Тал төбендә табылдык

Тал төбендә табылдык

Татарстанның Идел аръягындагы районында узган елның май аенда булган кеше үтерү очрагы буенча февральдә хөкем игълан ителде. Суд гаепле дип табылган 31 яшьлек ир-атны 8 елга ирегеннән мәхрүм итәргә булды. Яклау ягы әлеге карар белән килешмәү сәбәпле, хөкем үз көченә кермәгән әле. Ахыргы нокта куелмаган җинаять эше турында кайбер исемнәрне үзгәртеп сөйләрбез.

2021нче елның 15нче май иртәсендә агрофирмада эшләүче С. Абрамов терлекчелек фермаларына, гадәттәгечә, турыдан салынган сукмак буйлап бара. Авыл читендәге иске ветеринария дәваханәсе янына җиткәч юан тал агачы төбендә яткан кешене күреп туктап кала ул. Башта берәр сәрхуш йоклап ята дип уйласа, якынрак килгәч, 36 яшьлек авылдашы Рифат Хәтфуллинның җансыз икәнен аңлап ала. Шаукым тиз күтәрелә, үтеп баручы тагын бер хатын-кыз туктый, мәрхүмнең әти-әнисе килеп җитә.

Полиция һәм ашыгыч ярдәм дә озак көттерми. Соңгысы бары тик үлемне тиешле рәвештә теркәү өчен генә кирәк була. Ир-атның йөз-бит, башындагы канның кибүе җинаятьнең иртән түгел, ә шактый иртә эшләнүен күрсәтеп тора. Полиция хезмәткәрләре чигә, баш түбәсендәге «җимерелгән» урыннардан тыш, муенда рәсми кәгазьләрдә «буразна» дип йөртелүче бугалак җеп эзен дә абайлыйлар. Суд-медицина эксперты да үлемнең баш сөяге сыну, мигә кан саву кебек авыр җәрәхәтләрдән бигрәк, асфиксия, ягъни буу нәтиҗәсендә килүен белдерә.

Мәрхүм Р. Хәтфуллин хәмергә хирыс зат буларак мәгълүм. Авылдашлары аның турында, һәрвакыт ярдәмгә килә торган зыянсыз кеше иде, дип, уңай сөйли. Әлбәттә, аның вак-төяк эшләрне аракы хакына башкаруын да әйтәләр. Мондый затлар һәрвакыт күз уңында була, шуңа күрә Р. Хәтфуллинның 14нче майда кемнәр белән аралашуын ачыклавы әллә ни зур хезмәт сорамый. Фаҗига исерек дуамаллык нәтиҗәсе, үтерүче шешәдәшләр арасында дигән фараз алгы планда тора.

Участок инспекторы башта шушы авылда яшәүче Р. Ибраев белән әңгәмә кора. Борчылган, каушаган кыяфәтле ир-ат, ким дигәндә, җинаять турында нәрсә дә булса белә дигән шик туа. Район эчке эшләр бүлегенә алып барып рәсми сорау алганда ул узган көнне кич белән Рифат һәм Шамил Шиһапов дигән тагын бер авылдашы белән сабан туе мәйданындагы урындыкта, ягъни мәет табылган урыннан ерак түгел эчеп утыруларын әйтә, әмма иртәрәк киттем, алар икесе шунда утырып калдылар, белмим, күрмәдем, дип белдерә. Шул ук вакытта 1990нчы елгы Ш. Шиһаповның исерек чакта котырынкы икәнен әйтеп, кайбер фикерләр тудыра.

Шамил исә 14нче майда төшкә кадәр өчәүләп эчүләрен әйтә, ә кич белән Р. Ибраев белән икәү генә идек, үтерүгә катнашым юк, дип белдерә. 15нче майда иртүк бергәләп баш төзәтергә дип Хәтфуллинга шалтыраттым, телефонны алмады, аның үле килеш табылуы турында күршем Сергейдан ишеттем, дип сөйли. Ләкин шик төшми калмый, кичкә таба аның өендә, төгәлрәге, мәктәп директоры булып эшләүче әтисе йортында тентү үткәрелә, телгә алырдай дәлилләр генә табылмый. Беренче көнне аны өенә кайтарып җибәрсәләр дә, иртәгесен яңадан алып китәләр һәм 17нче майга каршы төндә Ш. Шиһаповның җинаять кылуда шикләнелүче буларак тоткарлануы турында карар чыгарыла.

Эш шунда ки, аерым-аерым сорау алынган ике шешәдәш 14нче май вакыйгасын нәкъ бер төрле итеп сурәтли башлыйлар. Иң мөһиме: 17нче майда Ш. Шиһапов дусты Р. Хәтфуллинны үтерүен таный, бары тик, ачуымны китерде, үз-үземне белештермәдем, дип, үтерү нияте булуын кире кага. Шул ук көнне авыл янәшәсендәге сабантуй мәйданы һәм мәет табылган урында ике пүнәтәй, адвокат каршында һәм статист ярдәмендә явызлыкны ничек кылуын күрсәтеп сөйләп йөри. Икенче көнне тагын бер өстәмә күрсәтмә бирә. Аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә беренчел гаепләү белдерелә. Ике көннән район суды сак астына ябарга дигән карар чыгара, Шиһапов әлеге утырышта да барысын да тануын белдерә.

Шул рәвешле, җинаять эшендә Ш. Шиһаповның гаебен раслап биргән дүрт күрсәтмәсе теркәлә. Шамил адвокаты аркылы бичара әтисенә Хәтфуллиннар гаиләсенә күмү чыгымнарына дип 50 мең сум акча тапшырырга куша. Ләкин алар өенә барып кергән Нәсим Шиһаповка, сөйләшеп тә тормыйча, ишеккә таба күрсәтелә. Әти кеше акчаны почта буенча да җибәреп карый, ләкин Хәтфуллиннар тагын баш тарталар, улларын үтерүчегә кырыс җәза бирүне таләп итәләр. Явыз бәндәнең Ш. Шиһапов икәненә шикләнмәүләрен дә белдерәләр.

Үтерүченең ул икәне мәрхүмнең ата-анасы гына түгел, бу авылда беркемне дә икеләндерми дигән фикер дә туа монда. Әйтик, җинаять эшендә шаһит буларак чыгыш ясаган дистәләгән кешенең күпчелеге Шамилнең укыган чакта ук тупас булуын, үзен башкалардан өстен куюын, сабакташларын, хәтта кызларны да кимсетергә, җәберләргә сәләтле булуын әйтәләр. Әлбәттә, эчкече егетнең хәзер дә, исерек баштан гына түгел, аек чакта да котырынкы булуын искәртәләр. Курыкмады, абруйлы атасы коткарачагына ышанды, дип, бик кискен сөйләүчеләр дә бар. Шаһитларның кайберләре, хәтта аның белән параллель классларда укучылар, аралашмадым, белмим, дип, фикерләрен әйтергә теләмиләр. Бусын ата-анасы хакын хаклау һәм, әлбәттә, кеше үтерүчене яманлаудан шикләнү дип белергә кирәктер.

Ш. Шиһапов турында уңай сүзләр әтисе күрсәтмәләрендә генә бар. Малайның бик яхшы укуы, фәнни олимпиадалар, спорт ярышларында алдынгы урыннарны алуы бәхәссез. Мәктәптән соң федераль университетның юридик факультетын тәмамлый, бер ел чамасы суд приставлары хезмәтендә эшләп ала, аннан тарих буенча курсларда укып чыгып, үзләренең авыл мәктәбендә укытучы һәм хуҗалык эшләре буенча директор, ягъни әтисе урынбасары була. Ошбу эшчәнлеге дә озын-озакка сузылмый. Казанга китеп төзелеш өлкәсендә эшли. Күргәнебезчә, 31 яшендәге югары белемле юрист тормышта лаеклы урынын таба алмый.

Моның төп сәбәбе эчкечелек икәне аермачык. Н. Шиһапов, улын никадәр генә уңай бәяләргә тырышса да, аның вакыты-вакыты белән «запой»га китүен, наркологка да күрсәтеп каравын, ләкин файдасы тимәвен әйтми калмый. Әлбәттә, шул рәвешле йөгәннән ычкына торган гадәте булган кеше юньле оешмаларга урнаша алмый. Ләкин Шамилне бөтенләй эшсез утыра дип булмый, юкса үзе эчү генә түгел, шешәдәшләрен дә сыйларлык акчасы булмас иде. Әти кеше аның яман гадәтен күп эшләгәнгә күрә ял итеп алу ысулы дип аклап та маташа әле.

Шамил соңгы елларда әнисе белән Казанда яши. Авылда торучы әтисе янына еш кайта, узган ел 7нче майда да туган якларында пәйда була. Икенче көнне кич белән лаякыл исереп кайта да, тоташтан салып йөри башлый. Аны мәрхүм Р. Хәтфуллин белән еш күрәләр авылда.

Хәвефле 14нче май да гадәттәгечә башланып китә. Ике сәрхуш иртәнге сәгать сигезенчедә үк кибет тирәсендә эчә башлыйлар. Тиздән аларга безгә төп шаһит буларак мәгълүм Р. Ибраев та кушыла. Күп тә үтми Хәтфуллинга «шабашка» тәкъдим итеп шалтыраталар. Салмыш ирләр өчәүләп бара анда. Әлбәттә, хуҗа ярдәмчеләрнең күңелен күрә, шешә чыгарып куя. Ирләр сарай түбәсендәге иске шифрны сүтә. Ш. Шиһапов озак эшләми, исердем дип, өенә кайтып китә, калганнар туктап тамак чылата-чылата бераз кайнашалар, ахыр чиктә, алары да алпан-тилпән өйләренә тәпили.

Көндезге сәгать 4ләр тирәсендә айный төшкән һәм сусаган шешәдәшләр тагын кибет янында очраша һәм баш төзәтергә булалар. Бу юлы Ш. Шиһапов алган аракыны Бакалы күл буендагы Сабан туе уза торган мәйданда эчеп утыралар. Бар да тыныч була. Шактый гына гәпләшкәннән соң Ш. Шиһапов ачылмаган бер «чәкүшкә»не алып өенә таба китә. Аның артыннан Р. Ибраев та кузгала, мәйданда Р. Хәтфуллин гына кала. Күп тә үтми язмыш тагын очраштыра аларны. Чөнки Ибраев кайтып җиткәч тә өенә дә кереп тормый, ишегалдында бер тәмәке тарткач та яңадан Бакалы күл янына юнәлә. Тиздән анда Ш. Шиһапов килеп җитә, пакетыннан литр ярымлы ике шешә сыра чыгарып куя.

Исерүләре җиткән сәрхүшләр арасында низаг, гадәттәгечә, юк кына сәбәп аркасында чыга һәм аяныч тәмамлана. Р. Хәтфуллин сигарет сорагач, Ш. Шиһапов аның гозерен үтәсә дә, кимсетүле сүзләр әйтеп куя, ә шундый ук тупас җавапны ишеткәч котырынып китә. Вакыйга инде караңгы төшеп дуслар авылга таба кузгалгач була. Кыскача гына әйткәндә, таза бәдәнле Шиһапов ике мәртәбә сугып Хәтфуллинны чуерташлы юлга аудара, анысы торырга дип тезләнгән мәлдә арттан килеп муенына бугалак салып, җепне үзенә таба тарта. Бичара ир-ат котыла алмый элмәктән, теге явыз ычкындыргач тагын егыла, аның гырлаганы ишетелә, чыгырдан чыккан бәндә таш белән ике мәртәбә башына оргач тынып кала.

Тикшерү чаралары барышында җинаять кораллары табылмый. Шиһапов бауны үзенең спорт чалбарыннан тартып алганмындыр дип фаразлый, кая куйганын әйтә алмый. Ибраев, ташны күлгә таба ыргытты, ди. Ошбу ир-атның арага кереп комачаулык кылырга омтылып та карамавы аңлашылып бетми. Барысы да бик тиз килеп чыкты, үземне дә үтереп ташлар дип курыктым, дип аклана ул соңрак. Шиһапов әйтүе буенча, тынсыз калган дусларын берсе аякларыннан, икенчесе кулларыннан тотып күтәреп ачык урыннан читкәрәк илтеп ташлагач үз юллары белән китәләр.

Ш. Шиһапов, гел минем хисаптан эчеп-ашап йөргән кешенең сүгенеп җикеренүенә түзеп тора алмадым, ике тапкыр кул белән сугуымны, җеп белән бууымны, таш белән бәрүемне таныйм, үкенәм, ләкин үтерергә теләмәдем, андый ниятем булса, бауны ахырга кадәр тартып торыр идем, ычкындырганда ул исән иде, өенә кадәр илтергә уйладык, авыр булганга ташлап калдырдык, дип аклана. Ерткычларча кылынган җинаятьләрне караганда суд моның ише аклануларны исәпкә алмый, гадәттә.

Сүз дә юк, мондый очраклар гаепләнүченең туганнары өчен дә зур бәхетсезлек. Ата-ана еш кына баласына белдергән гаепне кабул итә алмыйча нахак хөкемне гадел түгел дип саный. Нәсим абзыйның да ышанасы килми. Иң беренче чиратта улының тәүбәле күрсәтмәләрен полиция басым ясау нәтиҗәсе дип саный. Әйтүенчә, атна буе өзлексез эчеп йөргән, димәк, махмырдан газапланган Шамилне сусыз, ашсыз тотып җәфалаганнар, куркытканнар, аны сигез полиция хезмәткәре «эшкәрткән» булып чыга. Ә инде малаеның полициядә үзенә психологик басым ясалу турында шикаять язарга теләмәвен сәламәтлеге һәм гомере өчен курку нәтиҗәсе дип белдерә.

Алай гына түгел, хәвефле кичтә Шамил өйдә булды, сәгать 6ларда кайтты, «чәкүшкәне» юрганы астына тыкты, бераздан йокларга ятты, ди ул. Искәртеп үтик, ошбу вакыйга Казан җанкыяры Галәвиевның гимназиядә мәхшәр оештырып, 9 кешене үтергән шаукымлы көннәрдә килеп чыга. 14нче май кичендә бу авыл мәктәбенә дә районнан террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе килә. Шуңа күрә сәгать җидедә директор мәктәптә була, берәр сәгатьтән өйгә кайтканда да Шамил йоклый иде, дип сөйли ул. Әмма Н. Шиһаповның ялгышуы бик ачык күренә. Әйтик, кичке эңгер-меңгердә мәйданда сыра эчүче өч «мужик»ны, шул исәптән Ш. Шиһаповны күлдә балык тотып өенә кайтып баручы яшүсмер малай күрә, төнгә каршы аның алпан-тилпән урамнан килеп мәктәп ишегалдына кереп китүен капка төбендә сөйләшеп утырган өч хатын-кыз шәйләп кала, өстәвенә, сәрхуш мәктәп бинасына куелган видеокүзәтү җайланмалары язмасына да эләгә әле. Күрсәтмәсендә шешәдәшләр төркемендә дүртенче ир кеше дә булган дип фаразлый ул. Әлбәттә, тикшерү барышында болар берсе дә расланмый.

Ләкин яклау ягы бирешергә теләми. Башлангыч чорда, күрәсең, файдасыз икәнен аңлап, әллә ни активлык күрсәтмәгән ике адвокат тора-бара көрәшкә күтәрелә. Кыскасы, ай ярым изоляторда ятып өлгергән Шамил 7нче июльдә гаебен танып биргән күрсәтмәләрен расламавын белдерә. Бу исә аның бар гаебен кире кагуын аңлата. Ләкин моңа әллә ни игътибар итүче булмый. Каләм белән язганны балта белән юнып ташлап булмый дигән әйтемдәгечә, баштан ук бирелгән тәүбәле күрсәтмәләргә, тупланган башка дәлилләргә өстенлек бирелә һәм 1990нчы елгы Ш. Шиһаповка аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерелеп, җинаять эше судка тапшырыла. Әйтелгәнчә, 8 еллык кырыс режимлы колония билгеләнә аңа. Ш. Шиһапов анда кирегә сукалап тормыйча, гаебен таныган булса, йомшаграк җәза бирелү мөмкинлеге дә була. Район хөкемдары карарына Татарстан Югары судында да үзгәреш кертелмәс кебек.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии