- 05.08.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №30 (2 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Балаларга карата җенси бозыклыклар кылу очраклары судларда еш карала. Ләкин, гадәттә, гаепләнүчеләр педофил дип табылмый. Быел 20нче апрельдә шундый җинаятьләре өчен хөкем ителгән 59 яшьлек абзыйны суд-психиатрия экспертизасы җенси яктан балаларга өстенлек бирә, балаларга омтыла торган ир-ат дип белдерде. Зарар күрүчеләр балигъ булмаган затлар булгач, педофилның кыланмышлары хакында аларның яшәү урыннарын атамыйча һәм күпчелек исемнәрне үзгәртеп сөйләргә туры килә.
1963нче елгы Венер Талипов тумышы белән Баулы районыннан. Мөстәкыйль тормышка Түбән Камада аяк баса, шунда өйләнә, кызы туа, әмма гаилә тиз таркала, чөнки 26 яшендә үзенең кечкенә баласына карата җенси рәвештәге көчләү гамәлләре дигән явызлыклар эшләгән ир-ат колониягә озатыла. Аннан кайткач та шул каладагы автотранспорт предприятиесендә слесарь булып эшләп йөри. 2010нчы елда язмыш аны ире үлеп тол калган 45 яшьлек Халидә белән очраштыра. Күп тә үтми, ялгызаклар никах укытып, хатын-кыз фатирында бергә тора башлыйлар. Берничә елдан Шин берләшмәсендә эшләп пенсиягә чыккан ханым торагын сатып, Тәтеш районында йорт алалар, Халидәнең туган авылында гомер итәләр.
Хатын-кыз унике ел чамасы бергә яшәгән Венерның эшчән һәм оста куллы икәнен, төзелеш эшләре башкарып акча табуын әйтә. Шулай ук эчәргә хирыс булуын, бер утыруда бер яртыны бушата алуын, исерек чакта холыксызланып йөрсә дә, аңа кул күтәрмәвен искәртә. Кыскасы, мактамаса да, бөтенләй үк яманлап та ташламый. Абзыйның холык-фигыленең кайбер башка якларына соңрак тукталырбыз.
Хәзер Халидәгә туган тиешле икенче бер гаилә белән танышыйк. Чөнки алардан башка В. Талиповка тиешле бәяләмә биреп булмый. Халидәнең туганнан туганы Мәликә 2018нче елда Таҗикстаннан күрше районга күченеп кайта. Бу якларда яшь чагында Урта Азиягә киткән әнисенең күп туганнары яши. Аның белән Татарстанга 2013нче елгы кече улы Булат Красин да күченә, соңрак кече яшьтәге улы Исмәгыйль һәм кызы Җәмилә белән олы кызы Резедә шул ук фатирга кайтып урнаша. Боларга хуҗабикәнең бер-ике яшькә өлкәнрәк абыйсы Вахитны да өстәргә кирәк әле. Булатның әтисе Санкт-Петербургта тора, оныкларныкы туган якларында кала.
Кыз туганнар бик еш аралаша, ара шактый ерак булса да, кунакка йөрешәләр. Балалар Халидәне «алма апа» дип атый. Резедә Казанда эшләгәнгә, алар белән күбрәк Мәликә ханым йөри, килгән саен мунча кереп кунак булып китә алар. Венер агай белән дә аралашалар, әлбәттә.
Узган елның июль аенда оста куллы Венер Мәликәнең фатирын ремонтларга алына. Су үтүче түбәне төзәтергә, черегән идән такталарын, искергән газ казанын алмаштырырга һәм башка эшләрне башкарырга кирәк була. Бушлай түгел, әлбәттә, Мәликә бензин бәясен кайтара, хезмәт хакы да түли. Венер берничә көн үзе белән ярдәмче алып килә, соңрак Вахит абзый ярдәм итә. Көнне төнгә ялгап эшләми ирләр, черем итеп алырга да, ара-тирә тамак чылатырга да җай чыгаралар.
2022нче елның 22нче июлендә агайлар торбалар алыштыру белән шөгыльләнә. Көндезге өчләр тирәсендә Вахит – кечкенә бүлмәдә, Венер залда ятып тора. Уянгач, Мәликәгә герметик алып кайтырга куша. Хатын-кыз кибеттән бик тиз әйләнеп кайта һәм көтелмәгән күренешкә тап була: диванда сигез яшьлек кыз баланы бер кулы белән кочаклап Венер утыра, Җәмиләнең аяклары аның тезләрендә ята, эчке киеме төшерелгән икәне һәм ир затының дөньясын онытып, хәтта өйгә кеше керүен дә сизмичә, аның җенес әгъзасын сыпырып кәефләнүе күренеп тора. Ошбу галәмәтне янәшә караватта телефонга текәлеп утырган 11 яшьлек Исмәгыйль дә сизмәгән булып чыга. Хәер, ул мәлдә кызчык кулында да шул аппарат була. Тынычлыкны әби кеше боза, ул: «Бу нәрсә булды әле?!» – дип кычкырып җибәргәч тә, өненә килеп, каушап калган Венер яныннан шуып төшеп әбисе артына качкан кызчык мондый хәлләрнең күп тапкырлар кабатлануын хәбәр итә.
Тавыш күтәрелә өйдә, билгеле. Йокысыннан уянып Вахит та килеп чыга, хәбәр абзыйның хәләл җефетенә җиткерелә. Казаннан баланың әнисе дә кайтып җитә, әлбәттә, полициягә хәбәр ителә. Фаш ителгән агай үзен тыныч тота, әйберләрен, эш коралларын җыештыра: «Рәхмәтегез шушы булдымы?» – дип, нахак бәла ягу турында сөйләнә. Полиция хезмәткәрләре эшнең асылына тиз төшенә. Венерны эчке эшләр бүлегенә алып китәләр. Кечкенә оныклары белән Мәликә дә шунда юнәлә.
Бераздан анда яшүсмер Булат та килеп керә. Җәмилә белән булган хәлләрне ачыклау барган арада ПДН хезмәткәренә бер ел чамасы элек үзенә карата кылынган явызрак җенси бозыклык турында түкми-чәчми сөйләп бирә. Бу инде абзыйның хәле тагын да мөшкелләнүен белдерә.
Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Андрей Россиев икенче көнне үк җенси бозыклыклар буенча ике җинаять эше кузгата, В. Талипов суд карары буенча сак астына ябып куела. Урманга кергән саен утын күбәя дигәндәй, тикшерә торгач аның ярамаган гамәлләре дә ишәя бара, ике ай дигәндә аларның саны унҗидегә җитә. Ләкин тора-бара алар берләштерелә, ахырда В. Талиповка балигъ булмаган балаларга карата эшләнгән дүрт җинаятьтә гаепләү белдерелә.
Беренче очрак 2021нче елның май аенда, Мәликә ханым малае, ике оныгы белән кунакка килгәч була. Авыл апалары эшсез утырмый, апалы-сеңеллеләр дә җирле фермер теплицасына эшкә китәләр. Эшлекле хуҗа йорт тирәсендә кайнаша, һәрвакыттагыча, мунча ягып җибәрә, ике малай аңа ярдәм итә. Мунча өлгергәч, ир затлары өчәүләп юынырга кереп китә. Малайларның кечерәге кызу мунчадан тиз чыгып шыла. Икәү калгач, барысын да сөйләп булмый торган ярамаган хәлләр башлана да инде.
Әлбәттә, без вакыйганы, иң беренче чиратта, В. Талипов һәм Б. Красин биргән күрсәтмәләргә таянып бәян итәбез. Мондый очракларда сирәк була торган хәл, гаепләнүче абзый һәм зарар күргән яшүсмер сөйләгәннәр бөтенләй үк тәңгәл килмәсә дә, асылда бер төрле. Бары тик агай мунча галәмәтләрен шомартыбрак бәян итә, ләкин авырлар рәтендәге ошбу җинаятьне кылуын таный, бу хакта тәүбәле беркетмә дә яза әле.
Аның әйтүенчә, шәрә яшүсмерне күргәч, дәрт-дәрманы кабынып китә дә, аны җенси якынлык кылырга өндәргә керешә, малай каршы килгәч, парлы кызу бүлмәдә ябып тоту белән куркыта. Кыскача гына әйткәндә, үзе дә кайбер бозыклыклар эшли, җенси рәвештәге көчләү гамәлләре генә түгел, ир затын көчләүгә дә ирешә, ягъни, җинаять эшендә күрсәтелгәнчә, «аңа рухи газаплар һәм физик авыртулар» китерә. Бу инде В. Талиповның 8 дән 15 елга чаклы иректән мәхрүм итү каралган җинаять кылуын белдерә.
Икенче җинаять шул ук көнне башлана. Эштән кайтырга өлгергән хатын-кызлар Булатның мунчадан кәефе кырылган килеш чыгуын сизәләр үзе, әмма андый хәл булгандыр дип уйлап та карамыйлар һәм кечкенә кызны да ияртеп юынырга-чабынырга кереп китәләр. Яшүсмер үзе дә бу турыда әйтергә батырчылык итми. Күрәсең, ояла, хурлана, яманаты чыгар дип курка һәм, әлбәттә, теге бәндәдән шикләнә. Венер исә аның янына үзе килеп керә һәм тагын җенси мөнәсәбәткә керергә үгетли, хәтта моның өчен 200 тәңкә акча да тәкъдим итеп карый. Ниятенә ирешә алмагач, чыгып китә ул бүлмәдән. Тикшерү барышында аның өендә һәм малай фатирында тагын өч мәртәбә законда җенси бозыклык (разврат) дип йөртелүче шундый ук юньсезлекләр эшли. Монысы инде өч елга кадәр колониягә озатуны күз алдында тоткан икенче эпизод була.
Кечкенә кыз аның тозагына беренче мәртәбә 2021нче елның җәендә эләгә. Мичкә ягарга дигән сылтау белән 7 яшьлек баланы мунчага алып керә дә кулын эчке киемнәре астына кертеп мәгълүм урыннарын сыйпый. Мондый хәлне күргәне булмаган кызчык чәбәләнә, әбигә әйтәм дип куркыта башлагач, әйтсәң үтерәм, дип өркетә.
Тикшерү барышында барлыгы унбер шушындый очрак калкып чыга. Бозык абзый аулак чакларны күбрәк үз өендә туры китерә, Мәликә ханым фатирында җай чыгарган чаклары да була. Берсендә кызны алдап сарайга кертә хәтта. Ошбу унбер тәкатьсезлек очрагы, зарар күрүче кече яшьтә булганга, 12дән 20 елга кадәр төрмәгә утырту каралган бер җинаять итеп туплана. Моннан кала, Җәмиләгә үтерү белән янаган өчен Венерга дүртенче гаепләү белдерелә.
В. Талипов 22нче июльдә үзен фаш иттергән очракны да таный. Ошбу җинаятьләрен исерек баштан кылынган ахмаклык, хәтта шул мизгелдә шайтан коткысына бирелү дип атый. Психиатрлар В. Талипов педофилия дигән тайпылышка ия дигән нәтиҗәне аның кылган гамәлләрен, биргән күрсәтмәләрен исәпкә алып чыгарган, әлбәттә. Хатыны Халидә Венерның ошбу бозыклыклары турында ишеткәч, ышанмаган идем, соңрак аның үз-үзен тотышын, холкын, тәртибен, күрәсең, җенси яктан сәерлекләрен дә исәпкә алгач, ул мондый җинаятьләр кыларга мөмкин дигән фикергә килдем, дип сөйли. Мәликә ханым Венерның бу өлкәдә бик актив икәнен, үзенә дә тәкъдим ясавын искә ала.
Гомумән, шаһитлар, зарар күрүчеләр һәм аларның рәсми вәкилләре арасында Талиповның җенси тайпылышларын аклап сүз әйтүчеләр, аның хәленә керердәй кешеләр юк. Суд карары да катгый булды, В. Талиповка 16 еллык кырыс режимлы колония билгеләнде. Шулай ук рухи зыянны каплау йөзеннән яшүсмергә –600 мең, кыз балага 400 мең сум түләтергә дип игълан ителде. Соңгысының үтәләчәге икеле, билгеле. Абзый 60 яшен тутырган көннәрдә хөкем карары закон көчен алды.
Наил ВАХИТОВ
Комментарии