Кимсенүләрдән кимсетүгә бер адым

Кимсенүләрдән кимсетүгә бер адым

Бер төр җинаятьчеләр бар. Андыйларны хәтта төрмәдә дә яратмыйлар. Тормыш юлларында очраган хатын-кызларны, бер гөнаһсыз сабыйларны көчләү, төрлечә мәсхәрәләү белән шөгыльләнүче мондый бәндәләргә карата җәмгыятьнең нәфрәте тулып ташкан. Йөзләгән кешенең тормышын агулаган, дистәләрчә хатын-кызның гомерен өзгән вәхшиләргә карата иң зур җәза – гомерлек төрмә булуына да исләре китми андыйларның. Башкача булса, җинаятьләр саны кимер иде.

Хокук саклау органнары мәгълүматларына караганда, хатын-кызларны көчләп, үтереп тиешле җәза алучыларның саны кимеми. Узган елда шундый җинаятьләрнең саны егерме меңгә җиткән! Белгечләр исә көчләү-мәсхәрәләүләрнең саны күбрәк булуы да ихтимал, ди. Көчләүгә дучар ителүчеләрнең шактый өлеше төрле сәбәпләр белән хокук саклау органнарына мөрәҗәгать итми.

Танылган психолог Дарья Григорьева хатын-кызларны җәберләргә омтылу, көчләү һәм үтерүләрнең сәбәпләрен ир-атларда балачактан килгән төрле кимесенүләр, гаиләдә дөрес тәрбия бирелмәве, җенси һәм рухи көчсезлек чагылышы дип саный. «Ир баланың физик сәламәтлегенә бәйле рәвештә үз-үзен тотышында ниндидер психик тайпылышлар сизелгәндә, ата-ана тиз арада белгечкә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Кимсенүләрдән кимсетүгә бер адым», – ди Дарья Григорьева.

ҮТЕРГӘННӘН СОҢ... ЧИРКӘҮГӘ

Күптән түгел Казанның Камалеев урамындагы бер фатирда Казахстаннан килгән өч ир-ат 18 яшьлек кызны үзләре янына кунакка чакыра. Аракылы мәҗлеснең ни белән тәмамлануын чамалавы кыен түгел. Иртәнге 7ләр тирәсендә 22-38 яшьлек кунаклар кыз баланы мәсхәрәлиләр. Хәзер тикшерү эшләре бара.

Башкаланың Авиатөзелеш районында яшәүче 50 яшьлек Игорь Птицынның хатын-кызларга карата кылган төрле бозыклыклары 2009нчы елда башланып, ун елдан артык дәвам иткән. Шул елларда 16, 17 һәм 30 яшьлек хатын-кызны көчләп кенә калмый, ахырдан үзен тану куркынычы барлыгын исәпкә алып, гомерләрен өзә. Дүрт хатын-кыз авыр тән җәрәхәтләре алып, очраклы рәвештә исән кала. Җинаятьченең кем булуы шактый соңлап ачыклана. Сарык тиресе ябынган бу җанвар 2021нче елга кадәр «Росгвардия» хезмәткәре булып саналган. Төрле юллар белән тикшерүчеләрне күпме генә алдарга тырышса да, дөреслек барыбер ачыклана. Татарстан Республикасы прокуроры Илдус Нафиков җинаятьчегә гомерлек төрмә таләп итте. Татарстан Югары Суды карары нигезендә Игорь Птицын каты режимлы колониядә тоту шарты белән соңгы көненә кадәр ирегеннән мәхрүм ителде.

Мәскәүдә балалар бакчасында каравылчы булып эшләүче Олег Касарев берничә ел дәвамында төннәрен Арбат урамы тирәсендәге караңгы почмакларда йөздән артык хатын-кызны көчли. Пенза өлкәсе Лысьва шәһәрендә яшәүче Владимир Братиков 9 хатын-кызны төрлечә мәсхәрәләү, җәзалаулардан тәм таба. Кайберләренең исән килеш күзләрен чокып ала. Һәр җинаятеннән соң, чиркәүгә барып, озаклап дога кылырга да онытмый. Аллаһтан үзен ярлыкауны сорый.

БӘЛАСЕННӘН БАШ-АЯК

Түбән Кама шәһәрендә туып-үскән 24 яшьлек Тимур Зиннәтов беренче карашка башкалардан берни белән дә аерылып тормый. Мәктәпне тәмамлагач төзелештә балта остасы-бетончы булып эшли. Әти-әнисе, ике сеңлесе бар. Тимурны бер генә хәл борчый - ул гәүдәгә яшьтәшләреннән шактый калыша. Бала чагында еш авыруын искә алганда, бу гаҗәп тә түгел. Әти-әнисе ике тапкыр авыр операция кичергән улларының исән-сау калуына да шат. Вакыты җиткәч, яшьтәшләрен куып тотар әле, армиягә дә алырлар, аннан күп егетләр буйга үсеп, ныгып кайта, Тимур да башкалардан калышмас, дип өметләнәләр.

Шулай булса да, улларының кайчагында үз эченә йомылып, тирә-яктагыларга битараф булып яшәве борчый. «Урамга уйнарга көч-хәл белән генә чыгара идек», – дип искә ала әнисе Наҗия апа. Дус-ишләре булгаласа да, озакка түгел. Йә Тимурны якын итмиләр, йә яшүсмер үзе алардан тиз бизә. Кызлар мәсьәләсенә килгәндә, Наҗия ханым хәтеренә сеңеп калганы – улының Гагарин урамындагы күрше йортта яшәүче Әлфия белән дуслыгыдыр шәт. Кайчандыр балалар бакчасына бергәләп йөргән сабыйлар мәктәптә укыганда да бер-берсен якын итә. Тора-бара Әлфия күзгә күренеп чибәрләнә, язгы умырзая чәчәгедәй ачыла.

– Тугызынчы класста укыганда, хәтерем ялгышмаса, яз көне бугай, Тимур мәктәптән кызарынып-бүртенеп кайтты. Күлмәк якасының ертык булуыннан улымның кемнәр беләндер яхшы ук тарткалашканын аңладым. Андый вакытта Тимурдан сүз тартып ала торган түгел. Соңыннан белдем: үзеннән олырак бер малай белән сугышкан. Тегесе Әлфиягә күз атып йөри икән...

Буйга үзеннән күпкә калыш, чандыр гәүдәле Тимурга күз атмыйча, кызның башка берәүне үз итүен дә аңлап була. Тик егетнең эчтән әрнү-өзгәләнүләре генә озак дәвам итә. Әлфияне нык үз иткән, үзенчә бик яраткан бугай ул.

Яшьлек барыбер үзенекен итә. Төзелештә эшләгәндә Тимурның күзе ашханәдә савыт-саба җыештыручы Роза исемле кызга төшә. Армиягә китәргә вакыт җиткәч, озату кичәсенә дә аны чакыра. Роза Тимурга гына түгел, Наҗия апага да бик ошаган. Армиягә китүче улына күз яшьләре аша «Көтәрмен», – дип озатып калучы кызны ничек ошатмыйсың инде?

Тик, тормыш гел без дигәнчә генә бармый шул. Улы армиягә китеп, санаулы көннәр генә үтә, югыйсә. Ә Роза янында инде башка егет бөтерелә. Озакламый кызның кияүгә чыгарга җыенуын Тимурга бик тиз ирештерәләр.

Берәү булса, ни хәл итәсең дип бер уфтаныр да онытырга тырышыр иде. Тимур башка. Яраткан кызының вәгъдәсезлеге аны аяктан ега. Хезмәттәшләре аны асылынган килеш күреп, баудан ала. Чак кына үлемнән калган егетне, күрәсең, бәласеннән баш-аяк диептер, срогы да тулып җитмәгән килеш армиядән озату ягын карыйлар.

ЕСЕНИННЫ ХӘТЕРЛӘТҮЧЕ СЕРГЕЙ

Түбән Камада туып-үскән Алена Агапова мәктәп елларыннан ук артист булырга хыяллана. Әти-әнисе бердәнбер кызларына мәктәп елларыннан ук барлык мөмкинлекләрне тудырырга тырыша. Музыка дәресләренә дә йөртәләр, махсус укытучылар да яллыйлар. Хәзерге заманда Мәскәүдә театр училищесына укырга керү җиңел булмаячагын бик яхшы аңлый алар. Шуңадыр, әзерлеге җитеп бетмәү сәбәпле, укырга керә алмый кайткан кызларына киләчәктә ныграк әзерләнсен өчен нинди дә булса эш-шөгыль эзләп маташмыйлар.

Яшьләр арасында гел уртада булырга яраткан шат күңелле, чибәр кыз белән Сережа очраклы рәвештә диярлек танышып китә. Аленадан аермалы буларак егет күктән йолдыз санаучылардан түгел. Югары белем турында да хыялланмый. Тугыз классны тәмамлау белән базарга эшкә урнашкан. Максаты – бу тормышта матур итеп яшәп калу. Җиңел автомашиналарга запас частьләр сату-алу белән шөгыльләнә. Яшь кенә булса да базарда үз сату «почмагы» бар.

Суд материаллары белән танышканда, әледән-әле күңелдә бер үк сораулар туа. Өчесе өч төрле язмыш, өчесе өч төрле максат-хыяллар белән яшәүче бу өч яшь-җилкенчәкне тормышта нәрсә берләштергән? Ни өчен алар ял көннәрен, бәйрәмнәрен әледән-әле бергә уздыру җаен эзләгән?

Үзенең буй-сыны, төксе кыяфәте, башкалардан читтәрәк торуы һәм ниһаять берничә тапкыр гашыйк булып та, яраткан кызлары башканы сайлаудан кимсенеп яшәүче Тимур, Аллаһ тарафыннан үзенә биреп җиткерелмәгән күп сыйфатларны Сергейда һәм Аленада барлыгын күргәндер шәт. Сергейны исә Тимурга чандыр гәүдәле егетнең үтә тыйнак, сабыр булуы тарткандыр. Аның янында ыспай егет тагын да матуррак күренгәндер. Хыялый Аленаны Сергейның рус шагыйре Есенинга охшашлыгы күбрәк җәлеп итмәдеме икән? Тик, башкаларга карата беренче тәэсирләрнең һәрчак ялгыш булырга мөмкинлеге берсенең дә уена кермәгән булса кирәк...

Әйтелгәнчә, Сергей күктән йолдыз тотуга өметләнеп, вакыт уздыручылардан түгел. Чибәр Аленаны ничек тә булса тизрәк кулга төшерү турында хыяллана ул. Моның өчен төрле планнар корып карый. Тик, Алена шома балык сыман, инде эләкте дигәндә генә ятьмәдән шуып төшеп кала. Өстәвенә, ул Сергейны түгел, басынкы Тимурны күбрәк үз итә бугай әле...

Югыйсә, Аленаның танышлары арасында Сергейның моңарчы да берничә кыз белән танышып дуслашуының ни белән беткәнен белүчеләр булган. Бу турыда кайбер имеш-мимешләр Аленаның үзенә дә килеп ирешә. Тик ул гайбәт сүзләргә әллә ни игътибар биреп тормый.

ФАҖИГАЛЕ ТӨН

Хәер, Сергей белән Тимурны якын дуслар булганнар дию дөреслеккә бик үк туры килеп тә бетми. Алар икесе дә төзелештә- бер үк бригадада эшлиләр. Көннәр буе бергә булгач, күп кенә серләре дә уртак. Берничә тапкыр чибәр кызларга гашыйк булып та, алар тарафыннан аңлау тапмаган Тимур Аленаның әле аңа, әле Сергейга карап, серле елмаюларын үзенчә кабул итә – ачуы кабара. Шуңадыр күрәсең, көннәрдән бер көнне Сергейның «Мин аны әле үзем түгел, ә ул ялынып артымнан йөрерлек итәм», – диюен хуплап кабул итә.

«Берәр мәҗлестән соң миңа Аленаны читкәрәк алып китү генә кирәк», – дигән сүзен ишеткәч, үзләренең шәһәр читендә дачалары булуын искәртә.

Суд материалларыннан күренгәнчә, Аленаны «кулга төшерү» Сергей тарафыннан җентекләп әзерләнә. Моның өчен ул хәтта берничә тапкыр дачаны барып карый. Күршедә кемнәр булу-булмау мөмкинлеген тикшерә.

Планнарын тормышка ашырырга билгеләнгән көнне Сергей аеруча юмарт кылана. Баштарак матур гына итеп кафеда ял итәләр. Аннан соң Түбән Кманың иң зур кибетләрен әйләнәләр. Кызның ай-ваена карамый бизәнү әйберләре сатып алалар. «Озакламый син Мәскәүгә, мин Казанга китәсе. Истәлегем булып калсын, янәсе». Аннары янә ресторанга кереп күңел ачалар.

– Көндез бер дә күңелле түгел икән монда, – ди кыз, бераз моңсуланып.

– Беләсеңме, шәһәр белән янәшә генә бер дача бар. Бүген анда яшьләр җыела дип ишеттем. Әйдә булмаса, бер рәхәтләнеп күңел ачыйк.

Дачада Тимурның үзен генә очратып, Сергей бераз «уңайсызланып» ала. Янәсе, яшьләр ниндидер сәбәп белән бүген килмәскә булган.

– Хәер, өчәү дә бик күңелле итеп ял итәргә мөмкин бит. Аленага үз осталыгын күрсәтергә дә җай чыга. Матур итеп җырлый, биеп тә күрсәтә. Сергей исә аның бокалына алдан әзерләнгән махсус сыеклыкны сала тора. Бераздан исә болай да шәрабны чамадан артык кулланган кыз тирән йокыга китүен сизми дә кала.

Берничә сәгатьтән уянып киткән Алена шәп-шәрә ятуын, тәненең сызлавын тоеп, үзенең көчләнгән булуын аңлый. Тик чын мәхшәр әле башланып кына килә икән. Сергей тиле кеше сыман шаркылдап көлә-көлә, кызны шәраб белән сыйламакчы. Янәшәсендә көч-хәл генә аягында басып торучы Тимурны да онытмый.

– Менә шул кирәк аларга. Шулай итсәң, сине дә кызлар ташлап китмәс иде.

Аннары томан эчендәгедәй чайкалып басып торган егетне кыз өстенә этәрә

– Әйдә моменттан файдаланып кал.

Бу хәлләр таң атканчы берничә тапкыр кабатлана. Бераз айный төшкәч, һәр икесе үзләренең нинди җинаять кылуларын яхшы аңлый. Кылган гамәлләре өчен дистәләрчә ел төрмә янавын да яхшы беләләр. Шуңа күрә икәүләшеп бер карарга киләләр. Унтугызы да тулмаган чәчәктәй гомер шулай фаҗигале төстә өзелә.

Аленаның югалуы турында шул ук кичтә хәбәр ителсә дә, тикшерү-эзләү эшләре шактый озакка сузыла. Якын танышлары буларак, Сергейны да, Тимурны да берничә тапкыр сорау алырга чакырталар. Тик, һәр икесе үзен тыныч тота. Әйе, алар Алена белән таныш, дуслашып та йөргәннәр. Хәзер кая киткән, бу турыда берни белмиләр. Үзләре дә борчуда...

Әмма, йомгак очын никадәр генә чуалтырга тырышмасыннар, очы һич көтелмәгән яктан килеп чыга. Әти-әнисен гаҗәпләндереп, дачага барудан бөтенләй баш тарткан Тимур мондый хәлнең сәбәбен полициягә барып бәйнә-бәйнә сөйләп бирә.

Татарстан Республикасы Югары суды ябык утырышында әлеге җинаять эшен карап, Сергей Тимофеевны каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән 18 елга, ә Тимур Зиннәтовны 17 елга ирегеннән мәхрүм итте.

Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии