- 02.09.2023
- Автор: Наил ВАХИТОВ
- Выпуск: 2023, №34 (31 август)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Бөгелмәдә яшәүче 32-33 яшьләрендәге ир белән хатынга «съемный» фатирларын еш алыштырырга туры килә. Чөнки күршеләр һәрдаим тавыш чыгарып тынгылык бирмәүче гаилә турында хуҗаларга зарланалар да, алар яшьләргә чыгып китәргә кушалар. Шул сәбәпле Г. Гафиятуллин, С. Сәйдәшев, Н. Гоголь, К. Ворошилов һәм башка урамнардагы йортлардан күченергә мәҗбүр була алар.
Хатын-кыз моны ире Ринат Гыймаловның исерек чакта өйдә генә түгел, подъездда да дулап йөрүләре белән аңлата. Адилә (исем үзгәртелә) шулай ук аның үзенә кул күтәрүен, еш кына тән җәрәхәтләре белән йөрүен дә әйтә. 2019нчы елда үтерү белән янаган өчен хөкемгә дә тартыла, әмма мәҗбүри эшләр белән котыла ул. Адилә аны, аек чакта гаилә җанлы, тыныч кеше, дип атый, ләкин һәркөнне диярлек күпләп сыра, сирәк-мирәк аракы да эчеп котырына башлавын белдерә. Р. Гыймалов исә, эштән соң гына эчәм, дип аклана.
Алар язылышмыйча 2018нче елдан бирле бергә яши. Дүрт яшьлек кызлары, 2021нче елда туган уллары бар. Ринат нефтьчеләр оешмасында бораулаучы ярдәмчесе булып эшләгән, быелгы җәйдә аннан китеп, Азнакай районында пластик тәрәзә рамнары кую белән шөгыльләнә башлаган. Соңгы вакытта Бөгелмәдәге Н. Бауман урамында чираттагы фатирларында аена 6 мең сум түләп тора алар. Күршедә яшәүче тәртипле кешеләр, ошбу торакта гел шау-шулы сәрхушләр яши, болары да артыгын эчүчеләр, дип, күплек санда, ягъни хатынны да эчкечеләр рәтенә куеп сөйлиләр, стеналар юка булгач, барысы да ишетелеп тора, диләр.
Быел 9нчы июль кичендә күрше Наталья анда: «Коткарыгыз, үтерә!» – дип кычкырган хатын-кызны ишетә, тавыш гырылдап чыккач, «буалар» дигән уй да була анда. Ул вакытта вахта ысулы белән эшләүче ире өйдә булмаганга, ялгызы подъездга атылып чыга. Әлбәттә, тегеләр ишеген шакырга шикләнә, алдан пенсия яшендәге ирле-хатынлы Федоровларны дәшеп чыгара. Шулай итеп подъездда өч кешелек «коткару төркеме» оеша. Әйтергә кирәк, битараф калмаган күршеләр әлеге бурычны үтәп чыга. Шунда ук ишекне кагып, полиция чакыру белән куркытып кычкыралар. Соңрак мәгълүм булганча, нәкъ шул мәлдә Адилә котырынган иреннән ычкына. Йөзе-бите, муены, киемнәре канга буялган яралы хатын ишекне ачып чыгу белән өйдә кечкенә малай булуын әйтеп, аңа зыян сала күрмәсен, дип чәбәләнә. Куркырлык сәбәпләр була монда. Иң хәтәре: коридорда уң кулына пычак тоткан Гыймалов күренә. 1954нче елгы Ю. Федоров шунда ук ишекне ябып, тотканы югарыга бора, чынлыкта аны бикләп тота, явыз никадәр генә азапланса да ачарга ирек бирми. Бераздан теге тынычлангандай итә. Ул арада ике ханым кирәкле хезмәтләргә шалтырата. «Хатын-кыз яралы, фатирда яшь бала бар» дигән шомлы хәбәр барып җитә анда.
Ашыгыч ярдәм ике-өч минут эчендә килеп җитә. Өченче катка ике табибә менеп, баскычта утырган Адиләгә ярдәм итәргә керешә. Фатирда пычаклы бәндә булуын белешкәч, ошбу хатын-кызлар да курыккандыр. Вәзгыять ике полиция хезмәткәре күтәрелгәч тынычлана төшә. «Сакта» торган Юрий абзый алар әйткәч кенә ишектән читкә тайпыла. Шорты кигән сәрхуш исә, формалы егетләрне шәйләгәч, караңгы бүлмәгә кереп диванга ята. Ут яндыргач, сабый бала елый башлый, аны табибларга тапшыралар. Шөкер, малай исән-сау була. Куллары богауланган Р. Гыймалов патруль машинасына бикләнә.
Яралы ханымга сырхауханәдә ярдәм күрсәтелә. Ияк-яңак өлешендәге киселгән җәрәхәт Адиләнең сәламәтлегенә җиңел дәрәҗәдәге зыян китергән дип табыла. Яра төзәлгәч тә җөйле эз кала. Шулай да хатын-кыз җиңел котыла кебек. Пычак ияктән аз гына түбәнгәрәк эләксә дә, муен гына түгел, гомере дә киселергә мөмкин иде бит. Тикшерү комитетының Бөгелмә бүлегеннән Айдар Еникеев Р. Гыймаловка җиңел тән җәрәхәтләре ясау түгел, ә «аңлы рәвештә кеше үтерергә омтылу» дигән бик җитди гаепләү белдерә. Бу исә ошбу бәндә үзенә бәйле булмаган сәбәпләр аркасында гына ниятенә ирешә алмаган дигән сүз. Бу җәһәттән, күршеләр тырышлыгы, иң әүвәл, Юрий дәдәй комачаулык кылу билгеләп үтелә.
Ир белән хатын вакыйганы да, аңа китергән сәбәпне дә бер чама бәян итә. Бактың исә пычаклы очракка бер айлап элек үк нигез салынган булган икән. Июнь аенда Адилә ире телефонындагы «Сбербанк-онлайн» кушымтасында актарынып, 100 мең сумга якын акчаның билгесез чыгымнарга китүен ачыклый. Иренең аклану-аңлатулары ышандырмый аны. Димәк, тикшерү чаралары дәвам иттерелә, төгәлрәге, ханым телефондагы «Галерея»гә керә, андагы фотосурәтләрне күргәч, Ринат ошбу акчаны фахишәләр белән кәеф-сафа кору өчен тоткан дигән ныклы фикергә килә. Әлбәттә, гауга чыкмый калмый гаиләдә. Адиләнең әйтүенчә, ире аның фашиткеч сорауларын җавапсыз калдыра, акланып та азапланмый. Ахыр чиктә хатын-кыз иренә «съемный» фатирдан китәргә куша. Шунда ук куып чыгармый, торак табарга вакыт бирә, ягъни, 15нче июльдә китәсең, дип кырт кисә.
Шуннан соң бергә торсалар да, сөйләшми алар. Соңрак Ринат, ошбу гаеп нахак, дип, чыгып китәсе килмәвен белдерә. Мөнәсәбәтләрне җайга салу теләге белән бик кызу 9нчы июль көнне хатынына су коенып кайтырга тәкъдим ясый. Такси яллап, Бөгелмә белән Лениногорск арасындагы Иске Писмән авылы янына елгага баралар, кечкенә малай алар белән, ә кызлары Җәлил бистәсендә яши торган әбисе, ягъни Адиләнең әнисе янында була. Шулай итеп көн буе су коенып, кызынып, шашлыклар кыздырып һәм, әлбәттә, бергәләп шәраб, сыра эчеп күңел ача алар. Хатын ул көнне аз-маз сөйләшүләрен, узгынчы машина белән шәһәргә кайткач, Ринатның тагын 8 шешә сыра алуын да әйтә. Кухняларында сыйланып утырганда хыянәт мәсьәләсе калкып чыга да инде.
Ринат алга таба булган хәлләрне, исерек идем, хәтерләмим, полиция машинасына утырткач кына өнемә килдем, дисә дә, пычак алып хәләл җефетенең муен тирәсен яралавын таный. Әлбәттә, моны үтерү ниятеннән түгел, бары тик куркыту өчен генә эшләвен әйтә. Хатын-кыз исә барысын да бәян итә: «Идәнгә егып өстемә утырган килеш яралады, бер кулым белән кан агучы җәрәхәтне тоттым, икенчесе белән пычаклы кулына ябышып каршылык күрсәттем, балаларны ятим калдырасың, дип ялвардым», – ди һәм, чынлыкта, котырынган ирнең аны үтерү мөмкинлеге булуын раслап сөйли. Тикшерү барышында аларны кара-каршы утыртып та сорау алына, Р. Гыймалов зарар күрүче күрсәтмәләре белән килешүен белдерә, аннан гафу да үтенә.
Шушы көннәрдә җинаять эше шәһәр судына тапшырылды. Хөкем чыгарганда Р. Гыймаловның тәүбә итүе, кечкенә балалары булу исәпкә алыначак, әлбәттә. Әмма җәза кырыс булачак.
***
Ютазы районында яшәүче Элнар Габделхаков – гаиләсендә тиктомалдан ызгыш чыгарырга, явызлыклар эшләргә сәләтле кеше. Аның турында да, аек чакта тыныч кеше, диләр үзе. Ләкин 1986нчы елгы ир уртасы кешенең эчмәгән вакыты юк диярлек. Документлардан күренгәнчә, 2014нче елда ук рәсми рәвештә «алкоголик» дип табылган һәм ике ел буе махсус исәптә торган. Аннан соң гаилә-көнкүреш өлкәсендә законсыз гамәлләргә сәләтле зат буларак профилактик исәпкә куелган.
Соңгы елларда Ютазы авылында күп балалы Антонина (зарар күрүчеләрнең исемнәре үзгәртелә) белән аның йортында яши. Уртак балалары да бар инде. Бөкрене кабер генә төзәтә, дигәндәй, Элнар эчүен дә ташлый алмый, димәк, котырынып дулау гадәтеннән дә арынмый. 2021нче елда «сожительница»га тән җәрәхәтләре ясап һәм үтерү белән янап суд каршына да баса. Ләкин мәрхәмәтле ханым «мескен» ирен яклап чыга да, җәзасыз калдырыла ул. Аны кыйнаган өчен административ тәртиптә 5 мең сумлык штрафка да тартыла әле ул. Быел 23нче мартта исә йөгәннән ычкынып китеп, дүрт җинаятьчел гамәл кылып куя.
Антонинаның 17 яшьлек олы улы Вадим Октябрьский каласында һөнәри көллияттә укый, тулай торакта тора. Төннең икенче яртысында аңа әнисе шалтыратып, Элнарның кыйнавын, үтерәм дип дулавын һәм башка усаллыклар кылуын әйтеп шөбһәгә сала һәм полиция чакырырга куша. Башкортстандагы яшүсмергә Ютазы полициясенә шалтырату кыенрак була, шуңа күрә әнисенең Урыссуда яшәүче апасына хәбәр итә, үзе дә шунда юл ала.
Оксана хәбәр иткәч, полиция Ютазыга тиз барып җитә. Күп тә үтми алар Оксана йортына дүрт баласы белән Антонинаны китерәләр. Ләкин әни кешене сырхауханәгә алып китәләр, анда карап, уң кулына гипс салгач, кайтарып та куялар. Табиблар кул чугы (кисть) сөягенең сыну гына түгел, кителүен әйтә. Һәм бу законда «кеше сәламәтлегенә уртача авырлыктагы зыян китерү» дип санала.
Моның сәрхуш Элнар эше икәне мәгълүм була, билгеле. Төн уртасында исерек «мужик», җинаять эшендә әйтелгәнчә, көнләшү аркасында котырынып китә. Хәләл җефетен муеныннан алып стенага тери, «убью» дигән сүзләр дә яңгырамый калмый. Хатын этеп җибәргәч, җәлт кенә кухнядан агач уклау алып кереп тукмарга тотына. Бары тик 12 яшьлек үги малае уянып, әнисен яклап кычкыра башлагач кына туктый һәм кухнядагы өстәл артына утырып йокыга тала. Шул арада үтерү белән янау һәм саулыкка уртача дәрәҗәдәге зыян салу турындагы ике җинаять эшли ул.
Антонина ошбу явызлыклары өчен аны җинаять җаваплылыгына тартуны сорап шул көнне үк гариза яза. Ә теге бәндә тынычланырга җыенмый, полициядән чыккач та баш төзәтеп хәл алгач, Оксана йортына таба китә, чөнки гаиләсенең шунда икәнен белә. Ул чакта хуҗабикә эштә, өйдә аның 18 яшьлек кызы һәм Антонина гаиләсе була. Верандага кергән сәрхушне кыз туганы белән Вадим каршы ала һәм өйдәге Антонинага таба омтылган Элнарга каршы төшә. Тарткалашкан чакта яшүсмернең муеныннан эләктерергә, янаулы сүзләр ычкындырырга, берәр тапкыр сугып алырга да өлгерә ул. Монысы инде Э. Габделхаковның «үтерү белән янау» дигән тагын бер җинаять эшләвен белдерә.
Эш моның белән генә бетми. Яшүсмер бигүк тотрыклы хәлдә булмаган ир-атны этеп чыгарып, ишекне бикләп куйгач һәм ишегалдында акырып-бакырып йөрүләрнең файдасы тимәгәч, сәрхуш кискен чаралар күрергә керешә. Ягъни мәсәлән, баскыч буендагы кырлы тимерне алып кухня тәрәзәсенә томыра да, эчкә кергәндә киселмәс өчен, рамга кысылып калган пыяла кыйпылчыкларын алып ташларга тотына. Бу чакта шаукымлы йортка таба ике полиция офицеры утырган машина һәм хуҗабикә Оксана урнашкан такси җилдерә. Алар килеп җитү сәбәпле эчкә узарга өлгерми Элнар. Әмма чакырылмаган кунак «чит кеше торагы кагылсызлыгын бозу» дигән тагын бер маддә кысаларына эләгә. Әлеге өй хуҗалары зарар күрүче булып кала. Оксана аны тәрәзә пыяласын ваткан өчен административ тәртиптә җавапка тартуны да таләп итә әле.
Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлеге җитәкчесе урынбасары Рөстәм Яруллин аңа дүрт җинаятьчел гамәлдә рәсми гаепләү белдереп, җинаять эшен Ютазы районы суды каравына тапшыра. Тикшерү барышында Э. Габделхаков бик күндәм була – барысын да сөйли, гөнаһлы гамәлләренең барысын да таный, ә зарар күрүче өч кеше сүзләрендә нык тора. Шуңа күрә судта 37 яшьлек ир-атка исерек ахмаклыгы өчен таякның юан башы белән орырлар дип көтелә. Чөнки «уртача дәрәҗәдәге тән җәрәхәте ясау» дигән төп җинаять өчен өч елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган бит. Ләкин чишелеш башкача, хәтта көтелмәгәнчә килеп чыга. Күрәсең, Элнар Антонинаның җанын эретү әмәлен таба, нәтиҗәдә, хатын-кыз судта уртак балалары булган һәм аек чагында яхшы гамәлләр дә кылып куя торган ирне яклап һәм мактап сөйли, аны гафу иттем, дәгъвам юк, дип белдерә. Аңа улы Вадим да кушыла. Шул рәвешле, аналы-уллыларга карата кылынган өч җинаять зарар күрүчеләр белән килешү нигезендә сызып ташлана. Оксана үз фикерендә кала. Рөхсәтсез чит кеше торагына керү дигән хилафлык өчен исә нибарысы 180 сәгатьлек мәҗбүри эшләр билгеләнә.
Шулай итеп, гаугалы гаиләдә булган гыйбрәтле хәл ир-ат өчен бу юлы да уңай тәмамлана. Тагын бер судан коры чыккан Элнар Габделхаков акылга утырыр дип өметләнергә генә кала.
Наил ВАХИТОВ
Бөгелмә, Ютазы районнары
Комментарии