Башкортстанда кунакны каршы алуның яңа гадәте: мылтык терәп

Башкортстанда кунакны каршы алуның яңа гадәте: мылтык терәп

Узган атнада «Китап» радиосы Казан-Уфа-Казан маршруты буенча «Мин матурлык эзләп йөрим» дип исемләнгән автомарафон башлап җибәргән иде. Радионың бизәлгән автобусы Татарстан һәм күрше Башкортстан республикаларындагы 18 шәһәр һәм район үзәгендә булырга тиеш иде, әмма Башкортстанның кайбер районнарына үтү мөмкин булмады. Халыклар дуслыгын ныгытабыз дигән максат белән килгән Татарстанлыларны мылтык терәп каршы алдылар.

МИЛЛӘТ ДУСЛЫГЫН НЫГЫТАМ ДИП БАРГАННАР

Башкортстанга үтеп керүнең авыр икәнлегенә бу елның башыннан бирле инанып киләбез. Дөресрәге, районнарда концерт куюның авырлыгына. Татар җырчылары инде ничә ай республиканың кайбер районнарында концерт куя алмый интегә. Әле яз көне генә Татарстанның халык артисты Фирдүс Тямаев Кыргыз-Миякә авылы клубында булган хәлләрдән зыян күргән иде. Аннан Илсөя Бәдретдинова, Рифат Зарипов та шундый хәлгә юлыктылар. Болары онытылып бетәргә дә өлгермәде, Башкортстанлылар яңа порцияне тәкъдим итте. Җанисәп айлыгында бит әле!

Автомарафонның төп максаты – татар һәм башкорт халыкларын берләштерүче җыр һәм әдәби әсәрләрне пропагандалау, «Китап»лылар шулай дип билгели. Чарада катнашучылар ике республиканың төрле районында урамда әдәби-музыкаль чыгыш ясады. Татарстанда барысы да тыныч узса, Башкортстанда кунакларны яңа гадәт буенча каршыладылар.

– Марафон бик күңелле узды. Татарстанның Мамадыш, Әнәк, Актаныш, Минзәлә, Чаллы җирлекләрендә булдык. Биредә безне ипи-тоз белән каршы алдылар. Аннары паром белән Башкортстанга чыктык. Монда башка гадәт белән каршылыйлар икән: безне конвой көтә иде, – дип сөйләде радионың башкарма продюсеры Лилия Кадыйрова. – Хәер, куркынычсызлыгыбыз турында кайгырттылар – автобус артыннан калмыйча, саклап йөрделәр, һәр адымыбызны тикшерделәр.

Коллектив автобустан төшүгә, Башкортстанның Росгвардия хезмәткәре: «Сез монда концерт куярга килгәнсез икән? Ничә кеше чыгыш ясыйсыз? Аппаратурагыз ничәү?» – дип сораштыра башлый. «Китап» радиосының концерт түгел, ә бер-ике җыр башкарып, шигырь сөйләгәнен, төркемдә нибары 7 генә кеше булганын, аппаратураның да күп булмаганын белгәч, «Ярар-ярар, без белеп торырга тиеш инде», – дип машинасына барып утыра алар.

Дүртөйледә чыгыш ясаганнан соң, «Китап» командасы Югары Яркәй авылына юл тота. Автобусның кузгалганын күреп, Росгвардия хезмәткәрләре утырган машина да аның артыннан юнәлә. Башкортстанда һәр кунакның тормышы өчен борчылалар, күрәсең – президентны да болай сакламыйлардыр, дип көлеп куя хәзер «Китап» хезмәткәрләре.

– Курыкмадык. Күңелдә аптырау катыш шаккату иде. Бер яктан көлке, ә икенче яктан уйланыр урын бар. Без җинаятьчеләрмени? Илеш районыннан безгә килмәскә кушып шалтыраттылар. Бардык – полиция хезмәткәрләре каршы алды. Алар безнең бөтен әйберне тикшерде, видеога төшерде. Анда чыгыш ясамый гына Чакмагышка юл тоттык. Исәнләшү дә булмады, сүзләрен кыска тоттылар: «Без сезнең белән сөйләшергә дә теләмибез, тыңламыйбыз, китегез», – диделәр. Аннары Уфага килдек. Биредә, Аллаһка шөкер, каршылыклар очрамады, әмма чыгыш өчен нибары 10 минут вакыт бирделәр, – ди Лилия.

Росгвардия хезмәткәрләре үз кыланмышларына аклау таба алмагач, «Китап»лылар белән элемтәгә Илеш районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Рамил Назыйм улы Хәертдинов үзе чыга. Шулай «җылы» каршылауның төп сәбәбен дә аңлата: «Сезнең концерт рәсмиләштерелмәгән. Шалтыратып кисәтергә, документлар алып килергә иде». Юкса концерт кую түгел бит: 2-3 җыр башкарып, берничә шигырь сөйләү. Алда әле маршрут кәгазе дигән гыйбарә дә кулланыла. Артистлар да бу кәгазьне ничек һәм кайдан алырга дип баш ватканда, «Китап» хезмәткәрләре аны күптән табып, рәсмиләштереп килергә тиеш булган, димәк.

Соңрак Росгвардия матбугат хезмәте дә үз эшенә аңлатма бирүне кирәк дип тапты.

– Хокук бозу турында мәгълүмат алынды. Чит төбәк номерлары төшерелгән автомашинаны тикшерергә чыгып киттеләр. Урынга барып, сораулар бирелде. Хокук бозу турында мәгълүмат табылмагач, патрульлек маршрутына әйләнеп кайттылар, – дип хәбәр итәләр ведомствода.

ФАЙДАСЫЗ БУЛМАГАН

Башкорт һәм татар – гасырлар буе бергә яшәгән күрше халыкларның мәдәнияты, тормыш-көнкүрешенең ни дәрәҗәдә якын булуын күрсәтү – марафонның төп максаты. Яшерен батырын түгел, бу исемлеккә әле тагын тыңлаучылар санын арттыру һәм радио белән таныштыру да керә. Эфирында аудиокитаплар, спектакльләр һәм классик музыка трансляцияләнгән «Китап» радиосының үз ешлыгы бар, әмма Башкортстанда аны бары интернетта гына тыңлый алалар. Шуңа да күршеләребезне бу радио белән таныштыру, ике милләтнең тугандашлыгын ассызыклау кирәкле шәйдер.

– Башкортстанда яшәүче милләттәшләребезне бик кызгандык. Күңелсезләнеп кайттык, чөнки араларында безнең килүне көтүчеләр бар иде. Ә безгә мондый мөмкинлек бирелмәде. Башкортстан татарларыннан җылы хатларны әле дә алабыз. «Безнең монда шулай инде, безне төрле яктан кысалар. Габдулла Тукайга багышланган әдәби кичәләр ясыйсы килә, әмма ярамый», – диләр. Казанда мондый проблема юк, рәхәттә һәм иректә яшибез икән. Анда аларның моңсу йөзләрен күреп, үзебезнең дә кәеф төште, – дип ассызыклады Лилия Кадыйрова.

Моңа да карамастан, әлеге автомарафонның уңышына сөенәләр, чөнки беренче көнне генә дә «Китап» радиосының социаль челтәрләрдәге сәхифәсенә язучылар саны арткан.

– Район хакимиятләренең каршылыгына килгәндә, бу – югарыдан төшерелгән боерык түгел, ә аларның үз инициативасы, – дип билгеләп үтте радионың баш мөхәррире Алмаз Миргаязов. – Әлеге уңышны тиздән Чувашстан һәм Түбән Новгород өлкәсендә кабатларга җыенабыз. Татарстаннан читтә яшәүче татарларның әдәби-музыкаль контентка ихтыяҗы зур. Җәй көне кабат Башкорстанга килү теләге бар, вакыт күрсәтер.

– Җанисәп айлыгында үткәрелгән бер акция дип кабул итүчеләр дә булмады түгел.

– Юк, без төп максатыбыз турында әйттек. Башкорт белән татар халкы арасында дуслык күпере саласыбыз килә. Башкорт татарларын котырту өчен эшләнелмәде. Һәр нәрсәдән сәясәт эзлибез, тик бу очракта ул юк.

Марафонның иң зур нәтиҗәсе бу гына түгел. «Китап» радиосы белән булган низагтан соң, Башкортстандагы Бөтендөнья татар конгрессы рәисе Заһир Хәкимов республикада эшче төркем төзеде. Җанисәп беткәнче төркемне ул үзе җитәкләячәк. Башка милләтләрне республика территориясендә кабул итү, җанисәп алуны контрольдә тотуны башкарачаклар.

ОЗАК ДӘВАМ ИТӘРМЕ?..

27нче октябрь көнне Милли шура рәисе Васил Шәйхразиев та Уфада Башкортстан татарлары белән очрашты.

– Татарлар дөнья буйлап сибелгән. Шуларның 5 миллион 300 меңе – Русиядә, 3 миллионнан артыгы Татарстан белән Башкортстанда яши. Без милләтнең умыртка баганасын тәшкил итәбез. Бергә яшәдек, бергә яшәячәкбез. Ә инде халык санын алуга килгәндә, мин ул турыда күп сөйләп тормыйм. Русия президенты Владимир Путин «Халык санын алуга кысылмагыз, халык үз гаиләсен үзе белеп яздырсын», – диде. Моның өчен җанисәп бюллетенын Дәүләт хезмәтләре аша онлайн рәвештә үзең тутыра аласың. Андагы «тел», «милләт» дигән сораулар бик мөһим. Үзеңне һәм дәүләтне алдау кирәкми. Җанисәп дип дуслыкны бозмаска кирәк. Халык санын алу үтеп китәр, ә безгә әле бергә яшисе бар. Аннан без бер-беребезнең күзенә ничек карарга тиеш? Шуңа күрә дус булыйк, – диде.

Инде ишетелеп өлгергән вакыйга әлеге очрашуда да телгә алынды. Башкортстан татар конгрессы башкарма комитеты рәисе Заһир Хәкимов бу сорауны әйләнеп уза алмаган:

– Быел иң мөһим чараларның берсе – халык санын алу. Ул Русиянең күпчелек төбәкләрендә гади генә бер статистика чарасы буларак узса, безнең милли республикаларда сәяси төс ала. «Китап» радиосы төркеме белән очраштык. Ләкин, кызганычка каршы, Дүртөйле, Илеш һәм Чакмагышта аларны матур каршы алмаганнар, каршылыклар килеп чыккан. Бу Башкортстан белән Татарстанның дуслыгын ныгытуга ярдәм итми. Киресенчә, дуслыкны какшатуга китерә. Сайлау вакытында агитация була һәм сайлауга өч көн кала туктатыла. Бәлки, халык санын алуларда да шундый алым кулланырга кирәктер? Бу провокациягә охшаган. Мондый күренешләр булмасын иде.

 Васил Шәйхразиев бу сораудан читтә калмый: «Провокация ике яктан да килеп чыга. Бер-беребезгә хөрмәт булырга тиеш. Җанисәп беткәч, хаталарны утырып сөйләшеп, бер-беребезгә җиткерербез. Ә инде күрше республикага чыгуга килгәндә, без Роспотребнадзор таләпләрен үтәп, икенче республика белән килешеп кенә сәфәр оештырабыз. Республикага килгән вакытта алдан хәбәр итәргә кирәк» – дип яза «Азатлык» (Ят агент) аның сүзләрен.

Тугандаш республикалар, башкорт белән татар арасына күпер салынды, дибез. Башкортстан хакимияте аңлы рәвештә татарларны кысрыклый. Җанисәп алдыннан мондый кыланыш – шуның бер кыйпылчыгы гына.

Уфаның татар тарихы белән бәйле архитектура һәйкәлләрен җимерүе турында күп ишеттек. Кайчакта теге яки бу матбугат чарасында хакимият тарафыннан артык пошынмый гына: «халыкны аеруга юл куелмаячак», – дип әйтелгән сүзләрне күрергә туры килә. Ә фактта – тын да алынмый. Бу тынлыкның сәбәбен, әлбәттә, һәркем аңлый, әмма татарга хас тыйнаклыкны кушып булса кирәк, бер сүз дә дәшелми. Ә дәшмәү – һәр очракта да алтынга тиң түгел. Бүген ике тугандаш республика халкын якынайтам дип килгән радио хезмәткәрләрен мылтык белән куркытсалар, иртәгә – республика чиген узган өчен штрафка тартырлармы?

Шуңа бәйле рәвештә кискен сорау туа: ике халык арасында бердәмлек бары тик Татарстан халкына гына кирәкме? Әллә бу турыда фәкать башкорт халкының мәнфәгатьләре кысылганда гына уйланалармы? Без ике халыкны да бер дәрәҗәдә хөрмәт итеп, бергәләп якларга әзер булырга тиеш бит, югыйсә Уйлансак иде.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ: бу вакыйга минем үземә шәхсән моннан 20 еллап элек булган вакыйгаларны хәтерләтте. 2003нче ел иде бугай. Мин телевидениедә «Атна» мәгълумати-аналитик тапшыруы авторы. Ут күршеләребез Башкортстанда – сайлаулар. Без дә журналистларыбызны юлладык. Хәбәрчебез Фирдүс Гыймалетдинов ул чактагы иске һәм яңа сайланучы президент Мортаза Рәхимовтан интервью алды һәм республика башлыгы Татарстан журналистларын «Б.к чәйнәп йөрүчеләр» дип каршы алды. Минем тапшыруымда яңгыраган бу сүзләрне бик күп тапкырлар искә алып кабатладылар әле...

Яңа тарих белән гаҗәпләндерә ут күршеләребез: тарихта башкорт кына булган, татар юк... ише аек баштан берничек тә иҗат итеп булмый торган гыйльми ачышлар ясала, шул ачышларны үз файдалары өчен кайбер үз татарымыз да кабатый... Әле күптән түгел мөфти Тәлгать Таҗетдин шулай аптыратты мине, картайган бахыр, дип нәтиҗә чыгарып тыңладым үзен.

Кыскасы, татар-башкорт дуслыгы Татарстан күзлегеннән генә ул. Без дәшмибез. Бу тарткалашу татар белән башкорт халкының үзенә дә кирәк түгел юкса. Ул аерым сәяси көчләрнең махсус оештырылган абсурд театры. Ләкин шул театарда башкорт кураена биюче «актерлар» җитәрлек. Ул заманында Шакировтан башланып бүгенгәчә дәвам итә. Менә минем кебек сөйләүчеләр, әлбәттә «Б.к сәйнәүселәр» исемлегендә. Тик бу сүземә йомгакны кумир шагыйрем булган Әнгам Атнабаевның шигри юллары белән төгәллисем килә. Кызганыч, бу шигыри юлларның асылын аңлар өчен башның аеклыгы җитми. Җәмгыять исереп бара күрәсең...

Син башкорт дип, син татар дип,
Әрләшмәек, туганнар.
Бу халыклар гомер бакый
Бергә тормыш корганнар.
Син башкортмы, син татармы -
Анда түгел мәсьәлә,
Башкорттан да, татардан да
Урыс туа, вәт бәла!
Менә кайда мәсьәлә!

Комментарии