Бозыклык баткагында

Бозыклык баткагында

Рәсми мәгълүматлардан күренгәнчә, җир йөзендә яшәүче балигъ булмаган балаларның 90 проценты күпмедер күләмдә җенси бозыклык күренешенә дучар ителә.

Русия буенча тәгаен саннар юк, әмма илнең хокук саклау органнарында теркәлгән очраклар гына да ел саен уртача 14-16 меңнән артып китә.

Татарстанда да балигъ булмаган балаларга карата җенси бозыклык куллану, көчләү һәм хәтта үтерү кебек авыр җинаятьләр саны арта. Көн саен диярлек төрле дәрәҗәдәге кимсетү-җәберләү, җенси бозыклык һәм башка төрле закон бозулар ачыклана. Матбугатта таралган хәбәрләргә караганда әле шушы көннәрдә генә бер ир-ат көпә-көндез мәктәптән кайтып килүче кыз балага ташланган. Педофильне хәзер хокук саклау хезмәткәрләре эзли.

Казан шәһәрендә 13 яшьлек кыз баланы көчләргә маташкан ир-ат кулга алынды. Чаллыда яшәүче 29 яшьлек ир-атка 9 яшьлек үги кызын төрлечә куркытып, җенси бозыклыклар кылганы өчен җинаять эше ачыла. Кызганычка каршы, мондый аяныч хәлләр көн саен диярлек кабатланып тора.

Белгечләр раславынча, балаларны җенси җәберләү кебек җинаятьләр рәсми саннарга караганда күпкә артыграк булырга да мөмкин. Ни өчен дигәндә, төрле сәбәпләр белән бала үзенә карата җенси бозыклык кылу очраклары турында еш кына башкаларга белдермәскә тырыша. Ни кызганыч, бозыклык галәмәте белән мавыгучылар арасында чит кешеләрдән гайре, баланың якыннары, туганнары, хәтта гаилә әгъзалары да булырга мөмкин. Аерым очракларда, педофильләр арасында тренер, әйдаман, репетитор кебек «тәрбияче»ләр булуы да билгеле.

Утыз елдан артык «Суд залыннан» язылган гыйбрәтле хәлләр арасында иң нәфрәтләндергәне әнә шул «педофиль» дип йөртелүче адәм актыклары турындагылары. Бу коточкыч җинаятькә андыйларның һәркайсы үз юлы белән килсәләр дә, уртак яклары да шактый бугай.

БЕР ГАИЛӘ КЕБЕК ЯШӘДЕК

Балигъ булмаган кыз балага карата җенси бозыклыклар кылганы өчен суд каршына баскан 31 яшьлек Әмир Минсадыйков Казанда туа. Әтисен хәтерләми: Әмиргә өч яшь тулганда, юл фаҗигасенә очрап, вафат булган. Әнисе белән тулай торакның бер бүлмәсендә яшәгәннәр.

Тулай торакның ни икәнен авылдан шәһәргә килеп яшәүчеләр бик яхшы белә. Тормышның иң алгы сызыгы кебек ул. «Малосемейка» дип йөртелүче бүлмәләрдә яшәүчеләр арасында төрле кешеләр бар. Шул исәптән, ниндидер сәбәп белән ирсез калган хатын-кызлар һәм ир-атлар да, ятим үсүче балалар да шактый. Андый урыннарда шау-шулы мәҗлесләр, ялгызлар янына кунакка килеп йөрергә яратучылар да күбрәк бугай.

Әмир боларның барысын үз күзләре белән күреп үскән. Әтисез үсүнең кыенлыклары бик күп инде аның. Кемнәрдер кыерсытканда яклаучысы да гел булмагандыр. Шуңа малай үзен балачактан ук «кимсетелгәннәр» рәтендә тоя. Мәктәптә укыганда да, урамда уйнаганда да үзе кебекләр белән аралашырга кыенсына, эчке дөньясына бикләнеп яши.

Суд барышында сөйләгәннәреннән чыгып фикер йөрткәндә, әле бүген дә күңелендә кемнәргәдер, ни өчендер ачу саклагандай ул. Кылган җинаятендә дә үзен түгел, башкаларны гаепләргә тырышуы көн кебек ачык. Янәсе, 12 яшьлек кыз бала үзе аның янында гел сырпаланып йөргән. Акчадан, башка бүләкләрдән баш тартмаган ...

Кызның әнисе – судта шаһит буларак чыгыш ясаган Наилә Сибаева күрше бүлмәдә яши. Элегрәк елларда бик тату торганнар.

