- 07.10.2023
- Автор: Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
- Выпуск: 2023, №39 (4 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Әкияттә яшибез! «Алтын балык» әкиятендәге кебек күпкә өмет итеп, ярык тагарак янында калган татарстанлылар саны да арта бара. Дубайда бер «тиен» сумга ял итәргә теләүче 900дән артык ватандашыбыз бүген ялсыз да, акчасыз да калды. Сәбәбе гади – кешенең артык ышанучанлыгы. Хәзерге вакытта Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә яшәүче ирле-хатынлы татар блогерлары чит илдә арзанлы ял тәкъдим итеп, халыкны акчасыз калдырды.
Илүсә һәм Раушан Миңнегалиевлар – блогерлар. Татарстаннан. Алар «Дүрт туй» дип исемләнгән шоудан соң популярлык казанырга өлгерде. 2023нче ел башында Дубайга күченеп киттеләр һәм анда үз «проект»ларын булдырдылар. 20-35 мең сумга Казаннан Дубайга юлламалар сатып алу мөмкинлеген рекламалый башладылар. Шул суммага юл бәясе, торак һәм ашау да кергән иде. Өстәвенә, Дубай буенча экскурсияләр дә тәкъдим ителде. Сер түгел: алар тәкъдим иткән тарифлар буенча Татарстаннан Дубайга сәяхәт кылучылар булды. Алар арасында эстрада йолдызлары – Салават һәм Гүзәлем Миңнехановлар да бар иде. Тик хәзер 900дән артык кеше блогерларны алдауда гаепли. Беренчел мәгълүматларга ышансак, Илүсә һәм Раушан зыян күрүчеләргә 25 миллион сумга якын акча кайтарырга тиеш.
Берләшкән Гарәп Әмирлекләренә арзан бәядән путевка сатып алып алданучылар көз башында ук полициягә мөрәҗәгать итә башлады. Шундыйларның берсе – 26 яшьлек Алисә Н. Ул моңа кадәр блогерларны социаль челтәрләр аша еш күзәтеп барган.
– Илүсәнең яулык ябуы да ышаныч тудырды. Ире Раушан да намаз укый. Хак дин юлына баскан кешеләр алдар, дип күз алдына да китермәдем, – ди ул. – Мин мәктәптә башлангыч класс укытучысы булып эшлим. Хезмәт хакым зур түгел, тик ял итәргә барасы килә. Һәм менә очрак: Дубайга бер кешелек ял бәясе 25 мең сум. Монда юл да, яшәү дә, ашау да кергән. Өстәвенә, яшәү урыны диңгезгә терәлеп тора. Ике дә уйламадым, август аена дип, иремә һәм үземә ике кешелек билет алдым. Тулы сумманы башта ук күчерергә куштылар – 50 мең сум күләмендә акча күчердем.
Алисә сүзләренчә, ике арада бернинди килешү дә төзелмәгән. Барысы да социаль челтәрдә сөйләшүгә генә кайтып калган. Бернинди документ та бирелмәгән. Сәяхәткә кузгалырга ике көн кала бер якка билет җибәрербез, дигән блогерлар.
– Август җиткәч, чемодан тутыра башладык. Сәфәр көне якынлашканда Илүсәгә яздым, тик аннан җавап ала алмадым. Бары тик сентябрь башында гына миңа озын хат җибәрде ул. Алардан тур сатып алган бөтен кешегә җибәргәннәр аны. Хаттан аңлашылганча, ял оештыручыларга каршы башланган «мәгълүмати һөҗүм» аркасында, Дубайга сәфәр кичектерелгән. Кайчанга кадәр икәне билгесез. Әле бер дата, әле икенчесен атадылар. Аптырагач, акчаны кире кайтаруны сорадым. Аны-моны әйтмәделәр. Берничә көннән акчагыз 2024нче елның 1нче августына кадәр кайтарылачак, дигән хат килде. Аннан соң минем белән элемтәгә чыгудан туктадылар, – дип аңлата Алисә.
Танылган адвокат Руслан Нәгыев әлеге хәлләрне җентекләп өйрәнә, зыян күрүчеләр санын исәпли һәм акчаны кайтару мөмкинлеге бар, дип саный. Ул «Телеграмм» каналында бу хәлгә карата үз фикерен белдерде:
– Бүгенге көнгә актуаль матди зыян күләме – 24 млн 545 мең сум. Зыян күрүчеләр саны 915 кешегә җитте. Тик ул һаман арта. Иң башта миңа бу мәсьәлә буенча юридик киңәш сорап, казанлылар мөрәҗәгать итте. Зыян күрүчеләргә консультация үткәрүемне танышларым белеп алганнан соң, алар мине үзләренең шул ук капкынга эләккән танышларына тәкъдим итә башладылар. Тәртип шундый: бездә җинаять эше кузгатыла, аларны Русиягә кайтып аңлатма бирергә чакыралар. Әгәр әлеге блогерлар үтенечне санга сукмый икән, аларны эзләүгә, шул исәптән халыкара эзләүгә дә игълан итәргә мөмкиннәр. Русия аларны Берләшкән Гарәп Әмирлекләре аша җинаять эше кысаларында мәҗбүри кайтарта ала. Ләкин әлеге чит илнең консуллыгы блогерларны Русия вәкилләренә бирмәсә, кайчан да булса алар башка илгә җыенсалар, эзәрлекләнүчеләрне чиктә тотачаклар. Әлбәттә, бу процесс елларга сузылырга мөмкин, ләкин теләсә нинди очракта моны эшләргә кирәк. Бәлки, аларга каршы җинаять эше кузгатылгач, үзләре үк уйланырлар һәм акчаларны кире кайтарырлар.
«Монда мин «мошенниклык» маддәсе буенча җинаятьнең барлык билгеләрен дә күрәм. Аның буенча 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы каралган», – дип билгеләп үткән адвокат.
Тиз арада баерга җыенган блогерлар үзләре журналистлар белән элемтәгә чыгудан баш тарта. «Сез мәгълүматны үзегезгә кирәкле якка борачаксыз», – диләр алар. Тик узган атнада «Инстаграм»* социаль челтәрендә уздырган турыдан туры эфирда Илүсә үзенең аңлатмасын бирде:
– Безгә каршы көрәш алып барган кайбер кешеләр безне җиңде. Тик без беркем белән дә көрәш оештырмадык. Бары тик чын күңелдән, йөрәгебез кушкан эш белән шөгыльләндек. Без бу эшне яраттык. Һәр кунагыбызны, һәр туристны яраттык. Хәтта безне пычракка күмгәннән соң да, без сезне яратудан туктамадык.
Без үзебезнең язылучыларыбызны Дубайга кунакка чакыра башладык. Мин әле беренче клиентларыбызны да яхшы хәтерлим. Без аларга төрле экскурсияләр оештыра, шәһәрне күрсәтә башладык. Клиентларыбыз саны көннән-көн арта барды. Төн йокламый, ашамыйча, үзебезне тулысынча кунакларга багышлаган көннәр дә булды. Безнең хаталар да юк түгел. Безнең икебезнең беребез эшмәкәрлек белән шөгыльләнгән кеше түгел. Кеше ялгышмый, абынмый тормый.
Барысы да «НТР» телеканалының безнең турыда тапшыру чыгаруыннан башланды. Алар бернинди дәлилләре булмаган килеш, безнең эшне «пирамида», ә безне «мошенниклар» дип атадылар. Әлеге тапшыруны күпләр карады һәм бу хәлләр башланып китте. Безнең моңа кадәр дә акчаны кире кайтарулар булган иде. Чөнки 1нче августның турларын 15енә күчердек. Моның сәбәбе – безнең рәсми лицензия ясатып йөрүебез иде.
Әлеге эфирны тавык суалчанны кабып йөгергән тизлектә тараттылар. Бер кеше дә моның дөресме, ялганмы икәнлеген тикшереп тормады. Безнең турыда иң ялкау кеше генә язмыйча калгандыр. Менә шуннан соң без эшебезне туктатырга мәҗбүр булдык, чөнки алга таба эшләү инде мөмкин түгел иде. Әкренләп, акчаларны кире кайтара башладык.
Нигә акчаларны кире кайтармыйсыз, дип сорыйсыз. Карталарыбызның блокка эләгүе турында ишеткәнсездер. Карталарыбыз аз түгел иде. Аларның күбесе «блок»та, һәм без андагы акчаларны куллана алмыйбыз.
Мин беркайчан да җаваплылыктан качмадым. Бөтен эшләгән эшем өчен җавап бирәчәкмен. Сезнең алда түгел. Аллаһ каршында. Миңа моның өчен утырырга язган икән, димәк, утырачакмын, – ди Илүсә.
Илүсә тур сатып алып, бармый калучыларның 2024нче елның 1нче августына кадәр акчаларын кире алачакларын әйтә. Бу сүзләрнең дөреслеген икенче елга гына тикшереп булыр, билгеле. Ә әлегә зыян күргәннәргә сабыр итеп көтәргә, тикшерү органнарына эшне тизләтү өчен тырышырга гына кала.
*Социаль челтәр Русия Федерациясендә экстремистик дип танылган һәм тыелган «Meta» компаниясенә карый
Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА
Комментарии