Җитәкченең үченнән саклан!

Җитәкченең үченнән саклан!

Газетага гел яза торгач, тәнкыйтькә каешланган районнар була. Шуңа карамастан, алар газетага шалтыратып берәр фикер әйтәләр яки язма авторы белән элемтәгә чыгалар, проблеманы вакыт узгач булса да чишәргә тырышалар. Андыйлар тәнкыйтьне күтәрергә генә түгел, аны киңәштәй кабул итеп, чишәргә дә сәләтлеләр.

Тагын бер төр җитәкчеләр бар. Алар үз район халкының хәленә генә түгел, хәтта язмаларга да бармак аша карап, тыштан гына: «Фи, эт өрә тора, бүре йөри тора», дип исәпләүчеләр. Алар, гадәттә, район башлыгы булып бик озак кәперәеп йөри дә алмый.

Ә менә районы бу ике төркемгә дә керми. Андагы җитәкчелек тәнкыйтьне, гомумән, кабул итә белми һәм аны чишәргә омтылмый да. Әле киресенчә, чүпне читкә чыгарган кешенең үзеннән булдыра алганча үч алалар. Әйтик, узган санда гына басылган «Кроссовкалы-джинсылы мәдәният« (№34, 28 август, 2013 ел) язмасыннан соң районы мәдәният бүлеге җитәкчесе Алсу Арслангали кызы Сәмәкәй мәдәният йорты мөдире Илдар Гадиев янына ешлаган. Кәефе генә әллә ни түгел, ди. Җитмәсә, үзенең «яхшы» холкы белән Сәмәкәйдәге 30нчы августка багышланган концертта әбиләрне дә шаккатырган. (Бу хакта газетага килгән кайтаваздан алдагы санда танышырсыз.) Нишләп әле сез Илдар Гадиевтан гаеп эзлисез, Алсу ханым? Нишләп әле сез бәйрәмгә бер «положение» да җибәрмәгән килеш, ниндидер сценарийлар таләп итеп йөрисез? Нишләп әле эштән куылган килеш тә мәдәни өлкәдә кайнашып йөрүче һәм балалар белән биюләр әзерләүче Фәнзирәгә бәйләнәсез? Бәлки, аңа бәйләнмичә генә: «Фәнзирә, син безне гафу ит, әйдә без сине кире эшкә алабыз!» – дип әйтергәдер? «Кто она такая?» түгел ул – балаларга түгәрәкләр алып баручы, профессиональ биюче.

Чүпне чыгаручылардан үч алалар дигәннән, Күзкәй авылы китапханәчесенең безнең газетада басылган «Кыйнап эштән куалар« (№31, 7 август, 2013 ел) язмасыннан соң да тавыш яхшы булган.

БЕР КӨНЛЕК НИЗАГ ТҮГЕЛ

Исегезгә төшерәбез, әлеге язмада Тәнзилә апа үзенең ничек итеп эштән куылу тарихын язган иде. Ул 25 ел буе «Әллүки» халык фольклор ансамбленә йөргән. Май аенда репетиция вакытында җирлеге депутаты, ветераннар советы рәисе Мулланур Сабиров белән ике арада көтмәгәндә низаг чыгып, нәтиҗәдә Тәнзилә апаның баш мие селкенеп, кулының сөяге чатнап, больницада гипс салына. Үзе әйтүенчә, ул бу вакытта сәхнәдә булган, ә Мулланур абый залда сәхнә кырында. Ир аны аягыннан тартып еккан. 1 айлык больничный китапханәче ханымга бик кыйммәткә төшә һәм ул азмы-күпме материаль чыгымнарны булса да каплармын дигән ният белән судка гариза бирә. Район җитәкчеләре шул минутта ук депутатны якларга күтәрелә дә. Судтан гаризаны алырга кушалар, район даны читкә таралудан куркалар. Имеш, район үзе бөтен чыгымнарны каплаячак икән. Бу тагын шул – без сан саен яза торган район хакиме урынбасары Люция Хак кызы Әхмәтова сүзләре була. (Язган саен аптырыйм, бу районда әлеге хатыннан башка хаким дигән кеше бармы соң, юкмы?!) Тәнзилә апа гаризасын кире ала. Аңа, чыннан да, социаль яклау үзәгенә гариза яздырып 2 мең сум акча түлиләр. Бу сумманы бер ай буе эшли алмыйча өйдә ятып, көн саен бер ипилек итеп санап чыгарганнардырмы, әллә экспертизаларга, анализларга тоткан акчаларны (ә бәлки, чегы теркәлеп кертелгән 5000 сумлык даруларны) исәпләгәннәрдерме, кыскасы, имгәнү шулай бәяләнә. Әле шуңа өстәп, имгәнгәч, тавышланып йөргән өчен аны эштән дә алып аталар.

Тәнзилә апа белән китапханәдә озак кына сөйләшеп утырдык. Монда инде «чемодан» кәефе, китапханәче әкренләп үз әйберләрен җыя. «Гөлләргә су алып менәргә онытканмын, суны өйдән ташыйм бит», – ди ул. Судмедэкспертиза кәгазьләрен, Тәнзилә апаның барлык язган шикаятьләрен, гаризаларын, хатларын карадым. Кайларга гына язмаган ул яклау сорап.

– Тәнзилә апа, нишләп соң гаризагызны кире алдыгыз, кайчаннан бирле җитәкчеләрнең үз сүзендә торуын күргәнегез бар?

– Хатын-кыз шундый ышанучан була бит инде ул, нишләтәсең, – ди Тәнзилә апа тыныч кына.

Бу язма артыннан йөри башлагач, Мулланур Сабиров белән китапханәче Тәнзилә апа арасындагы низагның бер көнлек кенә булмавы, ә елларга сузылуы ачыкланды. Бу вакыйга исә ниндидер нокта кую, бер-береңә булган ачуның аяк күтәрешү, кул күтәрүгә барып җитүе булган. Шуңа күрә мин биредә кемнедер акларга да, якларга да җыенмыйм. Әлбәттә, хатын-кызның сүзләренә ярсып, үзен тыеп кала алмаган, вакчыл ир (бигрәк тә ул депутат та булгач), хатын-кыз күзлегеннән караганда, иң зур хөкемгә лаектыр, ләкин бердәнбер көнне һәркем абынырга мөмкин. Мине бигрәк тә шушы низаг вакытында үзен ничек тоткан җитәкчелек шаккатырды. Тәнзилә апаны уңайлы гына эшеннән алып атып (ялган аша бит әле!), проблемага юлыккан кешедән котылганнар. Юкса, бәлки, акыллы җитәкчелек булса: «Тәнзилә тыныч кына эшендә торып-торсын, бу вакыйга бераз онытылсын, аннары инде эшеннән алу ягын да карарбыз», – диярләр иде. Ә монда… үч!

Тәнзилә апа китапханәдә кичәләр, чаралар уздырып кына калмаган, мәдәният йорты белән дә тыгыз эшләгән. Сценарийлар язышкан. Гәрчә, тиеш булмаса да. Тукайның туган көненә шигырь сөйләүче балаларны әзерләгән. Үз авыллары турында газетада басылган бар мәкаләләрне альбомга җыеп, туплап барган. Үзе дә газеталарга даими язып тора, актив хәбәрче икән.

– Атказанган мәдәният хезмәткәре исемен аласы идем 50 яшем тулгач. Документларым да Казанга җибәрелгән иде инде. Шуны Мулланур Сабиров белеп алып, өстемнән шикаятьләр язып, соңыннан мәдәният хезмәткәрләре мине килеп тикшереп йөрде… Бервакыт, районда бәйге игълан иттеләр. Сугыш чорында авыл тарихында булган кызыклы хәлләрне язасы иде. Мин язып җибәргәч, шуңа Сабиров тагын каршы кайтаваз язды. «Юк, тиредән аш пешермәгән ул кешеләр», – дип. Редакциядән килеп тагын тикшереп киттеләр. Сабировның эшләгән әшәкелекләре күп булды инде. Моңарчы гел түзеп килдем, талашмадым. Мин үзем тыныч холыклы, талаша торган түгел, менә бу юлы түзмәдем. Колак аша гына уздыра идем. Бу кеше мине «эшләми» дигән саен, мин гел эшләп тордым. Чаралар үткәрәм бит инде. Ветераннар советы рәисе булгач, аны да чакырырга була, ләкин чакырмыйм. Шуңа яратмыйдыр да инде ул мине. Гел тавыш чыгара, минем белән чыгармаса да башкасы белән була. Үзе белән сөйләшсәгез, уңай гына сыпырачак, Люция Хаковна янында да: «Мин аны бик яратам, мин аны бик хөрмәт итәм», – дигән булды, – дип сөйли Тәнзилә апа.

ХАТЫН-КЫЗГА САБЫРЛЫК КИРӘК?

Мәдәният йорты җитәкчесе Илгизә ханым Шәйхнурова май аенда булган әлеге низагта гаепле кеше итеп Тәнзилә апаны саный икән. Алар үзара килендәшләр булса да: «Биредә туганлыкның катнашы юк, аш – ашка, җире башка», – ди Илгизә апа.

– Илгизә апа, сез Тәнзилә апа белән Сабиров арасындагы конфликтны күрдегезме?

– Тулысынча күрмәдем. Мин костюмнар бүлмәсенә менеп киткәндә хатыннар тавышланышып калганнар иде инде. 20 елдан артык бергә эшләгән коллективны таркатуга китереп җиткергән ситуация булды бу. Мәдәният хезмәткәренә шулай 70тән узган ир-атка каршы чыгу яхшы түгел инде.

– Кызык кына әйтеп куйдыгыз әле: ир-атка каршы хатын-кыз. Монда бит низаг башында, киресенчә, ир-ат хатын-кызга беренче булып чыккан түгелме?

– Конфликтны хатын-кызлар башлады иң беренче. Ниндидер чарада катнашмаганга Мулланур абыйны гаепле дип калдыра башладылар. Ветераннар, инвалидларның «Балкыш» фестивале турында иде бугай сүз. Соңрак, андый җитди әйбер булгандыр дип уйламадым да, чөнки костюмнарны алып төшеп өләшкәч, шунда ук репетиция башладык. Алдагы көндә без Яңа Бүләккә Илһам Шакировның юбилеена багышланган чарага барырга тиеш идек. Тәнзилә апа да, Сабиров та репетициядә катнаштылар. Ә икенче көнне инде Тәнзилә апаның больницада икәнлеге мәгълүм булды.

– Сез Тәнзилә апаның Мулланур абый өстеннән гариза язуына ачуландыгыз булып чыга инде?

– Юк, бары тик клуб эчендә андый ситуация килеп чыгарга тиеш түгел иде. Мин, ягъни мәсәлән үзем, туктап калыр идем. Ул бит хатын-кыз. Соңыннан кеше сүзеннән генә белдем Тәнзилә апа үзе Мулланур абыйга башлап: «Кайтып кит, нишләп йөрисең», – дип әйткән. Болай, китапханәче буларак, эшләвен әйбәт эшләде инде ул бер сүзем юк. Эшләмәде дип әйтә алмыйм.

Илгизә ханым белән Сәмәкәй мәдәният йорты хакында да сүз кузгаттым, чөнки шул өлкәдә эшләүче буларак, андагы хәлләрне ул белергә тиеш дип исәплим.

– Илгизә апа, сезнең мәдәният йортына искиткеч ремонт ясаганнар. Авылыгыздан район башлыгы чыгуын аңлыйм, беләм, шулай да әйтегез әле, клубыгыз ничәнче елгы? Ремонтка күпме акча китте? Алайса Сәмәкәй клубын ремонтлатып тормыйча ябарга гына исәплиләр кебек…

– Безнең клуб Сәмәкәйнекеннән дә черегрәк иде. 1969нчы елгы бит инде ул. Күпме акча тотылуын төгәлен әйтә алмыйм, һәрхәлдә 10 миллионнан да ким түгел инде.

«КҮРСӘТМӘ БИРГӘН ЮК ИДЕ»

Мулланур Сабиров белән Тәнзилә апа арасындагы низаг вакытында тулы бер фольклор коллективы репетиция ясаса да, нишләптер күрсәтмә бирүчеләрнең берсе дә кемнеңдер аяктан тартуын, икенче берәүнең егылуын күрмәгән икән. Әллә куркалар шунда, әллә…

Коллективта чыгыш ясаучы Нәзирә апа Бәдретдинова белән сөйләшеп утырабыз.

– Районда 15-16 яшьлек бала сугышып йөрсә, әле аңлар идем. Ә олы кешегә килешми инде, – ди ул һәм әле дә аптырап башын чайкый. – Соңрак барып кердем мин. Нидер әйткәләшәләр иде. Шуннан, тыңлап тормадым, костюмнар бүлмәсенә киттем. Кәүсәрия, Рәхимә, мин кереп киттек. Нигә кычкырышырга кирәк иде инде… Чыксак, Тәнзилә идәндә утыра. Бераздан ул да торды, урындыкка утырды, репетицияне башладык. Тәнзилә дә катнашты, аны-моны әйтмәде. Сабиров кеше артыннан сөйләп йөри торган кеше түгел, турысын бәреп әйтә инде ул, кызып китүчәнрәк. Тиз кызып китү безнең яшь өчен гаҗәпмени, күп эшләгән, күпне күргән дигәндәй. Үз гомеремдә ниндидер эштә шахит булып күрсәтмә биргән юк иде, менә шушы яшькә җиткәч полиция белән дә сөйләшергә туры килде, – ди Нәзирә апа.

– Әле М.Сабиров сезнең янга килеп: «Тәнзиләне аягыннан тартып егуымны күрмәдем дип әйт», – дигән, имеш?

– Әйе, шулай диде шул. Ләкин мин, чыннан да, күрмәгән идем. «Нәрсә күрдем шуны сөйлим», – дидем үзенә дә.

А.Хафизовның күрсәтмәләрендә Тәнзилә ханым белән Мулланур абый шушы «Әллүки» фольклор ансамбленә йөрсәләр дә, берсе килгәндә икенчесенең булмавы, икенчесе килгәндә беренчесенең репетициягә йөрмәве турында әйтелә. Аларның бер-берсен яратмавын башкалар да күреп-белеп торган. Мулланур абыйның да кызып китүчән, дорфа булуы турында берничә кеше әйтә. Шунысын да өстим, күрсәтмәләрдә күренгәнчә, тавышны хатын-кызлар түгел, ә нәкъ менә М.Сабиров башлаган.

М.Сабиров репетициягә килгәч, аларны фоторәсемгә төшерергә «Якты юл» газетасыннан журналистлар килүе турында нишләп үзенә хәбәр итмәүләрен, аның да шушы төркем әгъзасы булуын әйтеп ачулана башлый. Шунда Т.Шәйхнурова аңа тынычланырга куша. Сүз ара сүз иярә, М.Сабировның башка гаепләре дә «өелә». Шуннан соң бик күпләр Тәнзилә ханымны сәхнәдә утырган килеш кенә күрә. Ә аның ничек шулай кисәк кенә идәнгә утыруын, ничектер бәрелүен күрми калалар. Имеш, күрмиләр…

(Ахыры киләсе санда.)

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Казан-Тукай-Күзкәй-Казан.

P.S. Киләсе санда Мулланур Сабировның шушы хәлләргә карашы, башка кайбер авылдашларның һәм язучы Зифа Кадыйрованың да китапханәчегә карата әйтелгән фикере белән танышырсыз. Шулай ук, Тукай районыннан килгән кайтавазлар да читтә калмас.

Комментарии