Тугыз авыл явызлары

Тугыз авыл явызлары

Буа районындагы Боерган, Яскүл, Иске Мертле һәм тагын берничә чуаш авылы урнашкан җир Тахаръял дип атала. Татарчага тәрҗемә иткәндә тугыз авыл дигәнне аңлата бу. Шул як яшьләреннән торган явызлар төркеме дә шундый исем йөртә.

Әлеге өерне болгавыр еллардагы кораллы бандалар дәрәҗәсенә куярлык түгел. Ләкин ул чаклардагы җинаятьчел оешмалар чалымнары бар анда. Төркем әгъзалары сөйләвенә караганда, җинаятьчел даирәләрдә «общак» дип йөртелүче уртак касса булган, андагы акча колониядәгеләрне «җылыту», ягъни аларга ярдәм итү өчен һәм төркем хаҗәтләренә тотылган, «сходняк» дигән гомуми җыелышлар уздырылган, аларда төркем алдында торган бурычлар турында сүз барган. Әйтик, Буа һәм башка төбәкләрдәге «дошманнарга» каршы тору, «общак»ка акча җыю («Тахаръял»ның һәр әгъзасы аена 100 тәңкә тапшырган) һәм башка мәсьәләләр хәл ителгән.

Яшь егетләр, шул исәптән, 16-17 яшьлек малайлардан торган төркем белән 1971нче елгы Владимир Львов җитәкчелек итә. Яскүлдә туып-үскән ир уртасы кеше Раково авылында яши. Буа шәһәре читендәге «Шины и Диски» кибетендә эшли. Документлар буенча әлеге сәүдә ноктасы аның язылышмаган хатыны Татьяна Меньшикова исемендә булса да, Буада аның хуҗасын В.Львов дип саныйлар. Башлык авыл малайлары арасында кеше үтергән өчен озак еллар утырып кайтуы, җинаятьчел даирәләрдә абруйлы зат булуы, «Тахаръял» белән башка төркемнәр арасында килеп чыккан низаглы хәлләрне җайлый алуы белән мәртәбәле. Һәм, әлбәттә, үрнәк булып тора, чөнки алар да аның кебек дәрәҗәле кискен егет булырга тели бит.

Иске Мертледә туып, хәзер хатыны, баласы белән район үзәгендә яшәүче Александр Зайцев атаманның төп ярдәмчесе санала. Бусы төркемләп көчләгән өчен 5 ел утырып кайтуы белән дан казанган. «Тахаръял» малайлары 1986нчы елгы ошбу бәндәне «смотрящий», ягъни бу якларның криминаль хуҗасы һәм «общак»ны тотучы зат дип атый. Төпле эш урыны юк аның, күбрәк Львов тирәсендә йөри. Күрәсең, анысы керемнән өлеш чыгара.

Өернең гади әгъзаларына килсәк, башлыкларга аеруча тырышлык белән хезмәт кылучы Николай Пахомовны билгеләп үтми булмый. 1995нче елгы Яскүл егете В.Львовның туганнан туган абыйсының улы. Шулай ук иң яшьләрдән булса да, 2000нче елгы Артур Щербаков күзгә ташлана. Бусы Чаллы шәһәрендә туган, әти-әнисе аерылышып, яңа гаилә коргач, Боергандагы әбисе тәрбиясендә яши.

Алга таба сүз, башлыча, атап үтелгән шушы дүрт кеше турында барыр. Чөнки үзләренең «Тахаръял» әгъзалары булуларына горурланып күкрәк киереп йөрүчеләрдән Николай Пахомовның абыйсы Евгений, Ю.Фомин, Г.Носов, А.Проворов, А.Ефремов, И.Семенов һәм башкалар теге дүрт кеше кылган явызлыкларда турыдан-туры катнашмаган дип табыла һәм 2017нче ел җәендә кузгатылган җинаять эшләрендә бары тик шаһит буларак катнаша.

Инде әйтелгәнчә, әлеге шайканы җинаять кодексында банда, оешкан җинаятьчел берләшмә (ОПС, ОПГ) дип аталган оешмалар рәтенә куярлык түгел. Шуңа күрә дә аларның явызлыклары да төркем әгъзалары түгел, бәлки, аерым кешеләрнең төркемләп кылган җинаяте дип санала. Закон күзлегеннән караганда аермасы зур моның. Җинаятьчел төркем оештырган, аның составында җинаятьләр эшләгән өчен иң кырыс маддәләр буенча җәза бирелә чөнки.

Шулай итеп, «Тахаръял» әгъзаларын иләк аша үткәргәч, өч кенә кеше кала. Төп кеше Владимир Львов та булмый анда, чөнки 46 яшьлек ошбу ир-ат узган елның апрелендә йөрәк чиреннән үлеп китә. Суд А.Зайцев белән Н.Пахомовны сак астына ябарга карар кыла. Балигъ булмаган А.Щербаков кына иректә калдырыла. Өчлек ике кешене куркытып, кыйнау һәм талауда, аларның берсен урлап китүдә гаепләнә.

Җинаять эшен тикшерү комитетының Буа районара бүлегенең аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Әмир Райманов алып бара. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, В.Львов акча сыгуның җинаятьчел даирәләрдә киң кулланылган ысулыннан файдаланган. Ягъни акчасы булмаган кешеләргә, соңрак түләрсең, дип, кибетеннән товар җибәргән, тиздән бурычны каплауны таләп иткән, тегесе түли алмагач, әҗәтнең күләмен арттырырга керешкән, алар теле белән әйткәндә, «счетчик»ны җибәргән.

Иске Борындык егете Алексей Антонов әлеге тозакка 2014нче ел азагында ук эләгә. Ул В.Львов кибетеннән бурычка 31 мең сумлык машина көпчәкләре ала. Икенче көнне сатучы Львов аңа нибарысы 35 меңгә 10 еллык «Жигули» биреп җибәрә. Шулай итеп ул 66 мең сумлык бурычлы була. Мәскәүгә һәм тирә-күрше авылларга йөреп эшләүче Алексей аны акрынлап капларга уйлый. Ә теге 20 көннән үк акча таләп итә башлый. Акчасы булмагач, «Ренессанс банк»ның Буадагы «Лидер» кибетендә утыручы вәкиле янына алып килеп, кредит алдырырга керешә. Әмма банк даими эш урыны булмаган А.Антоновка кредит бирми. «Кредитны үз исемемә алам, син түлисең», – дип җибәрә аны Львов.

Антонов бурычка алган машинаның рәхәтен дә күрә алмый әле. Чөнки рульдә исерек килеш тотылып 10 тәүлек утырып чыга. Бер мәлне штрафлы мәйданчыкта торган «Жигули»ны кире алу бәясе 220 мең сумга җитә. Шуңа күрә аннан баш тартып, тимер-томырга озаттырырга туры килә.

Антонов бурычын акрынлап кайтара, ярты ел дигәндә теге 66 меңне биреп бетерә дә җиңел сулап куя, ниһаять. Ләкин иртәрәк шатланган булып чыга. Күп тә үтми, Львов, теге кредит өчен процентлар җыелды, дигән булып 120 мең сум таләп итә. Антонов, исәп-хисапны өздем, дип, түләүдән баш тарта. Менә шуннан соң бандит ысуллары кулланыла башлый да инде.

«Асыл» егетләр Иске Борындыкка шул ук кичтә килеп җитә. Аларның кыланмышлары, кем әйтмешли, кырга сыймый. Йомшак итеп әйтсәк, Львовка булмаган бурычны түләргә кирәклеген әйтеп, бу хакта сөйләшү өчен Алексейны Буага алып китмәкче була алар. Дүрт егет арасында Пахомов белән Щербаков аеруча әтәчләнә. Ләкин Антонов, сәбәп табып, өенә кереп китә дә башка урамга чыкмый.

