Дүрт күрәзәче дә алдыймы?

Дүрт күрәзәче дә алдыймы?

Редакциягә Кукмарадан Марат абый килде. Моннан бик күп еллар элек язылган, инде битләре саргайган хат китерде ул.

– Бу хат күптән язылса да, конвертка салып җибәрергә җөрьәт итмәдем. Шәхсән сезнең кулга тапшырырга килдем, Эльвира сеңлем, – дип Марат абый аны миңа сузды. – Монда 2002 елда батып үлгән улым турында язылган. Газетага басасызмы, юкмы – анысы сезнең эш! Күңелгә тынычлык табып булмасмы дип килдем…

Марат абыйның улы Айнур Хисмәтов 1984 елның 13 сентябрендә дөньяга килә. Бар балалар кебек үк бакчага йөри, мәктәпне тәмамлый, югары белем алырга хыяллана. Хыялы тормышка аша да. Ул 2001 елда төзүчеләр әзерли торган институтка укырга керә.

Бер ел бик яхшы укый, стипендияләр алып тора, тулай торакта яши. Бүлмәсендәге ике егет – Лениногорск шәһәреннән килгән үзе кебек үк студентлар. Айнур алар белән тату яшәвен, яхшы егетләр икәнен әти-әнисенә дә әйткән булган…

2002 елның 30 июнендә ахыргы имтиханны биреп, сессиясен ябып, төнге 11дә кайтып җитүче электричка белән Айнур Кукмарага юл тота. Шул районнан булган студентка аеруча уңайлы бит ул – электричкалар гел йөреп тора. Бу студент та атна саен Кукмарага кайтып йөри.

Зачет кенәгәсен әти-әнисенә күрсәтеп мактанасы килә аның. Бер елын уңышлы тәмамлавын сөйләп куана, әти-әнисен дә куандыра Айнур. Тик бу йортка «кунак булып» кайтуы озакка түгел, берничә сәгатькә генә икән. Иртәнге 3тәге электричка белән егет Казанга китеп бара. Өч көнлек практикасын да вакытында тәмамлап, тизрәк кире әйләнеп кайтасы килә аның. Марат абый улын чәй эчереп, иртән капка төбендә озатып кала. Ул көн тыныч кына уза. Ә төнлә инде ата-анага кайгылы хәбәр килеп ирешә: Айнурның суда батуы, моргта ятуы турында дуслары шалтыратып әйтә.

– Икенче июль көнне аны моргтан Кукмарага, туган өенә алып кайттык. Җирләргә дип, иптәш егетләре дә кайтты. Өченче июль көнне исә, үземнең туган авылым – Кукмарадан 25 чакрым ераклыкта урнашкан Янил зиратына җирләдек. Анда аның әбисе, бертуган апасы да җирләнгән. Соңгы юлга озатырга дип, классташлары, укытучылары, иптәшләре, Казаннан студентлар да килгән иде, – дип сөйли Марат абый.

Өчесе, җидесе, кырыгын уздырганда, тулай торакта бергә яшәгән иптәшләре дә кайта. Кайгылы әти-әни улының ничек итеп суда батуын да шул чакта сораштыра.

Бу Горький паркы астындагы пляжда була. Алар су коенырга биш кеше барган икән: дүрт егет һәм бер кыз. Егетләр сөйләве буенча, Айнур кырыйда гына, сай җирдә баткан, водолазларда аны шуннан табып алган. Тик ул вакытта аның янында берәү дә булмаган, имеш. Марат абыйның: «Айнур яныннан кем соңгы булып чыкты?» – дип соравына егетләр буталып бетә, төрлесе төрле сүз сөйли башлый һәм шул чакта ата-ананың күңеленә шик керә. Егетләр нәрсәнедер әйтеп бетерми кебек тоела аларга. Хәер, егетнең сай урында батуы үзе үк шик тудырмый калмый.

– Үз улымны мин бик яхшы беләм. Ул беркайчан да тирән җиргә керми, кечкенәдән үк тирән судан куркуы бар иде. Без сөзгеч алып, аның белән балыкка йөрергә ярата идек. Су тирәнлеге күкрәгенә җиткәч үк, Айнур сөзгеч сабын ташлап, судан чыгып китә иде. Мин аны гел моның өчен орыша идем, – ди Марат абый, суда үзен гел сак тоткан улының бу хәлгә таруына әле дә аптырап.

Күңелгә оялаган шикне тарату өчен, Марат абый су коенырга барган егетләрне ияртеп, Казансу буена, пляжга да төшә. Айнурның ничек батуын гына аңлый алмый. Судмедэкспертиза нәтиҗәләре әзер булганчы ук ул күрәзәчеләргә йөри башлый, төрле төшләр күреп интегә. Безгә китерелгән хатта шул төшләрнең берсе сурәтләнгән.

«Айнурны җирләгән зират буенда, киртә кырыенда торам икән. Шунда 1968 елда ук җирләнгән әтиемне күрдем. Исән чакта аның мондый нурлы, якты, матур йөзен күргәнем юк иде. Ап-ак киемнән. Шул киртә буенда ул мине кочаклап алды, үбеп яратты. Шул төш әлегәчә күз алдында тора».

Марат абый кайсы күрәзәчегә генә бармасын, алар бер үк сүзне кабатлый. Мәсәлән, беренчесенә Айнурның фотосурәтен күрсәтү белән ул: «Улыңны батырганнар. Үзең белгән кешеләр эше бу. Милиция эзләсә, шунда ук табачак, ләкин эзләүче генә булмас шул», – ди.

Икенчесе шул ук сүзләрне кабатлап кына калмый, болай дип тә өсти: «Эзләп йөрмә, үзеңә авырлык килер, малаеңның кырыгы узгач, ул синең төшеңә кереп, ничек үлгәнен әйтер». Шулай булып чыга да. Айнур, кырыгы узгач, әтисенең төшенә кереп нибары дүрт сүз әйтә: «Әти, үтерделәр бит мине».

«Төшләремә кердең, Айнур улым,

Үтерделәр мине, әти, дип,

Кайда нинди ялгыш ясадың син,

Үзәкләрне безнең өздереп?!» – дип яза Марат абый бу хакта үз хатында.

Айнур әле абыйсының төшенә кереп: «Абый, мине үтергән кешеләрне тапсагыз иде», – дип тә сорый. Киленнәре исә Айнурны үтергән кешене төшендә күрә. Ул, имеш, гафу үтенергә кайткан икән.

Өченче вакыйгаларның ничек булуын тасвирлап ук бирә: «Үтергәннәр аны. Бу алдан ук уйланылган эш булган. Менә, мин аны күрәм. Алар өске катта торганнар икән. Улыгызның бик каты йокысы килеп, ул урынына ятып та торган. Аны иптәшләре су коенырга алып барырга кыстый башлый. Менә ул баскычтан төшкәндә дә, бик барасы килмичә, артына борыла-борыла карый…»

Дүртенчесе дә шул ук сүзләрне кабатлый һәм аның үтерелүен раслый. Дүртесе дүрт җирдә яшәүче күрәзәчеләр барысы да бер үк сүзне кабатлагач, аларның дөреслегенә ничек ышанмыйсың?! Марат абый урынында булса, һәркем бу хәлгә ышаныр иде. Ата-ана кабат үзенә урын таба алмый өзгәләнә.

Айнур вафатына бер ай чамасы вакыт узгач, Марат абый, суд-медэкспертиза кәгазе әзер түгел микән дип, Вахитов районы прокуратурасына юнәлә. Тикшерүче янына кереп, су буенда улы баткан җирдә иптәш егетләре сөйләгән аңлатмалар белән таныша. Участковый язып алган бу күрсәтмәләрдә өч аңлатманың да бертөрле булуына игътибар итә ул. Бер-берсеннән күчереп язганнармыни?! Бу аңлатмада да Айнурның кырыйда гына батуы, водолазларның да аны кырыйдан гына эзләп алуы язылган була.

– Мин тикшерүчедән: «Сез ул егетләрне чакыртып, Айнурның ничек батуын сораштырдыгызмы?» – дип сорадым. Ул исә бу эшнең кирәк түгеллеген, вакыйгаларның ничек булуы болай да аңлашылуын әйтте. Гариза язмадым. Улымны кире казып алып, аны борчырлар дип курыктым. Икенче тапкыр шул ук экспертиза нәтиҗәсе артыннан баргач, тикшерүче ул эшне каядыр куюына сылтап, ачып та күрсәтмәде. Малайның бер җирендә бернинди бәрелү юк, тәне чиста, тап-таза булуын әйтте. Судмедэкспертиза кәгазен кайтканда вокзалда чакта гына укыдым һәм шаккаттым: үлү сәбәбе дигән урында аның еракка йөзеп кереп батып үлүе, янында кеше булмавы турында әйтелгән иде. Менә сиңа тикшерүчеләр! Берни тикшермичә, күктән алып шундый кәгазь язып тапшырулары аңлашылды. Шикаять язып тормадым. Булган хәлләр белән килешергә генә калды, – дип сөйли Марат абый.

Ул чакта кайгыдан акылын җуя язган ата Казанга, улының тулай торагына барып, теге егетләр белән очрашып, аларга күрәзәчеләрнең ни әйтүен сөйли. Егетләрнең йөзендә борчылу, үзләрен гаепле хис итү кебек үзгәреш чалымнарын тоемлый. Юк, беркем дә үз гаебен танымый, гафу үтенми анда…

– Хатны яки мин сөйләгәннәрне газетага бастырсагыз һәм алар бу хәл турында кабат исенә төшереп укысалар, миңа ачуланмасыннар. Юк, мин аларны улымның үлемендә гаепли алмыйм. Мин бары тик күрәзәчеләрнең сүзләрен, малаемның төшләребезгә кереп шулай дип әйтүен, тап-таза килеш сай суда батып үлүен һәм аны беркем дә күрми калуын гына аңлый алмыйм. Аны күрәсем, аның белән киңәшләшәсем килгәндә гел зиратка, аның янына барып кайтам. Аллаһы Тәгалә шулай язган булган, күрәсең, – ди Марат абый.

Быел июльдә бу вакыйгаларга 10 ел тула. Ә бәлки, 2002 елның 1-2 июль көнендә шунда булган, вакыйгаларны күргән кешеләр бардыр?! Андый хәлләр күңелдә барыбер уелып кала бит ул. Әгәр искә төшерүчеләр булса, редакциягә язып хәбәр итсен иде.

Ирләр көчле, диләр. Тик бу очрашудан соң тагын бер кат инандым: йөрәк парәсен югалткан, күңел тынычлыгын җуйган ирдән дә көчсезрәк кеше юк бу җирдә. Үзе әйтмешли, бәлки, газетада бу тарих бәян ителгәннән соң, Марат абый да барыбыз өчен иң кыйммәтле әйбер – күңел тынычлыгы таба алыр. Кызганыч, хәзер гаеплеләрне эзләүдән мәгънә юк. Тик андыйлар чыннан да бар икән, бу җинаять аларның да күңелен тырнап интектерәдер, аларның да төшенә кереп җәфалыйдыр дип уйлыйсы килә. Язмыш барысын да үз урынына куяр, ата-ана күз яше төшми калмас.

Эльвира ФАТЫЙХОВА.

Дүрт күрәзәче дә алдыймы? , 5.0 out of 5 based on 2 ratings

Комментарии