Төрмәдән соң башланган тормыш

Төрмәдән соң башланган тормыш

Газетабызның узган санында Азат Гайнетдинов җитәкчелегендәге реабилитация үзәгенең эшчәнлеге турында язган идек. Төрмәдән чыкканнарга эш урыннары гына түгел, үз почмакларын булдыруда да ярдәм итә ул.

Менә шундый «почмак»ларның берсе – Лаеш районының Хәерби авылы фермасы территориясендәге тулай торак… Ишек төбеннән үк башланган чисталык эчке бүлмәләрдә дә күренә: җыештырылган урын-җир, чиста идәннәр, ялт иткән өстәл өсте – беренче карашка монда ир-атлар яши дип әйтмәссең дә. «Чисталыкны сакларга тырышабыз, эчмибез, тәртип бозмыйбыз. Безнең үткән тормышыбызны кабатлыйсыбыз килми», – ди монда яшәүчеләрнең һәммәсе. Ә ул үткән тормыш һәркемнең үзенчәлекле булса да, бер ягы белән уртак: җинаять кылып, төрмәдә шактый еллар утырырга туры килгән биредәгеләргә.

КАЯ БАРЫРГА БЕЛМӘГӘННӘР

Ак сакаллы, елмаеп кына торган, Аллаһы Тәгаләне еш телгә алып сөйләшкән Рафаэль Сафиев без килгәндә намазга әзерләнеп йөри иде. Ислам диненә килүенә шактый вакыт узган инде – 13 ел. Төрмәгә эләккәч баскан ул дин юлына.

– Танышымның туган көне иде… Бәйрәмнәрдә күпчелек нишли? Җыелалар, аракы эчәләр, сугышалар. Минем белән дә шундыйрак хәл булды. Кунакларның берсе миңа мыскыллы сүзләр әйтеп утыра башлады. Бераз исергән идем. Салган килеш шайтан бутадымы – пычак алдым да күкрәгенә кададым. Кан күргәч, ашыгыч ярдәм чакыртырга кирәклеген аңлап алдым. Чакырттым. Башкасын хәтерләмим. Шулкадәр исерек булганмын – икенче көнне уянып киткәндә милициядә идем инде. Мин пычак кадаган кеше үлгән икән. Суд булды да, 13 елга төрмәгә утырттылар. Бу вакытта миңа 45 яшь иде. Төрмә законнары иректәгегә караганда кырысрак. Иректә яшәүчеләр бер-берсенә нәрсә әйткәннәрен уйламый. Алар сүгенәләр, бер-берсен өч хәрефкә җибәрергә дә мөмкиннәр. Ә төрмәдә моның өчен җәза каты. Кешегә сүгенеп сүз әйттеңме – аның өчен кыйныйлар. Чамалап сөйләшергә, эшләгән эшләрең өчен җавап тотарга өйрәнәсең. Төрмәгә эләккәндә үк 5-6 сүрәне яттан белә идем, шуңа күрә биредә кешелектән чыкканчы, дин юлына басуым яхшырак булыр дип санадым. Намаз укырга өйрәндем, – ди әңгәмәдәшем.

13 ел беренче карашка күп кебек тоелса да, иртәме-соңмы тәмамлана. Тик Рафаэль Сафиев үзен иректә нәрсә көтәчәген белмәгән. 18 ел буе бергә яшәгән, утны-суны бергә кичәргә вәгъдәләшкән хатыны аерылып, башка җиргә күчеп киткән, улы белән дә элемтәләре өзелгән. Җитмәсә, үзе югында әңгәмәдәшемнең өе дә янып беткән икән.

– Чыгуыма – ни гаиләм, ни торыр урыным юк иде. Авыр булды. Мин чыкканда февраль ае иде – салкын көн… Кунарга җир эзләп киттем. Нурлат районындагы авыллар тирәсендә 5 мәчеткә кердем – берсендә дә урын бирмәделәр. Ике-өч көн буе урамда каңгырып йөрдем. Бер мәчеттә сәдака салына торган тартманы урлап чыгып киткән булганнар, шуңа күрә чит кешеләргә шикләнеп караганнардыр инде. Ахыр чиктә сакчы булып эшләүче берәү, кызганып, бер кич кенә кундырам, дип, үзенә алып кайтты. Эшкә урнашсам, акчам да, торыр урыным да булачагын белдем мин. Тик менә урнашу гына мөмкин түгел иде. Түбән Камада эш эзләп караган идем: «Безгә утырган кеше кирәк түгел», – диделәр. Кая барырга белмичә аптырап йөргәндә, шушы реабилитация үзәге турында ишетеп алдым. Монда кәбестә бушату эше белән башлап җибәрдем. Аллага шөкер, хәзер эш урыным да бар, торыр җирем дә. Берәр яшьрәк кыз алып, өйләнәсе генә калды, – дип, хыяллары белән уртаклашты Рафаэль абый.

…Ике яклы тулай торакта барлыгы тугыз ир-егет яши. Араларында Рафаэль Сафиев кебек бер тапкыр гына «ялгышканнар» да, кабат-кабат җинаять кылган кешеләр дә бар. Тулай торакның шундый рекордсмены – Николай – рәшәткә артында барлыгы 35 ел (!) гомерен үткәргән. «Инде җитәр. Кешечә яши башларга кирәктер», – дип сөйли 57 яшьлек ир. Йөзе яшь сакланган аның – 57 яшь бирмәссең дә. Төрмәдә ятканда бер шөгыль кирәк бит – ул организмын ач тору методы белән чистарткан. Бу эшкә вакыты да, мөмкинлеге дә җитәрлек булган аның. Иреккә, кайберәүләр кебек, таушалган йөз белән чыкмаса да, Николайның рәшәткә артында утырган булуына төшенү өчен күп кирәкми: аның белән бер минут аралашу да җитә. Сөйләме гади адәм баласы аңлый торган түгел, «зэк»лар куллана торган жаргоннар 35 ел эчендә шуның кадәр сеңеп калгандыр, күрәсең, алардан башка ике җөмлә дә әйтә алмады ул.

Беренче срогын яшүсмер вакытында ук алган. «Шабашка»га килгән әрмәннәрдән, утлы корал белән куркытып, унике мең сум акча талый ул. 80нче еллар өчен бу коточкыч зур сумма булып санала. Таланган акчаларга рәхәт яши Коля: үзенә «Ява» мотоциклы сатып ала, дустына «Восход» матае бүләк итә. Дус кызларын да онытмый – аларны алтынга күмә. Тик озак рәхәт чигәргә туры килми, ике айдан соң егетне төрмәгә утыртып куялар. Менә шуннан соң ирнең төрмә тормышы башланып киткән. Әле бер җинаять кылган, әле икенчесен. Барлыгы ун мәртәбә (!) төрмәгә эләккәне булган аның. Соңгысыннан узган елның ноябрендә генә чыккан.

– Җинаятьләрнең төрлесе кылынды инде. Истә калганнарын сөйлим. Бервакыт бәйрәм табыны артында утырабыз. Ә минем кулымда тәре формасындагы татуировкалар бар. Ул православие динендә булуымны күрсәтә бит инде. Ә бер ир әйтә: «Нәрсә, утырдыңмы? Төрмәдә утырганнарның барысы да минем өчен «зәңгәр!» – ди. «Әйдә, икенче бүлмәгә чыгабыз», – дип чакырып алдым да, үтердем. 11 ел срок бирделәр.

«Сроклар арасында иректә дә бераз яшәдегезме соң?» – дигән сорауга көлеп җавап бирде Николай: «Булгалады инде». Берсендә хәтта ике ел иректә яшәгән икән. Анысы да – законсыз рәвештә. Чөнки ирне тоткарлап, изоляторга япкан булганнар, ә ул аның диварындагы кирпечләрен сүтеп, чыгып качкан.

– Әле бер шәһәрдә яшеренеп яттым, әле икенчесендә. Поездларда да эшләдем, – ди әңгәмәдәшем хәйләкәр генә. Качып йөргән җинаятьчене ничек поездга эшкә алдылар икән, дип уйлап кына куйган идем, Николай дәвам итте – Керәсең поездга, кеше йоклап ята икән, аны күтәрәсең, матрасы астыннан әйберләрен урлыйсың. Бөтен кеше дә әйберсен матрас астына яшерә бит. Күпләр сизми дә кала иде, хәтта йокыларыннан да уянмыйлар. Ә уянсалар, «йоклатып җибәрә торган» әйбер яныбызда гына – йодрык белән берне «манчыйсың».

Николайның реабилитация үзәгенә килеп эләгүе очраклы гына булган. Ноябрь аенда иреккә чыккач, сеңлесе яшәгән йортка барып, ишек шакыган ул. Тик туганы кертмәгән – шундук полиция чакырткан. Торыр урыны булмагач, Коля эш эзли башлаган, шул рәвешле монда килеп эләккән дә инде.

57 яшендә булса да, әлегә өйләнү турында уйламый ир. Быел үзенең организмын тагын бер мәртәбә чистартып, сәламәтләнеп алу икән нияте. Су гына эчеп, атналар буе ач торырга җыена ул.

«УН ЯШЕМДӘ УРЛАРГА ӨЙРӘНДЕМ»

Тулай торак белән танышканнан соң, реабилитация үзәге аша эшкә урнаштырылганнарның хезмәтләре белән танышырга булдык. Беренче эш итеп сыер фермасына кердек. Сыерлар арасында хуҗа кебек йөргән, эшен яратып эшләве әллә кайдан сизелеп торган ирне төрмәдә утырган дип әйтмәссең дә. Илдар Харисов чыгышы белән Сарман районының Мортамак авылыннан. Чаллыда яшәгән. Барлыгы 14 ел ярым гомерен тоткында уздырган. Нәрсә өчен, дигән сорау биргәч, җавабы кыска булды: «Урлашасың – төрмә, урлашасың – төрмә. Чыгасың, эшкә урнашып карыйсың, килеп чыкмый, эчәсең, урлыйсың – төрмә».

– Туйдым утырып! Эчеп тә арыдым. Ике ел инде хәмерне авызыма да алганым юк хәзер. Алмаячакмын да. Юньлегә илтә торган нәрсә булмады ул. Соңгы тапкыр фатир баскан өчен эләккән идем. Караклык белән дә башка шөгыльләнмәячәкмен. Миңа хәзер иң мөһиме – баш өстемдә түбәм булсын да, эшем булсын. Беркемнең дә урамда төн кунасы килмидер. Реабилитация үзәге икесен дә бирде. Сыерларны ашатам, савам, шундый рәхәт минем эшем! Яратып эшлим, авыл малае бит мин! Сыерлар бик акыллы хайван алар, минем бу эштә җаным тыныч, – ди 37 яшен тутырган ир. Ул да, иреккә чыккач, кая барырга белмичә, билгесезлектә калган булган. Шуңа күрә бүгенге тормышыннан канәгать кенә түгел, ә аңа чиксез шат булуы да йөзендә ярылып ята аның.

…Ә сыер фермасыннан ерак түгел генә бәрәңге базы бар. Монда хуҗалыкның орлыкка дигән бәрәңгесе саклана. Һәрдаим 4 градус җылылыкны сакларга кирәк. Шуңа күрә мичкә ягалар.

Бәрәңге базына килеп кергәч тә төтен исе үпкәләргә утырды. Ул да булмады, кечкенә генә буйлы бер ир килеп чыкты. Ул бу төтен исенә дә, көн-төн утын ягуга да ияләшкән инде. 47 яшьлек Александр Мишин, бәрәңге базына килеп эләккәнче, 28 ел гомерен төрмәдә уздырган.

– Беренче тапкыр 14 яшемдә утырдым. Бер дус ир белән тәмәке тартып барабыз шулай, урамнан баручы берәү килде дә, тәмәке тарткан өчен, колакны бора башлады. Иптәшем пычак чыгарып, теге иргә кадады, шуннан соң: «Мә, хәзер үтер моны, үтермәсәң, үзеңне суям», – ди. Курыктым. Пычакны алдым да теге иргә 18 мәртәбә чәнчедем. Яшүсмер генә булгач, 5 ел төрмә бирделәр. Шуннан соң төрмә тормышы башланды да инде. Иң озак утырганым 6 ел булды. Миңа ул вакытта 35 яшь, хатыныма – 19. Казанда яшибез, өйгә кайтып барышыбыз иде. «Син кайта тор, мин бер рюмка гына аракы эчеп чыгам», – дип, рюмочныйга кереп киттем. Чыгуыма, урамда калган хатынымны өч ир-ат көчләмәкче булып, чишендереп басып тора. «Ул минем хатыным!» – дип кычкырдым. Ә алар мине өч хәрефкә җибәрде дә, «зәңгәр» дип атады. Бу сүз гафу итә торган сүз түгел. Кесәдә пычак йөртә идем – алдым да кададым. Үпкәсен тишкәнмен. Шуның өчен утырдым.

Александрның бер генә көн иректә булып калган чагы да бар. Анысында да, төрмәдән чыккач, вокзалда бер ирнең акча янчыгын урлый да, кабат алып китәләр. Әңгәмәдәшем үзен «кесә карагы» дип атый. Күпчелек сроклары да шушы җинаяте аркасында булган.

– Урлашырга мине 10 яшьлек чагымда ук өйрәттеләр. Турок һәм Дохлый кушаматлы ике карак бар иде Яшел Үзәндә. Шулар янына килдем дә, минем бай тормышта яшисем килә, урлашырга өйрәтегез әле, дидем. Кечкенә гәүдәле булгач, алар мине форточка аша төрле фатирларга кертеп җибәрәләр иде. Эчке яктан ишекләрен ачам да, алар керәләр, мин чыгып китәм. Эшем шуның белән төгәлләнә. Ә фатир басып чыккач, миңа, «бүләк» буларак, җаным теләгән әйберләрне алып бирәләр иде. Йә мопед сорыйм, йә костюм… Бу ике каракның осталыкларына исем китә иде. Берсендә автобуста барабыз. Минем күз алдында берәүнең сәгатен салдырып алды. Теге кеше аңламый да калды. Икенче юлы хатын-кызларның колагыннан алтын алкаларын урлап күрсәтте. Мин аның кадәр үк осталыкка ирешә алмадым, – ди әңгәмәдәшем.

Рәшәткә артында утырганда «нужа шулпасын» шактый чөмерергә туры килгән Александр Мишинга. Идәнгә салып типкәләнгән вакытлары да булган, төрмә җитәкчелегенә протест белдереп, ашказанын тишкәләгәне дә… Тик хәзер ул боларның барысын да куркыныч төш кебек онытырга тели. Мурманск каласында яшәүче бер ханым белән интернет аша танышып, аралашып яши икән. Аның белән гаилә корырга теләге барлыгын да яшермәде.

– Аның белән телефоннан сөйләшеп торабыз. Ул әле минем «зэк» булуымны белми. Ничек әйтермен икән дип баш ватып йөрим. Тик аңласын иде мине – башка бу юлга басасым килми минем. Сәламәтлегем дә какшап бетте инде, кешечә, тыныч тормышта яшисе иде бит…

Менә шундый язмышлы кешеләр яши биредә. Төзәлергә, тормышны яңадан башларга теләүчеләр. Тик араларында туры юлга басарга бик әзер булмаучылар да бар икән. Без килгәндә Руслан исемле егет үлән тартканы өчен өч елдан артык төрмәдә утырып чыкканын сөйләгән иде. Намазыннан торып кына килгән егет башка бу эш белән мавыкмаячагын кат-кат әйтте. Тик Хәербигә килеп эшкә урнашканнан соң, беренче хезмәт хакын кулына төшерүгә, Казанга китеп, наркотик сатып алган һәм шуны кулланган. Русланга наркология диспансерында дәвалану тәкъдим ителгән булган, тик ул моннан баш тарткан. Кабат җинаять юлына басканнарны реабилитация үзәгендә бер көн дә тотмыйлар. Эшсез калган, торырга урыны булмаган егет кабат проблемалары белән үзе генә калган. Хәер, кем гаепле соң? Үзе түгелме?

Айгөл ЗАКИРОВА

Казан – Лаеш – Казан

Комментарии