Замана «күселәре» һәм бал кортлары

Утыз Имән авылы җыенында район җитәкчеләре ООО «БИО «Агро» һәм ООО «Аккиреево» хуҗалыкларын мактап, халыкны кыстый-кыстый пай җирләрен аларга арендага бирергә күндерде. Өстәвенә, бу оешмаларның игенчелек белән генә түгел, ә терлекчелек белән дә шөгыльләнеп, авыл халкын эшле итәргә җыенулары да күңелләребезгә май булып ятты.

Шартнамә төзелүгә 3 ел үтте. Терлек фермаларыбыз буш, ә кырларыбызга, авылга терәп, һәр елны бик зур мәйданда рапс һәм көнбагыш чәчәләр. Рапсны корткыч бөҗәкләрдән агулыйлар, ә көнбагышны, тизрәк өлгерсен өчен, пестицидлар белән эшкәртәләр. Инвесторларга бу үсемлекләрне үстерү бик отышлы икән. Рапс мае кыйммәт, ә көнбагышның уңышына караганда субсидиясе һәм страховкасы төшемлерәк, ахрысы. Чөнки көз көне көнбагыш басуларына карасаң, уңышның яртысы коелган була, калганын кошлар чукып бетерә. Очкычтан сиптергән химикат бөтен авылга тарала. Ул көнне халык баш авыртуыннан, авылга таралган ят истән зарлана. Мал-туарга кадәр тынычсызлана, кош-корт үзен сәер тота башлый, этләр ярсып-ярсып өрә… Кыскасы, бар тереклек агулана. Файдалы бөҗәкләр һәм бал кортлары үлә. Чөнки көнбагыш басуларын эшкәртү нормаларын күрсәтүче СанПиН 1.2.2584-10 таләпләре үтәлми. Анда торак йортлардан ким дигәндә ике чакрым ара булганда гына, җилсез көнне генә эшкәртү мөмкинлеге ачык язылган. Бу нормалар бозылса, һава һәм бакчадагы яшелчәләр аша кешеләр дә агуланырга, сәламәтлеген югалтырга мөмкин.

Бал кортларын үтерү дә гөнаһ булып санала. Мөхәммәт (с.х.в.) пәйгамбәребез безгә ике төрле дәваны васыять итеп калдырган: бал һәм Коръән. Бал – Аллаһы Тәгаләнең могҗизасы. Кеше бал һәм Коръән белән дәваланса, Күк һәм Җир көчләрен алыр.

Заманында Европадан килгән «ак чырайлы» басмачылар төп халыкны – индеецларны юк итеп, җирләрен үзләштерү өчен аларга чумалы юрганнар тараткан. «Ак чырайлы»ларның һәм хәзерге инвесторларның максатлары бер чама.

Беркатлы, хәйләсез авыл халкын һәм умарта кортларын агулаучы, пайчылар җыеннарын үткәрмичә, халыктан качып йөрүче бу шомлы инвесторларны кырларыбыздан бу.лы себерке белән куарга кирәк. Миңа калса, көнбагышны табигый рәвештә өлгерә торган төбәкләрдә үстерүнең мәшәкате азрак һәм табышлырак булыр. Безнең якларда колхоз кырларында карабодай уңышы яхшы була иде.

Җәмгыятебез чирле. Комсызлыкның чиге юк. Халык исәнлеген сарыф итеп, байлык туплаучы бирән «күсе»ләрдән кайчан котылырбыз икән?

Самат РИЗВАНОВ,

Чирмешән районы, Утыз Имән авылы

Комментарии