Шайтаннан иман көтеп

Шайтаннан иман көтеп

Сиздермичә генә илгә афәт килә. Үзеңә, якыннарыңа кагылмаганда, бу турыда уйламыйбыз да. Әмма, кагыла калганда, аның коточкыч нәтиҗәләреннән җәмгыятькә сөрән салып, кичекмәстән иң җитди чараларны күрү зарурлыгын аңлыйсың. Наркомания белән чагыштырганда хәтта эчкечелек чире дә ул кадәр куркыныч булып тоелмый. «Яшел елан» боргалана, чигенә, дәвага бирелә. Ә инде кеше организмы наркотиклар бәйләнешенә эләккән икән, аннан чыгу юлын табучы бик сирәк. Бүгенге көндә, наркомания ятьмәсеннән котыла алмыйча, дистәләгән яшь кешенең гомере өзелә. Исәннәреннән дә тирә-якка һәрдаим куркыныч яный...

...Түбән Кама шәһәреннән әле утызы да тулмаган Илдус Сабирҗановның фаҗигасе дә әнә шул куркыныч чир белән бәйле. Югыйсә белеме, дөнья көтәрлек һөнәре, яшәргә фатиры, менә дигән гаиләсе бар. Үзеннән сигез яшькә кече хатыны бүгенге көндә икенче баласы белән декрет ялында. Әти-әнисе, туганнары – Түбән Кама төбәгендә күренекле, хөрмәткә лаек кешеләр.

Илдус балачактан ук үзенең тәрбияле, тыңлаучан булуы белән аерылып тора. Мәктәптә укыганда да, аның киләчәктә зур эшләр башкарырга сәләтле икәнлегенә шикләнмиләр. Шуңа да, урта мәктәпне тәмамлагач, ул туп-туры Мәскәү дәүләт университетына юл тота. Укытучыларның ышанычын аклый Илдус. Имтиханнарны уңышлы тапшырып, Русиянең иң дәрәҗәле уку йортында белем ала башлый.

Хәзер инде кайчан, ничек итеп наркотик куллана башлавын хәтерләми дә ул. Затлы, тәрбияле гаиләләрдә үскән кайбер группадашларына ияреп, шаярып кына башланган бу адымы үзенә һәм якыннарына никадәр фаҗига алып киләсен күз алдына да китермәгән. Матди яктан бернинди җитешсезлек күрмәгән Илдусның каникуллар вакытында үз-үзен тотышында ниндидер сәер үзгәрешләр сизсәләр дә, әти-әнисе моны бары тик күп уку аркасында талчыгу галәмәте итеп кенә кабул итә. Улларының дус-ишләре дә шик-шөбһә тудырырлык түгел. Эчү белән мавыкмыйлар, урамда тәртип бозып йөрмиләр.

Аяз көнне яшен суккан кебек, әлеге аянычлы хәбәр Сабирҗановлар гаиләсенә Илдус дүртенче курста укыганда килеп ирешә. «Илдус наркотиклар куллана». Университеттан куылмасын, иптәшләреннән артта калмасын өчен, нинди генә авырлыклар күтәрми ата-ана. Әнисе хәтта, эшен калдырып, тулысынча Илдусны «каравыллап» яши башлый. Мәскәү белән Түбән Кама арасында йөреп үтә вакыты. Республика күләмендә зур бер предприятиенең бүлек җитәкчесе булып озак еллар эшләгән ханым, улын бәладән йолып калыр өчен, үткәнен дә, киләчәген дә кызганмый. Таныш-белешләре баштарак «Мәскәүдә авариягә эләккән улына» ярдәм итүен аңласалар да, без капчыкта ятамыни?! Озакламый аянычлы хәбәр Түбән Камада яшәүче күпләргә барып ирешә. Әти-әнисенә, бертуган энесе белән сеңлесенә генә түгел, Сабирҗановларның күп санлы нәсел-нәсәбенә кара кайгы әнә шулай килә. Ләкин дус һәм тату яшәүче туганнар берсе дә аларны ярдәменнән калдырмый. Мәскәүнең иң тәҗрибәле табиблары, иң яхшы дәвалау учреждениеләре, Илдусны бу чиреннән арындыру өчен, барысын да эшлиләр. Нәтиҗәдә чир чигенә. Илдус, үз иптәшләреннән ике елга соңарып булса да укуын тәмамлап, Түбән Камага эшкә кайта.

Наркомания чиренең организмны җиңел генә тынычлыкта калдырмаячагын Сабирҗановлар аңлап яши. Шуңа да улларының һәр адымы, һәр көне күз алдында булсын дип тырышалар. Илдус та яхшылыкның кадерен белми торган егет түгел. Эчми, тартмый, хәтта кичләрен дә вакытын күбесенчә өйдә үткәрә. Тик, күңеленең иң ерак почмакларында дөньяларын онытып, күкләр белән тоташкандай ләззәт кичергән минутларын еш искә ала ул.

Берничә елдан соң үзләре кебек хәлле бер гаиләдән яңарак кына институт тәмамлаган Гүзәлия исемле кыз белән таныша. Ни җитми адәм баласына? Фатиры, машинасы, чибәр хатыны, яраткан эше, үзе өчен өзелеп торган туганнары бар. Нур өстенә нур өстәп, Гүзәлия дә бер-бер артлы кыз һәм ир бала белән сөендерә үзен. Тик Илдус кына, баштарак бик яшерен, аннан инде туганнарына сиздереп, наркотиклар куллануын дәвам итә. Болай да энә очында торган ихтыяр көче әкренләп кими. Эшенә, гаиләсенә булган мәхәббәтен әнә шул энә очыннан чыккан үлем тамчылары алыштыра башлый.

Авыррак хәлләр килеп чыкканда, әти-әнисе, туганнары коткара. Ләкин түземлегенә чик бар шул. Илдусның әледән-әле абынып китүләре даими акча таләп итә. Әкренләп өйдәге кыйммәтле җиһазлар юкка чыга башлый. Тора-бара машина, аннан гараж һәм башка төр әйберләр Илдусның чираттагы «ялгышуларын» төзәтергә китә. «Туктыйм, бүтән беркайчан да якын килмим», – дип вәгъдәләр бирсә дә, сүзендә тора алмый. Эшендә хөрмәт, өендә ямь бетә. Түзгән Гүзәлиягә рәхмәт. Ике яктан ике сабыен күтәреп, тегендә чаба, монда йөгерә. Балаларының әтисен, гаиләсен саклап калу өчен, туй балдакларына кадәр сатып, Илдуска ярдәм итәргә тырыша.

Утызын тутырып килүче уллары өчен әти-әниләре дә туктаусыз ут йота-йота, исәнлекләрен шактый какшаталар. Гомерләре буена җитәкче урыннарда эшләгән, хөрмәткә лаек бу ике кеше килеп туган хәл өчен бүген дә җәмгыять, туганнары, якыннары, Гүзәлия һәм оныклары алдында үзләрен гаепле саныйлар.

«Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә», – дип юкка гына әйтмиләрдер шул. Кайбер хезмәттәшләреннән: «Нинди җитәкче инде ул, үз баласын дә тәрбияли алмагач», – дигән сүзләрне шактый ишетергә туры килә аларга. Үзәкләре өзелгән чакларда, бәлки, туктар, бәлки... дигән өмет белән юаналар. Ләкин озакламый шайтаннан иман көтүнең файдасыз икәнлегенә төшенәләр.

26нчы октябрьдә Илдус, чираттагы доза өчен акча эзләп, танышларын әйләнә. Илдусның гадәтен белгән дуслары, хезмәттәшләре аны кире бора. Туганнары да бу хәлдән инде тәмам туйганнар. «Алма кебек балаларыңны кызганыр идең ичмасам», – дип ачуланалар. Андый вакытларда Илдусны әтисенең бертуган апасы – сабый чактан ук үз кулында тибрәткән Әлфия апа коткара. Тормышы ялгызлыкта үткән Әлфия апа өчен Илдус үз баласыдай якын, кадерле була. Илдус та аны яратып «дәү әни» дип йөртә. Эш-мәшәкатьләргә күмелеп яшәүче энесе белән килененә ярдәм итү өчен генә түгел, гомере буена чын күңеленнән яратып тәрбия күрсәтә Әлфия апа Илдуска. Университетта укыган елларында да хәленнән килгәнчә ярдәм итә. Илдус юанычы да, сөенече дә, көенече дә була бу ялгыз апаның. Бары тик үз кулы белән агу алыр өчен акча бирүдән берничә тапкыр баш тарта.

Бу кичтә дә Илдусны шатланып каршы ала ул. Күзләренең нуры киткән ирнең генә көтәр чамасы юк. «Дәү әни, акчаң барын беләм. Тизрәк бирә күр», – дип ялына. Утыз ел гомерен мәктәптә балалар тәрбияләүгә багышлаган җитмеш яшьлек Әлфия апаның сүзе катгый. «Менә чәй эчеп җибәр. Дарулар кап, җиңелрәк булыр», – ди ул. Бераздан, Илдусны залда калдырып, аш бүлмәсенә чәй әзерләргә чыга.

Калганын Илдус искә төшермәскә тырыша. Ничек итеп кулында пычак барлыкка килгән? Ничек итеп ул үзе өчен иң якын булган дәү әнисенең эченә пычак кадаган? Бу хәлне бүген ул үз аңымда эшләмәдем дип аңлатырга тырыша. Ә шулай да «үз аңында булмаган килеш» Әлфия апаның шактый ерак яшерелгән дүрт мең сум акчасын эзләп табарга башы җитә. Алай гына да түгел, үлеп яткан дәү әнисен кан эчендә калдырып, өйдән чыгып йөгерә.

Иртәгесен, бераз аңына килгәч, Илдус милициягә үзе шалтырата. Шуннан соң ишек тоткасына бау җайлап, асылынырга итә. Тик өлгерә алмый кала.

Милиция хезмәткәрләре Әлфия апаның суынган бармаклары арасында язылып бетмәгән кәгазь табалар. Анда берничә генә сүз була: «Ялгышлык үземдә. Улымны оныкларымнан...»

Әй дөнья! Әлфия апа соңгы минутында да Илдус турында уйлаган, оныклары хакында кайгырткан! Тик дәү әнисенең гомере бәрабәренә дә туры юлга чыга алмастыр Илдус, һәрхәлдә, Татарстан Республикасы Югары судының җинаять эшләре буенча А. Сабитов рәислегендәге суд коллегиясе барышында ул хәтта дәү әнисенең үлеме алдыннан язган соңгы сүзләрен дә үз файдасына борырга тырышты. Югары суд моңарчы җинаять кылганы булмавын, эшендә уңай яктан бәяләүләрен һәм ике кечкенә баласы булуын исәпкә алып, Илдус Сабирҗановны каты режимлы колониядә тоту шарты белән ун елга ирегеннән мәхрүм итте.

Соңгы вакытта полиция, суд һәм прокуратура органнарында наркоманнар тарафыннан башкарылган берсеннән-берсе катлаулырак, берсеннән-берсе куркынычрак җинаять эшләре һаман да ешрак карала. Кызганыч, хокук саклау органнары да, җәмгыятебез дә озак еллар дәвамында наркоманнарның төзәлүен, акылга килүен көтеп яши. Ә аларның күбесе акылга килергә уйламый, да. Шуңа да, шайтаннан иман өмет иткәндәй, юлдан язган бу кешеләрнең төзәлүен, аларның соңгы чиккә килеп җитүләрен көтеп яшәгәнче, наркоманнарны тизрәк җәмгыятьтән аралау юлларын куллану дөресрәк булыр иде.

Камил СӘГЪДӘТШИН

Комментарии