– Әмирнең әнисе ике ел элек кисәк кенә вафат булгач та, бер гаилә кебек яшәдек. Бары бергә, югы уртак иде. Кем белгән аның күңелендә бозык уйлар барын? Ике елга якын кызыма бәйләнеп, төрлечә куркытып, бозыклыклар эшләр дип башыма да килмәде. Иң авыры – кызыма хәзер бармак белән төртеп күрсәтүчеләр бар. Безнең башка шәһәргә күчеп китәр мөмкинлегебез дә юк бит, – ди ул күз яшьләре белән.

Суд карары нигезендә Әмир Минсадыйков каты режимлы төрмәдә тоту шарты белән 14 елга ирегеннән мәхрүм ителде.

ҮЧ АЛЫРГА ТЕЛӘГӘН...

Күптән түгел Казанның Вахитов районы суды 41 яшьлек бер ир-атның 8 яшьлек үги улына карата бозыклык галәмәтләре кылуы турындагы җинаять эшен карады. Бу турыда малай үз әтисенә сөйләгән. Әнисе улын яклыйсы урында, үги әти белән бер булып, «бездән үч алу өчен элеккеге ирем яла яга», – дип тәкрарлый. Суд-медицина экспертизалары раслаганнан соң гына җинаятьче тиешле җәзасын алды.

Бу урында мисал итеп Бөгелмә районын гына түгел, ә бөтен республиканы шаулаткан җинаять эшен искә алу да урынлы булыр. 29 яшьлек бер ир-ат яшь ярымлык сабыйга карата җенси бозыклык галәмәтләре кулланган. Сабыйны, күп кан югалтуы нәтиҗәсендә, ашыгыч рәвештә сырхауханәгә салырга туры килә. Табиблар мондый хәлнең сәбәбен тиз ачыклый. Нәтиҗәдә, хокук саклау органнары җинаять эше ача.

Яшь ярымлык сабыйга карата мондый ерткычлык эшләүгә ышану да мөмкин түгел. Җинаятьче исә шуннан файдаланып калырга тырыша. Янәсе, баланы юындырганда, ялгыш киселгән...

Шул чагында киң җәмәгатьчелек күтәрелмәсә, бу җинаять эше ни белән тәмамланган булыр иде, әйтүе кыен. Тикшерү барышында медицина экспертлары сабыйның тән ярасы нилектән килеп чыгуын ачыклый. Ахыр чиктә җинаятьче дөресен сөйләп бирергә мәҗбүр була. Тик, үз гаебен тулысынча тануы урынына, әлеге җинаятьтә баланың әнисен гаепләргә тырыша. Янәсе, аның белән ачуланышканнан соң, үч алырга теләгән.

БАЛАЛАРНЫ НИЧЕК САКЛЫЙСЫ?

Мондый коточкыч җинаятькә баручылар үзләренә тиешле җәзасын алсалар да, суд карарыннан соң, һәрвакыт күп төрле сораулар туа. Бер гаепсез сабыйларның күңелендә мәңге югалмас авыр яра калдыручылар үз корбаннарының киләчәге турында ни уйлыйлар икән? Юктыр, ни дә булса уйласалар, андый юлга бармаслар иде.

Мондый адәм актыклары каян килә? Андыйлардан балаларны ничек саклыйсы?

Халык андыйларны гадәттә педофильләр дип йөртә. Җинаять кодексында мондый гамәл өчен 20 елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган булса да, тормышта андыйлар һаман очрый тора. Табиб-психолог Марина Селянина әйтүенчә, педофильләр башкалардан берни белән аерылып тормый. Бу – үзенә күрә кеше халәтенең бик тирән яшерелгән сере, табиблар теле белән әйткәндә, авыр психик тайпылыш булып санала. Мондый тайпылыш гадәттә, бала чакта гаиләдәге хис-кичерешләр, төрле кимсетүләр, тулы булмаган гаиләдә үсү һәм башка бик күп сәбәпләр нәтиҗәсендә барлыкка килергә мөмкин, – ди ул.

Бу юнәлештә алып барылган тикшерүләр нәтиҗәсе күрсәткәнчә, педофильльләрнең күпчелеге бала чакларында үзләре дә төрле кимсетелүгә, шул исәптән җенси бозыклыклардан зыян күргән булуы мөмкин.

– Андыйлардан саклану юлы – ул да булса балаларыбызга карата игътибарны арттыру. Баланың һәр адымын белеп торган, аның хис-кичерешләре белән яшәгән гаиләләрдә мондый хәлләр сирәк була, – ди табиб Марина Селянина.

 Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии