Хатын-кызлар үтерелә

Хатын-кызлар үтерелә

Кеше саулыгы, гомеренә карата кылынган җинаятьләрнең барысы да диярлек исереклек нәтиҗәсе. Шунысы да бар, гаепләнүчеләр генә түгел, еш кына зарар күрүчеләр, шул исәптән, хатын-кызлар да эчкечеләр булып чыга.
АВЫЛ ҖИРЕНДӘ АВЫР ҖИНАЯТЬ
Буа районының Әлши дигән чуаш авылындагы Галина һәм Вадим Малининнар (кайбер исемнәр үзгәртелә) гаиләсе карап торышка гадәти кебек. Тугызынчы сыйныфны тәмамлагач та Казанга китеп, хәзер гаиләсе белән шунда яшәүче 25 яшендәге уллары, район үзәгендәге урта махсус уку йортында белем алучы кызлары бар. Алар мохтаҗлык күрмичә, җитеш гаиләдә тәрбияләнүләрен әйтә. Кыскасы, бар да тәртиптә кебек, әмма кече кыз әти-әнисенең хәмергә хирыслыгын да искәртә, әнисенең ул башлангыч сыйныфта укыганда ук сәрхушлеккә чыгуын, бер-ике атна ташланып эчеп йөргәч, берәр ай тукталып торучы икәнен белдерә. Шул авылда яшәүче 73 яшендәге каената ерак калаларга вахта ысулы белән эшкә йөрүче улының хатынын йөгәндә тота алмавын әйтә. Гомумән, эштә чакта аек йөреп, ялга кайткач бушанып алган, гаиләне тәэмин итеп торган Вадим турында начар сөйләмиләр Әлшидә.
Узган елның ноябрь ае башында да ир-ат – Мәскәүгә эшкә, ике-өч көннән хатын, каената әйтмешли, «запой»га китә. Өлкән яшьтәге абзый андый чакларда аларга килеп малларны карап йөри, чөнки килен чыгып китеп, үзе кебекләр йортында эчеп ята. Абзый аны 10нчы ноябрьдә бары тик бер мәртәбә күрүен, берничә авыл хатыны 14нче ноябрьдә Галина белән дүрткә бүлеп бер ярты бушатуларын искә алалар. Шуннан соң ике көн буе күзгә-башка чалынмый сәрхуш ханым. Соңрак аның шул көнне үк бер литр аракы тотып 53 яшендәге Николай Садайкин өенә барып керүе мәгълүм була.
Авылдашлары ошбу сәрхуш ирнең 20 ел чамасы элек үк хатыны белән аерылышуын, шактый еллар әти-әнисе белән яшәвен, биш ел элек айнымас уллары янында интеккән картларны сеңлесе үз янына алып киткәч, ялгызы гомер итүен сөйлиләр. Николай Галинаның эчкән чагында еш килүен дә, ошбу очрашуларның хәмерле генә түгел, уйнашлы булуын да яшерми. Бу юлы шул тәртиптә барган очрашу хәвефле тәмамлана. 
16нчы ноябрьдә төш вакытларында исерек Н.Садайкин 55 яшьлек авылдашы В.Мусин өенә килә, аннан «Болгарка» дип йөртелүче эш коралы алып тора, аны-моны сиздермичә китеп бара. Ә менә кичке якта яңадан пәйда була да, өендә Галинаны кыйнавын әйтә, үтердем бугай, дип, аны үзе белән алып китә. В.Мусин аның өендә яткан, ялангач булганга тәнендәге күгәргән-шешкән урыннар күренеп торган җансыз гәүдәне күргәч, икеләтә тетрәнә. Чөнки 27 ел элек кеше үтергән өчен хөкем ителгәне булганга, әлеге җинаятьне дә үзенә сылтарлар дип курка. Хуҗа исә аңа ошбу явызлыкның үз эше икәнен әйтеп тора.
Шуннан соң Мусин күршеләргә керә, хуҗабикәгә барысын да сөйләп бирә, аны бергәләп барып шомлы хәбәрне каенатага җиткереп кайтырга үгетли, әмма ханым, беркая да бармыйм, дип, бу хакта Галинага килендәш тиешле авыл фельдшеры Аннага җиткерә, анысы үзе белән ирен дә алып Н.Садайкин йортына килә, әмма капка бикле булып чыга. Шуннан соң алар В.Мусин йортына таба юнәләләр, Садайкин шунда дип фаразлыйлар. Чыннан да, тиздән шул яктан алпан-тилпән тәпиләүче сәрхушне очрата алар. Николай бер ярты тотып В.Мусин өенә барган була, әмма, әйтелгәнчә, шүрли калган хуҗа куып чыгара аны.
Анна мәхшәрне күргәч тә полициягә шалтырата. Н.Садайкин теге шешәдәге аракыны эчүен дәвам иттерә, тагын да ныграк исерә, алдан үзенең гаепле икәнен сөйли, бераздан, бер гаебем дә юк, дип лыгырдарга тотына. Тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе А.Мөхәммәдуллинга биргән күрсәтмәләрендә дә көннәрне буташтырып, иртәнге хәлләрне кичен булды дип бәян итә, тора-бара барысын да исенә төшерә, вакыйганы тулы итеп сурәтләп бирә, гаебен тануын белдерә.
Кыскасы, бергәләп икене кунып, 16нчы ноябрь иртәсендә яктырганчы ук уянгач та өйдә баш төзәтерлек хәмер калмавы ачыклана, кунак хатын хуҗаны аракы юнәтеп кайтырга үгетләргә керешә, анысы баш тарта, әрләш-талаш чыга һәм Садайкин кулына «лентяйка» алып, аның агач сабы белән хатынны котырынып дөмбәсләп ташлый һәм йокларга ята. Көндез уянгач, Галинаның үле икәнен аңлый, чарасызлыктан эчү хәстәрен күрә.
Эксперт 1977нче елгы ханымның тәнендә, шул исәптән башында 24 бәрелгән-сугылган урын булуын күрсәтә. Юстиция подполковнигы А.Ф. Мөхәммәдуллин, аңа аңлы рәвештә сәламәтлегенә авыр зыян китереп, саксызлык белән үтерү, дигән гаепләү белдерә. Быел гыйнвар ае азагында җинаять эше Буа шәһәр суды каравына тапшырылды.
ТУЛАЙ ТОРАКТА ҮТЕРҮ
Әлмәт каласында да сәрхушләр җыелган җирдә хатын-кыз һәлак була. Җинаять корбаны 1977нче елгы И.Шәяхмәтова ире белән 20 ел элек аерылышкан, бергә торган «сожителе» күптән түгел контракт буенча хәрби хезмәткә алынгач, әнисе, 27 яшьлек улы белән яшәгән. Рушан мәрхүмә анасы турында уңай сөйләсә дә, аның үзсүзле, холыксыз икәнен һәм артыгын эчүен, шул сәбәпле еш кына ачуланышуларын әйтми калмый. Шулай ук элек вакытлы эшләргә йөреп тамак туйдырган ханымның күптән түгел рәсми рәвештә кибет директоры урынбасары булып урнашуын да белдерә.
Ирина узган елның 29нчы сентябрендә кич белән урамда Андрей атлы танышын очрата. Уй-теләкләр уртак булгач, икәүләп Төзүчеләр проспектына китәләр, «Пятерочка»дан бер литр аракы, лимонад алып шундагы тулай торакка барып керәләр һәм подьездда ук Андрейның танышы – 25 яшендәге Никита Воронцовка тап булалар. Андрей ошбу егетне еш кына «общага»дагы эчкечеләр янына килеп күңел ачып йөрүче хөрәсән буларак белә. Шул рәвешле өчәүләп 6-7 ел бергә яшәүче Олег белән Наталья фатирына, төгәлрәге, бүлмәсенә керә алар. Ул чакта анда шул ук йортта яшәүче салмыш хатын да булганга, барлыгы алты кеше җыела.
Арада иң яше Н.Воронцов турында озаклап сөйләргә мөмкин, бары тик юньле сүз генә әйтерлек түгел. Узган ел талаган, рөхсәтсез чит кеше торагына кергән өчен ике тапкыр хөкем ителгән, мәҗбүри, төзәтү эшләре дигән җиңел җәзалар алып котылган, аңа кадәр урлап тотылганы да булган, туктаусыз административ җаваплылыкка тартылып килгән зат. Әле психик тайпылышлары булганга дәваланган, махсус исәпкә куелган кеше дә ул. Ләкин хәрби исәптә тора, димәк, әлеге кимчелекләре җиңел дәрәҗәдә. Соңрак үткәрелгән психиатрик экспертиза да, аның кыланмышлары башлыча алкогольгә бәйлелек нәтиҗәсе, үз гамәлләрен аңламаслык хәлдә түгел, дип күрсәтә. Тулай торактагы явызлыгы гына акылга сыешлы түгел. Күргән-белгәннәр, тикмәгә генә сугыш чукмары, дип йөртмиләр Н.Воронцовны.
Икенче көнне, димәк, 30нчы сентябрьдә әлеге йортка 22 яшьлек Андрей Волков та килә, башта озак кына өченче каттагы дуслары белән сыйланып утыра, кичке сәгать 4нче киткәч югарыга күтәрелә һәм чыгу ягына таба җилдерүче Никитаны очрата. Полиция изоляторында танышкан дусты: «Мин сиңа соңрак аңлатырмын», – дип, туктап та тормыйча түбәнгә шыла. Аның киемендәге кан тапларын шәйләп өлгергән А.Волков тагын берәрсе белән сугышкандыр дип уйлый, алгарак китеп «мойка» дип йөртелүче гомуми кухняга күз төшергәч, идәндәге чын мәгънәсендә тетмәсе тетелгән таныш булмаган хатын-кыз гәүдәсен күрә, аның үле икәненә дә төшенеп, янәшәдәге безгә мәгълүм Олег бүлмәсенә атылып керә. Ул чакта анда лаякыл исерек хуҗа белән кунак Андрей гына була, алар мәет турында белмәүләрен әйтәләр.
Кичкә таба тулай торакта шаукым күтәрелә, бер салмыш хатын полиция һәм ашыгыч ярдәмгә шалтырата. Табиблар киләләр дә И.Шәяхмәтованың үле икәнен рәсмиләштереп китәләр, ә полиция тикшерү эшләре башлый, Олег, Андрей, шул чакта кайтып кергән хуҗабикә белән кичтән алар белән утырган Анастасия һәм А.Волковны эчке эшләр бүлегенә алып китәләр. Мәсьәләгә, чынлыкта, алар белән әңгәмә коргач ук ачыклык кертелә, ягъни үтерүче Н.Воронцов дигән фикер ныгый. Ул исә күрсәтмә бирүдән баш тарта, әмма икенче көнне үк суд карары белән сак астына ябыла.
Ул кич-төндә хәвефле фатирда булган дүрт шаһиттан хуҗа Олег кына, күрәсең, бәладән баш-аяк, дип, йокладым, күрмәдем, дип бара, ә өчесе вакыйганы бер төрле сурәтли. Аларның күрсәтмәләренә караганда, шешәдәшләр арасында низаг И.Шәяхмәтованың хуҗабикәнең телефонын алудан башлана. Ике хатын караклыкта гаепләнгән кунакның яңагына да сугып алалар, әмма, әйтүләренчә, тиз тынычланалар. Ләкин шул мәлдә сәбәп табып, «текә егет» Никита котырына башлый, кунак ханымга үзеннән түгел, ә Андрейдан алып торган бурычын кайтарырга кушып акыра, ахыр чиктә, аяусыз рәвештә кыйнарга керешә, идәнгә егылгач аяклары белән тибә.
Күрәсең, сугыш чукмары белән бәйләнәсе килмичә, ирләр арага керми, хатыннар, туктарга кушып кычкырып карадык, тыңламады, диләр. Шаһитлар явыз бәндә тукмаудан туктагач, чынлыкта хәл эчендәге кеше янында тагын эчеп утыруларын, И.Шәяхмәтова йокыга китте дип уйлауларын да әйтәләр. Кайсы-кая ятып йоклап торганнан соң, иртә белән хуҗа Никитага идәндәге хатынны, әйтүенчә, каян килгән, шунда озатырга куша. Явыз бәндә алып чыгып китә аны, ни рәвешле икәнен хәтерләми сәрхушләр, ләкин өстерәп дип белергә кирәктер, чөнки ул чакта И.Шәяхмәтованың атларлык-йөрерлек хәлдә булуы икеле, димәк, «мойка»га эләгүе, файдаланылмый торган бүлмәдә кичкә кадәр ятуы да аңлашыла.
Никита бераздан, озатып җибәрдем, дип кире кергәч тә бишәүләп эчә башлыйлар, кибеткә дә барырга туры килә. Иртәнге якта ике хатын шешә рәвешендәге күчтәнәчләр алып, шул йорттагы төрмәдән яңа кайткан дусларының хәлен белергә китеп, ыгы-зыгы башлангач кына пәйда булалар. Ә Н.Воронцов теге бүлмәгә кереп хатын-кызның җансыз икәнен күргәч, чыгып качкан булып чыга. Гаебен ахырга кадәр танымый ул, йөзе-бите тирәсенә өч мәртәбә сугуын әйтүдән узмый. Ә экспертиза мәрхүмнең кимендә 25 мәртәбә сугу аркасында баш миенә кан саву, өч кабыргасы, борын сөяге сыну һәм башка сәбәпләрдән үлүен күрсәтә. Аның бичара хатынны кыйнаганда үзенең кулына зарар китерүе, аны шунда ук хуҗабикә Натальяга бәйләтүе дә мәгълүм. Н.Воронцов монысын да өч-дүрт көн элек асфальтка егылу нәтиҗәсе, Наташага мәет табылганчы бер тәүлек элек бәйләттем, әлеге вакыйга белән бәйле түгел, дип белдерә.
Тикшерү комитетының Әлмәт шәһәре бүлегенең өлкән тикшерүчесе Алмаз Әхмәтҗанов шул ук вакытта Н.Воронцовның өч көн элек тиктомалдан 1991нче елгы ир-егетне кыйнап, аның саулыгына уртача дәрәҗәдәге зыян китерү очрагы буенча кузгатылган эшне дә тикшерә. 26нчы сентябрьгә каршы төн уртасында В.Бибарисов кәефле генә өенә кайтып барышлый ишегалдында утырган өч ир-атны күрә, гәпләшеп, сыра эчеп алу ниятеннән алар янына килә һәм башына бәла ала. Чөнки арадан берсе, Н.Воронцов дигән сугыш чукмары, шапырына башлый, бер сәбәпсез ир кешене кыйнарга, типкәләргә тотына. В.Бибарисов икенче көнне полициягә гариза яза, сырхауханәдә күгәргән-сыдырылган урыннар зарарсыз, ә менә уң аякның баш бармагы сыну саулыкка уртача рәвештәге зыян салган, дип белдерәләр. Никита әлеге гаебен таный.
Ноябрь аенда ике эпизодлы җинаять эше Әлмәт шәһәр судына тапшырылды.
Наил ВАХИТОВ,
Буа – Әлмәт

Комментарии