«Полиция бүлекчәсендә электрошокер белән җәзаладылар»

«Полиция бүлекчәсендә электрошокер белән җәзаладылар»

Әлмәттә яшәгән 27 яшьлек Динар Афзаловның тыныч кына барган тормышы узган елның яз башында тамырдан үзгәргән. Ул әйберләрен җыеп, тиз арада Уфа шәһәренә күченеп китәргә мәҗбүр булган. Сәбәбе – егетне Әлмәт полиция бүлекчәсендә 21 тапкыр электрошокердан ток җибәреп җәфалаганнар. Аннан соң да шактый вакытлар фатирыннан полиция хезмәткәрләре өзелмәгән. Кайчандыр хокук сакчыларын яклаучы-саклаучылар буларак кабул иткән егет башка республикага күченеп китү сәбәбен: «Полициядән куркып яшәүдән арыдым», – дип аңлата.

ТУГАН КӨНДӘ КИЛЕП ЧЫККАН ЫЗГЫШ СӘБӘПЧЕ

Динар Афзалов – тумышы белән Башкортстаннан. Берничә ел элек хатыны Наталья һәм дусты Салават белән Әлмәткә күченеп килгән. Башкалардан берни белән дә аерылып тормый яшьләр: тәртип бозмаганнар, эшләгәннәр, тормыш итү өчен тырышканнар. Тик узган елның 8нче февралендә егетнең дустын – Салават Сөнгатуллинны бернинди аңлатуларсыз Әлмәт полиция бүлекчәсенә алып киткәннәр.

– «Син дә бүлекчәгә кил әле», – дип шалтыратты. Нәрсә өчен алып китүләрен дә белмәгән дустыма, бәлки, ярдәм кирәктер дип барган идем. Полиция бүлекчәсендә мине бер майор каршы алды, үз бүлмәсенә алып керде. Узган төнне кайда булуымны һәм нәрсәләр эшләвемне сорады, – дип сөйли Динар.

Ә ул төндә яшьләр туган көн бәйрәм иткән булалар. Очраклы гына рәвештә, кунак булып, араларына Әлмәт ЮХИДИендә эшләүче бер егет тә килеп эләгә. Танышу-сөйләшү барышында, инспекторның кия торган киеменең ничек аталуы турында бәхәс кузгала: форма дипме, махсус кием дипме? Нәтиҗәдә, егетләр «чакырылмаган кунак» белән шактый гына әрләшәләр. Тик эш сугышуга кадәр үк барып җитми – инспектор чыгып китү ягын карый. Бәйрәмнең яме беткәч, егетләр такси чакыртып, күрше республикага – Башкортстанга кайтып китә. Ә инде икенче көнне, кабат Әлмәткә кайткач, егетләрне полиция бүлекчәсенә чакыртып алалар.

Шушы аңлатмаларны сөйләп бирсә дә, майор кеше егетне чыгарып җибәрергә ашыкмый. «Талашканнан соң, ни өчен ЮХИДИ машинасының тәрәзәсен ваттыгыз, рациясен урладыгыз, магнитоласын тартып чыгардыгыз?» – дигән сораулар бирә. «Андый хәл булмады» дигән җаваплар канәгатьләндерми хокук сакчысын. Сораштыруны дәвам итүне ул кече лейтенант Айдар Сальмановка тапшыра.

– Төнге сәгать 11ләр иде инде. Бүлмәгә килеп керүгә, Сальманов һаман шул ук сорауларны бирә башлады – кайда булганбыз, ник машинадан рация урлаганбыз… «Без бит бөтенләй бүтән республикада идек – такси белән Башкортстанга чыктык», – дип аңлатам – тыңламый. Ишекне эчтән бикләп куйды да, электрошокер чыгарып, миңа күрсәтте. «Беләсеңме бу нәрсә?» – ди. «Электрошокер», – дим. «Ә аның ничек эшләвен беләсеңме?» – дип сорый. «Юк», – диюем булды, кулыма ток җибәрде. Дөресен әйтим, нык авыртты, пешкән эз урыны да калды. «Сез нәрсә эшлисез? Минем бер гаебем дә юк!» – дип кычкырдым. «Иртәнгә кадәр вакытым күп әле минем. Уйлап бетер», – диде дә, утырып, башта тамак ялгады, аннан соң электрошокер белән җәзалавын дәвам итте. Чама белән исәпләгәндә, бер минут саен 21 яки аннан да күбрәк тапкыр ток суктырды. Шуннан соң аның телефоны шалтырады, коридорга чыгып, сөйләшеп керде. «Гафу ит, монда хата киткән икән, синең катнашың юк икән», – ди. Ул вакытта мин, хәлсезләнеп, урындыкка сеңгән идем, башым бөтенләй эшләми башлаган иде, – ди егет.

Динар Афзаловны бүлмәдән чыгарып җибәрәләр, каршысына дусты Салават килеп чыга. Егетнең ничек кычкырганын ишетеп торганга, ул аны полиция бүлекчәсендә үк тән җәрәхәтләре белән бергә фотога төшереп алган. Үзенең нәрсә эшләвен аңлап алып, күрәсең, кече лейтенант егетләрне үзе өстеннән шикаять язмаска өнди башлый. «Яхшы табын корырмын, эчемлекләр дә булыр, тыныч юл белән хәл итик», –дип тәкъдим итә.

– «Мин үземне җәзалаган кеше белән бер өстәлдә ничек утырырга тиеш? Бер әйберең дә кирәкми», – дип, баш тарттым. Ул мине әле тагын да ток белән җәзалаган булыр иде бәлки, бәхетемә, полиция бүлекчәсенә хатыным килгән булган, – ди әңгәмәдәшем.

«ЭШНЕ ЙОМУ ӨЧЕН АКЧА ТӘКЪДИМ ИТТЕЛӘР»

Хокук сакчылары янына күрсәтмәләр бирергә киткәч, ул-бу була күрмәсен, дип борчылып, Динар янына хатыны Наталья дә килгән була. Сорау алудан иртәрәк җибәрелгән Салават, чыгып, Натальягә шомлы хәбәр җиткерә: «Анда иреңне җәзалыйлар бугай, бик нык кычкыра, 112 номерына шалтырат!»

– Ул әйткәнчә эшләдем, шалтыратып: «Иремне кыйныйлар», – дип гариза калдырдым. Шулчак, дежур торган Кутузов фамилияле майор чыгып, гаризаңны кире ал, синең иреңне беркем кыйнамый, дип үгетли башлады. «Әгәр гаризаңны алмасаң төнне монда үткәрәчәксең, сине чыгармыйм», – дип тә куркытты. Мин бирешмәдем. Бераздан иремне чыгардылар. «Башым әйләнә, күңелем болгана, пешкән урыннарым әрни», – дип сөйләнде. Ул аягында көчкә басып тора иде, акылсызланган кеше хәленә китерелгән… – ди Наталья.

Полиция бүлекчәсеннән чыгуга, яшьләр больницага юл алган. Анда тән җәрәхәтләрен төшерткәннәр. Булган хәлләрдән соң, «якын арада гына хокук сакчыларын күрмәбез», дип өметләнсәләр дә, ышанычлары акланмаган: икенче көнне Афзаловлар фатирының ишеген ике полиция хезмәткәре шакыган.

– Үзләрен Әлмәт полиция җитәкчесенең урынбасарлары буларак таныштырдылар. Эшне йомып калдыруыбызны сорадылар. «Андый хәлләр булыштыра инде – ул бит әле яшь хезмәткәр, нәрсә эшләгәнен аңлап бетермәгәндер. Гаиләсендә кечкенә балалары да бар, тормышын җимермәгез инде, электрошокер белән җәзалады дигән гаризагызны кире алыгыз, без аны эшеннән куып чыгарырбыз», – диләр. Риза булмадык. Чыгып киттеләр. Бераздан берсе кире әйләнеп килгән. Телефонында «100 мең» дигән сумманы җыеп, миңа күрсәтте дә: «Буш кул белән килмәдем, әйдәгез хәл итик», – ди. «Бер тиенегезне дә алмыйбыз», – дидем. Бу сөйләшүләрнең барысын да диктофонга яздырып бардык, судта да тәкъдим иттек, – дип сөйли Динар Афзалов.

Акча тәкъдим итеп тә, җиңә алмагач, егетне үз янына Әлмәт полиция бүлекчәсе җитәкчесе чакыртып алган. Сөйләшү барышында хезмәткәрен яклап сүз башласа да, ахырда үгетләүгә күчкән: «Айдар Сальманов миңа бер нәрсәгә дә кирәкле кеше түгел ул, башка яхшы егетләр дә җитәрлек, мин аны эшеннән алам, башка кешене куям, хәзер аның аркасында барыбызның башлары җилкәдән «очачак». Гаризагызны алыгыз!» Җитәкче яныннан болай гына чыгып китә алмаячакларын аңлап, Афзаловлар уйлап карарга сүз биргән.

Шунысы кызык, җитәкчегә урынбасарының безгә 100 мең сум ришвәт тәкъдим итеп, эшне йомып калдырырга теләвен әйткәч, ул тамчы да аптырамады. «Мин беләм», – дип җавап бирде. Шаккаттык – әйтерсең бу шулай тиеш. Кайтып киттек шулай, ә кич белән кабат фатирыбызның ишеген кактылар. Бер ир белән хатын тора. «Без Сальмановның әти-әнисе булабыз», – диделәр. Әнисе, улы өчен гафу үтенеп, аяк астыбызга тезләнде. «Әгәр улыбызны утыртсалар, балаларын кем ашатыр, кем тәрбияләр? Аның ипотека түлисе дә бар бит», – диделәр. Дөрес, бу ата-ананы кызгандым, тик үз фикеремнән кире кайтмадым. Айдар Сальманов, электрошокер белән генә түгел, противогаз кидереп тә җәзалыйм, дип янаган иде. Имеш, машинадан рация урлавымны танымасам, миңа тәмәке төтене җибәрәчәк, – дип сөйли Динар. Аның сүзенә хатыны Наталья дә кушылды:

– Иремне кыйнаганда улыгыз нәрсә турында уйлады икән соң? Әгәр дә ул инвалид калган булса? Әгәр мин бүлекчәдә булмасам, ул аны җәзалавын дәвам итәчәк иде бит, – минәйтәм. Шушы сүзләрдән соң, әтисе кайтып китте, әнисе исә, подъездда таңга кадәр утырып калды. Без инде бу эшләрдән соң урамга чыгарга да курка башладык. Кибеткә барып кайтырга да дусларыбызны чакырта идек. Берәрсе сагалап тормагае, дип шикләндек. Аннан соң, берәр сәбәп табып, бәйләнмәсеннәр дип, әйберләребезне җыеп, Уфага күченеп киттек…

ҖӘЗАЛАУЧЫГА ҖӘЗА ЙОМШАК БИРЕЛМӘГӘНМЕ?

Тикшерү эшләре башлангач, 29 яшьлек Айдар Сальмановны, хокук саклау системасына ышанычны бетергәне, халыкта эчке эшләр министрлыгының Әлмәт районы буенча бүлеге хезмәткәрләре турында гражданнарның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклый алмаучылар дигән фикер уятканы өчен, эшеннән җибәргәннәр. Узган елның октябрь аенда исә Әлмәт шәһәр суды Сальмановны 5 елга шартлы рәвештән ирегеннән мәхрүм итү һәм шушы вакыт эчендә хокук саклау органнарында эшләүдән тыю турындагы карар чыгарган. Бүлекчәдә электрошокер белән җәзаланган Динар Афзалов моны йомшак карар дип саный. Шуңа күрә, карарны үзгәртүләрен сорап, Югары мәхкәмәгә дә мөрәҗәгать иткән булган, «Биш ел үткәннән соң, Сальманов кабат эш урынына кайтмас дип, кем гарантия бирә ала? Ул тагын берәрсен шушылай җәзаламасмы? Мәхкәмә утырышлары барышында гаебен танымады: «Больницага барганда электрошокер белән үзенә үзе тән җәрәхәтләре ясагандыр», – дип, гаепне минем өстемә аударды, – дип аңлата ул. –Үз тәнемне үз кулларым белән 21 урыннан токка бәрдерергә мин бит акылга зәгыйфь кеше түгел!»

– Хәзер хокук сакчыларына карата ышанычым бөтенләй юк. Элек танышларым аша гына ишетә идем мондый «сорау алулар» турында. Инде үз башымнан кичтем… – ди Динар Афзалов.

Әлегә суд утырышлары дәвам итә – зыян күрүче үзен җәзалаучыдан, рухи зыян салганы өчен, 750 мең сум акча таләп итә. Акчаларны, бәлки, алып та булыр, тик менә элеккеге ышаныч кире кайтырмы?..

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии