- 02.07.2011
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2011, №25 (29 июнь)
- Рубрика: Ахырзаман галәмәтләре
Күпчелек очракта мошенниклар беркатлы кешеләрне үзләре эзләп таба. Ләкин киресенчә дә була. Чөнки коррупциягә чумган илдә түрәләргә «төртмичә» теге яки бу эшне башкарып чыгып булмый, дигән фикер яши. Шуңа күрә, күпләр ярдәм итәрдәй кешеләрне эзләргә мәҗбүр. Ошбу шома бәндәләр арасында, вәгъдәсен үти торган «намуслы ришвәтчеләр» белән беррәттән, алдакчылар да җитәрлек. Андыйлар, бигрәк тә түрә белән «клиент»ны тоташтыручы арадашчылар даирәсендә күп.
Мисал өчен социаль ипотека буенча торак алу өлкәсен алыйк. Бу тирәдә алдар караклар кармагына эләгүчеләр гаять күп. Чөнки дәүләт программасы ярдәмендә ташламалы, ягъни арзанлы квадрат метрларга ия булырга теләүчеләр бик ишле, чиратын тизләтергә, фатирның яхшырагын һәм үзе теләгән районда алырга теләүчеләр бар. Моның өстенә, «Социаль ипотека» программасы кысаларына эләгергә хокуксыз кешеләр дә дәүләт ярдәменнән файдалану теләге белән йөри. Кыскасы, һәркем таныш-белеш, әшнәлек эзли монда. Һәм таба…
«Горизонт»та хакимият, торак фонды кебек мөһим дәүләт оешмаларында «үз кеше» булган, мәсьәләне уңай хәл итә алырдай кешеләр пәйда була. Узган ел оперативниклар Р. Сәйфуллина дигән шома ханымны ипотекага дәгъва кылучыларның берсеннән 300 мең сум акча алганда кулыннан эләктерә. Оператив чаралар вакытында аңа һәм аның кәсептәшләренә 1 миллионга чаклы «төртүчеләр» дә ачыклана. Нәтиҗәдә, дүрт хатын-кызга карата «Мошенниклык» дигән маддә буенча җинаять эше кузгатыла.
Без бу хакта фигурантларны исемнәрен атамыйча гына «Чират барда, нахак бар» (2010, 10 февраль) дигән язмада сөйләгән идек. Ул чакта әлеге хатыннар белән багланышта булган тагын берничә кеше җинаять эзәрлекләвенә тартылмыйча калды. Вакытлыча гына булган икән. Аларына, мәсәлән, Нурзидә Әхмәтшина дигән ханымга эш соңрак ачыла. Күптән түгел, ул 16 кешене алдауда гаепләнде. Әлбәттә, бу сан чынбарлыкны чагылдырмый. Чөнки исбатларлык дәлилләре булмау, сүз чыгарасы килмәү һәм башка сәбәпләр аркасында милициягә мөрәҗәгать итмәүчеләр күп. Мәсәлән, Р.Л. чиратны тизләтү өчен, Нурзидә ханымга 150 мең бирүен яшерми, ләкин ул аннан расписка алмаган һәм инде аның ярдәменнән башка да тиешле тәртиптә фатирга ия булган, шуңа күрә, гариза язарга теләмәгән.
Ә менә фатирсыз да, акчасыз да калучылардан Р.Я. аңа башта – 280 мең, соңрак 120 мең сум тоттыра. Мошенник аңа документлар җыйдыра, гел өметләндереп тора, хәтта яңа төзелгән йортлардан фатирлар күрсәтеп, җиһаз ала торырга куша… Ләкин, ахыр чиктә, телефоннан шалтыратуларга җавап бирми башлый.
Эше судта булса да, алдар ханым акчаны кайтарырга уйламый, гаебен дә танымый. Бу зыян күрүчеләр һәм тикшерү органнары карамагында бурычка акча алуы турында распискалары, үзара сөйләшүләрнең аудиоязмалары, хәтта очрашуларны сурәтләүче фоторәсемнәр булуга карамастан, шулай эшләнә. Ул шартлы срок алачагына шикләнми, суд матди зыянны кире кайтарырга дип карар чыгарганда да, чынлыкта, моның үтәлмәячәген белә. Чөнки акчасы да, акчага әйләндерердәй мөлкәте дә юк. Ошбу мәкер ияләре вәзгыятьнең мондый борылыш алу мөмкинлеген уйлап, алдан ук хәстәрен күреп куя бит. Димәк, урланган миллионнар аның хезмәт хакыннан ай саен 1-2 мең сум тотып калу ысулы белән «кире кайтарылачак».
Димәк, аның «үзешчәнлеген» яңадан җәелдерү мөмкинлеге юк түгел. Мошенниклар комарлы уен-игромания чире йоктырган кешеләрне хәтерләтә, ягъни акчалы, ләкин җинаятьчел «уеннарын» ташлый алмыйлар, ди. Шуңа күрә, уяу булырга кирәк.
Тикшерү барышында социаль ипотека өлкәсендә кәсеп иткән Р.Сәйфуллина, С.Габдуллаҗанова, Ф.Вәлитова, Т.Җиһаншина һәм Н.Әхмәтшина кебек мошенникларның дәүләт органнарындагы вазыйфаи затлар белән багланышлары ачыкланмаган. Бу хакта Татарстан буенча эчке эшләр министры Ә.Ә. Сәфәровның Дәүләт торак фонды директоры Т.М.Абдуллинга җибәргән хатында да әйтелә. Ошбу рәсми документның ксерокс күчермәсе, ничектер, фонд эшчәнлегенә бернинди катнашы булмаган Н.Әхмәтшина кулына эләккән. Димәк, ул өлкәдә бөтенләй үк чит кеше түгел, дигән фикер туа…
Наил ВАХИТОВ.

Комментарии