- 05.10.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №39 (5 октябрь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бу хәл Максимовлар гаиләсенә зур кайгы алып килү белән беррәттән, Казанның да астын-өскә китерде. Матбугат чараларында да берникадәр шау-шу купты, билгеле. Болай да гел тетрәп яшәгән кешеләр ялгыз гына күл буйларына да йөрмәс булды. 17 яшьлек студент кыз Дарья Максимова су коенырга киткән җиреннән өенә әйләнеп кайтмаганнан соң башланды бу хәлләр. Соңыннан аны Тирән (Глубокое) күл тирәсендә, урманлыкта үле килеш табалар. Бу фаҗигадән соң айдан артык вакыт узса да, ни өчендер, тикшерү эшләре әле һаман тәмамланмаган. Казан урамнарында да: «Дарья Максимованы күл буенда үтерделәр. Чиратта кем?» – дигән язмалар күренә башлады. Бу эшкә бераз ачыклык кертү максатыннан, Дарьяның әти-әнисе, Марина һәм Вячеслав Максимовлар белән очрашырга булдым.
Максимовлар гаиләсе Казан үзәгеннән шактый ерак урнашкан урамнарның берсендә, уңайлы гына фатирда яши. Ишектән үк иң беренче мине Дашаның яраткан көчеге «Бетти» каршы алды. Аны кызга сөйгән егете Гадел бүләк иткән булган икән.
– Кызыбыз белән «Бетти» бик тиз дуслаштылар. Укуга киткәндә «Бетти» аны һәрвакыт озата һәм кайтканын ишек төбендә көтеп утыра иде. Төн җитеп, без барыбыз да йокларга ятсак та, Даша кайтып җитмичә утырган җиреннән беркая да китми иде. Аның үлүен ул да бик авыр кичерде. Атна буена берни ашамады-эчмәде, чирләде. Хәзер дә кайвакыт ишек янына килә дә сәгатьләр буе утырып тора, – дип сөйли башлады Дашаның әтисе Вячеслав.
Мәрхүмәнең әнисе Марина Максимова кассир булып эшли. Фаҗига булган көнне ул бик яхшы хәтерли.
– Көн дәвамында минем аша дистә-йөз кеше үтә. Шуларның кызыклы фамилияле булганнарын язып алып, Дашага әйтә торган идем. Шунысы аяныч, ул көнне эш бик күп булды. Кичкә хәтле кызыма шалтыратырга вакыт та таба алмадым. Непейвода фамилияле бер кеше янымнан үткәч кенә, телефонга дип үрелдем. Вакыт кичке бишне күрсәтә иде. Ләкин ничек кенә тырышсам да, шалтырата алмадым. «Телефоны сүнгәндер инде», – дип уйладым. Бераздан Гаделнең әтисе шалтыратып Вячеславның номерын сорады. Аның тавышында мин берни дә сизмәдем. Ә аннары ирем үзе шалтыратып: «Дашаны үтергәннәр», – дип әйтте. Бу сүзләр әле һаман да колакта кайтаваз булып яңгырый. Мин аларга башта ышанмадым. Берәрсе шаяргандыр гына дип уйладым, үземне тынычландырырга тырыштым. Ләкин полиция хезмәткәренең: «Кызыгызның фамилиясе Максимовамы?» – дип соравы, булган хәлгә ышанырга мәҗбүр итте. Шушы вакытта эш урыныма «Ашыгыч ярдәм» машинасы да килеп җитәргә өлгерде. Шулар белән бергә Тирән күлгә киттек. Миңа ниндидер көчле дарулар бирделәр. Барып җиткәч, елау түгел, хәтта машинадан да чыга алмадым», – дип сөйләде ул миңа. «Мин кызыбызны күрдем. Нәкъ йоклаган төсле. Йөзе генә канлы иде», – диде Вячеслав шулвакыт.
ДАШАНЫ ТУГАНЫ БЕЛӘН СӨЙЛӘШКӘН ВАКЫТТА ҮТЕРӘЛӘР
Яраткан егете Гадел – кыз белән аралашкан соңгы кешеләрнең берсе. Күлдә Дашага берничә егет бәйләнә. Купальник бауларыннан тартып, имеш, танышмакчы булганнар. Кызый шул мизгелдә егетенә шалтырата, «Миңа кавказлылар бәйләнә», – дип әйтә. Гадел шунда ук дусты белән күлгә китә. Юлда шалтыратканда, телефонны беркем дә алмый. Берникадәр вакыттан соң аны бөтенләй сүндереп куялар. Берәр хәл булган дип куркып, егетләрнең берсе – машинада, ә икенчесе, Искәндәр исемлесе, җәяү күлгә таба чаба. «Сукмактан чапканда кан эзләре күреп алдым. Ләкин аларга игътибар итмәдем. Хәер, тагын берәрсе сугышкандыр инде, дип уйладым кебек. Ял итүчеләрдән Даша турында сорый башладык. «5-7 минут элек моннан китеп барды», – дип әйткәч, тәнемә энә кадалгандай булды. Кире кан эзләре күргән җиргә таба чаптык. Шул урында, эзли торгач, канга баткан күзлек пыяласын таптым һәм Гаделгә бирдем. Ул: «Дашаның күзлеге!» – дип кычкырып, аны читкә ыргытты. Эчтәрәк, чирәмлектә кызның бер аяк киемен күрдек», – дип сөйли ул. Шуннан соң Искәндәр якында булган полиция хезмәткәрләре янына чаба. Кире килгәндә каршысына Гадел чыгып: «Дашаны үтергәннәр!» – дип алдына егыла. Кызның гәүдәсен сукмактан15 метрераклыкта табалар. «Мин күргәнне беркемгә дә, хәтта дошманыма да күрергә язмасын иде», – диде Искәндәр, сүзен тәмамлап.
Гаделгә кадәр Даша Маринаның килененә шалтырата.
– Кызымны киленем белән сөйләшкән вакытта үтерәләр. Мин һәрвакыт Дашага урман кебек шомлы җирләрдән барганда телефоннан берәрсе белән сөйләшеп бар, дип әйтә идем. Ләкин ул көнне кызым колакчыннар аша сөйләшкәндер, мөгаен. Киленем аның белән сөйләшкәндә, кинәт кенә элемтә югала. Башта тынлык, аннары ниндидер пакет шаулаган тавыш ишетелә. Соңыннан сүз бөтенләй өзелә. Шушы пакет, әллә башка әйбер шаулаган вакытта, Дашаны читкә өстерәгән мәлләре булгандыр инде. Дөрес, нәкъ ул урында телефон да тотмаска мөмкин. Җинаятьчеләр шуның турында белгән дип уйлыйм», – диде миңа Марина Максимова, күз яшьләрен сөртә-сөртә.
ТИКШЕРҮ ЭШЛӘРЕ ӘЛЕ ҺАМАН ТӘМАМЛАНМАГАН
Сентябрьнең 27сендә Дашага 18 яшь тулыр иде. Ләкин бәйрәм итү урынына, әти-әнисе кызының 40гын үткәрә. Шушы ук көнне ТР Прокуратурасы каршында Дашаның туганнары, дуслары һәм аның үлеменә битараф булмаган кешеләр пикет уздырды. Ул инде икенче тапкыр үткәрелә. Беренчесе 28нче августта була. Анда куелган сораулар бер үк. «Ни өчен Даша Максимованы үтерүче табылмады?» Моңа җавап табарга бик авыр икән. «Дашаны үтергән җир янында куаклыкта 2 егет качып торган. Берсенең җиңе канлы. Ул аны сөртү белән мәшгуль булган. Апамның малае моны күреп, аңа сугып җибәрә. Шуннан соң икесен дә машинага утыртып полициягә алып китәләр. Без анда барып җиткәндә коридорда 50ләп кеше басып тора иде. Һәрберсен тикшереп чыктылар», – дип сөйли Марина Максимова. Тикшерүчеләр сүзләренчә, фаҗига булган вакытта күл тирәсендә 36 кеше ял иткән. Аларның барысы да тикшерүгә эләгә. Нәтиҗәдә, берсенең дә әлеге үтерүгә катнашы юк, дип әйтәләр.Ләкин соңыннан, пляжда булып та, тикшерүгә эләкмәүчеләр ачыклана. Коткаручылардан, шашлык пешерүчеләрдән, сыра сатучылардан ни өчендер сораштырмаганнар. Тоткан ике егетне дә кире җибәрергә мәҗбүр булалар.
– Минем кулыма бары тик экспертиза нәтиҗәләре генә эләкте. Анда егеттә табылган кан таплары, хайванга түгел, ә башка ир-егеткә туры килә, дип язылган. Миңа кирәкле әйберләрне язмаганнар анда. Канга нәрсәләр кушып, аны ничек болгатып, суыткычка тыгып куюлары һәм башкалар. Ә җинаятьчеләрне табуда ярдәм итәрдәй бер сүз дә юк, – дип әйтә кызның әнисе. Дашаның тырнак асларында тикшерүчеләр шулай ук кан эзләре таба. Тикшерелгәннән соң алар кызның үзенеке булып чыга.
– Тикшерүчеләр безгә берни дә сөйләми. Кайвакытта, белеп тә, дөреслекне бездән яшерәләр төсле тоела. Ә үзебездә булган мәгълүматны исә алар тыңларга әзер. Фаҗигане күп мәгълүмат чаралары яктыртты.
– Кайберләрендә Даша көчләнгән, дип тә яздылар. Миңа да беренче вакытны тикшерүчеләр шулай дип сөйләде. Соңыннан, экспертизадан соң, 80% ышаныч белән, аны көчләмәгәннәр дип, әйттеләр. Тикшерү эшләре бик озакка сузыла башлагач, күрәзәчеләргә барырга булдым. Җинаятьчеләр 3 кеше булган, диделәр. Әрмәннәр дигән мәгълүмат та бирделәр», – диде кызның әнисе.
Даша Максимованы талау максаты белән үтергәннәр дигән сүзгә ышану авыр. Чөнки кызның бармагындагы алтын һәм көмеш балдакларга тимәгәннәр. Югалган әйберләр исемлегенә телефон, пакет, Дашаның ыштаны (!) керә. Марина Максимова сүзләренчә, алар әле һаман да табылмаган. Җинаятьчеләрнең эзләренә төшүдә этләр белән кинологлар да килә. Ләкин алар да берничек булыша алмый. Ни өчендер, хәтта атлар белән килеп тә эзләгәннәр.
КАЙГЫ ӨСТЕНӘ КАЙГЫ
Төпчек кызы шушы якты дөньядан китү – Марина Максимова өчен бик зур кайгы. Ә баласының гәүдәсен башсыз кыяфәттә кире ата-анасына кайтару бу фаҗигане икеләтә авырайта. «Дашаның башын ниндидер тулы экспертиза ясар өчен алып калганнар икән. Ләкин аның турында, кызыбызның гәүдәсен безгә кайтаргач кына белдек. Бу эшнең дөрес яки дөрес булмыйча эшләнүе турында канунда бит бернәрсә дә язылмаган», – дип сөйли Марина Максимова. Бер-ике атна элек Максимовлар гаиләсенә кызның башын кайтардылар. Алар аны Дашаның шәхси көндәлеге белән бергә күмде.
Мәрхүм кызның ата-анасы тикшерүчеләр ясаган экспертиза белән канәгать түгел. «Бик күп җавапсыз сораулар калды. Үтерү вакыты кичке 4тә була. 16:09да Даша соңгы тапкыр телефоннан сөйләшкән, ә 16:32дә аны табалар. Тагын 15 минуттан шул җиргә полиция хезмәткәрләре килеп җитә. Кайнар эзләр буенча таба алмаганлыкка һаман ышанып бетмим. Бүтән кеше үтерелсә, көнендә, хәтта сәгатендә үк җинаятьчене ачыклыйлар. Безнең очракта тикшерүчеләр нәрсәнедер әйтеп бетерми, дип уйлыйм. Икенчедән, үтергән җирне тикшереп чыгарга тиешләр иде. Аның нәтиҗәләрен мин күрмәдем. Даша ничек яткан, аның башы кайсы якка борылган булган һәм башкалар. Шушы мәгълүматны мин бары тик аны күргән кешеләрдән генә белдем. Өченчедән, әгәр кызыбызны сукмакта үтергәннәр икән, ә кан эзләрен Искәндәр сукмакта күрә,15 метрараны җинаятьчеләр Дашаны өстерәп барган. Аның тәнендә нинди дә булса җәрәхәт эзләре калырга тиеш. Аның турында да тикшерүчеләр берни әйтми», – дип сөйли Вячеслав Максимов.
ИКЕНЧЕ ПИКЕТНЫ УЗДЫРУНЫҢ МӘГЪНӘСЕ БУЛМАДЫ
Шушы сорауларга җавап табар өчен җыелдылар да инде алар пикетка 27 сентябрьдә. Ләкин күпме генә торсалар да, тиешле җаваплар ишетелмәде. Пикетчылар каршына ТР прокуроры урынбасары Фәрит Заһидуллин чыкты. «Тикшерүчеләр җинаятьчеләрне эзли. Әлегә алар буенча эш кузгатылган. Эш барышында бернинди дә кимчелекләр юк», – диде ул. «Өстәмә» сүзләре пикетчыларны бөтенләй «аяктан екты».
– Кызның башын беркем дә аермады. Тәннең шушы өлешенә сугулар күп булу сәбәпле, сөякләрне җыеп бетерергә бик авыр булды, ләкин башны тәннән аеру факты булмады. Җинаятьчеләр табылачак, мин моңа ышанам.
Фаҗигане күп массакүләм мәгълүмат чаралары яктыртты. Кайберләрендә милләтара ызгыш башланмасын өчен, тикшерүчеләр җинаятьчеләрнең Кавказ ягыннан булуын сер итеп саклый, дип язылды. Шигарьләрнең берсендә «Дөреслек милләткә бәйләнми» дип язылса да, пикетта «көньяк милләт»леләргә каршы чыга башлаучылар булды. Иң мөһиме, алар җавапка тартылырга тиеш.
Бу очрак күп сораулар тудыра. Әгәр җинаятьчеләр Кавказ ягы халыкларыннан булса, Казан халкы шушы «кечкенә» милләтләргә каршы көрәшкә күтәреләчәк. Бәлки, шуның өчен дә Дашаны үтерүчеләрнең кем икәнлеген киң җәмәгатьчелеккә әйтмиләрдер. Икенче яктан, үз кызларының үлеменә карата нинди тикшерү эшләре алып барылуын ата-ананың берни белмәве шулай ук дөрес түгел. Шулай да, тикшерүчеләр Максимовлар гаиләсен онытып бетерергә ашыкмый.
– Фаҗигадән соң берникадәр вакыт узгач, Мәскәү радиостанцияләренең берсеннән шалтыратып, турыдан туры эфирда интервью бирүемне сораганнар иде. Мин ризалаштым. Шуннан соң 2-3 минут вакыт та узмады, тикшерүне алып баручы үзе шалтыратып, радиога нәрсә сөйләячәгемне сорады, – диде Марина Максимова.
Шушы фаҗиганең тагын бер четерекле ягы бар. 28 августта үткәрелгән беренче пикетны бернинди дәүләт мәгълүмат чарасы да яктыртмаган. Һәрхәлдә www.rusobschina.ru сайтында шушы пикет турында берникадәр язылган. Ул көнне дә Максимовлар гаиләсе аларны кызыксындырган сорауларга җавап таба алмаган.
«Дашабыз беркайчан да моңсуланмады. Ул һәрчак көләч йөз белән йөрде. Һәрберебезнең күңелен күтәрә белде. Аның дошманнары да юк иде», – дип сөйли Марина Максимова кызы турында. Дашаның шәхси көндәлегендә дә соңгы сүзләр: «Мин кияүгә чыгачакмын һәм минем балаларым булачак. Алар барысы да әниемә охшаячак», – дип язылган. Ләкин шушы якты хыялларга тормышка ашарга язмаган. Алар дәфтәр бите белән, өч аршин тирәнлектә җир куенында калыр.
КФУ студенты.

Комментарии