Кукмарада полициягә һөҗүм

Кукмарада полициягә һөҗүм

30нчы октябрь төнендә Кукмарада коточкыч фаҗига булды. 16 яшьлек Виталий Антипов исемле егет полиция хезмәткәренә пычак белән ташланды һәм атып үтерелде. Ул әле быел гына әнисе янына Кукмарага күченеп килгән булган…

«ТӘМУГТА ЯНАЧАКСЫЗ»

30нчы октябрь кичендә булган хәлләр Виталийның яздырып, социаль челтәргә элгән видеосыннан башлана. «Мөселманнар. Мин хәзер кафе яндырырга барам. Хәрам сатыла торган һәм музыка тыңлатыла торган кафены. Аны клуб дип тә атарга була. Монда алкоголь сатыла. Шундый шайтан урыны. Иншәллаһ, ул кафе башка булмаячак», – дип башлый үсмер үзенең мөрәҗәгатен.

«Үлемнән курыкмагыз, безнең бу болганчык заманда мөселман үзенә үлем теләргә тиеш. Чөнки мөэмин булып үлүең яхшырак бу болганчык заманда яшәгәнче…», – дип дәвам итә. Видеосында полицияне мыскыл итә. «Мин бу видеоны полиция хезмәткәрләре дә күрәчәген беләм. Сез тәмугта яначаксыз!» – ди аларга.

Егет видеосын яздырган вакытта урамнан барганы күренә. Ул як-ягына карана һәм урыны-урыны белән пышылдап диярлек сөйли. Аның дулкынлануы сизелә. Шулай да, кызганыч, видео гади куркыту гына булып чыкмады.

Ул төнге унике тулып биш минутта (кайбер чыганаклар 00.30 сәгатьтә, дип яза) Кукмара районы полиция бүлекчәсенең автостоянкасына янучан сыеклык салынган шешә ыргыткан. Бу вакытта машинасын парковкага куючы полиция хезмәткәре җирдә нидер януын һәм пыяла ватыкларын күреп алган. Полицейский янгынны сүндерергә тырышкан арада, Виталий Антонов тагын бер шушындый ук сыеклык тутырылган шешәне ыргытып, качып киткән. Егетне тиз тапканнар. Тоткарланган вакытта ул: «Мин сезнең барыгызны да үтерәм!» – дип кычкырган. Аның кулында пычак та булган. Берничә мәртәбә пычакны ташлавын сораганнар. Виталий тыңламаган. 00.50 сәгатьтә үсмер Нурминка елгасы янында бер полиция хезмәткәренең сул як беләген һәм уң як ботын яралаган. Бу хәлдән соң икенче бер полицейский егетне атып үтергән.

Бу уңайдан социаль челтәрдәге Кукмара районы төркемнәрендә халыкның фикере икегә бүленгән. «Бер төркем полиция бер пычактан куркып калган. Аягына атсыннар иде дә, коралсыз калдырсыннар иде. Батырлар, имеш…» – дигәннәр. Шул ук вакытта: «Әйе, малай кызганыч. Ләкин төрмәдә генә утырып чыкканнан соң, тагын да куркынычрак җинаять эшләгән булса?!»; «Сез кулына пычакны начар ният белән алган кешенең нәрсәгә сәләтле булуын аңламыйсыз. Бер мизгел эчендә 20 тапкыр чәнчи ала. Тегү машинасындагы энә шикелле. Аңа болай да бирелергә тәкъдим итеп, полиция хезмәткәрләре шактый вакыт уздырган. Полиция хезмәткәре янына пычак белән бер адым атлауга ук кисәткәннәрдер. Тик ул туктамаган, ә һөҗүмгә күчкән бит…»; «Бу – балигъ булмаган бала түгел, ә террорчы. Полиция хезмәткәрләрен гаепләмәгез. Монда кайберәүләр малайны кызганып, «мескен», дип яза. Ә шушы янучан сыеклык тутырылган шешәләрне берәр кибеткә яки почта бинасына аткан булса?! Полиция хезмәткәрләре үз эшен генә эшләгән бу очракта», – диючеләр дә бар.

КАФЕДА ПЕШЕКЧЕ БУЛГАН

Егет турында шушы вакыт эчендә шактый әйбер билгеле булды. Антонов үзе Кукмарада туып-үсмәгән. «Интертат» язуынча, быелның апрель аенда аның әнисе Кукмарада яшәүче Марат Җамалиевка кияүгә чыккан һәм Кукмарага күченеп килгән. Егет исә башта сеңлесе белән бергә Башкортостанда, әбисе янында яшәп калган. Быел җәй Ижау шәһәрендә пицца пешерү осталыгына өйрәнгән һәм әле сентябрь аенда гына әнисе янына күченгән булган. Ижауда дини уку йортына йөргән һәм шунда ислам кабул иткән, дигән мәгълүмат та бар.

Яшүсмернең үги әтисе Марат Җамалиев үзе дә закон каршында чиста кеше түгел. 1999нчы елның 1нче декабрендә Киров- Татарстан чигендә көчле шартлау булганын хәтерлисездер. Уренгой-Ужгород газ үткәргечен шартлатуда катнашкан радикаль төркемдәге 12 кешенең берсе – Марат Җамалиев булуы билгеле. Төркемдәгеләрне 12-14 елга ирекләреннән мәхрүм иткәннәр иде. Марат Җамалиев үзе 14 ел утырган. Төрмәгә киткәнче, ир өйләнгән булган. Ә иреккә чыккач, беренче хатыныннан аерылган һәм Виталий Антоновның әнисе – Земфира ханым белән өйләнешкән.

Кукмарада Марат Җамалиевның ике кафесы бар. Виталий шуларның берсендә пешекче булып эшләгән. Күршеләре журналистларга үсмерне аз сөйләшүчән, шик тудырмый торган, «нормаль» кеше булды, дип бәяли.

«Бизнес Онлайн» газетасы язуынча, бу хәлдән соң Кукмарада массакүләм тикшерүләр узган: ФСБ, Эчке эшләр министрлыгы һәм тикшерү комитеты вәкилләре дистәләгән мөселманнарны полиция бүлекчәсенә чакырган. Сорау алырга чакырылучыларны нинди критерийлар буенча сайлап алганнары турында мәгълүмат юк. Шулай да, Кукмара районы төркемнәрендә «Сакаллы кешеләрне генә чакырдылар», – дип яздылар.

АРПАНЫ КИБӘКТӘН АЕРЫЙК

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин әлеге фаҗига уңаеннан Инстаграмда пост язып кертте. «Тумышы белән Алтай өлкәсеннән чыккан, Татарстанга килеп урнашканчы Удмуртия һәм Башкортостанда яшәгән бер яшүсмер, җимергеч идеологиягә ияреп, бүген төнлә Кукмарада полиция бүлегенә һөҗүм итә. Ул үзенең теракт булып саналган куркыныч гамәлен тормышка ашыру өчен безнең республика җирлеген сайлый. Аллаһыга мең шөкер, ниятләре барып чыкмый! Татарстан мөселманнары әлеге хәбәрләрдән тетрәнеп калды, һәм терроризм һәм экстремизмның теләсә нинди чагылышына һәм рәвешенә кискен каршы торабыз. Коръәндә бер кешене үтерү бөтен кешелекне үтерүгә тиң, дип язылган. Әмма, кызганычка каршы, җинаятьче динебезгә хыянәт итеп, Раббыбызның исемен мәсхәрәләп, коточкыч явызлык кылган. Ул республикабызның бер генә мәчетенә дә йөрмәгән, югыйсә күңеленә хак дин нурын сеңдерә алган булыр иде. Шул рәвешле, террорчы, кешеләрнең гомеренә кизәнеп, җинаять кылып кына калмыйча, күркәм, изге һәм саф динебезнең мәңгелек һәм бөек кешелеклелек кыйммәтләренә тап төшерә. Бу коткы үзенең тискәре йогынтысын ясамас, дип өметләнәм. Чөнки Татарстан халкы исламны бары тик тынычлык, игелек һәм шәфкатьлелек дине итеп күрә. Читтән карап торучыларга исә, «арпаны кибәктән аерырга» чакырам. Үзенең кара эшләрен нинди генә лозунглар астында башкарса да, җинаятьченең дине юк. Чөнки ул күңеле белән Хак Тәгаләдән һәм иманнан ваз кичкән була», – диде ул.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии