Каракларга алдатмыйк үзебезне

Хәзерге вакытта гади халыкны, бигрәк тә өлкән яшьтәгеләрнең үлемтеккә җыйган акчаларыннан мәхрүм итәр өчен төрледән төрле ысуллар кулланылуы турында күп языла. Шулай булуга карамастан, бөртекләп җыйган акчаларын үз куллары белән илтеп бирүчеләр турында язмалар булып тора.

Менә әле яңа гына, 21нче ноябрь көнне, безнең почта тартмаларын тутырып, «За обслуживание газового оборудования» өчен квитанцияләр куеп киткәннәр. Әлеге кәгазьдә 2022нче ел өчен 890 сум акча түләргә кирәклеге турында әйтелгән. Монда күрсәтелгән хезмәтләр өчен елның беренче яртыеллыгында ук түләп куйган идек бит инде. Бу кәгазьдә язылган сүзләр шикләндерде. Анда безнең исем-фамилияләр дә язылмаган. Шуның дөреслеген раслар өчен газ оешмасына шалтыраткач, бу мошенниклар эше, алданмагыз, диделәр. Бу мәкаләмне дә гәҗит укучылар белеп торсын, таныш-белешләрен дә кисәтеп куйсыннар өчен язарга булдым. Аны язып утырганда күрше хатыны Гөлфия дә шушы кәгазьне тотып кергән иде. Өлкән яшьтәге кешенең хәтере дә буталган, тиз ышанучан да була бит алар. Пластик тәрәзәләр куйдырганнан соң, килеп «тикшереп» йөрүчеләргә үзем дә алдандым бервакыт. Тәрәзәне салдырып алып, тикшергән булып кыланган арада, тәрәзәне бикли торган фурнитураның калай пластинкасын үзе кисеп куйганын абайламый калып, икенчесен көйләп куйган өчен шактый зур суммада акча биргән идем. Пластинка калаеның өзелгән җире борылышлы урында да түгел, тигез генә барган җирдән аның өзелергә мөмкин булмаганын соңыннан гына аңладым. Бер тәрәзәгә куелган фурнитураның бәясе 24 мең, ди бу малай. Ярты ел элек кенә өч тәрәзәне, балкон ишеген пластикка алыштырган ике мастер көне буе тузанга батып эшләп тә 45 мең генә алганнар иде, дигәч, начальнигына шалтыраткан булып, монда пенсионерларга льгота ясап булмасмы, дип сөйләшкәннән соң, бәяне 10 меңгә киметеп, 14 меңгә калдырды. Аннары ул 10 меңгә калды. Бер тәрәзәнең фурнитурасы 10 мең була алмый бит инде. Аларны өйгә кертмәскә кирәк. Матур итеп юмалап сөйләшергә өйрәнеп беткәннәр. Әле һаман да бертуктаусыз шалтыратып, тәрәзәгезне карарга киләбез, дип кенә торалар. Без сезнең тәрәзәгезнең төзеклеге өчен җаваплы, дигән сүзләре туйдырып бетерде.

Бездә кулланучылар хокукларын яклаучы берничә оешма бар икән. Иң гаҗәбе шул: бу оешмаларның берсенә дә кулланучыларның хокукларын яклау вәкаләте бирелмәгән булып чыкты. 2012нче елда яше 90нан узган апам белән җизнигә килеп, бернәрсәгә кирәк булмаган дәвалау аппаратлары калдырып, 14 мең сум акчаларын алып чыгып киткәннәр иде. Шул вакытта Һади Такташ урамындагы шундый оешманың берсенә мөрәҗәгать итеп, ул акчаны кире кайтаруга ирешә алган идем. Хәзерге вакытта үзебезне үзебез якларга өйрәнсәк кенә инде...

Рәфкать ИБРАҺИМОВ,

Казан шәһәре

РЕДАКЦИЯДӘН: даими авторыбыз Рәфкать Ибраһимов бик җитди теманы искәртә. Мондый «түләү» кәгазьләре турында газетабызның быелгы 16нчы сентябрь санында тәфсилле язма тәкъдим иткән идек инде. Бүген дә искәртеп алу зыянга түгел. Рәфкать абыйга рәхмәт. Дөрес түләү кәгазьләрендә тулы адрес, исем фамилия, оешманың атамасы, координатлары, түләү срогы, ни өчен икәне, исәп-хисап номерлары анык күрсәтелә. Таныш булмаган кәгазь алганнан соң, аны җибәрергә тиешле оешмага, таныш-белешләрегезгә, һичьюгы безнең редакциягә шалтыратып алыгыз. Алданмагыз. Рәфкать абый дөрес әйтә, бездә «суга батучының проблемасы – үз эше». Алдангач, соң була. Мошенниклар җитәрлек.

Ихтирам белән, Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ

Комментарии