Улы кулыннан үлгән аналар

Улы кулыннан үлгән аналар

Быелгы ел башында Чистай каласында бер-бер артлы өч хатын-кыз үтерелде. Алар барысы да тудырган-үстергән уллары кулыннан һәлак булды.

Раштуа бәйрәменә каршы 6нчы гыйнварда шул шәһәрдә яшәүче О.Мирошкина гаиләсе табигать кочагына чыга. Кышкы салкында ерак китмиләр, «Татнефть» стадионы читендәге агачлыкта ягалар учакны. Бер мәлне йөгерек җил кәгазь, полиэтилен тутырылган чүп-чар пакетын очыртып алып китә, хуҗабикә аның артыннан юнәлә. Һәм шул тирәдәге икенче бер зәңгәр пакетка игътибар итә. Анысы җил-буранга бирешмичә җилферди, эчендә авыр әйбер булуы аңлашыла. Ә инде анда күз төшергәч тә шатлыклы бәйрәмнең яме китә, О. Мирошкина канлы кеше куллары салынган пакетка юлыгуы турында полициягә җиткерә.

Әлбәттә, чынлыкта кеше үтерү турындагы хәбәр була бу. Оператив хезмәткәрләр якын-тирәне әйләнеп чыга, үткән-сүткәннәр белән әңгәмә кора, әмма кирәкле мәгълүмат бирүче булмый, гәүдәнең калган өлешләре дә табылмый. Әмма, эзләү-тикшерү эшләренең комга утыруын белдерми бу. Чөнки бер сәгать дигәндә бармак, уч төбе эзләре буенча чабып өзелгән кулларның кемнеке икәне, ягъни мәрхүмәнең ун көннән 62 яшен тутырырга тиешле Лидия Любимова булуы ачыклана. Йомшаграк итеп әйткәндә, бигүк тәртиплеләрдән булмаган карчыкның кул эзләре электрон картотекага эләккән була.

Шул рәвешле төп шикләнелүче дә калкып чыга. Эш шунда ки, Л. Любимова хокук саклау органнарында берничә тапкыр хөкемгә тартылган зат буларак мәгълүм улы Сергей белән яши. Әле 2021нче ел азагында гына әнисен кыйнап, аның сәламәтлегенә уртача дәрәҗәдәге зыян китергән 38 яшьлек ошбу сәрхушкә карата җинаять эше кузгатылган була. Ярты ел элек полиция хезмәткәре белән бәйләнешкән өчен суд аңа 10 мең сумлык штраф сала, аны түләмәгәч, 100 сәгатьлек төзәтү эшләре билгеләнә, әлеге җәза да үтәлми. Моның ише юньсезлекләрне күпләп санарга мөмкин. Аларга Лидия карчыкның эчәргә хирыслыгын да өстәгәч, фаҗиганең гаиләдә килеп чыгуына икеләнергә туры калмый.

Любимовлар фатиры бикле була, ләкин Сергей качып йөри дигән сүз түгел. Киресенчә, шешәдәшләре белән эчеп йөри ул. Соңрак Е.Игнатьев дигән дусты аның подъездда сыра эчкәндә үзен тиздән төрмәгә утыртачаклары турында сөйләнүен искә ала. Чыннан да икәүләп кибеткә таба тәпиләгәндә тотып алалар исерекләрне. Шулай итеп, С.Любимов бик озакка төрмә сәндерәсенә эләгә

Оперативникларның шикләнүләре беренче әңгәмәдә үк аклана, чөнки тел яшереп тормый явыз бәндә. Алар Любимов торагына кергәнче үк анда нинди мәхшәргә тап булачакларын белә. Кыскасы, үзенчәлекле ис чыккан фатир идәнендә кулсыз гына түгел, аякларсыз һәм башсыз гәүдә ята. Соңгысы икенче көнне шул яклардагы «Эко-ойл» ягулык станциясе янында табыла. С.Любимовның әйтүенчә, аяклар да шул тирәгә ташлана, ләкин аякның уңын участок инспекторы Р.Дәүләтшин бары тик 12нче гыйнварда хәвеф булган йорт янында очраклы рәвештә күреп ала, сул аяк бөтенләй юкка чыга, күрәсең этләр алып китә.

Суд-медицина эксперты ошбу табылдыкларны тикшергәч гәүдәдә 38 җәрәхәт саный, үлемнең күкрәк сөяге, бик күп кабыргалар сыну, үпкәгә зыян ясалу аркасында килүен, баш, аяк-куллар мәрхүмә үлгәннән соң өзелгән дип белдерә. Химик экспертиза Л. Любимованың исерек булуын да күрсәтә. Аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча кузгатылган җинаять эшендә зарар күрүче итеп мәрхүмәнең 40 яшендәге кызы Н. Соловьева (исеме үзгәртелгән) билгеләнә. Нина ире, балалары белән шул ук урамда яши, сәрхуш әнисе һәм энесе белән чынлыкта аралашмавын, очраклы рәвештә очрашканда бер-ике сүз алмашудан узмавын белдерә, бары тик бер ай элек бертуганы кыйнагач, сырхауханәгә салынган карчыкның хәлен белергә баруын һәм шуннан бирле аны күргәне булмавын әйтә. Иш-ишен таба, эчкечеләр исә үзләре кебекләр белән аралаша.

4нче гыйнварда аналы-уллы Любимовлар Лидиянең шул урамда яшәүче дус хатыны янына баралар. Кунаклар кыстырып килгән бер шешә көмешкәне бушаткач, хуҗабикә, акча биреп, Сергейдан тагын дүрт ярты аракы алып кайттыра. Хак булса, өлкән яшьтәге ике ханым белән бер ир-ат өч-дүрт сәгать эчендә ике литр ярым хәмер эчә. Һәм Любимовлар өйләренә кайтып китә.

Калганын, башлыча, Сергей сөйләгәннәр буенча бәян итәргә туры килә. Аның әйтүенә караганда, кайтып кергәч тә әнисе начар сүзләр әйтеп кимсетә башлый, саплы таба белән кундырып та ала. Менә шуннан соң котырынып кыйный, типкәли башлый ул аны һәм хәл эчендәге карчыкны коридор идәнендә яткан килеш калдырып йокларга түнә. Иртәнге сәгать 9да уянып, аның җансыз икәнен күргәч, эчә-эчә ахмакланган бәндә балта алып килеп җинаять эзләрен яшерергә керешә, иң әүвәл кулларны, аннан соң башны, аякларны чыгарып ташлый, ә менә капчыкка салынган гәүдәне күтәрә алмау сәбәпле бүлмәсендә калдыра. Ул гына да түгел, көпә-көндез андый зур әйберне урам буйлап күтәреп йөрергә дә курка.

Ул көнне, гадәттәгечә, эчеп уздыра. Шул исәптән узган кичтә кунак булган ханым өендә дә баш төзәтеп чыга, мәетле фатирында кунганнан соң, 6нчы гыйнварда, инде стадион тирәсендәге тикшерү-эзләү эшләре барганда да әнисенең ахирәте һәм тагын бер пенсионер белән шунда сыйланып утыра. Мәҗлес барышында Лидия турында сүз чыкмый калмый. Әниең кайда дигән сорауга аңлаешлы җавап булмагач, аннан башка килмәскә кушып куып чыгара аны хуҗабикә. Бу чакта инде Сергейны полиция эзли. Аз-маз буталса да вакыйганы эзлекле сурәтли ул, әнисен үтерүен дә таный. Бары тик, андый ниятем булмады, дип белдерә. Тикшерү комитетының Чистай бүлегенең өлкән тикшерүчесе Р.Н. Гыйззәтуллин аңа аңлы рәвештә үтерүдә гаепләү белдерә. Июль аенда җинаять эше шәһәр суды каравына тапшырыла. Психиатрлар акылга камил дип тапкан ир-атны 15 елга кадәр иректән мәхрүм итү көтелә.

***

Моның ише кыргыйлыклар эшләгән кешеләрнең акылга тулылыгы икеле, әлбәттә. Белгечләр дә, гадәттә аларның рухи кимчелекләре кылган гамәлләрен аңламаслык дәрәҗәдә үк түгел дип белдерә. Шундый ук явызлык эшләгән 1970нче елгы Александр Крашенинников үз акылында булган дип табыла. Ә күргән-белгәннәр һәм туганнар башка төрле фикердә, бертуган энесе Вячеслав, мәсәлән, аны эчеп алгач акылын җуючы, аныңча әйтсәк, «түбәсе кыйшая» торган зат дип атый. 1950нче елгы мәрхүмә карчыкны барысы да беркайчан да эчмәгән, тәртипле һәм зыянсыз иде дип бәялиләр.

28нче февраль иртәсендә Александр Чистай полициясенә шалтыратып, әнисенең үле икәнен хәбәр итә, янәшә фатирда яшәүче өлкән яшьтәге хатын-кызга мәчесен тапшыра, үзен утыртачакларын әйтә, ни өчен икәнен дә җиткерә. Суд-медицина эксперты мәрхүмәнең тәнендә биниһая күп җәрәхәтләрнең төгәл санын да әйтә алмый. Аның яңак, күкрәк сөякләре, 13 җирдән кабыргалары сыну, баш миенә, күкрәк куышлыгына кан саву, үпкәгә, умыртка баганасына зыян килү һәм бик кыска арада җан бирүен күрсәтә.

А. Крашенников әнисен кыйнап, типкәләп үтерүен алдан ук таный, әмма үтерергә теләмәдем дип бара. Өлкән тикшерүче Р. Гыйззәтуллин аңа аңлы рәвештә сәламәтлегенә зыян китереп саксызлык белән үтерү дигән рәсми гаепләү белдерә. Александр гаебен йомшарту йөзеннән әнисенең рухи тайпылышларына басым ясый, шул ук вакытта аның зурдан кубып кабынып китәргә сәбәп булырдай гамәлләрен атый алмый. 27нче февральдә иртәнге якта тиктомалдан әбинең башына таба белән ора ул. Ләкин ул чакта, күрәсең, аек булганга эш шуннан ары узмый. Ә менә төштән соң күрше карчыгыннан әҗәткә алынган акчага аракылы булгач, бер яртыны кичкә хәтле акрынлап чөмереп бетергәч, йөгәннән ычкына 51 яшьлек абзый. Ошбу явызлыгы сәбәбен телевизор каршындагы әнисенең нәрсәдер сөйләнеп мыгырдап утыруы белән аңлата. Кыскасы, үлеп баручы карчыкны идәндә калдырып йокларга ята, иртәнге җидедә торгач күптән суынган гәүдәне диванга күтәреп сала, өстенә җәймә каплый.

***

10нчы мартта Чистайда Артем Комиссаров 1956нчы елгы әнисе Ираиданы юк итә. 41 яшьлек ошбу ир-ат та әле телгә алынган ике вәхшидән аерылмый диярлек. Гомумән, ошбу очраклар бер-берсенә бик охшаш. Иң әүвәл бичара карчыкларның тормышта үз урыннарын таба алмаган эшсез, эчкече, гаиләсез уллары белән икәү яшәүләре, чынлыкта, аларны асраулары күзгә ташлана.

А. Комиссаров эчкече генә түгел, наркотиклар кулланучы буларак та исәптә тора әле. Гаиләсе белән 20 ел элек үк аерылышкан, хәзер Мәскәүдә яшәүче укучы кызын тәрбияләүдә катнашмаган, шулай да аерылышкан хатыны Елена гел аралашып торган Ираида ханым белән. Сеңлесенең кызы Юлия дә даими хәбәрләшеп, килеп хәлен белешеп йөри. Алар икесе дә Артемны үтә тискәре бәяли. Юлия һәрчак исерек малаеннан тәмам туйган анасының аны башка фатирга күчереп каравын да искә ала. Ләкин сәрхуш мөстәкыйль яши алмыйча кире кайта, әнисе ашата, эчертә киендерә бит. Юлия Ираида янында ике көн элек, ягъни 8нче мартта була, ә 11нче мартта аңа Елена шалтыратып, карчыкның телефоны җавап бирмәвен хәбәр итә. Ул гына да түгел, ошбу ханым шөбһәгә төшеп фатирына да бара, тәрәзә аша салмыш Артем белән сөйләшә, анысы әнисенең кайда икәнен белмим дип, аны куып җибәрә.

Бу хәлләр турында ишетү белән Елена да шунда ашыга. Теге сәрхуш әнисен чәнчеп үтерүе турында әйтеп тетрәндерә аны, кухняга кергәч кан эчендә яткан карчык күренә, коты алынган хатын-кыз урамга атылып тиз генә ирен чакырып китерә. Дмитрий полициягә хәбәр сала, соңрак явыз бәндәнең әнисенә 26 тапкыр пычак белән кадавы мәгълүм була.

А. Крашенинниковның да гаебен кире кагып торырлык чамасы булмый. Тикшерү материалларыннан күренгәнчә, узган көнне көндез ломбардка телефонын тапшырып 1000 тәңкә акча «эшли» ул һәм ошбу сәмәнгә «Белый медведь» сырасы алып кайтып эчәргә керешә. Әлбәттә, әни кешенең ошбу юньсезлеккә ачуы килә һәм өйдә тавыш чыга. Әлеге низагны күршеләр дә ишетә. Хуҗабикә, эчә, дәваланмый, көн саен шул хәл, дип, янәшә фатирда яшәүче тагын бер Ираидага зарланып алырга өлгерә.

Башлыча, күкрәк, муен һәм башка җан җирләргә кадаганга күрә карчык бик тиз үлә. Котырынган улы исә канга манчылган киемнәрен салып ташлап бүтәннәрен кия, калган сырасын эчеп бетергәч аракы алып кайта, әнисенең мәете янында исергәнче эчеп йокларга ята, икенче көнне туганнан туганы Юлия килгәнче эчүен дәвам иттерә.

Өченче ананы үтерү очрагы буенча кузгатылган җинаять эшен судка тикшерүче И.И. Абдулгазин тапшыра. Хөкем чыгарылмаган әле, әмма аның кырыс булачагына шик юк.

Наил ВАХИТОВ,

Чистай шәһәре

Комментарии