- 07.07.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №26 (5 июль)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Акыл ягыннан кимчелекле кешеләрнең яз һәм көз айларында чирләре көчәю һәм шул сәбәпле көтелмәгән гамәлләр кылып кую мөмкинлеге мәгълүм. Болгар каласында яшәүче 2006нчы елгы Тимур Сыртлановны да (кайбер исемнәр үзгәртелә – авт.) елына ике тапкыр Казандагы психиатрия сырхауханәсенә салалар. Узган ел көзге якта 45 көн дәваланып, октябрь аенда чыгарылган ул аннан. Тимурга шизофрения дигән диагноз кечкенә чагында ук куелып, инвалидлык бирелгән. Әнисе Гөлназ әйтүенә караганда, аутизм авыруыннан да дәваланган әле. Малай коррекцион интернат-мәктәптә укыган, саусызлыгы аркасында укуын дәвам иттерә алмаган, эшләмәгән, әнисе, әбисе белән яшәгән.
Бәла үзе генә йөрми дигәндәй, ялгыз ханымга соңгы өч елда инсульт чиреннән урын өстендә ятучы әнисен дә карарга туры килә. 1948нче елгы Мәүҗидә әби сөйләшә алмый, «әйе», «юк» дигән сүзләрне генә әйтә. 12нче март көнне Гөлназ 15-20 минут эчендә якындагы кибеткә барып кайта. Пакетын малаена тоттырып, азык-төлекне суыткычка куярга куша да, әнисе янына уза һәм аның йөзендә кызарган урыннар, борынында кан булуын күреп, моның Тимур эше икәнен аңлый, чөнки ул арада өйгә кергән-чыккан чит кешеләр булмый. Яшүсмер анасының ачулы сүзләрен, сорауларын җавапсыз калдыра. Ул эхолалия дигән кимчелеккә дә ия, әңгәмә кора алмый, бары тик үзенә атап әйтелгән сүзләрне кабатларга гына сәләтле. Әнисе аның ярсучан икәнен, даруларның ярдәме тиюен, ләкин соңгы вакытта бирелгән препаратның файдасы сизелмәвен әйтә, әмма моңа кадәр әбисенә кагылганы булмавын, киресенчә, аңа ярдәм итүен белдерә. Шулай итеп, 12нче мартта Тимурның авыруы кискенләшеп китүе аңлашыла.
Ашыгыч ярдәм килеп, әбигә ике укол кадап китә. Хуҗабикә Казандагы табибларга шалтыратып, әлеге хәлне сөйләп бирә, алар исә үзләренә таныш малайны җирле сырхауханә юлламасыннан башка да кабул итәчәкләрен әйтәләр. Гөлназ авыру әнисе янында дус хатынын калдырып тора, бер танышы машинасында Казанга барып, Тимурны Бехтерев исемендәге психиатрия диспансерына урнаштырып, төнлә белән кайтып та җитә. Полиция хезмәткәрләре дә килә аларга. Ул чакта аналы-уллы юлда булалар.
Иртән авыру әбинең хәле начарланып китә, аны Спас районы сырхауханәсенә салалар. Гөлназ ике тәүлек әнисе янында була. 15нче март кичендә авыруны реанимация бүлегенә яткыргач, аны өенә җибәрәләр. Иртәнге якта 75 яшьлек Мәүҗидә әбинең вафат булуы турында хәбәр ирешә. Инде хәзер Гөлназ ханымның үзенә медицина ярдәме күрсәтергә туры килә. Суд-медицина экспертизасы инсульттан интеккән мәрхүмәнең бавыры ертылу һәм корсакка кан җыелу аркасында, димәк ки, бәрелү-сугылулар нәтиҗәсендә җан бирүен күрсәтә.
Тикшерү комитетының Чистай районара бүлеге аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп, саксызлык белән үтерү дигән җинаять буенча эш кузгата. Әйтелгәнчә, 12нче мартта авыру әби аңлатма бирерлек хәлдә булмый, төп шикләнелүче Тимур да сөйләшә белми. Тикшерү барышында кайбер кыенлыклар тудыра бу. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Рамил Исмәгыйлев барысын да бизмәнгә сала һәм әби саулыгына зыян китерүче Т.Сыртланов дигән нәтиҗә ясый.
Әлбәттә, әлеге җинаять эшенең Тимурны колониягә озату белән тәмамланмаячагы алдан ук аңлашыла тикшерүчегә. Туган-тумача, күрше-күлән биргән күрсәтмәләрдә бичара малайның чын мәгънәсендә юләр икәнлеге күренә бит. Мәсәлән, каршы йортта яшәүче ир-ат малайның капка төбендә җырлар җырлап йөрүен, тәртипсезләнүен, кыргый авазлар чыгарып кычкыруын, хәтта кирәкмәгәндә ялангач калганчы чишенеп ташлавын да сөйләп тора бит. Моны медицина документлары да раслый. Тимурның диспансердагы дәвалаучы табибы А.Карпова, ул тикшерү барышында күрсәтмә бирердәй кеше түгел, дип белдерә. Психиатрлар комиссиясе биргән белешмәдә дә аны үз гамәлләрен аңларлык түгел икәне күрсәтелә. Законда мондый затлар кылган явызлыклар җинаять түгел, ә иҗтимагый куркыныч гамәл дип йөртелә. Һәм куркыныч адәм җинаять җаваплылыгына тартылмый, ә мәҗбүри дәвалануга җибәрелә. Спас район судының бу хактагы карары чыкмаган әле.
***
Чуаш Чүпрәлесе авылыннан Д. Синдюковның психиатрик кимчелеге ул кадәр үк көчле түгел. 1979нчы елгы Дмитрий акыл ягыннан җиңел дәрәҗәдә, ләкин тәртибенә тискәре йогынты ясаучы рухи тайпылышларга ия зат буларак исәптә тора. Аңлашыла ки, әлеге чиргә хәмер зәхмәтен дә өстәгәч, ошбу заттан барысын да көтәргә мөмкин. Шул сәбәпле 2016нчы елда ике тапкыр хөкемгә тартылып, мәҗбүри эшләргә йөргән, 2020нче елда аның кыйнавы аркасында тән җәрәхәтләре алган хатын-кызның мәрхәмәтлелек күрсәтүе нәтиҗәсендә җәзасыз котылган, соңгы бер елда гына тагын өч мәртәбә административ тәртиптә җаваплылыкка тартылган.
Д. Синдюков эшкә яраксыз кеше түгел, әмма инвалидлык пенсиясе хисабына көн күрә, озак еллар үзеннән унбер яшькә өлкәнрәк Лариса белән яши. Ошбу ханымның чит өлкәдә яшәүче 33 яшьлек улы Алексей аларның бергәләп эчүен, хуҗа еш кына кыйнаса да, әнисенең полициягә хәбәр итәргә теләмәвен әйтә. Синдюков сылтауны таба, мәсәлән, «сожительница»ны башка ирләр белән чуалуда гаепли. Монысы аеруча аяныч нәтиҗәләргә китергән соңгы бәрелешкә этәргән сәбәпләрнең берсе булып тора.
Узган елның 27нче ноябре гадәти көн була. Аларның әрләшә-әрләшә урамда йөрүләрен дә, банк картасында акча булмау сәбәпле кибеттән буш кул белән чыгып китүләрен дә әйтүчеләр бар авылда. Тырышкан ташка кадак кага, дигәндәй, эчәргә җай чыгара алар. Кичкә таба хатын өстәмә аракыга китә дә иртәнге сәгать 6да гына кайтып капка шакый. Ларисаның, туган тиешле Екатерина өендә кундым, аракыны шунда эчеп бетердек, дип аклануларының да файдасы тими...
32 яшендәге Екатерина еш аралаша торган апасы белән кичке якта өйләре янында очрашуларын әйтә үзе. Әмма, өйдән стакан алып чыктык, йөзәр грамм көмешкә эчеп берәр тәмәке тарткач үз юлыбыз белән киттек, ди. Д. Синдюковның шикләнүләренең ни дәрәҗәдә нигезле икәнен тәгаен әйтеп булмый. Ларисаның узган төндә кайда булуы билгеле түгел, таныш-белешләрнең дә бу хакта сүз куертасы килми, шулай да, Лариса яхшы аралаша иде, дип, быел февраль аенда вафат булган 1963нче елгы абзыйны искә алучы бар.
Икенче көнне иртә белән кыйнап тетмәсе тетелгән Лариса Екатеринаның өенә килеп керә, башым авырта, дип, аспирин даруы сорап ала. Сеңлесе аның башы, йөзендәге шешкән-күгәргән урыннарны күрә, каннарын сөртә, шул арада апасының өне киткәли башлый, ә үзе ашыгыч ярдәм, полиция чакыруга каршы була, өенә кайтарып куюларын үтенә. Әлбәттә, моның Диманың дөмбәсләве нәтиҗәсе икәнен әйтә ул. Герман атлы күрше абзый белән икәүләп култыклап һәм җитәкләп кенә түгел, аңын җую сәбәпле өстерәп тә алып барып, өендәге караватка салалар аны.
Д. Синдюков чыгып киткән чак туры килә. Әйтүенчә, «хыянәтче» хатынын капка төбендә алдан яңагына тондырып аяктан ега да бик ныклап типкәли. Анысы көч-хәл белән аягына баскач, «төн кунган» ир-ат янына озата, үзе кереп черем итеп ала. Күрше абзый йөз грамм салып биргәч, аракыга кибеткә китә, кайткач идәндә йөзтүбән яткан Ларисаны күрә һәм алып кайткан чәкүшкәсен эчеп бетереп, кичкә кадәр йоклап ята. Шуннан соң гына ашыгыч ярдәм чакыра ул.
Чүпрәле районы сырхауханәсендә аңсыз хәлдәге Ларисаның баш миенә зыян килүе ачыклангач, шул ук төндә Буага нейрохирургия бүлегенә илтеп салалар. Ләкин башка ике тапкыр операция ясалса да, файдасы тими, анда ике айга якын ятканнан соң 20нче гыйнварда, күрәсең, хәле өметсез булганга, үпкәсенә ясалма җилләтү җайланмасы куелган кома хәлендәге хатын Чүпрәле больницасына кайтарыла һәм ике көннән вафат була.
Суд-медицина экспертизасы 55 яшьлек мәрхүмәнең баш мие шешү, шул сәбәпле үпкәгә зыян килү һәм башка сәбәпләр аркасында җан бирүен күрсәтә. Тән җәрәхәтләре 55 көн элек ясалган булса да, моның узган елның 28нче ноябрендә булган хәлләр нәтиҗәсе икәне дә билгеләп үтелә. Әлеге рәсми документ март башында алынгач та эш тикшерү комитетының Буа районара бүлегенә тапшырыла. Юстиция полковнигы Дамир Әскәров Д. Синдюковка 15 елга кадәрле иректән мәхрүм итү каралган җинаять, ягъни аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп саксызлык белән кеше үтерүдә гаепләү белдерә.
Әлбәттә, психиатрик экспертиза да уздырыла. Аның нәтиҗәләренә кыскача гына тукталсак, Д. Синдюков үз гамәлләрен тулысынча аңлап бетермәсә дә акылга камил, мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ түгел икән. Бу инде ул җинаять җаваплылыгына тартылырга тиеш дигән сүз. Биш айга якын иректә йөргән Д. Синдюков кулга алына. Июнь аенда җинаять эше Чүпрәле район суды каравына тапшырылды.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии