Чуаш авылындагы атышлы үтереш

Чуаш авылындагы атышлы үтереш

Болгавыр елларда еш кабатлана торган атып үтерү очраклары юк дәрәҗәсендә хәзер. Әлмәт районындагы Яңа Суркино авылында булган атышлы җинаять бик сирәк очрый торганнар рәтеннән. Шул ук вакытта аны соңгы елларда аеруча күп булучы «гадәти» җинаятьләрнең берсе дип санарга мөмкин. Чөнки, чынлыкта, бернинди сәбәпсез исерек дуамаллык аркасында килеп чыккан явызлык ул.

Район үзәгеннән 20 чакрым чамасы ераклыктагы әлеге чуаш төбәгендә Пидуллиннар нәселе иң ишлеләрнең берсе. Инде мәрхүм булган Тудимир, Сандимир, Юльтимир һәм башкаларның балалары, оныклары Әлмәттә дә күп яши, туган авылларында гомер итүчеләр дә җитәрлек. Мәсәлән, Яңа Суркиноның Үзәк дигән урамындагы бер йортта дүрт ир-ат көн күрә. Ягъни өйнең 1968нче елгы хуҗасы Сергей, аның 43, 47 яшьләрендәге туганнан туган энеләре Эдуард белән тагын Сергей һәм соңгы икесенең «сводный» туганы, ягъни әниләре бүтән ирдән тапкан 1985нче елгы Алексей яши. Алексейның гына фамилиясе Васильев, калган өчесе Пидуллиннар.

Искәртик, арада иң өлкәне Сергей Пидуллин аларга канкардәш түгел икән. Алексейның әйтүенчә, аны Вера исемле апалары ятим балалар йортыннан алып үстергән. Ләкин туган-тумача арасында аны читсенүчеләр юк, бар да «дядя», «брат» дип йөртәләр, Сергей үзе дә шулай аралаша. Авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Әлмәттә шоферлыкка укып чыккан, әмма даими эшкә урнашмаган, әйтүенчә, сирәк-мирәк кенә «бензовоз»да аерым районнарга йөргәләгән, башлыча шабашкага йөреп яшәгән ул. Очраклы хезмәт хакы хисабына көн күрүче С.Пидуллин тормышын җайга салган дип булмастыр. Бу җәһәттән, абзыйның беркайчан да гаиләсе, балалары булмавын да әйтеп үтик. Исерек тәртипсезлекләре өчен административ җаваплылыкка еш тартылган, әмма хөкем ителмәгән ул.

Иске Суркино авыл башлыгы Н.Леонтьев ул гына түгел, аның белән яшәүче өч агайненең дә эчкечеләр икәнен, шулай да авыл халкы өчен зыянсыз булуларын белдерә. Күрәсең, кешеләргә утын кисеп, бакча казып хәмер һәм ризыкка элгәшүче ялчылар башкача булдыра да алмыйдыр. Ә менә үзара тату яши алмый сәрхушләр. Мәсәлән, өлкән агай яшьрәк агайнесе Эдуардның Чечня сугышында контузия алу сәбәпле еш кына җәнҗал куптаруы, кай-ара сугыш чыгаруын сөйли. Әлбәттә, ошбу бәяләмәнең Сергейның үз явызлыгын аклау йөзеннән әйтелүен искәртергә кирәк .

Гомумән алганда, бер-берсенә бик охшаш алар. Тормыш рәвешләре бер чама, урта һәм өлкән яшьләрдә булсалар да дүртесе дә буйдаклар. Мәсәлән, Эдуард армиядән кайткач Түбән Мактамадагы кирпеч заводында эшләп алган да, көнлекче булып йөрергә керешкән. Нефть районнарында юньле эш табып лаеклы яшәү өчен мөмкинлекләр күбрәк булса да, барысы да башка юлны сайлаган һәм, әйтелгәнчә, дүртәүләп бер түбә астында гомер кичкән.

Узган елның август азагында агайнеләрнең Сергей атлы тагын берсе өйдә булмый һәм без бәян итәчәк вакыйгаларда катнашмый. Шуңа күрә алга таба сүз өч кеше турында барыр. Хәер, әлеге күп санлы нәселнең башкаларын да катнаштырырга туры килер. Әйтик, 2022нче елның 21нче августында «бомжатник»тагы эчкечеләр мәҗлесендә Валерий исемле тагын бер Пидуллин катнаша. Кичкә таба хуҗа Сергей белән Эдуард бик яман сүгенеп кычкырыша башлагач, Алексей белән абзый калган аракыны алып чыгып китәләр дә, аның өенә кайтып эчеп бетерәләр һәм йокларга яталар.

Алексей даими яшәү урынына иртәнге сәгать тугызларда кайткач идәндәге кызыл тапларны шәйләп сагая кала. Исерек Сергейдан Эдуард турында сорагач, анысы кайда икәнен белмим, кайтыр инде, дип җавап бирә, бераздан өйдән чыгып китә. Башында эчәргә җай чыгару хакындагы уйлар кайнаган ир-атта Эдуард кайгысы булмый ул чакта. Төштән соң кайтып кергән сәрхуш Сергей агайнесен үтереп коега ташлавы турында сөйләгәч тә әллә-ни игътибар бирми әле ул.

Күрше йортка Әлмәттән даими кайтып йөри торган Геннадий агай аңа шундый ук хәвефле яңалыкны Сергейдан иртә белән үк ишетүен җиткерә. Ләкин ул атып үтереп канауга күмеп куйдым дип әйтте дә, сүзне шаяртуга борды, ди һәм койма буендагы кое тирәсен карап килергә куша. Шуннан соң Алексей якындагы коены ачып карый, анда берни дә күрмичә кире килә, шундагы канауга күз дә төшереп тормый, чөнки кибеткә барырга ашыга. Күршесе белән тамак чылаткач эш эзләп урам буйлап китә, берәүнең капка төбендәге утынын ишегалдына кертергә яллана, бераздан аның янына Сергей да килеп, берни булмагандай эшкә керешә.

Әлеге хезмәт өчен өлешләренә тигән көмешне, дөресрәге, көмешкәне алып эчкәч кенә араларында тагын Эдуард турында сүз чыга, ирләр траншея янына килә, Алексей куллары белән яңа күмелгән «каберне» актара башлагач та таныш аяк киемнәре, зәңгәр чалбар кигән ир-ат гәүдәсенең аскы өлеше ачыла бара, күкрәге, башы җир астында кала.

Шул рәвешле, кичке сәгать бишләрдә Яңа Суркинода шаукым күтәрелә. Хәвефле урынга иң элек туган-тумача Яков, Валерий, Феодосия һәм башкалар йөгереп килә. Полиция 1980нче елгы Эдуард Пидуллинны казып чыгарып моргка озата. Суд медицина экспертизасы аның йөрәк, үпкә, төп кан тамырларына зарар килү, умрау, күкрәк сөякләре, өч кабыргасы сыну, эчкә кан саву нәтиҗәсендә җан бирүен, шулай ук маңгай, күкрәк, кул һәм гәүдәнең башка урыннарында бәргән-суккан җәрәхәтләр булуын күрсәтә. Ир кешенең атып үтерелүе дә шик уятмый, чөнки мәеттә унбер ау мылтыгы ядрәсе табыла.

Җинаять урынын тикшерү барышында ишегалдында гильза, ядрә, картечь, патрон ясау өчен кирәкле киез кисәкләре (пыж), эш кораллары салынган чемодан табыла, ике көпшәле «ТОЗ-63» ау мылтыгы күршедәге җир кишәрлегендә булып чыга. Атып үтерүченең Сергей Пидуллин икәнлеге дә икеләндерми, моны аның тәүбәле күрсәтмәләре генә түгел, күп санлы экспертиза нәтиҗәләре, башка дәлилләр раслый.

Шулай итеп 21-22нче август төнендә булган хәлләрне күз алдына китерү мөмкинлеге туа. Әлбәттә, вакыйганы, башлыча С.Пидуллин күрсәтмәләре нигезендә сурәтләргә туры килә. Айныгач тикшерү комитетының Әлмәт бүлегеннән Карина Артамонычевага биргән аңлатмалары эзлекле аның. Бары тик, берәр «бытовой» мәсьәлә буенча әрләшкәнбездер дип, низаг чыгу һәм мылтыкка ябышу сәбәбен генә аңлата алмый ул. Аны тыңлагач, моның йокы аралаш саташулы гамәл икәне болай да аңлашыла үзе.

Сергейның әйтүенчә, төнгә каршы «контуженный» Эдуард белән әрләшүдән тәмам туеп, алдан маңгаена сугып егып «тынычландыра» ул аны. Шуннан соң үзе берничә чәркә аракы эчеп хәл ала да йокларга ята. Төнлә белән Эдуардның телләнеп йөрүенә уянып китә, аңкы-миңке килеш торып залдагы шкаф артындагы корылган мылтыкны ала, диванда утырган энесенең сул як күкрәгенә төбәп курокка баса, бер тапкыр ата, патроннарның икенчесе көпшәдә була. Әйтүенчә, Эдуард тынып һәм катып кала, әлбәттә, кан ага башлый. Сәрхуш тагын йөз грамм аракы эчеп йокыга түнә. Уянгач какча гәүдәле мәрхүмне өстерәп урамга алып чыгып, кое тирәсендәге канауга күмә, мылтыкны яшерә, аннан-моннан идәнне юып чыгара, ләкин кан тапларын сөртеп бетерә алмый.

Ошбу исерек ахмаклыгы өчен аңа аңлы рәвештә кеше үтерүдә гаепләү белдерелә. Өлкән тикшерүче К.Артамонычевага тагын да бер мәсьәләне ачыкларга кирәк була. Әлеге төбәктә яшәүче берничә кешедә рәсми рәвештә теркәлгән утлы корал бар үзе. Бу бәндәгә ике көпшәле мылтык, патроннар каян килгән дигән сорау туа. Туган-тумача, күршеләр, күрәсең, бәладән баш-аяк дип, ошбу сорауга җавап бирмичә, барысы да, белмәдек, дип бара. Шул өйдә яшәгән Алексей да шкаф артындагы коралны күрмәгән булып чыга.

С.Пидуллин исә аны мәрхүм әтисе Тудиярдан калды дип аңлата, аны яшертен рәвештә сараенда саклавын, бер-ике ай саен эшкә яраклылыгын тикшереп торуын, мылтыкны 2022нче ел башында чистарту, майлау өчен өйгә алып керүен әйтә. Елга бер тапкыр таяк та ата, дигән әйтемдәгечә озак еллар тик яткан мылтык та холкын күрсәткән булып чыга.

Үзе ясамаган, алып кайтмаган утлы корал саклаган өчен җавапка тартылмый ул. Ә менә патроннар эшләү яшертен һәм законсыз рәвештә ату коралына «боеприпас» җитештерү дигән җинаять дип табыла һәм РФ Җинаять кодексындагы 223нче маддә буенча тагын бер гаепләү белдерелә. Аучыларга мәгълүм, мондый патроннарны ясап була. С.Пидуллин да хәтәр әйберне атасыннан калган дары һәм башка кирәк-яракларны кулланып ясавын әйтеп бирә һәм дүрттән алты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган икенче җинаятьтә гаепләнә.

Сергей Пидуллин гаебен тануын белдерә. Шуңа күрә атышлы җинаятьне тикшерү дә тиз төгәлләнә, Әлмәт шәһәр судында хөкем итү утырышлары да озак бармый. 55 яшьлек ир-атны 11 елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән карар чыгарыла, өстәвенә, аңа 100 мең сум күләмендә штраф та салына. Соңгысы суга сәнәк белән язган кебек, С.Пидуллинның түли алуы икеле чөнки.

Наил ВАХИТОВ,

Әлмәт районы

Комментарии