишәрдәй закон бозу очраклары – Фәнил Минһаҗевның протокол тутырганда больница биргән белешмәгә нигезләнмичә, үзе нәрсә тели шуны язып тутыруы турында тәфсилләп язсак та, бу кеше әлегәчә бик «уңышлы» рәвештә эшен дәвам итә. Балтач районының Эчке эшләр бүлеге җитәкчесе дә, ЮХИДИ җитәкчесе дә берни булмагандай күкрәк киереп йөриләр. Без язганнарны инкарь итәргә теләүче дә күренми. Законга да, халык сүзенә дә төкерәбез диюләреме?! Шулайдыр, мөгаен. Ярый, сез төкергән саен без эләктереп газетага яза торырбыз.

ИНСПЕКТОРЛАРНЫ ЯҢАДАН МӘКТӘПКӘ ҖИБӘРЕРГӘ?

Ирина ханымны да Фәнилдән зыян күрүчеләр исемлегенә курыкмыйча кертергә була. Ул әлегә кадәр вакытлыча бирелгән таныклык белән йөри. Гәрчә, штраф кына түлисе булса да. Юл фаҗигасе булган урыннан Фәнил Минһаҗев аның машина йөртү таныклыгын сәгате-минуты белән алып киткән.

Изображение удалено.

– Быелның 14нче мартында, бозлы юлдан, әкрен генә уңга таба борылышка, күпергә таба якынлашам, – дип сөйли Ирина. – Тизлегем күп дигәндә 10 км/сәгать булгандыр, чөнки анда, кар көрте аша, таудан төшкән машиналар күренми. Ул урында әкрен йөрмичә чара юк. Инде борылышка җиттем дигәндә, таудан күпергә таба төшеп баручы такси машинасын күреп алдым. Күпергә икебез бергә сыймаячагыбызны аңлап, шунда ук тормозга бастым. Тормозга басуым булды, юлда бозлавык һәм таулы урын булу сәбәпле, машинамның арткы өлеше каршы як полосага шуып чыкты. Теге таксист та туктап өлгерә алмады, минем машинага килеп керде. Бу бик салмак кына бәрелешү булды. Урамда бик суык булганга, аның бамперы чатнады, ә минем машинада буяу купты. «ЮХИДИ чакырып торабызмы?» – дидем теге таксистка. «Әйе, чакырабыз», – диде. Шуннан чакырдык инде. ЮХИДИ бик озак килми торды. Ул арада ирем килеп китте. Ачуы килде. «500 сумлык, күп дигәндә 1500 сумлык штраф инде монда, үзең хәл итеп бетер», – диде дә, китеп барды. Шуннан ике дустым килеп туктады. Алар да тынычландырды. Таксист та тынычландырып маташты әле: «Борчылмагыз, бозлавык аркасында икәне күренеп тора бит инде, штраф булырга мөмкин», – диде. Менә шуннан соң ЮХИДИ инспекторы Фәнил Минһаҗев килде, үлчәде-үлчәде дә, машина йөртү таныклыгымны алып та китте. Вакытлыча йөрү өчен белешмә язып бирде. Әле ул килгәч, аңа ышанып әйттем бит: «Бу минем беренче авария, кайда имза куясын да белмим, үзең кара инде», – дидем. Инде ул киткәч, аварийкаларым гел янып тору аркасында, аккумуляторым утырганы ачыкланды. Иремне чакыртмый чара калмады. Ул килеп, Фәнилнең минем таныклыкны алып китүен белгәч, бик аптырады. Яклаучы табып, аның белән сөйләшә башлагач кына, шунда эксперт чакыртасы булганын белеп алдым. Фәнилнең грамотасы да чамалы әле. Протоколда ул «выезд на встречную полосу» дип язарга тиеш булгандыр инде, русча дөресе булса шулай булырга тиеш. Ә бу «оказалась на встречной полосе движения» дип яза. Мин айдан төшеп утырганмы анда, әллә очып килеп төшкәнменме? Урысчасын да чамалы гына белгән кешеләр ничек инспектор булып эшли икән ул?

Шушы вакыйгадан соң мине «разбор»га чакырдылар. 5000 сум штраф түлисе булачак, диделәр. Анда юлдагы кар көрте дә, бозлавык та исәпләнмәгән иде. Шуңа күрә мин моның белән килешмәдем. Хәзер менә безнең эш Югары судта карала. Акчам да бар түләргә, ләкин ирем белән без хәзер принципка киттек. Мин 5000 түгел, ә юл хәлләрен дә исәпкә алып, максимум 1500 сум түләргә тиеш. Фәнилнең нинди кеше булуын бөтен Балтач белә. Кешегә китергән хәсрәте бихисап. Мин әлегәчә аңламыйм: ул нинди нигездә минем таныклыкны алды? Штраф кына түләнергә тиеш була торып, миңа әлегәчә таныклыгымны бирмиләр. Инде «времянка»мның вакыты чыккач, Казанда бер ЮХИДИ инспекторы туктатып, времянканың вакыты чыкканын күреп тә мин ситуацияне аңлатып биргәч җибәрде. Ул да шаккатты бу хәлләргә.

Әлеге вакыйгаларга Фәнилнең үз фикерен белешергә дип, аның белән элемтәгә кердем. Башта ул Иринаны исенә төшерә алмаса да, соңыннан хәтта нинди маддә буенча протокол тутыруына кадәр хәтерләп сөйләп бирде.

– Ул вакытта тутырылган протокол буенча, аны машина йөртү хокукыннан мәхрүм итәселәр иде, ләкин хәзер штраф булып та нишләп ул правасын алмыйча йөридер, белмим, – диде ул.

Ә менә юл шартлары нишләп исәпкә алынмавын сораша башлагач, ул бу очракны аермачык хәтерләмәвен әйтте. Юкса, куркыныч урында кисәтү билгеләре дә булырга тиештер. Ярый ла Ирина юлны белә. Әле белә торып та, бәлага тарган…

ЯРДӘМЧЕЛӘР ПЛАН ҮТӘШӘ?

Балтачта Алмаз (исеме үзгәртелде) белән дә күрештем. Аны да машина йөртү таныклыгыннан әле күптән түгел генә ел ярымга мәхрүм иткәннәр икән. Кем дисәң, тагын шул Фәнил!

– Мин кибет янында егетләр белән сөйләшеп тора идем, бу мине чакырып алды. Машина сүндерелгән. Чакырды да, трубкага өрергә кушты. Юкса, мин бит руль артында түгел идем. Шуннан мин моңа каршы төштем. Инспектор машинасыннан чыктым да киттем. Медицина тикшерүе узарга каршы килгән өчен дип, мине машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм иттеләр, – дип сөйли ул.

Фәнил исә бу егеткә бәйле рәвештә суд утырышы узуын һәм судта вакыйгаларның ничек булуын тасвирлап бирде.

– Ул машинаның борылышка кисәк кенә кереп китүе ошамады безгә. Әле минем напарник Алмазның дусты да бит. Шуннан без дә алар артыннан иярдек. Ә алар, безнең иярүне күреп булса кирәк, борылыштан соң ук туктадылар. Видеода барысы да бар. Судта ул егет үзенең дә, иптәш егетенең дә машинада булмавын әйтә, ә менә видеофиксация машинаның тормозга баскач яна торган утлары янып торуын күрсәтә. Димәк, машинада барыбер кемдер булган. Димәк, ул алдый. Сез аларга ышанмагыз, алар машинада утырмадым, рульдә түгел идем, дип тә әйтә ала. Бөтенләй өйдә утырдым дияргә дә мөмкиннәр, ләкин чынлыкта, видеода барысы да күренә, – диде Фәнил.

Тагын бер ир үз вакыйгасын сөйли.

– Мине дә Фәнил туктаган җирдән чакырып алып, трубкага өрергә кушты. Каршы килмәдем, шулай да моның законсыз икәнен аңлый идем. Шулчак аңа бер кеше шалтыратты һәм аларның сөйләшүен тыңлап тордым. Теге кеше аңа бер егетнең исерек булуын әйтте. «Чыннан да исерекме? Кайда ул хәзер?» – диде Фәнил һәм тиз арада шул якка таба китте, – диде ул.

Фәнил Минһаҗев белән бу очрак турында да сөйләштек.

– Андый шалтыратулар бар, яшермим. Әле халык та кайчак дежур телефонга шалтыратып, «фәлән җирдә исерек кеше машинада йөри, балаларны бәрмәсен тагын», дип шалтыратырга мөмкин. Андый шалтыратучылар күбрәк булсын иде әле ул, юл фаҗигаләре кимрәк булыр иде, – диде ул.

Узган язмамда, Балтач районында, 2012 елда соңгы 3 айда – 16 машина йөртү таныклыгы, гыйнвар аенда исә 17 таныклык алыну турында телгә алган идем. Бу руль артына салмыш утыручыларның күбәюе турында сөйлиме, әллә ЮХИДИ яхшырак эшли башлаганмы? Әлбәттә, Фәнилнең тырышлыгы да аерылып торадыр һәм шалтыратучы «һәвәскәрләр» хезмәте дә бик зурдыр. Әлеге күрсәткеч районда юл-транспорт фаҗигаләрен киметергә булышса, яхшыга әлбәттә.

ИСЕМЕҢ БЕЛӘН МАКТАНМА, ҖИСЕМЕҢ БЕЛӘН МАКТАН!

Интернет сәхифәбездә Фәнилне тәбрикләп берәү: «поздравляю тебя с присвоением офицерского звания», дип язып куйган иде. Тик бу кеше югары белем алганнан соң автомат рәвештә шундый дәрәҗә бирелүен белми булса кирәк. Фәнилгә дә кече лейтенант дәрәҗәсе шуңа бирелгән. Әллә соң сез Гөлназ белән булган вакыйгадан соң шундый «зур» исем биргәннәр дип уйладыгызмы?

Гөлназ дигәннән, бу язманы әзерләгәндә, аның белән дә элемтәгә чыктык. Баксаң, аның вакыйгасы белән бәйле сугыш әле дә тынмаган икән. Әле берәр атна элек кенә аның таныклыксыз машинага утыруын күреп, Фәнил туктаткан һәм машинасын эвакуатор белән штрафстоянкага алып киткәннәр.

– Штрафыннан курыкмыйм, түләрмен. Йөртүче белән йөри идем, аны өендә калдыргач, рульгә үзем утырдым. Өйгә кадәр генә кайтып җитәрмен әле, дидем. Фәнил туктатты. Машина автомат коробкалы булгач, алар аны 4 тәгәрмәченнән эләктереп күтәрә торган эвакуатор белән генә алып китә ала, ә монда алар аны өстерәтеп менгерделәр. Әйтә торып өстерәттеләр бит. Машинаны барып алырмын дигән идем, бирмәделәр. Ниндидер тикшерү бара, диделәр. Бернинди нигезсез машинаны штрафстоянкада тоттылар. Эвакуатор арбасында ничек торса, шулай тора, чөнки өстерәтеп менгерергә мөмкин булса да, арттан сөйрәтеп төшереп булмый инде. Менә хәзер минем машина аркасында күпме машина эвакуатордан «ял итә». Әле менә барып кайткан идем дә, машинаның коробкасы кытырдый, машинаны экспертизага алып барырга кирәк, – диде Гөлназ.

БЕРНИ МӘҢГЕЛЕК ТҮГЕЛ

Әле бүген санап утырдым: Универсиадага 33 көн калды. Яңа елдан соң бик күпләрне машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүләрен беләсездер, сизәсездер, чөнки бу аерым бер шаукымга әверелде. Наркологта исәптә торучыларны да уптым илаһи исемлек белән ачыклап, бөтенесен таныклыксыз калдыру дисеңме… Балтачтагы менә шушы ЮХИДИ инспекторы мисалында карасак та, протоколны ничек тели шулай тутырып, аның да «социализм» төзергә омтылуы ачык күренә.

Әле Казанның ЮХИДИ җитәкчесе Рөстәм Ибраһимов белән булган интервьюны укыдым. «Универсиада алдыннан бик күпләрне машина йөртү таныклыгыннан мәхрүм итүләре булачак чарага бәйле түгел», ди ул. Аныңча, йөртүчеләр үзләре гаепле икән. Әле менә узган ел белән чагыштырганда быел 150 кешегә күбрәк исерек тотканнар. Яңа елдан соң халык кырылып эчә башлаган, дип нәтиҗә ясарга да мөмкин мондый «җиңүләрдән» соң. Мантыйкый эзлеклелек белән, шуның ише күрсәткечләргә нигезләнеп, халыкның тормыш хәлен дә тикшерсәң, Татарстанда ул көннән-көн начарлана дип нәтиҗә ясый алабыз. Кешеләрнең тормыш-көнкүреше мөшкелләнә, ә без Универсиадага әзерләнәбез. Халык торган саен күбрәк эчә, ә без спорт дип лаф орабыз. Галәмәт кызык илдә яшибез, җәмәгать…

Билгеле, юлда иминлек барыбыз да тәртипле булганда тәэмин ителә. ЮХИДИ инспекторын юлны «кыеклатып» йөрергә яратучылар өнәп тә бетермәскә мөмкин, әмма закон диеп, ниндидер план артыннан куып, очраган бер кешене чиктән тыш каезлау ярый микән? Бу җирдә беркем һәм берни мәңгелек булмаган кебек, сезнең вазифа да вакытлыча гына бит. Әйе, сез закон саклыйсыздыр, ләкин аны әйләнеп узып саклап – протоколны больница биргән белешмәгә нигезләнмичә тутырып; иң кырыс маддә буенча протокол язып саклаганчы, бу эшне кешелеклелек кануннары аша да башкарып була ләбаса. Вакыт узар, көннәрнең берендә кайчандыр сез төкергән кешеләр яныгызга килеп, сезнең биткә төкерер. Бәлки, чәчегезгә чал кунгач, үз балагызның шул ук ЮХИДИ хезмәткәреннән тагын да ныграк кимсетелүен күреп җаныгыз тырналыр. Кешегә әйтелгән бер авыр сүз дә үзеңә авырлык белән әйләнеп кайта, ә сез план куып кылган гаделсезлек, гаепсез кешеләрнең күз яшьләре җирдә калмаячак. Законның үтәлешен закон бозып тәэмин итәргә ярамый.

Алдынгы, югары культуралы, демократик илләрдә хезмәткәре синең яныңа, сезгә ярдәм кирәк түгелме, дип килә. Ә бездә, хәзер мин сине хөкем итәм, дип килеп басалар. Һәм синнән ничек тә булса гаеп табу җаен карыйлар. Менә шуннан соң аптырыйлар: ник безнең илдә полициягә хөрмәт юк?! Юкса, безнең иминлегебез өчен кайгыралар бит инде… Исем алыштыру да ярдәм итмәде. Шул ук карашлы, үз эшенә шулай ук каравын дәвам иткән элеккеге милиционер бүген поилицейский дип атала гына. Җисем генә шул ук.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Балтач-Казан.

Комментарии