- 05.05.2012
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2012, №17 (3 май)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Шулай бер көнне олы яшьтәге, сәламәтлекләре нык какшаган туганнарымның хәлен белергә дип килгәч, күңелсез хәлгә тап булдым. Картларны алдап, аларга кирәк булмаган аппаратлар калдырып, 14 мең сум акчаларын алып киткәннәр.
92 яшьтәге фронтовик җизнәм белән 85 яшьлек апам, өйләре янындагы бакчада һава сулап, ял итеп утырган урынга килеп, җизнинең исем-фамилиясен әйтеп, Кислов А.В. дигән бер адәм чакырып алган. Ул: «АРД Континент» исемле Хәйрия фондыннан сәламәтлегегезне яхшырта торган җайланма җибәрделәр», дигәч, ышанганнар. Аларның хәтере начар, саташып, ялгышып сөйләшәләр, вакыты белән үз балаларын да, мине дә танымыйлар.
Шуннан өйләренә кереп, төрле кәгазьләр тутырып, анда язылганнар белән танышулары турында имза куйдырып, ике данә колак аппараты белән ике данә «Унистон ДМ-11А» дип аталган җайланма калдырып, 14 мең сум акчаларын алып киткәннәр.
Аларның үз колак аппаратлары да бар. Берәр данә прибор калдырмыйча, икешәрне калдырулары бигрәк ачуны чыгарды.
Бу «Хәйрия фонды» дип аталган оешманы табып, аларның директоры һәм юристлары белән очрашып, акчаны кире кайтару турындагы сөйләшү уңай нәтиҗә бирмәде. Нигә берәр генә түгел, икешәр данә прибор калдырулары турында сорагач, әби белән бабайның фамилияләре икесенеке ике төрле, алар ике гаилә булып яшиләр икән, дигән «яңалык» ишеттем. 1955 елдан бирле язылышып, бер гаилә булып яшәүләре паспортларында күренеп тора югыйсә. Инде бик үтенеп бер прибор акчасын булса да кире кайтаруларын сорасам да, файдасы булмады. Тиешле органнарга мөрәҗәгать итәчәгемне әйткәч: «Ваше дело», – диделәр.
Кулланучылар җәмгыятенең шәһәр инспекциясенә мөрәҗәгать иткәч, моны мошшенниклык очрагы дип бәяләделәр. Мине кабул иткән юрист ханым бик кешелекле булып чыкты. Аның шушы «Хәйрия фонды» дип аталган оешманың юристы Гомәр Габделхак улы белән ике мәртәбә телефон аша сөйләшү нәтиҗәсе буларак, 14 мең акчабызны кире кайтара алдык. Юрист ханымга хөрмәтебез һәм рәхмәтебезнең чиге юк. Шулай ук эшне озакка сузмыйча акчаны кире кайтарганга, Гомәр Габделхак улына ачулы хисләребез калмады.
Моңа охшаш очраклар турында еш ишетеп торабыз. Законлы рәвештә артыннан йөреп, гаделлекне исбатлап була икәненә ышандым. Үзебезне алдарга ирек бирмик, җәмәгать!
Рәфкать ИБРАҺИМОВ.
Казан шәһәре.
Комментарии