Тиздән тегеләр үтемлерәк чара оештыра. Ул чакта 17 яшьлек татар кызына өйләнгән Алексей Чуаш Сарыкамышында әтисе һәм үги әнисе янында яши. Львов «көчекләре» анда ике машина белән килеп туктый. Антоновны кыйнап-типкәләп ташлагач, Пахомов атаманга шалтырата. Анысы «должник»ны ычкындырмаска, иртә белән Буага алып килергә куша. Алексейны машинага утыртып, Боерганга алып баралар да Щербаковның әбисенең гаражына биклиләр. Аны саклап, Пахомов та шунда куна. Икенче көнне «Шины и Диски» кибетендә Львов белән Зайцев Антоновка теге 120 мең сум өстенә, «Тахаръял» «общагы»на да 50 мең сум түләргә тиешлеген белдерә.

Ошбу янау, куркытуларның нәтиҗәсе була, билгеле. Мәскәүдә эшләп кайткач, Антонов Львовка 30 мең сумны төртә. Әмма «бурыч» арта гына бара. 2016нчы ел кышында, куркыныч бәндәләрдән ераграк китү ниятеннән, хатыны ягында – Тәтеш районының Вожжи авылында тора башлаган ир-егетне тагын Львов каршына бастыралар. Ул чакта әҗәт 290 меңгә күтәрелә, ягъни «тудырган мәшәкатьләре» өчен Львовка 210 мең, «общак»ка, димәк ки, Зайцевка 80 мең сум бирергә кирәк була.

Яклаучысыз А.Антонов хәленнән килгәнчә түли. Берничә ай эчендә барлыгы 110 мең сумны чыгарып салырга туры килә аңа. 2016нчы елның апрелендә полициягә дә мөрәҗәгать итеп карый ул. Файдасы тими. Чөнки Львов кулында, бурычка 120 мең сум акча алдым, дип, Антонов үзе язган расписка була. Аның куркытып-янап яздырылган кәгазь икәнен ачыклау һәм тиешле оператив-тикшерү чаралары үткәрә башлау өчен тагын бер ел вакыт кирәк була. Хокук саклау органнары эшкә керешкәч, Львов һәм аның командасының тагын бер ир-атны да охшаш алым белән талавы ачыклана.

Яскүлдә яшәүче Геннадий Кузьмин күрше Чүпрәле районында чит кеше машинасын талау кебек җинаятьләр кылып тотыла. Суд 1994нче елгы ир-атка иректән мәхрүм итү белән бәйле булмаган хөкем чыгара. Львов белән Зайцев моннан файдаланырга керешә, ягъни, сине утыртып куймасыннар өчен, Чүпрәле полициясе хезмәткәрләренә 75 мең сум ришвәт төрттек, дип, Кузьминнан шул кадәр акча сорыйлар. Алдан карышып караса да, ул да курка явызлардан. Әйтүенә караганда А.Зайцевка өч мәртәбә бишәр мең сум акча бирә. Шуннан соң Львов аңа 60 мең сум кредит алдырмакчы була. Талау ысулы гади: Львовның хатыны Т.Меньшикова КамАЗ көпчәкләре алырга дип Кузьмин исеменә банкта кредит рәсмиләштерә, акча кибеткә килә, ә «сатып алучы» буш кул белән чыгып китә…

Ләкин Кузьминга банк ышаныч белдермәгәч, шушы ук гамәлне Геннадийның йөргән кызы А.Князева белән эшләргә туры килә. Бу беркатлы кызның кәкре каенга терәтелүен аңлата, чөнки егет кредит кертемнәрен түләми, берәр айдан сөйгәне белән бөтенләй аралашмый башлый. Ә банк һәм коллектор хезмәтләре А.Князеваның теңкәсенә тия, бурыч та арта бара. Ошбу кызның полициягә мөрәҗәгать итүенең дә бернинди нәтиҗәсе булмый. Мәсьәлә 1 ел ярымнан соң гына хәл ителә – 2017нче елның октябрь аенда Татьяна Меньшикова А.Князевага 75 мең сум акча биргәч, банк белән исәп-хисап ясала. Эшмәкәр ханым тикмәгә генә шөбһәгә төшми, билгеле. Чөнки кредит оешмасы белән сөйләшү-килешүне ул алып бара, акча аның исемендәге кибеткә күчерелә бит. Димәк ки, Татьянаның, белмәдем, дип барулары шик уятмый калмый. Шуңа күрә А.Князеваның, аңа үпкәм-дәгъвам юк, дип белдерүенең файдасы тими калмый. Кыскасы, әлеге мәкердә ул чакта инде мәрхүм булган Львов гаепле дип табыла.

Дустының бакыйлыкка күчүеннән А.Зайцев та файдаланырга азаплана. Антонов һәм Кузьминга басым ясавын, чынлыкта, аларны талауда катнашуын таный ул. Ләкин үзенең явыз гамәлләрен Львовның ниятен белмичә, эшнең асылын аңлап бетермичә кылынган башбаштаклык дип әйтә. Янәсе, егетләрнең чынлап та бурычы бар дип уйлаган ул. Тикшерүче Әмир Раймановка киресен исбатлый һәм аңа 7 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган ике җинаятьтә рәсми гаепләү белдерә.

Аларның иярченнәре Н.Пахомов белән А.Щербаков Г.Кузьминга карата кылынган законсыз гамәлләрдә катнашмый, әмма итәкләренә ут капкач юашланып калган бу малайларның А.Антоновны талаудагы өлеше ярылып ята. Ләкин аларның икесе дә моның өстенә Антоновны урлап китүдә дә гаепләнә. Монысы өчен җинаять кодексы 5тән 12 елга кадәр иректән мәхрүм итүне күз алдында тота. Быел апрель аенда 18 яшен тутырачак Артурның ике мәртәбә рөхсәтсез чит кеше торагына бәреп кереп, Антоновны эзләп йөрү рәвешендәге «кыюлыклары» да җинаять эшендә эпизод буларак теркәлә. Шулай итеп, балигъ булмаган А.Щербаковка – дүрт, А.Зайцев белән Н.Пахомовка икешәр җинаятьләре өчен җавап тотарга тиеш була.

Искәртеп үтик, әлеге эшләрне тикшерү барган чорда А.Зайцевның туганнары, зарар күргән А.Антоновка китерелгән матди зыянны каплау йөзеннән, һәм, әлбәттә, 31 яшьлек Александрның язмышын җиңеләйтү теләге белән, аңа 20 мең сум акча бирә. Әни карчык аннан гаризасын кире алуын үтенеп ялвара. Щербаковның өлкән яшьтәге әбисе дә Алексейга 10 мең сум акча китерә. Әмма тикшерү материалларында Антоновка китерелгән матди зыян 110 мең, Кузьминныкы 101 мең сум дип күрсәтелә.

Узган ел азагында биш томнан торган җинаять эше Буа шәһәр суды каравына тапшырылды. «Тахаръял»ның шаһит итеп калдырылган әгъзалары әйтүенә караганда, тикшерү эшләре һәм хөкем утырышлары барган көннәрдә дә «сходняк»лар уза торган, «общак»ка акча җыю да дәвам иткән. Безгә мәгълүм булганча, тугыз авыл явызлары бәлагә юлыккан дусларын яклау чаралары да уздырган. Әйтик, төннәрен Антонов йорты каршына биш-алты машина килеп туктый һәм фараларын тәрәзәләргә төбәп, сәгатьләр буе яктыртып тора, ягъни, зарар күрүчене куркыту-өркетү акциясе уздыра… Бу инде өч кешене хөкем итеп кенә тыныч авыл җирендә тамырын бик тә тирәнгә җибәргән төркемне юк итеп булмавын раслый. Күпчелек иректә кала чөнки. Аларның гыйбрәт алуына ышаныч та юк.

Суд хөкеме сабак алмаслык булмаячак. Кырыс хөкем биреләчәгенә дә шик юк. Буа шәһәр судында әлеге эшне карау дәвам итә.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии