Акылы чирле чикне белми

Акылы чирле чикне белми

Тәтеш районының Тоншерма авылында хәзер өлкән яшьләрендәге Раиса Сарафанова белән Петр Илюшкин 1994нче елдан бирле бергә яши. 1949нчы елгы хатын-кыз ир йортына ул чакта 23 яшендә булган улы В.Прокопьев белән килә. 1971нче елгы Василий тумыштан акылга зәгыйфь, шул сәбәпле, башка балалар кебек мәктәптә дә укымаган, ләкин үз-үзен карый ала, өй тирәсендә вак-төяк эшләрдә булышырга сәләтле, туган телендә – чуашча сөйләшә, русча да яхшы аңлаша. Соңгы вакытларда 50 яшьлек ир-ат урамда бары тик өлкәннәр белән генә күренгәли. Кечкенәдән психиатр күзәтүендә тора ул. 2011нче елда әнисе экспертиза үткәрттергәч, ир кешенең психик кимчелеге уртача дәрәҗәдә икәне раслана, район суды чирле кеше мөстәкыйль яшәрлек түгел дип таба, 2нче төркем гомерлек инвалидлык бирелә аңа. Ә менә опекуны итеп әнисе түгел, 1951нче елда туган Петр Илюшкин билгеләнә.

Монысы инде 1949нчы елгы карчыкның эчкече булуы нәтиҗәсе. Петр хәләл җефетенең элегрәк 10-15 көн салып йөргәч туктап торуын, ә соңгы бер елда тоташтан эчүен әйтә, көненә кимендә, өч литр сыра чөмерә, лаякыл исергәнче эчә, ди. Искәртеп үтик, карчыгы урамда кеше көлдереп йөрмәсен өчен, сыра һәм тәмәкене ул үзе алып кайтып бирә. Петр үзе эчми, тартмый торган хөрмәтле кеше авылда, ә Раиса турында фикерләр тискәре, әлбәттә. Аны акылга сай һәм хәвефле зат дип санаучылар да күп. Аның белән торырга куркам, дип, Петр үзе дә әйткәләгән була. Моның чыннан да шулай икәне Р. Сарафанова узган елның 14нче октябрендә коточкыч явызлык кылып куйгач, рәсми рәвештә расланды.

Ул көнне Петр иртүк торып хуҗалык эшләре белән кайнаша, аннан соң телевидение өчен еллык акчаны түләү ниятеннән район үзәгенә китә, кирәкле даруларны да алып, шул ук Тәтеш-Буа автобусы белән төш вакытында кайтып та җитә. Өйалды ишеге эчтән бикле булганга, шактый шакыганнан соң, инде тәрәзәне алып керәм дигәндә Раиса ача ишекне. Аның махмырдан интегүе күренеп тора, шул ук вакытта абзый матчадан асылынып торган бауга игътибар итә. Моның сәбәбе тиз ачыклана, карчык урындык алып килеп асылынырга җыенуын төшендерә. Ир-ат моңа юл куймый һәм Василийны эзләргә керешә. Мич янындагы җәймә капланган караватында күренми ул, ә ачып карагач, коточкыч күренеш хасил була, ягъни балта белән чабып канга баткан ир-атның җансыз гәүдәсе ята анда.

Тетрәнгән абзыйның сорауларына аңлаешлы җавап бирми карчык, гел, үләм, дип, баш төзәтергә сорый. Петр аның хәле чыннан да хөрти икәнен күрә, тиздән төрмәгә ябачакларын да белә һәм кибеттән һәркайсы литр ярымлы өч шешә сыра алып кайтып бирә. Хатын-кыз баш төзәтеп рәтләнә төшкәч тә явызлыгының сәбәбен аңлата алмый, бары тик түзеп тора алмадым дип мыгырдый.

Шулай итеп, Петр шактый вакыт узгач кына авыл фельдшерының өенә барып, хәвефле хәбәрне әйтә. 23 яшьлек кыз аңа ияреп китми, чөнки хәтәр карчыктан шикләнә, шул сәбәпле, полиция һәм авыл башлыгы Ф.Галимовка шалтырата, фаҗига урынына җитәкче ир-ат белән бергә бара. Әлбәттә, ярдәмгә мохтаҗ кеше булмый анда. Полиция хезмәткәрләре Р. Сарафанова белән П. Илюшкинны эчке эшләр бүлегенә алып китәләр, тиздән ир кеше аннан чыгарыла, икенче көнне зинданда кунган 72 яшьлек карчыкны суд сак астына алырга дигән карар чыгара. Шул ук көнне аның 50 яшьлек улы Тоншерма зиратына күмелә. Бу хакта Раисаның Буада яшәүче сеңлесе Любовь Сарафанова да ишетми кала. Аңлы рәвештә кеше үтерү очрагы буенча кузгатылган җинаять эшендә зарар күрүче итеп шушы ханым билгеләнә.

П. Илюшкин әлеге мәхшәргә Василийның кайчагында әнисе әйткәнне тыңламавы этәргеч биргән дип исәпли. Бу җәһәттән аның биргән ризыкны ашамавын, өстенә япкач карышуын, шуның өчен әнисенең аның яңагына сугуын да искә ала. Сарафанова исә гаепне иренә дә сылтагандай сөйли. Имеш, 14нче октябрьдә ул Петрның аны картлар пансионатына озатырга җыенуы турында әйткәнен исенә төшергән, чирле малаен аның белән калдырырга теләмәгән, шуңа күрә Василийны үтерергә, үзе асылынырга уйлаган. Әйтүенчә, караватта яткан ир-атны алдан җеп белән буып үтерергә тотынган, әлбәттә, аның каршылык күрсәтүе сәбәпле булдыра алмаган, шуннан соң чоландагы балтаны алып кереп, үткен ягы белән күбрәк баш тирәсенә сугарга керешкән, хәтәр коралны комод артына яшереп куйган. П. Илюшкин аны картлар йорты белән куркытуын кире кага, ул сәрхуш белән ник интегәсең, озат пансионатка, дип, миңа авылдашлар гына әйткәләде, ди. Күрәсең, чыбыксыз телефон бу хакта Раисага да җиткергән була.

Суд-медицина эксперты мәрхүмнең гәүдәсендә егермедән артык ачык яра саный. Шуңа күрә тикшерү комитетының Буа районара бүлегеннән Айрат Мөхәммәдуллин аңа аеруча ерткычлык белән кеше үтерүдә рәсми гаепләү белдерә. Бу исә Р. Сарафанова 8дән 20 елга кадәр ирегеннән мәхрүм ителәчәк дигәнне белдерми. Психиатрлар комиссиясе карчык акылга зәгыйфь булганга үз гамәлләрен аңларлык хәлдә булмаган, ул үзе һәм тирә-юньдәгеләр өчен куркыныч зат, шуңа күрә саклана торган психиатрия клиникасында мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ дип белдерә. Шуннан соң тикшерү изоляторында берничә ай утырып өлгергән карчык республика диспансерына урнаштырыла. Бу хактагы рәсми карар Татарстан Югары судында чыгарылачак.

***

Узган елның 13нче ноябрендә Әлмәттә 54 яшьлек Сергей Григорьев та шундый ук хәтәр хатын-кыз кулыннан һәлак булды. Әфганстан сугышы ветераны 1974нче елгы Мәҗидә Миначеваның пычаклы һөҗүмен кире кагып азаплануы нәтиҗәсендә аның кул, чигә-маңгай тирәсендәге тугыз җәрәхәте әллә ни зыянлы булмый, сул ботындагы ике төп кан тамыры киселүгә китергән унынчысы язмышын хәл итеп куя.

М. Миначева Свердловск өлкәсендә туып үсә. Өлкән яшьтәге әтисе аның холкындагы сәерлекләр 15 яшьләрендә сизелә башлануын әйтә. Башлангыч чорда ошбу дорфалыкларга әллә ни игътибар итүче булмый. 90нчы елларда чырае үзгәреп, әйләнә-тирәдәгеләргә җикеренеп холыксызлана, гел бер сүзләрне кабатлый, ә өянәге узып тынычлангач, берсен дә хәтерләми торган кыз махсус сырхауханәгә салгач яисә өендә дарулар кабул иткәч кенә үз хәленә кайта торган булып кала. Чир кискенләшү очраклары бигрәк тә көз-кыш көннәрендә еш кабатлана. Соңрак үткәрелгән экспертизада Мәҗидәнең әнисе ягыннан карт әбисендә (прабабушка) эпилепсия авыруы булуы күрсәтелеп, нәселдәнлеккә дә ишарә ясала.

2019нчы елда хәләл җефете вафатыннан соң ир кеше ике кызы белән Татарстанга күченеп кайта, аларның кечесе белән үзе Сарман районында кала, Мәҗидәгә Әлмәттә тулай торак бүлмәсе алып бирә. Шул рәвешле, инде 45 яшьләрендәге хатын-кыз мөстәкыйль яши башлый, әйтүенчә, сәүдә оешмалары җыештырып, ашханәләрдә савыт-саба юып вакытлы эшләрдә эшләп очын-очка ялгап бара. Даими эшкә урнашып кешечә яшәргә, психик чиреннән бигрәк, эчү дигән зәхмәт комачаулый. Соңгысы аның көтелмәгән явызлыклар кылып кую мөмкинлеген тагын да арттыра. Хәер, 13нче ноябрь мәхшәре бөтенләй үк көтелмәгән хәл түгел үзе. Афган кушаматлы С. Григорьев шул ук «общага»да туганнары биргән бүлмәдә 2013нче елдан бирле яшәгән. Иш-ишен таба дигәндәй, күршеләр берара ир белән хатын кебек тә торганнар, 1967нче елгы сугыш ветеранының барлы-юклы пенсиясе, очраклы керемнәре хисабына көн күргәннәр. Әлбәттә, ике сарык башы бер казанга сыймаган кебек, сәрхушләр дә аерылышкан. Тиздән туганнар эшләмичә йөреп, коммуналь хезмәтләр өчен түләмәгән, торакны ташландык хәлгә китергән Сергейны бүлмәдән чыгаралар. Шуннан соң ир кеше берничә бүлмәгә уртак душ бүлмәсендә куна башлый.

Күршеләр аның турында, эчсә дә, тыныч зыянсыз кеше иде, диләр. Юкса, юыну бүлмәсендә кунып йөрергә рөхсәт итмәсләр иде, мөгаен. Ә Мәҗидә хакында сөйләгәндә «неадекватная» сүзе еш кулланыла, хәтта кеше алдында да Сергейга ташлана иде дип, ызгыш-бәрелешләрнең аннан башлангыч алуын белдерәләр. Бигрәк тә соңгы вакытта Мәҗидәнең Сергейга, үтермичә тынычланмаячакмын, дип, еш ярсып йөрүләрен искә алучылар бар. Юлия атлы күршесе Сергейга полициягә барырга тәкъдим итүен дә искә ала. Сугышларда катнашкан ир-ат Мәҗидәдән курыкмыйм дип, хатын-кыз өстеннән шикаять белән йөрми, билгеле.

Юлия 13нче ноябрьдә дә күршесеннән Сергейны «манчырга» җыенуы турында тагын ишетә, ә кичкә таба баскычтан менеп килгәндә аның сүгенеп кычкыруын ишетә, икенче катка күтәрелгәч инде җансыз икәне сизелеп торган канга баткан С. Григорьевның идәндә ятуын күрә. Мәҗидә исә бүлмәсенә кереп бикләнгән була, әйтүенчә, анда эзләп таба алмаслар дип уйлый.

Аның күрсәтмәләрен гадәти дияргә мөмкин. Башка бик күпләр кебек үк, ул да ошбу гамәлен мәрхүмнең явыз кылануы белән акларга, аннан курку нәтиҗәсе итеп күрсәтергә омтыла. Тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән А. Сурчилов, ник качып китмәдегез, бүлмәгә кереп бикләнмәдегез, дигән сорауны ирештергәч, отпор бирәсем килде, дип җаваплый. Тикшерү барышында шунысы ачыклана, икенче каттагы мәйданчыкка С. Григорьев пәйда булганчы ук кулына пычак тотып чыга, ягъни «дошманын» сагалап тора ул. Моның сәбәбен дә аңлата алмый. Имеш, усал кеше аңа таба бер адым ясагач та, куркудан аның кулындагы бер шешә аракысын бәреп төшереп челпәрәмә китерә. Сергей тагын да котырынып киткәч, уң кулындагы хәтәр әйберне эшкә җигә, ир-ат идәнгә егылып аңсыз калгач, югарыда телгә алынган хәлиткеч җәрәхәтне ясый.

Аның аңлы рәвештә кеше үтерүе армачык була монда. Гаебен ул үзе дә таный, Әлмәт шәһәр суды авыр җинаять кылучыны сак астына ябарга карар кыла. Бөгелмәдәге тикшерү изоляторында нәкъ ике ай утырган М. Миначева республика психиатрия сырхауханәсенә салына. Чөнки экспертиза аны да үз гамәлләрен аңларлык булмаган, үзе һәм башкалар өчен хәвефле зат буларак мәҗбүри дәвалануга мохтаҗ дип таба.

Кызганыч ки, акыл ягыннан чирле кешеләрнең чиктән ашкан явызлыклары турындагы мондый мисалларны күпләп китереп була.

Наил ВАХИТОВ,

Тәтеш, Әлмәт районнары

Комментарии