Акча урлыйм дип, сугыш ветеранын үтергән

Акча урлыйм дип, сугыш ветеранын үтергән

Башкортстанның Илеш районы Кадер авылы халкы әле һаман куркудан айный алмый. 25нче август көнне биредә 95 яшьлек сугыш ветеранын – Рафаис Мөслиховны үтергәннәр. Сәбәбе дә билгеле – сигез мең сум акча өчен. Авыл халкы, ветеранның туганнары бу хәлгә ышана алмый. Нинди куркыныч елларны үтеп тә, 95 яшьлек картның мондый вәхшилекне күргәне булмагандыр, дип саный алар.

СИГЕЗ МЕҢ СУМ АКЧА ӨЧЕН

Ачык йөзле, киң күңелле Рафаис Мөслиховны һәр авылдашы да яхшы белә. Пенсионерның йортын музей, ә хуҗасын герой дип атый алар. Ә ник атамаска? Рафаис абый – Бөек Ватан сугышы ветераны, орден иясе, авыл горурлыгы. 1944нче елда фронтка киткәндә, аңа нибары 17 яшь була. Моңа да карамастан, үҗәт егет өлкән лейтенант дәрәҗәсен алырга ирешә, ә аннары хәрби тормышын авыл тормышына алыштыра. Колхоз рәисе, мәктәп директоры һәм завуч булып эшли. Районның төп активистларының берсе санала. Мәктәп укучылары, яшьләр белән очрашуларга йөри, алар белән аралаша. Бакча эшләрен ярата... Рафаис абый турында авылдашлары әнә шулай дип сөйли.

Кадер авылы халкының кайсыннан гына сорама, һәркем Рафаис абый турында матур сүзләр әйтә алыр, тик аның янында булган, аның янында үскән оныгы аны нинди бабай итеп истә калдырган икән? Бу сорауга җавап эзләп, Рафаис абыйның оныгы Руслан Мөслихов белән элемтәгә кердек. Соңгы арада көнгә әллә ничә журналистка бер үк сүзләрне, истәлекләрне сөйләргә туры килә дип, ул безнең белән сөйләшүдән баш тартты. Әмма Русланның «Интертат» интернет басмасына биргән шәрехләмәләреннән өзекләр китерәбез.

– 17 яшендә бабам фронтка – Бөек Ватан сугышына китә. 1951нче елга кадәр армиядә хезмәт итә, өлкән лейтенант дәрәҗәсенә җитә. «Кавказда бизгәк авыруы эләктердем», – дип сөйли иде. Аннан соң аны Ульяновскига күчерәләр, хезмәтен ул шунда тәмамлый һәм туган авылы Кадергә кайтып китә.

Бервакыт ул Ульяновскидагы артиллерия училищесында бер хисап документын югалткан. Моның өчен аны 25 елга төрмәгә утырта язганнар. Ул өч көн буе шул документны эзләгән. «Подполковникның хатыны форточка аша ашарга бирә иде», – ди. Шөкер, картатай (бабай) кирәкле документын эзләп табып, котылган.

Картатаемның тагын сигез бертуганы булган. Бер энесе әле дә исән. Ишле гаиләне туендырырга кирәк булганга күрә, бабам да балачактан ук хезмәтне яратып үскән. Армиядән кайтканнан соң ул өйләнә, Кадер авылында колхоз рәисе була, 40 ел гомерен мәктәпкә багышлый: башта физкультура укыта, аннан соң директор урынбасары, мәктәп директоры булып эшли. «Мәктәпне үз кулларым белән төзедем. Аны төзер өчен Башкортстан буйлап материал җыеп йөрдем», – дип әйтә иде миңа. Менә дигән өен җиткерә, кул эшенә оста була. Үземне белгәннән бирле хәтерлим: ике сарай, өч мунча төзегән, өч кое казыган иде.

95 яшьтә булуына карамастан, бөтен эшне үзе эшләргә тырышты. Бакчада казынырга яратты, барысын да үзе утырта, үзе карап тора иде. Авылда булганда, иртән бакчага чыгып кергәч, ишегалдында: «Бәрәңге казыйбызмы?» – дип, көрәген тотып тора иде. 75 яшенә кадәр эшләде. Иртәнге сәгать дүрттә торып, эшкә чыгып китә иде. Төшке ашка кайтып, башка эшенә бара иде, – дип искә алган Руслан.

Җинаять 25нче август иртәсендә була. Төбәк тикшерү комитеты мәгълүматларына караганда, 5:30 сәгатьтә ветеран яшәгән йортка 63 яшьлек авылдашы килә һәм бурычка сигез мең сум акча сорый. Рафаис абый акча бирүдән баш тарткач, аны этеп җибәрә. Карт башы белән каты өслеккә бәрелә. Шулчак җинаятьче аның йөзенә, күкрәгенә пычак кадый. Шуннан соң йортны тентеп, кирәкле сумманы табып, качып чыгып китә. Хуҗа алган яралардан шунда ук үлә. Русия Эчке эшләр министрлыгының Илеш районы бүлеге хезмәткәрләре җинаятьченең эзенә шул ук көнне төшә. Тоткарланганчы, җинаятьче кибеткә кереп, урланган акчага исерткеч эчемлекләр сатып алырга өлгергән була.

Авыл җирендә бер-береңне яхшы беләсең. Авыл халкы кемнең кайчан пенсия аласын, кая барасын, кайчан кайтасын – һәрнәрсәне белеп тора. Рафаис абыйның пенсия аласы көнен дә алдан белеп торган җинаятьче. Кеше булмаган вакытта йортка керүне дә алдан ук планлаштырган. 95 яшьлек карт кемгә генә каршы тора алсын ди? Өстәвенә, авылларда капка-коймаларны бикләп йөрү гадәте дә юк. Еракка чыгып киткән очракта гына. Ә Рафаис абый соңгы җиде елда берүзе яшәгән.

– Мин үзем вахтада эшлим, авыл яныннан узган саен янына кереп чыга идем, үзе дә еш шалтыратып, хәлләрне белешеп торды. Картатайны кадерләделәр, хөрмәт иттеләр. Уфада ниндидер чара була кала икән, таксига утырып, Уфаларны әйләнеп кайтырга мөмкин иде ул. Йөрергә, кеше белән аралашырга, физик эшне эшләргә көче булды аның – шунысы сөендерә. Ә менә ашарга пешерү белән мәшәкатьләнәсе килмәде, шуңа күрә Эльвира исемле туганнан туган сеңлем картатайга шул ук авылда торган социаль хезмәткәр яллады. Картатайның үле гәүдәсен беренчеләрдән булып ул күргән дә инде. Мин, әтием белән Октябрьскийда яшибез. Картатайның калган оныклары Уфада. Ләкин картатай өен ташлап китәргә теләмәде. «Юк, бармыйм. Бу – минем җирем. Кендек каным тамган җиремдә үләсем килә», – диде. Аның тыныч үлем белән китәсе килде, ләкин болай «ерткычларча» үлем белән түгел. Ул инде үзе үлемгә әзер иде. Хәтта каберенә һәйкәл ташына да заказ биреп куйган иде, ул аның сараенда торды. Картатай безгә җеназасында күп кеше булачагын әйтә килде. Күрәсең, аның сүзләре рас булган, – дип искә алган Руслан.

БЕРЕНЧЕ ГЕНӘ ОЧРАК ТҮГЕЛ

Башкортстанда Бөек Ватан сугышы ветеранын үтерүнең беренче генә очрагы түгел бу. 2020нче елның июлендә республиканың Кыйгы районы Ләүзә авылында Бөек Ватан сугышы ветераны 100 яшьлек Иван Несмеянов фаҗигале төстә һәлак булган иде. Бу очракта да үтерү очрагы теркәлде һәм ул да акчага бәйле булды.

«Башинформ» хәбәренчә, Иван Николаевич ялгызы яшәгән. Хатыны вафатыннан соң ул беркемне дә янәшәсендә күрергә теләмәгән. Ике кызы, инде хәзер үзләре дә пенсионерлар, Чиләбедә яшәгәннәр. Иван әфәндегә социаль хезмәткәр беркетелгән булган. Күршеләре дә һәрвакыт күз-колак булып, хәлен белеп торган.

Якташлары ветеранның туган авылы Ләүзәдә актив тормыш рәвеше алып баруын, феноменаль хәтергә ия булуын билгели. Әйтик, үзенең 100 яшьлек юбилеенда ул Константин Симоновның «Ледовое побоище» поэмасын яттан сөйләгән.

Олы ветеранның җансыз гәүдәсенә беренчеләрдән булып күршесе тап булган. Бабай бәйләнгән, башында күп санлы җәрәхәтләр булган. Беренче ясалган нәтиҗәләр буенча, ветеранны кыйнаганнар, кыйммәтле әйберләр һәм акчаларын урлаганнар. Җинаятьчеләр Җәзаларны үтәү буенча федераль хезмәтнең элеккеге хезмәткәрләре булган, шуңа да җинаять эзләрен калдырмаганнар, ә соңыннан үзләренә игътибар җәлеп итмәскә тырышканнар. Шуңа бәйле рәвештә, җинаять эше ике ай дәвамында ачылмаган килеш калган. Әмма җинаятьчеләрнең эзенә төшкәннәр. 2021нче елда суд Чиләбе өлкәсендә яшәүче 34 яшьлек Юрий Никитинны – 23, ә Кыйгы районында яшәүче 42 яшьлек Виктор Валавинны 10 елга ирегеннән мәхрүм иткән. Шулай ук зыян күрүченең туганнары файдасына Никитиннан – 1,5 млн сум, ә Валавиннан 500 мең сум акча түләттерелгән, дип язган иде «Өмет» газетасы.

Бу – илебездә теркәлгән бары тик ике генә очрак түгел. Һәр өлкәдә, республикада моңа аваздаш вакыйгалар булып тора. Кызганыч, ләкин мактанып сөйли торган яңалык түгел. Мактанып сөйли торганы календарьда кызыл төс белән билгеләнгән 9нчы май көненә туры килә. Әмма беренчесе өчен аерым көн кирәкми, чөнки ветераннардан акча урлау, аларны алдау, үтерү кебек җинаять очраклары көннән-көн арта. Ә бит илебезнең киләчәге матур һәм якты булсын, оныкларым һәм балаларым яхшы яшәсен дип, сугыш кырында кан койганда, фашист кулыннан түгел, ә ватандашы кулыннан үләчәген белмәгән ветераннар. Белсәләр, шундый зур югалту һәм көч белән кан түгүгә риза булырлар идеме икән?..

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии