Бурычлы күрше өчен дә түлисе буламы?

Бурычлы күрше өчен дә түлисе буламы?

1нче сентябрьдән Русиядә күпфатирлы йортларда торак-коммуналь хуҗалык түләүләре, күчемсез милек, җир участоклары белән бәйле яңа законнар гамәлгә керде. Хәбәрләре матбугатта чыкса да, үзгәрешләрне аңлап бетермәүчеләр күп әле. Дөрестән дә, законнарда, бигрәк тә түләүләр турындагысында аңлашылып бетми торган урыннар бар. Яңача түләү киләсе 2023нче елның беренче кварталы азагында гына башланачак, бу елны элеккечә түләп бетерәбез әле. Шулай да узган атнада ук Казанда яшәүче ике укучыбыз: «Хәзер «квартплата»сын түләмәгән күршеләр өчен дә без түли торган булабызмыни?» – дип борчылып шалтыратты инде.

Редакция белән элемтәгә кергән укучыларыбызга аңлаттык, калганнарга да файдалы булыр дип, язып та чыгабыз. Башта ук әйтеп куйыйк: түләми йөргән күршенең үз фатирында агызган суы, яндырган электр уты өчен башкаларга түлисе булмый, һәр милек хуҗасының бурычы үзенә язылып бара. Икенчедән, 1нче сентябрьдән гамәлгә кергән закон бөтен күпфатирлы йортларга да кагылмый. Гади генә итеп аңлатсаң, әлеге яңа закон нигезендә, йортның гомуми кулланылыштагы ихтыяҗлары (ОДН) – ягъни подъездларда, баскыч мәйданчыкларында, подвалларда янган электр уты, эшләп торган лифтлар, баскыч мәйданчыкларын юдыруга, ишегалдындагы чәчәкләргә сибүгә тотыла торган су өчен тулы күләмдә түли башлаячакбыз. Моңарчы фатирның мәйданына карап, төбәктә кабул ителгән нормативлар буенча түли идек. Ләкин норматив буенча түләнгән акча чынлыкта тотылган чыгымнарны капларга һәрвакытта да җитеп бетми. Аерманы үз кесәбездән түләргә туры килә, дип, идарә итү компанияләре дә әйтә килде. Дәүләт менә шул мәсьәләне көйләргә булган.

Әгәр күпфатирлы йорт коммуналь ресурсны исәпкә алуның гомумйорт приборлары (ОДПУ) белән җиһазландырылмаган булса, ОДН өчен түләү элеккечә Тарифлар буенча дәүләт комитеты тарафыннан расланган нормативларга карап алыначак. Андый йортларга 1нче сентябрь үзгәреше кагылмый.

Ә инде үзгәреш кагыла торган йортта яшәүче милек хуҗалары гомуми ихтыяҗлар өчен түләүнең үзләре кулай дип тапкан вариантын сайлый алачак. Беренче вариант: ОДН катгый рәвештә гомумйорт приборлары буенча исәпләнәчәк. Икенче вариант: фатир хуҗалары ОДН өчен ай саен уртача санап чыгарылган бер сумманы түләп барачак, ә киләсе ел башында РСО (ресурслар белән тәэмин итә торган оешма) файдаланылган ресурслар белән түләнгән сумманы чагыштырып, яңадан исәпләнгән бәяне җибәрәчәк. Норматив буенча күбрәк түләп ташлагансыз дип табылса, артык түләнгән акчаны кайтарырга да мөмкиннәр. Дөрес, анысына әллә ни өметләнергә кирәкми. Идарә итү компанияләре артык акчаны милек хуҗаларына кире кайтарырга яратмый, ә кешеләр баш авырттырып артыннан йөрүне кирәк санамый.

Идарә итү оешмалары ОДНны квитанциядә аерым графа белән бирергә тиеш булачак. Һәм менә шул яңача исәпләнә торган ОДНны ничәдер күршегез түләми кала икән, аларның бурычы тигез итеп бүленеп, йортта яшәүче башка кешеләргә язылырга мөмкин. Чөнки бу йортның гомуми ихтыяҗлары өчен язылган түләү, шуннан җыелган бурыч булып бара. Русия Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы яңа законны тәфсилләп аңлатырга ашыкмый әле. 2023нче елның беренче кварталында яңа графа өстәлгән түләү кәгазьләре киләсенә психологик яктан да, финанс ягыннан да әзерләнеп торсыннар дип, күрәсең, җим генә салып куйды.

ТАГЫН НӘРСӘ ҮЗГӘРДЕ?

1нче сентябрьдән башлап, торак йортларны бик кечкенә өлешләргә бүлүне тыя торган федераль закон да үз көченә керде. Мисал өчен, фатирны бүлгәндә һәркемгә тигән өлеш 6 квадрат метрдан да ким була алмый. Бу чикләү фатирның күпмедер өлеше мирас буларак калган яки хосусыйлаштырылган очракларга кагылмый, андый вакытта закон буенча 6 квадрат метрдан кечерәк өлеш тә булырга мөмкин. Яңа документның төп максаты – торакны явызларча файдаланып «яулап алу»га, сатуга юл куймау. Әйтик, моңарчы уртак милектән һәркемгә күпме тияргә тиешлеге законда билгеләнмәгән иде, фатирлар микроөлешләргә бүлгәләнде. «Кара риелторлар» шул микроөлешне сатып алып, законлы рәвештә фатирга кереп утырды, аннары фатирның калган хуҗаларына түзеп булмаслык шартлар тудырып, аларны үз өлешләрен юк кына бәягә сатарга мәҗбүр итте. Шул рәвешле «кара риелторлар» кулына эләгеп фатирсыз да калган, җитмәсә, бер фатирда өлешләргә ия булып торган якыннары белән ызгышып-талашып беткән кешеләр күпме! Яңа закон менә шушындый хәлләргә чик куярга тиеш.

Тагын бер яңалык: хәзер күпфатирлы йортта яшәүчеләр (милек хуҗалары) идарә итү компаниясен күпчелек тавыш белән генә сайлый алачак. Ягъни 50 процент + 1 законы эшли башлый. Моңарчы гомуми җыелышта катнашучыларның яртысыннан күбрәге тавыш бирү дә җитә иде. Күпфатирлы йорттагы тавыш бирү хокукына ия затларның, ягъни милек хуҗаларының яртысы тупланса, ул җыелыш законлы булып саналды, йортта яшәүче бөтен кешенең фикерен белешү кирәкмәде. Ягъни идарә итү компаниясен 25 процент + 1 тавыш белән сайлап куеп булды. Яңа законның төп өстенлеге – идарә итү компаниясе йортта яшәүчеләрнең күпчелеге тарафыннан сайлап алыначак, дип аңлаттылар.

Көзгә аяк басу белән, моңарчы Икътисади үсеш министрлыгы хокукы булган җир мөнәсәбәтләре тармагында дәүләт сәясәтен гамәлгә ашыру һәм норматив-хокукый көйләү Росреестрга тапшырылды. Шуңа бәйле рәвештә җир участогының кадастр планында урнашу схемасын әзерләүгә дә яңа таләпләр кертелде. Хәзер гражданнар кадастр картасында участок схемасын үзләре генә дә әзерли алачак, моны Росреестрның рәсми сайтында электрон яки кәгазь документ рәвешендә эшләргә була. Моңарчы бу эшне муниципаль берәмлекнең башкарма хакимияте билгеләгән вәкаләтле зат башкара иде.

 

Гомумйорт ихтыяҗлары (ОДН) чыгымнарын ничек киметергә:

– күпфатирлы йортта гомуми челтәрләргә законсыз рәвештә тоташкан кешеләр юкмы икәнен ачыкларга, чөнки андый очракта аерым фатирда тотылган электр энергиясе яки су чыгымнары йортның гомуми исәпләү приборларына язылып бара торган була;

– йортта урнашкан кибет, офис, чәчтарашханә һәм башкаларның исәпләү приборлары күрсәткечләрен вакытында һәм дөрес итеп язып бирүен белешергә;

– йортта, бигрәк тә подвалларда торбадан су агып ятмыймы икәнен тикшерергә;

– электр энергиясе чыгымнарын киметү юлларын эзләргә, әйтик, подъездларда электрны экономияли торган лампочкалар урнаштырырга;

– боларның барысын да идарә итү компаниясе башкарырга тиеш. Әгәр ул, әйтик, подъезддагы лампочкаларны алыштырырга теләмәсә яки подвалда тишелгән торбаны ремонтлауны тартып-сузып йөртсә, аннан үз эшен җиренә җиткереп һәм вакытында башкаруын таләп итәргә кирәк.

 

САН

Русиялеләрнең 70 проценты диярлек торак-коммуналь хуҗалык түләүләре квитанциясендә язылган саннарның каян алынганын, ничек формалашканын аңламый. Бу хакта «Домиленд» компаниясенең июнь азагында уздырган сораштыру нәтиҗәсенә нигезләнеп, «Реальное время» интернет-газетасы яза. 18 яшьтән өлкәнрәк ир-ат һәм хатын-кызларның 33 проценты гына квитанциядәге һәр графаның нәрсә икәнен беләм, счетчик саннарын үзем карап язам, айлык түләү суммасын дөрес исәпләделәрме икән дип тикшереп карыйм дип җавап биргән. Сораштырылганнарның 27 проценты нәрсәнең нәрсә икәнен аңламый да, квитанциядә күрсәтелгән сумманы автомат рәвештә түләп бара. 16 проценты бәянең ничек исәпләнгәнен бөтенләй белми, 11 проценты квитанциядәге кайбер мәгълүматларның гына каян алынганын белә һәм шуларны гына тикшереп бара, ә 13 процентының түләү кәгазьләрен күргәне дә юк, «бу минем эшем түгел» дигән фикердә. Сораштырылганнарның 29 проценты гына нәрсә өчен түләгәнемне тиененә кадәр контрольдә тотам дигән. 28 процент мәҗбүри пунктлардан тыш, үзләре файдаланмаган хезмәтләр өчен дә түләүләрен чамалый. Нинди ысул белән түләүгә килгәндә, русиялеләрнең 32 проценты хезмәт күрсәтә торган оешма кассасына турыдан-туры, 26 проценты шәхси кабинет яисә банк кушымтасы аша, ә 16 проценты ияләнгән гадәт буенча почтага барып түли икән.

 

БЕЛЕП ТОРЫЙК!

Почта тартмасында «Федераль Закон һәм РФ Хөкүмәте карары нигезендә су счетчиклары мәҗбүри метрологик тикшерү үтәргә тиеш, шунсыз приборлар яраксыз санала» дигән яисә газ җайланмаларына техник тикшерү уздырырга кирәклеге язылган «сәлам хатлары» тапканыгыз бардыр. Гадәттә, хезмәт күрсәтүче оешма исемнәре төрле булса да, хатларының эчтәлеге охшаш: сертификатлы белгеч килеп, счетчикны карап, кирәк булса алыштырып китсен өчен шалтыратып язылырга диелә, телефон номеры күрсәтелә. Әгәр фәләненче көнгә кадәр белгеч чакыртмасаң, түләү таблицада китерелгән нормативлар буенча алыначак, дип тә өстәлә, әлеге таблицада бәяләр меңнәр белән исәпләнә. Мөһере, җибәргән кешенең имзасы, штрих-кодлары, безнең көннәр өчен аеруча актуаль «куар-код»ы (аны заманча телефон камерасы ярдәмендә сканерлап, оешма турында тулырак мәгълүмат алып була. – Ф.М.) булса да, «штраф» дигән куркыныч сүз язылса да, кәгазьдә күрсәтелгән оешмалардан белгеч чакыртканчы, акча күчерергә ашыкканчы, берничә әйбергә игътибар итәргә кирәк.

Беренчедән, мондый «сәлам хатлары»нда счетчикларын каратырга тиешле фатирның адресы да, хуҗасының исем-фамилиясе дә күрсәтелми – иң элек менә шушы нәрсә шик уятырга тиеш. Түләү квитанцияләрендә һәрвакыт фатир яки йортның төгәл адресы һәм милек хуҗасының тулы исеме языла. Икенчедән, ни өчен әле безнең счетчиклар белән идарә итүче компания түгел, ә ниндидер бер белмәгән метрология үзәге кызыксына, дигән сорау туса да урынлы булыр. Счетчикларны кайчан тикшертергә кирәклеге турында торак-коммуналь хуҗалык түләүләре квитанциясендә языла – бу очракта бердәнбер рәсми кәгазь менә шул. Үзегезнең идарә итү компаниясенә шалтыратып белешсәгез, анда бернинди дә «сәлам хаты» җибәрмәдек, бездән килә торган бөтен мәгълүмат түләү квитанцияләрендә языла, дип раслаячаклар.

«Сәлам хаты»н чүп чиләгенә тотып ату өчен шушыларны белү дә җитә. Ләкин болар гына ышандырмаса, тагын да тирәнрәк казырга була. Кәгазьдә күрсәтелгән оешманың счетчикларны тикшерергә хокукы бармы икәнен белешәсең. Исәпкә алу приборларын тикшерү яки алыштыруны фәкать аккредитацияләнгән оешмалар гына башкара ала. Интернетта аларның реестрын табасың һәм оешманың исемен язып эзләтеп карыйсың. «Туры килүләр юк» дигән җавап чыгарса, әлеге оешма аккредитацияләнмәгән, ягъни аның счетчикларны тикшерү хокукы юк. Әгәр ул җибәргән кәгазьдәге номерга шалтыратып белгеч чакыртсагыз, приборларны карап китәрләр, әлбәттә. Ләкин бу акчаны суга салу гына булачак, чөнки вакыты җиткәч, аккредитацияләнгән чын оешма барыбер приборларны тикшерәчәк һәм анысы өчен дә түләргә туры киләчәк. Гадәттә бер счетчикны карау 500-700 сумга төшә. Мондый «сәлам хатлары»н сырлаучылар ике, өч тапкырга күбрәк сумма сорарга да мөмкин.

Нәтиҗә ясап шуны әйтергә була: почта тартмасына салына торган мондый кәгазьләр – реклама гына. Аларны чыгаручыларны һәм таратучыларны маңгайларына төбәп «мошенник» дип атап та булмый кебек: алар «фәлән номерга акча күчерегез» дип мәҗбүриләми, мәгълүмат кына тарата. Әмма кәгазьнең реклама икәнен күрсәтмиләр. Ышанучан кешеләр шуңа каба да: тизрәк счетчигын тикшертеп куярга ашыга, ә аннары аккредитацияләнгән оешмадан белгеч килгәч тагын бер тапкыр түләргә мәҗбүр була.

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии