Куар-код идарәсе: эшсез дә, ашсыз да, транспортсыз да калдыра

Куар-код идарәсе: эшсез дә, ашсыз да, транспортсыз да калдыра

Ызгыш-талаш, миллионлаган сүгенү сүзләре, эшкә соңга калган хезмәткәрләр, митинг. Болар барысы да – узган атнаны сыйфатлаучы сүзләр. Код артыннан куу заманасында яшәүне дәвам итәбез бит. Хәер, кем кемне куу турында нәтиҗә ясарга иртәрәктер әле.

ТЕЛ ДӘ ТЫЕЛМАДЫ, КУЛ ДА

22нче ноябрь Татарстан халкының сабырлыгын да, телен дә сынады. Нәкъ шул көннән Татарстан хөкүмәте карары буенча җәмәгать транспортына куар-кодсыз узу тыела. Автобуста барганда кодың булмау ачыкланса, көт тә тор – сине төшереп калдырырлар, штраф та түләттерерләр. Ә соңгысының күләме аз түгел – 30 мең сумга кадәр җитә. Шул тикшерүләр халыкны кул күтәрергә дә, талашырга да этәрде. 31нче маршрут автобусында код күрсәтүдән баш тарткан пассажирларның берсе кондукторның күзенә газ баллоныннан сиптергән, 43нче автобуста икенче берәү кондукторның борынын сындырган. Ә халык авызыннан чыккан «матур» сүзләр турында әйтеп тору да кирәкмәс, ул сүзлек болай да калын. Нәкъ менә шул низаглар аркасында Казанда автобус, трамвай һәм троллейбуслар 18 сәгать 39 минут буш торды, дип хәбәр ителә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгында.

Код дип котлары очып торучылар әле дә юк түгел. Ике-өч көн сугышып алсак та, хәзер бераз тынычланып калдык кебек. Яңалыкка тиз ияләшәбез, шөкер. Кемдер тешен кысып түзгәндә, икенчеләр бу вакыйгадан да акча эшләү юлын эзләде. Тапты да! Әйтик, таксида йөрү өчен бернинди код та таләп ителми, шуңа күрә әлеге транспортта йөрү бәясе ике тапкыр арттырылды. Куар-кодны матур брелок итеп ясап бирү кебек бизнес та алгы планга чыкты. Кодны кәгазьгә бастыру һәм бөгәрләнми, юешләнми торган пленка белән каплап кую өчен 350 сум акча сорыйлар. Ә халык эшләтә, шуның өчен соңгы тиенен дә бирергә әзер – иң мөһиме автобуска утыртсыннар.

Дөресен әйтергә кирәктер, җәмәгать транспортының һәркайсында да тикшерелмәде ул код дигәннәре. Атна башында биш автобусның дүртесендә код сорасалар, якшәмбегә тикшерә торган транспорт саны бергә генә калды. Шунысын да әйтик: тискәре якларына караганда, уңай яклары күп бу системаның. Иртән эшкә барырга ашыгып торучылар беренче килгән автобуска шыплап тула. Код тикшерүче синең яныңа килеп җиткәнче, үз тукталышыңда төшеп калырга да өлгереп була. Код та күрсәтәсе юк, түлисе дә. Вазгыятьтә булган хәлләргә бераз көлебрәк карасак та, җанны әрнетми түгел алар. Шулай булмаса, 25нче ноябрь кичендә халык митингка чыгар идеме икән?

...Түземлеге өч көнгә җитте аның. Булмагач, узган атнаның пәнҗешәмбесендә 100гә якын кеше Казан мэриясе каршына җыелды. Катнашучылар арасында күбесенчә өлкән буын кешеләре күренде. Аларның кулында «Куар-кодларга юк диик», «Көчләп вакцина кадатма» кебек плакатлар да бар иде. Ни кызганыч, митингның кем тарафыннан оештырылуы сер булып калды. Килешенмәгән митинг үткәрү безнең илдә бик кыйммәткә төшә, монысы да искәрмә була алмады. Бер сәгать, сәгать ярым вакыттан соң катнашучыларны кулга ала башладылар, митингны тузгыттылар. Ә соңгы мәгълүматлар буенча, катнашучыларның күбесен 5-10 мең сум штрафка да тартканнар икән. Бездәге кануннар шундый: телеңне тыя алмасаң – акчаңны түлә, вакцина ясатмасаң – өеңдә утыр, кодың булмаса – тагын акча түлә. Кодың булмаган килеш, һава бозып йөрмә, янәсе. Әмма республикабыз транспортына кертелгән әлеге система прививка ясатучылар санына берничек тә йогынты ясамады. Сәламәтлек саклау министрлыгында китерелгән статистик мәгълүматлар буенча, киресенчә, бер атна эчендә вакцинация күрсәткече тәүлегенә 17 процентка, ягъни 14,3 мең кешегә кимегән. Җәмәгать транспортында пассажирлар агымы да үзгәрешсез калмаган. Элек йөри торган 100 процент халыкның бары тик 70 проценты гына җәмәгать транспортына утыра ала хәзер.

ЭШТӘН ДӘ ЧИТЛӘШТЕРӘЛӘР

Казанның күп кенә студентлары да транспортка куар-коды булмау сәбәпле, дәресләргә эләгә алмады. Эшенә йөгерүче хезмәткәрләр дә эш урынына соңарып килде. Инде бүген вазгыять тотрыклырак – коды булмаганнар да берләшә. Берәүнең машинасы бар һәм ул да уку йортына яки эшкә кемгәдер кирәкле якка бара икән, аларны үзе белән ияртә. Ләкин бу озакка барырмы? Үз машинаңда йөрер өчен дә код таләп итмәсләрме – төгәл әйтеп булмый. Вакцина узмаган хезмәткәрләрне эштән азат итү сәясәте алып барыла бит. Тиздән уку йортларыннан да куа башларлар, бәлки.

Дөрес, җәй көне Казан вузлары ректорлары хезмәткәрләрне генә түгел, студентларны да мәҗбүри вакцинацияләү турында боерык чыгарырга тырышты. Тик Дәүләт Думасына сайлаулар алдыннан бу фикерне хуплау дөрес булмас иде, шуңа күрә студентларны «вакцина узган» һәм «вакцина узмаган»нарга аеру тыелды. Ихтыяри-мәҗбүри рәвештә аларның күбесе прививка ясатты, ләкин алар арасында да вакцинага каршы торучылар бар. Уку йортына ишекләр әлегә ачык булса да, анда килеп җитәр өчен транспортка утыру мөмкинлеге юк. Кодың булса, бар – укы, булмаса – өйдә яки тулай торакта утыр.

Эш урыннарында хәлләр мөшкелрәк. Вакцина ясатмаган булсаң, транспортка гына түгел, эш өстәле артына да утыра алмассың. Татарстанда эштән читләштерү дулкыны ноябрь башыннан ук башланды инде. 2021нче елның 9нчы ноябренә кадәр вакцинаның беренче компонентын, ә 7нче декабрьгә икенче компонентын кадатмаучылар эштән читләштерелергә тиеш. Роспотребнадзорның ТР идарәсе башлыгы Марина Патяшина шулай дип белдергән иде. Казанның бер югары уку йортында эшләүче фәннәр кандидаты, доцент Аида Нурутдинова – шундый хезмәткәрләрнең берсе.

– Кайсы югары уку йортында эшләгәнемне әйтмим, әмма миңа билгеле булганча, үз бүлекчәмдә мин – эштән читләштерелгән, азат ителгән бердәнбер хезмәткәр. Мине Татарстан республикасы Министрлар кабинеты карары нигезендә, беренче вакцина препараты кадатмау сәбәпле, кире кактылар. Мин медицина экспериментында катнашудан баш тарттым, чөнки анда катнашу закон буенча ирекле булып тора. Бездәге вакциналар сынауның барлык стадияләрен дә узмады. Дәүләт сайтында да бу препаратлар сынау стадиясендә генә дип санала, – дип башлады сүзен Аида.

Педагог ТР буенча Роспотребнадзор башлыгы М. А. Патяшина белән сөйләшү «бәхетенә» дә ирешкән. Башлык үзе үк: «Вакцина вирустан тулысынча сакламый, прививкаланган кеше авырырга мөмкин. Әмма авыру җиңел формада үтәчәк һәм кеше үлмәячәк», – дигән. Мәгълүмат чараларында һәм социаль челтәрләрдә бу сүзләрнең киресе исбатланыла, дип саный Аида.

– Шулай ук мин ТР буенча Сәламәтлек саклау өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәте башлыгы Л.Н.Шәйхетдинованың кабул итү бүлмәсендә булдым һәм яңа коронавирус инфекциясе белән авыручыларның ничәсе вакцинация курсы узганын белү өчен статистиканы сорадым, – дип дәвам итте ул сүзен. – Әмма миңа мондый мәгълүмат җиткерелмәде. Шуңа күрә бу препаратларга ышанычым юк. Минемчә, алар кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин. Өстәвенә, вакцинация ясаткач, өзлегүләр булган очракта, эш бирүче миңа финанс чыгымнарын түлим дип, гарантия бирмәде, хатны имзаламады. Поликлиникада вакцина кадатканда кеше ирекле ризалыгын бирә. Бернинди мәҗбүриләү юк, янәсе. Димәк, кеше сәламәтлеге өчен беркем дә җавап бирми? «Йогышлы авыруларны иммунопрофилактикалау турында»гы канунның 19нчы маддәсе нигезендә, вакцинациядән соң, сәламәтлеккә зыян килсә, дәүләт – 10, үлгән очракта – 30 мең сум акча түләячәк. Ләкин 30 мең сум өчен мин үз тормышымны куркыныч астына куярга әзер түгел.

– Башка эш таба алмам дип курыкмадыгызмы? Хәзер бөтен җиргә дә код сорыйлар бит.

– Курыктым, әмма тормышым өчен күбрәк куркам.

– Кечкенә чакта да прививка ясаткансыздыр, ник моннан куркырга?

– Балачакта мин бөтен прививкаларны да ясаттым. Ни өчен кешеләр бу вакциналарга ышанмый? Чөнки кеше күзе күрмәгән мәгълүмат бик күп. Халык интернетта аралаша, альтернатив мәгълүмат ала. Күптән түгел химик-генетик Е.Н.Кириченко чыгышларының берсендә: «Бу вакциналар – асылда, үзгәртелгән продукт, анда берничә вирустан торган элемент бар», – дип белдерде. Кеше теле белән әйткәндә, ул – вакцина түгел.

– Үзегез коронавирустан авырмадыгызмы?

– Мин үзем авырмадым, туганнарым авырды, шул исәптән, өлкәннәр дә хастаханәдә ятты.

– Берничә кешенең вакцина кадатмавы нинди нәтиҗә бирер икән соң?

– Нәтиҗәсе булыр дип уйлыйм. Вакцинация темасын халыкка чыгару, дөресен сөйләү, бәйсез табибларга сүз бирү – мөһим әйберләр. Бу эшеннән азат ителгәннәргә генә түгел, җәмгыятьтәге һәркемгә кагыла.

Аида – эшен югалткан бердәнбер кеше түгел. Казанда эшләүче хирург-стоматолог Артур Рәхимуллин да бу көздә ике эшен югалткан. Сәбәбен эзләргә кирәкми – һаман да шул вакцина кадатмау аркасында.

– Минем куар-код та юк, медицина күрсәткечләре белән бәйле рәвештә вакытлы рәвештә вакцинациядән баш та тарта алмыйм, чөнки сәламәтмен. Әмма прививка ясатмыйм. Инде берничә ел дәвамында бер тапкыр да авырмадым. Үзем өчен бернинди куркыныч та күрмим, минем иммунитетым бар дип саныйм. Ә ниндидер чит даруны үз тәнемә кертергә теләмәс идем. Кечкенә чакта прививка кадатылган. Тик бу минем ризалыгымнан башка гына башкарылган, ә монда мин үземчә эшләү хокукына ия бит, – диде ул сүзен җөпләп.

Теш табибы үзенең эшсез калуында дәүләтне һәм республиканы гына түгел, халыкны да гаепле дип саный, чөнки кеше дәшәргә, үз фикерен белдерүдән курка.

ЗАКОННЫҢ БЕЗ БЕЛМИ ТОРГАН ҮЗ ЗАКОНЫ БАР

Дәүләттәге кануннарның халык файдасына чыгарылмавы көн кебек ачык. Моңа көн саен инанабыз. Прививка өчен эштән азат итү карары да Русиянең 10 субъектында кабул ителде. Димәк, бу төбәкләрдәге карарда билгеләнгән хезмәткәрләр өчен вакцинация мәҗбүри. Хезмәткәрләрнең ничә проценты «кадатылган» булырга тиешлеген баш санитар табиб билгели. Бездә бу сан бөтен хезмәткәрләрнең 80 процентын тәшкил итә.

Юрист Рәзил Билданов фикеренчә, эш бирүче прививка ясатмаган хезмәткәрне эштән куа алмый. «Әмма аны эштән читләштерергә мөмкин. Бу кагыйдәләр РФ Хезмәт кодексының 76нчы маддәсендә җентекләп язылган. Анда эш бирүче хезмәткәрне читләштерүгә нигез булган барлык проблемалар хәл ителгәнчегә кадәр эштән азат итәргә мөмкин, диелә. Законда коронавирус дигән сүз юк, әмма исемлек ачык булып кала», – ди юрист. Хезмәткәрнең иммунизациядән баш тартырга хокукы барлыгы да, эш бирүченең аны прививка ясарга мәҗбүр итә алмаганлыгы да искәртелә. Әмма бездә анысын да булдыралар – эштән куам дип янау, акча түләмим дип куркыту һәм башка сәбәпләр табып башкаралар моны. Эш бирүчене дә аңларга була, кемнең зур күләмдә штраф түлисе килсен?..

Узган атнада «Роснефть» компаниясе вице-президенты һәм матбугат секретаре Михаил Леонтьев прививка ясатырга теләмәгән «бәрәннәрнең башына сугарга һәм барыбер вакцина ясатырга» өндәгән иде. Яңалык түгел, бу чаралар инде күптән кулланыла. Ирекле җәмгыятьтә яшәүчеләрне вакцина кадатмаган өчен эштән дә куалар; коды булмаса, үз акчасын түләп утырган транспорттан да тибеп төшерәләр; үз фикерен белдереп, митингка чыкса, штраф та чәпиләр. Ирекле җәмгыятьтә үз ирегең белән яшәргә дә, теләгәнеңне эшләргә дә ярамый. Аның турында хыялланырга гына кала. Хыялланыйк! Анысын да тартып алганчы бу мөмкинлегебездән файдаланып калыйк.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии