«Тотса мәскәүләр якаң!»

«Тотса мәскәүләр якаң!»

Яңа ел алдыннан Русия Президенты Владимир Путинның традицион матбугат конференциясенә дә, чыгышларына да бүген халыкның әллә ни исе китми. Ул гадәти бер чарага әверелде. Язарга журналистларга да кызыклы җим юк дәрәҗәсендә. Берәрсе Путинның шәхси тормышына кагылышлы, әмма илнең киләчәге өчен әһәмиятсез тема сорап куйса гына инде. Быелгы матбугат конференциясендә дә иң шау-шулы хәбәр – анда бер журналистның искергән ПЦР тест һәм температура белән үтүе, дөрес – дөрес түгел дип акланулар һәм журналистларның матбугат конференциясенә үтәр алдыннан ничек дезинфекцияләнүләре. Матбугат конференциясендә нинди темалар яңгыравына тукталып тормыйм, чөнки инде бер генә тапкыр язмадым, бездә хакимият вертикале шул кадәр камил дәрәҗәдә урнашты, авылыма автобус йөрмәсә дә, фатирымда кайнар су булмаса да, мин шикаятемне Путинга ишеттерә алам икән, бу мәсьәлә шунда ук хәл ителә. Сантехник проблемаларны да президент аша хәл итә торган булгач, бик яхшы вертикаль булып чыга бит инде. Кыскасы, мондый матбугат конференцияләре ул темаларны санап чыгуга гына әйләнеп калды, ә аларны чишү, хәл итү юлларын эзләү, ведомстволарны эшләтү системасын булдыру, эшләмәгән чиновникларны чыбыркылау, хакимият идарәсе реформасы турында уйлану, коррупцияне авызлыклау юлларын эзләп, бүгенге торгынлык сәбәпчеләрен юкка чыгару турында уйлау сизелми. Шуңа да илбашы белән традицион очрашу турында сөйләмәскә булдым.

Ә менә аяз көнне яшен суккандай иткән вакыйга – Путинның матбугат конференциясен дә тоныкландырган хәбәр – КФУ ректоры Илшат Гафуров кулга алынды. Әле ничек кулга алынды, диген?! Моңарчы республикабызда иң кодрәтлеләрдән саналган шәхес, «УНИКС»та студентларның гадәти чарасында чыгыш ясаганнан соң, кеше күз алдында тоткарланды. Эш урынында, өендә тентү уздырганнан соң, махсус самолетта Мәскәүгә озатылды. Инде андагы Басман суды аны 21нче февральгә кадәр сак астында тотарга дигән карар да чыгарды. КФУ ректорына Җинаять кодексы 105нче маддәсенең берничә бүлеге нигезендә (яллап кеше үтерү белән бәйле) гаепләү (берәү генә түгел) белдерелгән.

Кем ничектер, мин үзем бу хәбәрне ишетүгә тел шартлатып куйдым һәм Тукай искә төште:

КАК ТЫ БУДЕШЬ ОТВЕЧАТЬ ТАМ,

ТОТСА МӘСКӘҮЛӘР ЯКАҢ?

Гафуровны сак астына алу карарын судья Евгения Николаева чыгарды. Ул Хабаровск краеның экс-губернаторы Сергей Фургалны да сак астына алган иде.

Сергей Фургалны яклап бар Хабаровск күтәрелде. Хабаровск урамнары берничә ай гүләде, халыкның шундый күмәк төстә үз чиновнигын яклавы Русия тарихында, һәрхәлдә минем күз алдында беренче тапкыр күзәтелә. Илшат Гафуровны яклаячаклармы соң? Мөгаен, юктыр. «Бизнес Онлайн» газетасы хәбәренә ышансаң, университетта ашыгыч фәнни киңәшмә уздырылган һәм әлеге вакыйга буенча, гомумән, журналистлар белән сөйләшү, фикер белдерү тыелган. Бертөркем укытучылар Гафуровны яклап стихияле митингка чыгарга теләгән, диделәр. Әмма бу да, мөгаен, тыелган яисә чыгарга теләүчеләр табылмагандыр. Чөнки Гафуров үз коллективында артык популяр булды дип әйтә алмыйм. Казан дәүләт университетында фәннең тамырына балта белән кизәнгән кеше, дип тасвирларга теләүчеләр дә бар аны. Бик күп галимнәр китәргә мәҗбүр ителде, калганнарына да ел саен озайтыла торган контракт системасы белән «богау» салынды. Ирекле сүз әйтергә ярамады. Кем ризасызлык белдерә, китә торды.

Студентларның да пикет, митингларга чыгуы күзәтелми, социаль челтәрләр исә риза булмау белән тулган булса да.

Дөрес, Гафуровны яклау сүзе булмады түгел, бар. Казан федераль университетының галимнәр шурасы югары уку йорты ректоры Илшат Гафуровның тоткарлануы белән бәйле хәл аркасында хөкүмәт рәисе Михаил Мишустинга, Фән һәм югары белем министры Валерий Фальковка һәм Татарстан президенты Рөстәм Миннехановка ачык мөрәҗәгать белән чыккан. Аның тексты университет сайтында.

«Без – Казан федераль университеты хезмәткәрләре, медицина эшчеләре, укытучылары һәм белем алучылары коллективы Сезгә бу хәлне объектив карауга булышуыгызны сорап мөрәҗәгать итәбез», – диелгән мөрәҗәгатьтә.

Галимнәр шурасы искәртүенчә, ректор вазифасына билгеләнгән көннән алып бүгенгә кадәр Гафуров «университетның бөтен юнәлешләрдә дә үсеше өчен барлык кирәкле шартларны тудырган».

КФУның быел ноябрь аенда расланган Галимнәр шурасына югары уку йортының укытучылары һәм җитәкчеләре арасыннан 97 кеше керә. Һәм бу мөрәҗәгатькә бар әгъзалар да ихлас кушылганмы, анысын әйтә алмыйм. Әмма ЧИТТӘН КҮЗӘТКӘНДӘ Илшат Гафуровны фәнни казанышлары белән масая, галимнәрне хөрмәт итә торган затлы интеллигент вәкиле дип бәяләп булмый. Аның иң элек КФУда татар телен юкка чыгаруы, татар журналистикасын бетерүе күңелне рәнҗетте. Бүген университетта фәнни үсеш түгел, менеджмент, пиар компания хакимлек итә. Галимнәрнең фәнни хезмәтләре түгел, алар газета-журналларда дөнья күргән мәкаләләре буенча бәяләнә. Һәм кыйммәтле фәнни хезмәтләр бик күренми. Бүген КФУ коммерция юлына борылды. Ә ВУЗ ул укытуны түләүле итеп оештыру белән генә акча эшли. Шәхсән мин, акча түләп укуга каршы, әнә шул акча түләп укыган медикларның, укытучыларның хезмәтенә юлыгасым килми. Уку йортына акчалы түгел, иң-иңнәр генә кереп белем алырга һәм алга таба югары хәзерлекле хезмәткәр булып чыгарга тиеш.

КФУ Идел буенда иң зур университет санала. Ләкин ул 11 ел эчендә абруйлы уку йортлары исемлегенә керә алмады. Көчле абитуриентлар КФУ урынына Мәскәү, Петербург һәм чит ил университетларын сайлый.

Илшат Гафуров озак еллар дәвамында Алабуга мэры булып эшләде. 2010нчы елда кинәт кенә КФУ ректоры итеп билгеләнде. Аның артында Татарстанның элекке президенты Минтимер Шәймиев тора дигән сүзләр күп йөрде.

2012нче елда «Новая газета»да күләмле мәкалә дөнья күрде. Анда Гафуровның Алабугада эш иткән 29нчы комплекс бандитлары белән элемтәдә булуы, 1999нчы елда Алабуга шәһәр думасы депутаты, эшмәкәр, үзе дә криминаль белән бәйле Айдар Исрафиловның атып үтерелүендә катнашы булуы турында языла. Исрафилов бу хакта үзе дә алдан кисәтә, заказчыларын әйтеп бирә. Эш кузгатыла, әмма ябыла. Киллер аны Мәскәүдә эзләп таба...

Гомумән, Илшат Гафуров тирәсендә нинди генә хәбәрләр йөрми иде. Аның криминаль белән бәйләнеше турында бер дистә еллар гына язылмый, сөйләнми инде. Мондый мәкаләләр шыпырт почмакларда гына түгел, масса-күләм мәгълүмат чараларында яңгырый иде. Һәм «Новая газета» бу нисбәттән беренче һәм соңгы газета булмады. 2012нче елда мин дә «БЕЗНЕҢ ГӘҖИТ»ТӘ БУ ХАКТА ЯЗДЫМ. Мәкалә Гафуровның ни рәвешле Татарстан Дәүләт Советына депутат булып сайлануы һәм әнә шул криминаль бәйлелеккә имеш-мимеш дәрәҗәсеннән үткән хәбәрләр турында иде.

Вафат булган депутат Туфан Миңнуллин урынына 2012нче елда өстәмә сайлауларда Гафуров катнашты. Бу сайлауларның ни рәвешле үтүе, нинди криминаль алымнар кулланылуы турында сөйләдем мин 1982нче елда «Безнең гәҗит»тә.

Кыскасы, КФУ ректорының кара сакалы күптәннән сөйрәлсә дә, куәт структураларының моңа кадәр аңа дәгъвалары булмады. Исеме шау-шулы җинаять эшләре белән янәшә яңгырады, әмма ул тыныч кына эшләде.

Әлбәттә, НИК КАПЫЛ ГЫНА БҮГЕН, дигән сорау тумый калмый.

Татарстан соңгы вакытта Президент атамасы тирәсендә протестлар да белдереп маташты, ә бу Мәскәүнең ачуын чыгара ала иде. Гафуров «Кызым сиңа әйтәм, киленем син тыңла» мәкаленә туры килә ала.

Мин халык ни уйлый икән, дип социаль челтәрләргә күз салдым. Һәм кайберәүләр моны республикабыз элитасына кисәтү дип тә, Татарстанга, аның мөстәкыйльлегенә һөҗүм дип тә шәрехләргә тырышкан. Әлбәттә, күпчелек ректорның Казан федераль университетында фәннилекне җимерү «казанышларын» барлый, аны акча артыннан куып фән өлкәсендә ярыйсы гына эшләп килгән мөстәкыйль уку йортларын үзенә йотып, дистә еллар буе формалашкан шул ВУЗ укладын җимерү, әзерләнә торган һөнәрләрнең йөзен бетерүдәге «тырышлыгын» телгә ала.

Соңгы фикер белән килешәм. Ул хакта өстә шактый дәлилләдем. Ә менә беренчесе, моны Татарстанга басым ясау, дигәндә икеләнеп торам. Чөнки Татарстан, биографияләре бик үк чиста булмаган шәхесләргә җаваплы вазыйфалар тапшырып, киресенчә, үз абруен, үз мөстәкыйльлеген үзе югалта барды. Илшат Гафуровның шәхсән персонасы тирәсендә сүз күпме барды, ләкин ул үзе теләгәнчә эш итә торды. Соңгы вакытта, минем күзлектән караганда, ул Татарстанны да тыңламый башлаган иде инде. Татарстан элитасы сүз әйтмәде, моны ул Мәскәүгә буйсынучы зат, дип акларга тырышты. Аның КФУда аңлаешсыз реформага да, татар телле белгечлекләрне бетерүенә дә дәгъва белдерүче булмады. Милли кадрларны әзерләү бөтенләй диярлек бетерелгәч, проблемалар баш калкытты. Бигрәк тә татар телле укытучылар, журналистлар җитешми башлады. Мәсьәлә максатчан укыту программасы аша өлешчә хәл ителә бүген. Шул нигездә берничә санаулы урынга студентлар алына, алар өчен КФУга Татарстан бюджетыннан акча бүленә. Ягъни республика үз җирендә Мәскәүгә акча түләп татар белгечләрен әзерләүгә калды, татар белгече Русиягә кирәк түгел.

Илшат Гафуровның караңгы үткәне расланамы, юкмы, әлегә мәгълүм түгел. Ул сак астына алынса да шикләнелүче статусында гына әлегә. Инде кеше судка кадәр үк сак астына алынган икән, димәк, гаепләү җитди. Безнең фемиданың принцибы – судка кадәр ябып куелган шикләнелүче бик сирәк аклана. Әгәр «Бизнес Онлайн» газетасы фаразы дөрес булып чыкса, Илшат Гафуровка ИҢ КЫРЫС ҖӘЗА БИРЕЛЕРГӘ МӨМКИН. Бу үлем җәзасы, ләкин ул бездә гомерлек төрмә белән алыштырылды.

Ни генә дисәң дә, бу вакыйга Татарстанның йөзен кызарта торган вакыйга. Аның үткәне билгеле булмаганмы? Ә Илшат Гафуров инде өченче тапкыр КФУ ректоры вазыйфасына билгеләнде. Әле соңгысы 2020нче елның апрелендә генә булды.

Илшат Гафуров беренче түгел, мөгаен соңгысы булмастыр. Бүген Татарстанның элеккеге экология министры Әгълам Садретдинов суд хөкемен көтә, заказлы үтерүдә шикләнелә. «Татфондбанк» җитәкчесе Роберт Мусинны акчаларын югалткан меңәрләгән гражданнар каргап искә ала...

Гомумән, әле бик күпләрнең шкафларында скелетлар саклана торгандыр. Тагын шундый берничә вакыйга, шкафлардагы скелетлар мәгълүм булсын... Татарстан «Без булдырабыз» дигән уңышлары белән генә түгел, башка яктан да «дан» казаныр. Ә шкафларга яшерелгән скелетлар ул мәгълүм түгелдер дип ышана алмыйм. Алар билгеле. Кирәкле вакытны гына көтә торгандыр.

Кыскасы, нәтиҗә ясап шуны әйтә алам: бу вакыйга Татарстанның иминлегенә, аның абруена һөҗүм түгел, ә бәлки аның элитасы вәкилләренә «тик утыр», әле синең чират җитмәде дип кисәтү була ала.

Аерым түрәләр арасындагы коррупция масштабларына күз салгач, ЯРЫЙ ӘЛЕ МӘСКӘҮ БАР, дип тә куям мин. Гәрчә Русия буенча тулаем коррупция хәлләре шәптән булмаса да. Шулай да Тукаебызның шигырен бүген телгә алу бик урынлы булыр. Гафуров бу шигырь белән таныш булмаган ахыры. Коррупция белән дус булганнар, шкафларында скелет тотканнар шуны белеп торырга тиеш.

Ни кыйлырсың, хаҗи абзам, тотса мәскәүләр якаң? 
Как ты будешь отвечать там, тотса мәскәүләр якаң?

Әйләнәңдә әйләнеп йөргән монафикъ* муллалар 
Әйләнеп тә карамаслар, тотса мәскәүләр якаң.

Яшьләр өстеннән донос илткәндә яхшы «дустларың», 
Бел, үзеңнүк яптырырлар, тотса мәскәүләр якаң.

Бел, хәзер дөнья кяфергә һәм сиңа җәннәт әле;
«Мөэминә зиндан» булыр ул, тотса мәскәүләр якаң!

Тыңламасаң бу нәсыйхәтне, язу бушка фәкать; 
Эш үтәр бит тыңласаң да, тотса мәскәүләр якаң.

 *Монафикъ — икейөзле.

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии