Котылам дип котыру һәм тотылу

Котылам дип котыру һәм тотылу

Нинди дә булса кыңгыр эшләре өчен җаваплылыктан котылу ниятеннән полиция белән бәрелешүләр еш була торган хәл. Алар арасында хөкемгә тартылмаганнар да очрап куя, әмма күпчелек төрмә юлын таптаган затлар.
Соңгы елларда Тымытыкта (Азнакай районы) яшәүче Камил Касыймов беренче хөкемен 16 яшендә Башкортстанның Бакалы районында җинаять кылып ала. Шуннан соң Азнакай, Башкортстанның Чакмагыш, Мәләүз, Бакалы районы судлары тарафыннан туктаусыз җавапка тартылып килә. Караклыклары өчен җиңелрәк җәзалар алган чаклары да, кыйнау, кеше сәламәтлегенә зыян китерү, талаулары өчен, биш елга утыртылганы да була. Колониягә эләккәч үзен тәртипле тотканга, еш кына вакытыннан алданрак азат ителә, әмма, кагыйдә буларак, шартлы срогы узганчы ук чираттагы җинаятен кылып, тагын шунда озатыла. Шул рәвешле, 32 яшендә унбер хөкеме булган рецидивист «дәрәҗәсе» ала. Узган ел Уфадагы колониядән өч айга иртәрәк чыгарыла һәм 2024нче ел азагына чаклы административ күзәтүгә куела ул, ләкин акылга утырырга уйламый, быел январь аенда һөҗүм итеп талау (разбой) дигән маддә буенча кузгатылган җинаять эше Азнакай шәһәр судына тапшырыла. Күрәсең, бусы да аз тоела, 30нчы мартта исерек килеш мотоблокка утырып Тымытык урамнарын буйлый һәм үзенә тагын бер бәла таба.
К. Касыймовның административ күзәтчелек шартларын үтәмәве, эчеп йөрүе турындагы хәбәрләр полициягә еш килә. Ул көнне ике участок инспекторы Тымытыкта була һәм мотоблокта йөргән сәрхушне туктата. Моның өчен нинди кырыс җәза каралганын яхшы белгән Касыймовның кәефе кырыла, билгеле. Беркетмә төзү өчен машинага утыртканда ук карыша, анда урнаштыргач, тәмам кабынып китеп, янәшәсендә язу-сызу эшләре белән шөгыльләнүче участковый Д. Хәйретдиновның йөз-бит тирәсенә сул аягының тезе белән тондырып ала. Һәм язмышын тагын да катлауландырып куя.
Исерек килеш рульдә йөргән һәм «надзор» кагыйдәләрен үтәмәгән өчен ике административ җаваплылыкка тартыла ул. Иң хәтәре: тикшерү комитетының аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүчесе Раил Газетдинов аның машинадагы гамәленә, хезмәт вазыйфаларын башкаручы власть вәкиленә карата куркыныч рәвештәге көч куллану, дигән бәя бирә. Чөнки Д. Хәйретдиновның борын сөяге чатнаган, димәк, сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян китерелгән булып чыга. 
Нәтиҗәдә, 1990нчы елгы К. Касыймов быел ике тапкыр хөкемгә тартыла, барлыгы дүрт елга ирегеннән мәхрүм ителә.
***
50 яшендәге Радик Хәлиуллин – күренекле урында эшләп башта пенсиягә, аннан соң сәрхушлеккә чыккан кеше. Октябрьский каласында пропискада торучы ир-ат соңгы елларда Баулы районындагы Кызыл Яр авылы кызы белән тора. Рәсми кәгазьләрдә ошбу төбәктә тәртибе начар булу, җирле халыктан шикаятьләр килү, административ җаваплылыкка тартылуы күрсәтелә. Ләкин аның тормышы җинаять вә хөкемнәргә бай дип булмас, күпчелек хилафлыклары исерек килеш машина йөртү белән бәйле. Шул сәбәпле «права»сын да алдырган, моңа карамастан, кабат салмыш килеш рульгә утырган өчен хөкемгә тартылып, 240 сәгатьлек мәҗбүри эшләр бирелгән, тагын ике елга транспорт йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән.
Ләкин акылга утырырга уйламый абзый. Быел 15нче июньдә исерек булуына карамастан, үзенең «Чери-Тигго» машинасына утырып чыга. Авыл җирләрендә уяу кешеләр күп, битараф булмаганнары да очрап куя. Ошбу уңай сыйфатларга ия Тәнзилә өенә әбәткә кайтышлый күрше капка төбенә килеп туктаган транспорт чарасын күрә, аның хуҗасының лыгыр исерек икәнен дә ачыклый. Хәер, соңгысы сукыр күзгә дә күренә инде. Хуҗа Венер белән Радик озак утырмыйлар, аракы бетү сәбәпле, кибеткә барып кайтырга булалар. Ике сәрхушнең машинага утырып кузгалып китүе дә күрше ханым игътибарыннан читтә калмый һәм ул иң әүвәл җәйге көндә урамда мәш килүче балаларга куркыныч янавы хакында төбәк башлыгы Э. Сафинага әйтә.
Хәвеф чыганагын зарарсызландыруга юнәлдерелгән чаралар кичекмәстән башлана. Авыл җитәкчесе Эльвира ханым ЮХИДИ инспекторы Д. Кәлимуллинга шалтырата, үзе дә машинасында урамга чыга, теге машинаны табып, кай тарафта йөрүен инспекторга җиткереп тора. Исерек сөйгән ярының Кызыл Яр урамнарын буйлавы аның «сожительница»сына да барып җиткәнгә охшый. Ничек кенә булмасын, «Чери» «Изобилие» кибете каршында туктау белән аның янында чая хатын пәйда була, пассажир Венерны очыртып чыгара, үзе – рульгә, ирен янәшә утыртып, өйләренә таба юл ала. Кайтып җитә алмый алар, Д. Кәлимуллин туктата чөнки.
Аны рульдәге ханым түгел, күбрәк пассажир кызыксындыра. Хәлиуллин исә Кәлимуллин белән бик кискен аралаша. Нәтиҗәдә, соңрак шаһитка әвереләчәк тамашачылар алдында хикмәтле хәлләр башлана. Р. Хәлиуллин инспектор машинасына утырудан баш тартып, өенә таба җилдерә. Машинасына утырып артыннан килеп җиткән полиция хезмәткәре капкасы каршында туктата аны. Шуннан соң авылда Д. Кәлимуллинга төбәп ычкындырылган ярамаган сүз вә сүзтезмәләр яңгырый башлый. Ярсу абзый кисәтүләргә колак салмый, машинага таба тарта башлагач, инспекторның башына китереп ора, анысы битенә газ сиптерә, әмма теге тагын берничә тапкыр сугарга өлгерә. Д. Кәлимуллин әйтүенчә, таш белән дә бәреп ала һәм өенә кереп шыла.
Әлбәттә, аның котылуын түгел, тотылуын белдерә бу. Р. Хәлиуллин барыбер богаулана. Ярый әле власть вәкилендәге тән җәрәхәтләре сәламәтлеккә зыян китермәгән булып чыга. Шуңа күрә җиңелрәк җәза каралган ике җинаятьтә гаепләнә ул. Ә өченчесе хөкем ителгән килеш исереп рульдә йөргән өчен кузгатыла. Үзе медицина тикшерүе узудан баш тарта ул. Әмма моны авыл җирлеге башлыгы Э. Сафина, шешәдәше Венер, төп шаһитларның берсе Тәнзилә, тагын берничә кеше раслап тора. Р. Хәлиуллин тикшерү барышында, гаебемне өлешчә таныйм, дисә дә, нинди гаепләү белән килешмәвен әйтми. Шул көннәрдә шофер таныклыгы булмаган килеш юлда йөргән өчен административ җаваплылыкка да тартыла әле ул.
Өлкән тикшерүче Олег Смирнов өч эпизодлы җинаять эшен август азагында шәһәр суды каравына тапшырды. Хөкем чыгарылмаган әле.
***
Исерек бәрелешләрнең башка төрлеләре дә булып тора. Минзәлә районының Каран-Азиково дигән чуаш авылында булган хәлләр исерек килеш транспорт йөртү белән бәйле түгел. Шунысы да бар, монда гаепләнүче һәм төп шаһитлар полиция хезмәткәренә карата җинаять кылынуын кире кагалар.
29 яшьлек Сергей Васильев Минзәлә, Менделеевск, Чаллы судлары тарафыннан вак бурлыклары өчен хөкем ителгән, башлыча, шартлы срок бирелгән, бер елга утыртылгач та биш айга иртәрәк чыгарылган. Соңгы өч елда законсыз гамәлләре сизелми, «КамАЗ» җәмгыятендә металл коючы булып эшли. Монда да салган килеш машина йөртү мәсьәләсен телгә алырга туры килә. Чөнки быел 30нчы июльдә Сергей шундый хилафлык кыла, икенче көнне суд карары белән ун тәүлеккә Чаллыдагы изоляторга ябып куела, аннан 10нчы августта чыгарылып Минзәләгә кайта.
Шул кичтә үк хатыны Алина, кечкенә кызы белән Каран Азиководагы даими яшәүче булмаган төп нигезгә кайта алар. Ул чакта аның 24 яшьлек энесе Юрий өч балалы гаиләсе белән шунда ял итә. Әйтүләренчә, ирле-хатынлылар әйбәт үк салып өлгергән була, аларга Сергей да кушыла, бары тик аның хәләл җефете Алина гына эчми. Хәмер барда хәтәр бар, дигәндәй, тиздән шау-шу чыгарга да сәбәп туа. Ләкин туганнар арасында барлыкка килми ул.
Бер мәлне ике хатын-кыз шашлык кыздыра торган челтәр алырга дип күрше урамдагы туганнарына китә. Исерек Лилиянең, йомшаграк итеп әйткәндә, машина йөртү рәвеше бер авыл кешесендә ризасызлык тудыра һәм бу, үз чиратында, әрләшеп китүгә этәрә. Ошбу әйткәләшү шунда төгәлләнгән, онытылган булыр иде дә, әмма бик тә кәефе кырылган хатын, янадылар, кимсеттеләр, дип полициягә шалтыратырга керешә, ягъни теге ир-атны закон нигезендә җавапка тартырга тели. Исерек хатынның хаклык вә гаделлек өчен көрәшкә күтәрелүе алга таба булачак күңелсезлекләргә башлангыч бирә. Искәртик, исерек килеш урамда йөргән ханымның ачуын чыгарган авыл абзые читтә кала, чөнки хәлләр башка борылыш ала.
Ул кичтә район эчке эшләр бүлегенең тикшерү-оператив төркеме Бикбауда була, чөнки анда мәет табыла. Каран Азиковога изолятор начальнигы И. Госманов, «гражданский» киемдәге яшь участковый А. Сальников китә. Исерек хатын полициягә туктаусыз шалтырата, дорфа сөйләшә, И. Госмановка да тупаслана, чынлыкта, алар белән низаг чыгу өчен дә сәбәп тудыра. Очкын чыкса, ялкын кабына инде ул. И. Госмановның шәхси машинасында килгән полиция хезмәткәрләре капка төбендә көтеп торган ярсыган хатын янына якынлашу белән хикмәтле «сериал»ның икенче төп сериясе башлана.
Соңга калып килдегез, дип җикеренә башлаган хатыннан полиция хезмәткәрләре ни өчен чакырылуларын да белешә алмыйлар. Тиздән капкадан әлеге шау-шуны ишетеп кызу канлы Юрий атылып чыга һәм полиция хезмәткәрләренә таба ыргыла. Иренең холык-фигылен яхшы белгән Лилия аңа аркылы төшә, якын җибәрмәскә тырыша. Исерек бәндә кисәтүләргә игътибар бирми, хатыныннан ычкынып өсләренә килә башлагач, аның кулларын богауларга омтылыш ясала. Шул мәлдә соңрак Сергей икәне мәгълүм булган ир-ат пәйда булып, И. Госмановка берничә тапкыр сугып ала. А. Сальников артыннан тарткач егыла, тиз арада торып караңгылыкта юк була.
Вәзгыять кискенләшкәч, полиция хезмәткәрләре читкә китәләр, ярдәм чакыралар, бераздан теге капка төбенә тагын ике оперативник утырган патруль машинасында киләләр. Котырынган Юрий тынычланырга җыенмый, кисәтүләргә карамастан, очынуын, кычкыруын дәвам иттерә. Ниһаять, аны җиргә йөзтүбән каплыйлар, кулларына корыч беләзекләр кидерәләр. Тоткарлаган вакытта ул абыйсын ярдәмгә чакырып кычкыра, полиция хезмәткәрләре әйтүенчә, анысы кулына нәрсәдер тотып күренеп ала, ләкин шунда ук табан ялтырата. Күрәсең, комда яткан Юрийга булышып булмаячагын аңлый Сергей. Ишегалдында күренми, бердәнбер аек кеше Алина иренең бакча аркылы чыгып чабуын әйтә.
Богауланган кече Васильевны эчке эшләр бүлегенә алып китәләр, аны тынычлана төшкән хатыны да озата бара, ир кешене ике тәүлеккә тоткарларга карар бирелә. Берничә көннән суд аны полиция хезмәткәрләренә каршылык күрсәткән өчен административ җаваплылыкка тарта. Ул чагыштырмача җиңел котыла, ә Сергей Васильевка карата җинаять эше кузгатыла, тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Е. Сәйфетдинов аңа власть вәкиленә карата көч куллануда гаепләү белдерә, И. Госмановның тән җәрәхәтләре сәламәтлеккә зыян китермәгән дип табылганга, ул җиңелрәк җәзага өметләнә ала.
Тикшерү барышында полиция хезмәткәрләре күрсәтмәләренә өстенлек бирелә, без дә вакыйганы алар сөйләгәнчә бәян иттек. Гаепләнүче С. Васильев һәм аның өч туганы капка төбендәге хәлләрне киресенчә сөйли, ягъни Сергей бәрелештә катнашмаган, ишегалдыннан урамга бөтенләй чыкмаган, полиция килгәч, бакча артындагы болында черем иткән дә, алар киткәч, өйгә кереп яткан булып чыга. Шул көнне генә, үзләре әйтмешли, «сутка»дан, ягъни япкынлыктан кайткан «гаепсез» кешенең качып китүе аңлашыла үзе, әмма зарар күрүчедәге җәрәхәтләр каян килгән соң, дигән сорау туа. Бу һәм башка сорауларга Минзәлә район судында җавап табылачак.
Наил ВАХИТОВ,
Азнакай, Баулы, Минзәлә

Комментарии