Алдакчылар йөри, алданмаска иде

Алдакчылар йөри, алданмаска иде

Соңгы елларда советлар заманыннан калган ишек-тәрәзәләрне пластиктан ясалганына алыштыра башладылар. Бу хакта өйгә гел шалтыратып, үгетләп тора башлагач, 2018нче елда өйдәге өч тәрәзә һәм балкон ишеген пластикка алыштырган идек. Шуларның барысына да нибары 45300 сум түлисе булды. Аларга рәхмәттән башка сүзебез юк, көне буе тузанга батып эшләп, чүпләргә кадәр чыгарып түктеләр.

Шушы тәрәзәләрне алыштырып ярты ел да үтмәде, профилактика ясатырга кирәк, дип, тагын шалтыратулар башланды. «Безнең тәрәзәләргә 3 еллык гарантия бирелгән, әлегә бернинди дә профилактика кирәкми», – дип әйтеп торуыбызга карамастан, шалтыратулар һич тә тукталмый. «Алар сездән акча алмый, килеп кенә карасыннар», – диләр. Сезнең тәрәзәләрнең дөреслеге өчен без җавап бирәбез, дип тә ышандыралар бит әле. Килеп карауга, юк гаепне бар итеп, тагын каядыр шалтырата да, тегеләр килеп, нәрсәнедер эшләп, барыбер акча алып чыгып китә. Андый бәндәләрне өйгә кертергә ярамаганын белә торып та, хатыным ишек ачып керткәч, бер мәртәбә 4550 сум, икенче юлы 10560 сум, өченче тапкырында 10000 сум акча биреп, документларына кул куярга мәҗбүр булдым. Соңыннан уйлап куйдым, әллә болар кешене гипнозлау осталыгын да белә микән? Соңгы килүчеләр турында аерым сөйләп китәсем килә.

Быелның 10нчы октябре иде. «Сезгә безнең мастер килеп, тәрәзәләрегезне карар, аның өчен акча алмый», – дип шалтыраттылар. Безгә килергә кирәкми дип әйтеп торган өстенә, мастерлары килгән, хатыным ишек ачып керткән. Чибәр генә яшь татар малае. Альфред исемле икән. Сөйләшүләре дә ягымлы. Йокы бүлмәсендәге тәрәзәдә люфт бар дип, ачыла торган рамын салдырды. Тәрәзәне бикләтә торган фурнитураның пластинкасы өзек булуы ачыкланды. «Бу кытай фурнитурасын немецныкына алыштырырга кирәк», – ди. Бәясе 24 мең сум икән. Бездә көне буе тузанга батып 3 тәрәзәне алыштырган өчен дә 45 мең сум гына алганнар иде, ә монда фурнитура өчен генә дә ике тәрәзә бәясен сорыйлар. Рамны үз урынына куегыз да, китегез, дигәч, хуҗасына шалтырата башлаган булды да: «Мин сезне тәбрикли алам, 14 меңгә риза булды», – ди. Нәкъ базардагы шикелле, сатулашу бара. «Сезнең складтагы товарларның чын бәясе юкмыни?» – дигәч, сезгә скидка ясадылар, дигән була. Аннары 10 меңгә ризалашты, бер бөртек тузан да йотмыйча 10 минутта фурнитураны алыштырып та киттеләр. Рамнан салдырган фурнитураны да үзләре белән алганнар. Анысын да кемгәдер сатарлар дип уйлыйм. Ишекнең ачылышын көйли торган «гребенка» аларда 600 сум тора. Кибетләрдә ничә сум дип кызыксынып карасам, 50-60 сум гына икән. Шушы хәлдән соң үземнең алданганымны абайлап, боларның оешмасына шалтыратыйм дисәм, ул бөтенләй дә ялган оешма булып чыкты. Адреслары Скрябин урамы, 8а йорт, 11нче офис. Телефоннары: 590-00-49. Югарыда телгә алынган икесенең адресы: Тинчурин урамы, 31 йорт, 7нче офис, телефон: 200-05-89; икенчесе – Әмирхан урамы, 51в йорт, 203нче офис, телефон: 240-00-60.

Мин боларны башка кешеләр дә белеп торсын өчен язам. Өлкән яшьтәге карт-карчыклар тиз ышанучан.

Шушы темага бәйле бер очракны искә алмакчы булам. 2012нче елда, 92 яшьлек туганнарыбызга килеп, ике колак аппараты, тагын ниндидер прибор калдырып, 14 мең сум акчаларын алып киткәннәр иде. Аларның болай да колак аппаратлары бар, аларга инде бернинди дә прибор булышырлык түгел, ул вакытта үз балаларын да танымый башлаганнар иде. Договорда язылган буенча, боларның офисларын эзләп табып, картларны алдап, алып киткән акчаларын кире кайтарып бирүләрен сорагач, алар килешүгә риза булып, имзаларын куйганнар дип, акчаны кире кайтарып бирмәделәр. Мин судка кадәр барып җитәм дигәнемә, «ваше дело» дип җавап бирделәр.

Һади Такташ урамындагы сатып алучылар хокукларын яклый торган оешмага мөрәҗәгать итеп карарга булдым. Анда эшләүче юрист ханымга бу хакта сөйләгәч, аның тегеләргә бер шалтыратып әйтүе җитте, 14 меңне кире кайтарып бирделәр. Ул аларга болай диде: «Сезнең аларның фатирына керергә хокукыгыз юк, алар сезне чакырмаган. Картларга акчаларын кайтарып бирмәсәгез, эшчәнлегегезне тикшерүче комиссия җибәреп, «лавочкагызны» яптырачакмын».

Әле хәзер дә шул оешмага барып, үземнең алдануымны сөйләгәч, безнең хәзер ул еллардагы вәкаләтләребез юк, булыша алмыйбыз, диделәр. Ә кайда булыша алалар, дип сорагач, Зур Кызыл урамы 30 йорт белән Сеченев урамы 13 а йорт адресларын әйттеләр. Алар белән элемтәгә кереп сөйләшкәч, алар да булыша алмыйбыз, диделәр. Бик сәер булып чыга түгелме соң бу? Сатып алучыларның хокукларын яклый торган берничә оешма бар икән үзе, тик аларның сатып алучыларны яклый торган вәкаләтләре генә юк. Бу хакта миңа берәр аңлатып язучы кеше булмас микән?

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

Комментарии