Хатын ирен үтергән

Хатын ирен үтергән

Рәсми мәгълүматларда мондый шомлы хәбәрләр күп. Әлбәттә, башлыча, сәрхушләрнең гаиләләрендә килеп чыккан аяныч хәлләр хакында алар. Арча, Кама Тамагы районнарында булган гыйбрәтле очраклар да шундыйлардан.

Арча якларында туып үскән 1992нче елгы Зәмирә Хәсәнова турында хәтта туганнары да юньле сүз әйтә алмый. Әнисе Саимә (кайбер исемнәр үзгәртелә. Авт.) авыл баласының 9 яшеннән эчә, тәмәке тарта башлавын яшерми, наркотиклар кулланганын сизгәнем булмады, ди. Кәче мәктәбендә 9нчы сыйныфны тәмамлагач, укымаган, рәтләп эшләмәгән ул, аның каравы, бүтән өлкәдә «уңышларга» ирешкән, ягъни өч бала тапкан, әнисе әйтмешли, бигүк яхшы булмаган тормыш рәвеше алып барганга күрә, аларга булган хокукыннан мәхрүм ителгән. Урлап тотылып мәҗбүри эшләргә хөкемгә тартылган, әлеге җәзаны үтәмәгән өчен, 2019нчы елда япкынлыкта утырып кайткан. Сүз уңаеннан, аның бер генә яшькә яшьрәк энесенең дә көчләгән өчен узган ел бик озакка колониягә озатылуын искәртик.

Яшь хатын ир затларына кытлык кичерми. Өч-дүрт ел элек 1987нче елгы Рамил Әхмәтҗанов белән тора башлый, тиздән дүртенче баласын да табып куя, күп тә үтми ошбу сабыена да хокукы чикләнә, чөнки юньле тәрбия күрсәтми. Туганнары уңай бәяләсә дә, Р. Әхмәтҗановны да мактап булмастыр. Тормышта лаеклы урын тапкан 30 яшьлек ир егылганчы эчә торган холыксыз һәм өч баласын ятим калдырган хатын белән язмышын бәйләр идеме икән? Апасы һәм әнисе Рамилнең «сожительница»ны ташлап киткән чакларын да искә алалар, ләкин үзенә һәм сабыена бер-бер хәл кылу белән куркытып кире кайтара иде, диләр. Шулай ук аның исерек чакта иренә кул күтәрә, чәнечке, пычакка ябыша торган гадәте булуын һәм, гомумән, акыл ягыннан кимчелекле кеше кебек кылануын белдерәләр. Р. Әхмәтҗанов туганнарының ошбу фикерләре нигезсез түгел, әлбәттә. Әмма боларга ир кешенең дә эчәргә хирыс икәнен өстәргә кирәк. Димәк, хәвеф-хәтәр чыгу мөмкинлеге дә зур була. Ызгышлы гаилә ике елдан артык Зәмирәнең әнисе һәм хәзер төрмәдә утыручы энесе белән авылда тора, 2021нче елның февралендә Арчада түләүле фатирга урнаша, Рамилнең шәхси хуҗалыкларда эшләп тапкан акчасы хисабына көн күрә. Күченеп килүләренә ярты ел дигәндә, Арчада шаукымлы җинаять эшләнә.

2021нче елның 18нче августы ирле-хатынлыларның яшәү рәвешен күрсәтүче гадәти көн була үзе. Көндез аларга, узган көнне бер яшь тулган малайга бүләкләр тотып, Рамилнең апасы Лениза килә. Шул арада гаилә башлыгына шабашкада эшләгән өчен 4 мең тәңкә хезмәт хакы кертеп чыгалар, димәк ки, кунак белән сыйланырлык акчалы булалар. Ләкин сыраны күбрәк хуҗалар чөмерә. Ленизаның әйтүенчә, сәгать 4нчедә ул чыгып киткәндә үк сәрхушләр үзара әрләшеп кала. Әлбәттә, бер кызгач, эчүдән туктамый алар. Кичкә таба Зәмирә Ксения атлы дус кызын чакыра, анысы сөйгәне Айдар белән килә. Шактый исергән хуҗабикә бала карарга әнисен дәшә, икенче көнне бик мөһим эшләре булганга, төнлә ял итәргә ниятли, имеш.

Саимә ханым авылыннан узгынчы машинага утырып тиз килеп җитә һәм оныгын карарга кереп китә. Ул килгәч, кунаклар да озак утырмый, әйтүләренчә, хуҗалар арасында ызгыш кызганнан кыза барганга, китү ягын карыйлар. Искәртеп үтик, алар, лаякыл исерек хатын-кыз дулады, ир кеше аны тынычландырырга тырышты, диләр. Кухнядагы ике сәрхушнең тавышы Саимәгә дә ишетелә, нәрсәдер дөбердәп төшкәч, якынрак килеп: «Балага йокларга бирмисез», – дип ачуланып эндәшә һәм идәнгә егылып төшкән кияүне күрә.

Рамил берникадәр вакыт аңында була, полиция килер дип, ашыгыч ярдәм дә чакырмаска куша. Күкрәгендә кечкенә генә җәрәхәт була, аннан кан да акмый диярлек, ләкин хәле бик тиз начарая бара. Сәрхуш хатын иң элек әнисенең башка ирдән тапкан улы, ягъни абыйсына шалтыратып хәлне аңлатып бирә. Радмир табиблар чакырырга куша. Шул рәвешле, ир кеше үзенә үзе чәнчегән дигән хәбәр сырхауханәгә, аннан полициягә барып ирешә. Ярдәм килеп җиткәнче Зәмирә хәл эчендәге ирен билдән түбән чишендереп, аны һәм идәнне «биологик калдыклардан» чистартып-юып куя.

Хуҗабикә өйдәге ыгы-зыгы вакытында берничә кешегә, шул исәптән Рамилнең әнисенә дә шалтырата. Елена көч-хәл белән сөйләшүче исерекнең сүзләрен аңлап бетерми, бераздан килене белән үзе элемтәгә керә. Анысы күкрәгендә кечкенә генә ярасы бар, тегәрләр дә, кайтарырлар дип кычкыра. Ә менә сырхауханәгә шалтыраткач, аңа улының хәле өметсез икәнен белдерәләр. Чыннан да, төнге сәгать 2нчедә 34 яшьлек ир кеше соңгы сулышын ала.

З. Хәсәнова, исерек булса да, гаепне үзеннән читкә этәрү җаен карый, ягъни Рамил үзенә үзе кадады дип бара. Ошбу фикер тикшерү органнарында гына түгел, мәрхүмнең туганнарында да шик уята. Лениза, мәсәлән, сәрхуш килен төнлә шалтыраткач та, Рамилне син үтердең, теләгеңә ирештең, дип тозлап-борычлап җавап кайтара, рәсми күрсәтмәләрендә дә кабырганы зарарлап үпкә, йөрәккә кадәр барып җиткән җәрәхәтнең З. Хәсәнова кадау нәтиҗәсе икәнен бик кискен рәвештә белдерә.

Тикшерү эшләре мондый фаразларга гына нигезләнми, билгеле. Зәмирә үзе дә иң алдан Радмирга шалтыраткач та ирен чәнчүен әйткән була. Дөрес, абый кеше конституцион хокуклары нигезендә әлеге сөйләшүнең эчтәлеген әйтүдән баш тарта, күрәсең, моның сеңлесе файдасына түгел икәнен белә. Әмма әлеге хәбәрләшү «громкая связь» буенча төп шаһит Саимә ханым алдында бара һәм әни кеше дөресен сөйләп, чынлыкта, кызын фаш иткән күрсәтмә бирә. Кыскасы, З. Хәсәнова күрсәтмәләрен кире кагучы дәлилләр шактый туплана.

Хәер, хокук саклау органнарында җинаятьнең шушы хатын эше икәне алдан ук шик уятмый. Шуңа күрә икенче көнне үк тоткарлана, суд карары белән сак астына ябыла һәм өченче көнне тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Д. Хаҗиев аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә беренчел гаепләү белдерә.

З. Хәсәнова үтерү максаты һәм пычак белән кадау нияте, теләге булуын кире кага. Шул ук вакытта Рамил үзенә үзе чәнчеде дигән фикерне дә телгә алмый башлый, ә бәлки очраклы рәвештә саксызлык белән кадау-кадалу хакында сөйли. Аның әйтүенчә, әрләшә торгач һәм иренә тимер урындык белән кундырып алгач, кулына пычак тотып кухнядан бәдрәфкә керә һәм сул беләген ике җирдән җәрәхәтли. Кан тамырымны кисеп, үз-үземә кул салу уе булмады, Рамилне куркытырга гына теләдем, ди ул. Алга таба булган хәлләрне төрлечәрәк бәян итә, берсендә, тарткалашканда, «көрәш» барышында ялгыш кададым дисә, икенчесендә, тәгаен әйтә алмыйм, мөгаен, пычак белән эләктергәнмендер дип, икеләнү белдерә. Хак булса, шуннан берни булмагандай кухняда сыра эчеп утыралар, ярты сәгать чамасы узгач кына Рамил, агарынып, урындыгыннан егылып төшә.

Ошбу хәлләрне сөйләп кенә түгел, җинаять урынында күрсәтеп тә йөри ул. Ләкин эксперт әлеге күрсәтмәләрне дә шик астына ала. Ахыр чиктә, З. Хәсәнова бәдрәфкә түгел, ә кухняда пычак тотып иренә һөҗүм иткән, ягъни аны аңлы рәвештә үтергән дигән нәтиҗәгә киленә. Гаепләү ягы фикере судта да раслана, хөкемдар явыз хатынны 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгара. Аның дүртенче баласы опека буенча туганнар тәрбиясенә тапшырыла.

***

Кама Тамагы районының Куйбышев затоны бистәсендә гомер иткән В. Сафиуллина 69 яшендә алты елга ирегеннән мәхрүм ителде. Узган ел азагында икенче иренең вафатына 14 ел тулган көнне 13 ел бергә яшәгән өченче ире Ю. Бакушинны үтерә ул.

1953нче елгы Юрий Мәскәүдә туган кеше. Беркайчан да гаилә кормаган карт буйдак 2005нче елда Идел буендагы Антоновка авылындагы туганнан туган энесе Всеволод янына кайта, анда ике ел чамасы торганнан соң Куйбышев Затонына күченә, бистәдә Валентина Сафиуллина белән танышып никахсыз гаилә кора. Ошбу ханым яшь чагында медицина көллияте тәмамлап, фельдшер булып эшләгән. Үзе Ульянов өлкәсеннән ул, бу якларга телгә алынган икенче иренә кияүгә чыккач кечкенә кызы белән килгән.

Пенсиядәге ханым 2нче төркем инвалид хәзер, өстәвенә психиатрда исәптә дә тора, ләкин күптән түгел үткәрелгән экспертиза, аның рухи кимчелекләре хәмергә хирыслык нәтиҗәсе, үз кыланмышларын аңламаслык хәлдә түгел, дип белдерә. Күрше-күлән дә аның исерек чакта гына тавышланып, сүгенеп йөрүен, ә ир кешенең тыныч, зыянсыз икәнен әйтәләр. Картлар пенсияләре хисабына очын-очка ялгап баралар, әлбәттә, бергәләп эчәргә дә җай чыгаралар. Юрий аягын сындыру сәбәпле бер ел чамасы култык таякларына таянып йөри.

Узган елның 19нчы декабрендә Валентина шул бистәдә яшәүче кызы Лидия йортына кереп чыга, кайтышлый 14 ел элек үлгән Валерийны искә алу ниятеннән, кибеткә кереп, 25әр граммлы 4 шешә «фанфурик» алып чыга. Кич белән исә кышкы киемсез, оекчан карчык шактый ерак торучы кызы белән кияве янына тагын килеп чыга һәм Ю. Бакушинны үтерүен әйтә. Өйдәгеләр ошбу шомлы хәбәргә ышанмыйлар, төгәлрәге, психиатрда исәптә торучы һәм эчә торган әниләре ялгышып-буталып сөйли дип өметләнәләр. Ләкин фатир ишеген ачкач та диванда яткан Юрийны күрәләр, әни карчык мәет янәшәсендәге урындыкта яткан пычакка күрсәтеп шул ук сүзләрне кабатлый.

Суд-медицина эксперты гәүдәнең башлыча корсак, күкрәк тирәсендә 14 тирән җәрәхәт булуын, муендагы тагын ике яраның кеше җан биргәч ясалуын белдерә. Тикшерү комитетының Югары Ослан районара бүлегеннән Андрей Россиевка әлеге эшне тикшерү әллә ни мәшәкатьле булмый. В. Сафиуллина барысын да бәйнә-бәйнә сөйләп, гаебен танып тора. 1953нче елгы әби, шунда ук тоткарланып, полиция бүлекчәсенә алып кителә, аны озата барган Рөстәм Әкберов, күңеле күтәренке иде, ара-тирә җырлап та җибәргәләде, ди. Икенче көнне суд аны сак астына ябарга карар кыла.

Үзенә бернинди куркыныч янамаса да, чынлыкта, бернинди сәбәпсез озак еллар бер түбә астында яшәгән абзыйны тетеп ташлаган хатын-кызның акылга камиллеге икеләндерә, билгеле. Ләкин бик тә эзлекле күрсәтмәләр бирә, вакыйганы энәсеннән җебенә чаклы сурәтли ул. Кыскасы, теге шешәләрдәге җәмгысе 100 грамм спиртлы сыеклыкны икәүләп эчкәч тә черем итәргә ята алар. Валентинаның әйтүенчә, кичкә таба гомер бакый үзенә кул күтәрмәгән Юрийның култык таягы белән сугуына уянып китә дә, аксак ирне диванга төртеп ега, шул тирәдәге урындыкта яткан пычакны кулына алып кадарга керешә ул. Бакушин дәшми-тынмый үлеп китте, ди хатын-кыз, ошбу явызлыгы сәбәбен дә атый алмый, аптыраганнан, кыйнар дип курыктым, ачуым килде, дип сөйләнә.

Кама Тамагы район суды хөкеме үз көченә кермәгән әле. Ирен үтергән хатынның иреккә чыгу мөмкинлеге дә юк түгел. Моның өчен икенче суд өлкән яшьтәге инвалидның саулыгы иректән мәхрүм итү оешмаларында тотарлык түгел дип табарга тиеш.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии