Аксубай сукбаеның Әлмәттәге вәхшәте

Эштән, мәшәкатьтән бушамаган авыл халкы еш кына ярдәмгә көнлекчеләрне чакыра хәзер. Быел яз Колшәриптә яшәүче Ринат Сәхипҗанов та төзелеш эшләренә авылдашы Анатолий Солдатовны җәлеп итә. 60 яшьтә булса да, абзыйның хәле дә бар, кулыннан эш тә килә чөнки. Аның көнлек хезмәт хакы 500-1000 сум тәшкил итә. Июнь башында тагын бергәләп эшләп алырга сөйләшә алар. Ләкин яңгырлар башлану сәбәпле, бер-ике көнгә кичектереп торырга туры килә, ә аннан соң агайның телефоны җавап бирми башлый. Ике көн буе хәбәрләшә алмагач, 12нче июньдә төштән соң 19 яшьлек улы белән авылның икенче башында ялгызы яшәүче А. Солдатовның өенә кагылып чыгарга уйлыйлар һәм анда куркыныч хәлгә тап булалар.

Зал бүлмәсе идәнендә яткан хуҗаны күргәч тә исереп йоклап ята дип уйлый Ринат. Ләкин күзләр караңгылыкка ияләшә төшкәч үк куерган-кипкән кан күлдәвекләре дә, абзыйның шешенгән-күгәренгән йөзе-бите дә абайлана һәм, гомумән, аның исән булмавы аңлашыла. Суд-медицина эксперты мәрхүм күкрәгендә –кадалган, муенында киселгән 11 яра саный, аннан соң борын, сигез кабырга сөякләре сыну һәм башка биниһая күп тән җәрәхәтләре күрсәтелә. Аларның пычак белән чәнчү һәм идәндә яткан абзыйны таптау, котырынып өстендә сикерү нәтиҗәләре икәне соңрак ачыклана.

1960нчы елгы Анатолий Солдатов Әлмәт каласында туып үсә, сынлы сәнгать училищесын тәмамлый, армия хезмәтеннән соң һөнәре буенча рәссам булып эшли, балаларга рәсем дәресләре бирә, кызы һәм малае туа. Әмма 1997нче елда тормышларында тетрәндергеч хәл була: балаларның берсенә – 10, икенчесенә 13 яшь чакта әниләре авырып дөнья куя. Солдатовның керамик савыт-саба, шкатулкалар җитештерү белән шөгыльләнүче «Шанс» дигән шәхси предприятиесе дә ябыла.

Галина исемле хатынга рәсми рәвештә өйләнеп, ике-өч ел яшәгәннән соң, гаилә Әлмәттәге фатирны сатып Колшәриптә йорт ала, төгәлрәге, ике фатирлы кирпеч өйнең яртысына ия була. Инде 17 яшенә җиткән Юлия әтисе ягыннан әби-бабасы янында шәһәрдә кала, ә улы Саша Колшәриптә үсеп җиткәч кенә Әлмәттә тормыш кора. Биш-алты ел элек әти кеше ул йортта япа-ялгыз кала, чөнки хатыны аерылып китә. Юлия моны әтисенең тагын да ныграк эчә башлавыннан күрә.

А. Солдатовны үтерү очрагы буенча кузгатылган җинаять эшендә зарар күрүче итеп инде күптән кияүгә чыгып башка фамилия йөртүче Юлия билгеләнә. Шаһитлар һәм башка күргән-белгәннәр, күрәсең, мәрхүмнәр турында начар сөйләргә ярамый дигән гыйбарәне истә тотып, Анатолийны уңай бәяли. Әлбәттә, аның эчүен, даими эшләмәвен әйтми кала алмыйлар, әмма исерек чакта да тыныч, зыянсыз кеше иде диләр. Улы Александр бу хакта сүз куертырга теләми. Ә менә Юлия аны исергәч йокламый торган, бәйләнергә сәбәп табып гауга чыгаручы холыксыз адәм итеп сурәтли. Бактың исә, сәрхуш атаны туена да чакырмаган икән. Кияү тиешле ир-ат исә А. Солдатовны өйләнешкәнче бер очрашканнан бирле күргәнем юк, ди.

Соңгы берничә елда Фәүзия атлы ханым белән яшәгән ул. Ошбу хатын ир-атның эчүен телгә алмый диярлек. Мин төзелештә даими эшләдем, ә ул шабашкаларга йөрде, каз, дуңгыз ите ыслап сату белән дә шөгыльләнде, ди. Әлмәттәге тулай торак бүлмәсенә кайтып яши башлавын Колшәриптән эшкә йөрү уңайсыз булу белән аңлата. Фәүзия һәм башкалар да аның теләсә нинди эшне җиренә җиткереп чыгуын, төзелештә иң төгәл эшләрне башкаруын әйтәләр. Р. Сәхипҗанов та тикмәгә генә эзләп килмәгән бит аны.

1964нче елгы Фәүзия ханым араны бөтенләй өзми аның белән, ягъни Колшәрипкә килгәләп йөри. Соңгы тапкыр 7нче июньдә, димәк, мәет табылырга биш көн калгач килә. Мунчада юыналар, аннары сыйланып утыралар, кыскасы, бар да тәртиптә була, икенче көнне Солдатов хатын-кызны узгынчы машинага утыртып озатып кала. Ләкин ханым ул көнне Солдатов йортында Юра дигән бомж булуын да әйтә, аның узган ел азагында ул киткәннән бирле Солдатов өендә торуын җиткерә. Инде өч-дүрт ел шул яклардагы чүплекләрдән тимер-томыр җыеп, кибетләрдән срогы чыккан азык-төлек алып йөргән ошбу йолкышны Колшәриптә дә беләләр.

Әлбәттә, полиция иң беренче чиратта шушы бәндәдән шикләнә. Күз уңаенда буталып йөргән кешенең суга баткандай юкка чыгуы ук икеләнергә урын калдырмый бит. Әмма аны эзләү ай ярым дәвам итә. Рәсми кәгазьләрдә дә «бомж» дип күрсәтелгән ошбу бәндәнең 1966нчы елгы Юрий Григорьев, Аксубай районындагы Васильевка авылы кешесе икәнен ачыклау да шактый вакыт сорый. Ахыр чиктә аны Чистай каласында тотып кайталар.

Юрий Григорьев беренче хөкемен Аксубайда ала. 1994нче елда төркем белән талау, ут төртеп чит мөлкәтне юк итү, балигъ булмаган затларны җинаятькә тарту кебек гамәлләре өчен 4 елга утыртыла. Аннан кайтуы белән кыйнау, газаплау, үтерү белән янау, хулиганлык кылып Чистай суды тарафыннан өч елга колониягә озатыла. Бу, чынлыкта, адәм баласын чүплеккә ташлауны белдерә. Шуннан соң кайда эләксә шунда – бакча йортларында, ташландык өйләрдә тора, яшәү өчен чыганакны чүп савытларында һәм, әлбәттә, урлап таба башлый. Узган ел җәй көннәрендә урлашып тотыла да дүрт ай колония-поселениедә утырып кайта Юрий.

Аның Әлмәт районында булган соңгы җинаяте аңлы рәвештә кеше үтерү дип табыла, әлбәттә. Гаебен кире кагып тормый ул. Тикшерү комитетының өлкән тикшерүчесе Раил Зарипов аның күрсәтмәләрен җинаять урынында тикшертә, әлеге чарада аның корбанын тикшергән эксперт М. Ильин да катнаша. Григорьев тән җәрәхәтләрен ничек ясавын күрсәтеп биргәч, аның күрсәтмәләре хак булуын раслый ул.

9нчы июньдә чүплекләрдә табылган тимер-томырны тапшырып берникадәр акча эшләгәч, бер ярты алып кайта ул. Аны икәүләп төпләгәч һәм мунчада юынып чыккач, калган акчасына шәраб сатып ала. Эчеп утырганда хуҗаның Григорьев табып кайткан электр инструментын яшереп куюы хакында сүз чыга. Әйтелгәнчә, А. Солдатов аларны төзәтү белән шөгыльләнә, ә сукбайга тимерне акчага әйләндерү хаҗәт. Шул сәбәпле килеп чыккан низаг исерек Григорьевның пычакка ябышуына китерә, шүрли калып артка чигенә баручы абзыйның күкрәгенә чәнчеп идәнгә ега, котырынып муенына һәм башка урыннарына кадый, өстенә менеп сикерә.

Әлбәттә, үзе дә канга манчыла ул, мунчага кереп буялган киемнәрен мичтәге көйрәп торган күмер өстенә ташлый, башка күлмәк-ыштан киеп куя. Мәетне яндырмакчы да була ул. Өстенә ниндидер сыеклык сибеп ут төртеп карый, ләкин ул янучан матдә булып чыкмый. Шулай итеп 10нчы июньгә каршы төн уртасында Әлмәт кошчылык фабрикасына таба китә, полиция хезмәткәрләренә юлыккан сәрхуш айныткычта ятып чыга. Әлбәттә, ул чакта Колшәриптәге вәхшәт турында белүче булмый әле. Ике көннән мәет табылып, җинаятьчене эзли башлаганда ул Чистайда йөри инде.

Закон каршында гына түгел, мәрхүмнең туганнары алдында да гаебен таный ул. Тикшерү эшләре барган мәлдә мәрхүмнең улы Александр, җайлы вакытны туры китереп, күз төбенә нык кына итеп тондырып өлгерә аның. Ошбу «синяк» табиб экспертизасында күрсәтелә, әлбәттә. Әмма Григорьев, әтисен үтергән өчен суккандыр дип, аны җаваплылыкка тартырга теләмим, дип белдерә.

Ләкин никадәр генә яхшы булып күренергә тырышса да, аның җиңелрәк җәзага өметләнерлек чамасы юк иде. Шушы көннәрдә Әлмәт шәһәр суды Аксубай сукбаен 9 елга төзәтү колониясе дип аталучы даими яшәү урынына озатырга карар кылды.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии