- 04.05.2025
- Автор: килгән хатлардан
- Выпуск: 2025, №4 (апрель)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Һәр чор бер-берсеннән нәрсәсе белән булса да аерылып тора. Шул ук җирлектә шул ук халыклар яшәсә дә, алар да шул чорга яраклаша. Эш яраткан кешеләр әби-бабай, әти-әнидән калган шул ук эшләрне башкара. Балаларын да эшкә өйрәтеп калдыра. Ә караклар, кеше алдарлар нишли? Алар да балаларын шушы кәсепкә өйрәтә микән?
Минем әни Әтнә районы Зур Җогып авылы кызы иде. Урта тормышлы крестьян гаиләсендә үскән. Атлары, сыерлары, җирләре, кош-кортлары булган. Көзнең октябрь-ноябрь айларында ат абзарыннан зур гына гәүдәле бер акбүз атларын урлап алып чыгып киткәннәр. Хәсән бабай көндез, якты вакытта җәй көне хуҗалык көтүен көткән кешенең керүен искә төшерә. Ул Әтнә районы Кече Әтнә авылы кешесе була. Зур гәүдәле бу кешене Кече Әтнә халкы белә. «Шук куллы» кеше икәнен дә әйтәләр. Шуларга барып керсә, атны әле генә суеп, зур-зур гәүдәле кешеләр, кунак булып, яңа пешкән ат ите ашап утыра. Теге көтүче кеше бабайны таный. «Әйдә, Хәсән абый, өстәл артына уз. Үз атыңның итеннән авыз итәрсең», – дип көлә. Бабай аптырап тик басып тора. Шунда теге кеше кулына зур пычак ала да: «Хәсән, алдың белән кердең, артың белән чыгып кит!» – дип, бабайны куып чыгара. Бабай авылга ничек кайтып җиткәндер, өйгә керә дә егыла. Шул егылуыннан тора алмыйча, биш баласын калдырып, үлеп тә китә.
Бу вакытлар ат караклары чорына керәдер инде. Ул вакытлардан соң күп сулар акты, күп җилләр исте. Без сугыш чоры балалары да күп калмадык. Безне ил башлары искә алмаса да, мошенниклар бер дә онытмый. Телефоныма көнгә ике-өч мәртәбә «кредитыгыз әзер, кул куеп алыгыз гына», дип хәбәр итәләр. Җайлы гына акчалы эшкә дә чакырып торалар. Бу араларда өйгә үк килгәннәре генә күренми. Шулай да онытып бетермиләр. Җәй көне күрше подъездда яшәүче Сәрия исемле хатынны зур гына суммага алдап киттеләр.
Ишектә звонок. Эш киеменнән, кулына чемоданнар тоткан ике егет. Татарча да бик матур сөйләшәләр. Үзләрен электриклар дип таныштырып, челтәрдәге көчәнешне тикшереп йөрибез, диләр. Аннары: «Көчәнеш 230 вольтны күрсәтә, холодильникларыгызның янып чыгуы бар. Менә сезгә стабилизатор. 40 меңегезне бирәсез дә, без чыгып китәбез», – дип, чыкканда, ерак яшерелмәгән 60 меңне дә кыстырып чыгып китәләр. Подъездда видеокамера бар, ләкин әлегә кадәр ул ике егетне тоткарлаган кеше юк. Югыйсә алар бик качып та йөрмиләр, ахрысы, ике-өч атна үтмәде, безнең подъездга да кереп, «кунак булып» чыгып киттеләр. Юрий исемле күршегә теге стабилизаторларын 60 меңгә калдырганнар. Безгә дә кергәннәр. Ул вакытта мин өйдә түгел идем. Алай үзе йозаклар ватып йөрмиләр, без үзебез аларны ишекләрне киң итеп ачып кертәбез. Йомшак кына сөйләшеп, катыга утыртып чыгып китәләр.
Икенче катта яшәүче Ефим исемле күршегә дә сугылганнар. «Бик сорагач, керттем инде, – ди. – Почмак саен розеткалардагы электр көчәнешен тикшерделәр. Шуның кадәр акча түләсәң, көчәнешне тигезлибез, диделәр. Мин аның кадәр акчам юклыгын әйткәч, сумманы бераз киметергә риза булдылар. Аның кадәр дә юк, дигәч, ярый, әзерләп тор, тагын килербез, дип чыгып киттеләр». Кайларда йөри торганнардыр, әлегә күренгәннәре юк. Шәһәр зур, клиентлар күп. Көне-төне әйтеп, язып торсалар да, барыбер алданабыз.
Рафаил БӘЙРӘМОВ,
Әтнә районы, Казак Үртәме авылы
Комментарии