Иртә яшьнәгән яшен – ачлыкка?

Иртә яшьнәгән яшен – ачлыкка?

«25нче апрельдә көн дәвамында һәм кичен республика территориясендә урыны белән секундына 25-27 метрга кадәр көчле җил булачак», – дип кисәткән иде Татарстан синоптиклары. Бу сүздә генә калмады. Узган атнада республикабызда быел беренче мәртәбә яшен яшьнәде һәм давыл булды.

АЧЛЫК БУЛМАГАЕ???

Давылдан соңгы фотографияләр белән интернет тулды. Мамадышта, мәсәлән, көчле җил офис бинасы түбәсен алып аткан. Зыян мәйданы 300 квадрат метрны тәшкил иткән. Әле ярый, һәлакәттә беркем дә зыян күрмәгән. Шактый биек чыршы агачы тамыры белән кубарылып чыккан фото да күзгә чалынды. «Дөбер-шатыр китереп, биш минутта үзәкне туздырган. Күк күкрәп, яшен яшьнәп, коеп явып китте», – дип язганнар мамадышлылар. «Чаллыга бу давыл «хәле бетеп» килде, тик ауган агачлар бар. Өермәләп, яңгыр яуды», – дигән хәбәр күренде. Минзәләдә дә калайлар кубарылып атылган: «Әкәмәт булды монда – теплицалар очты, түбәләр очты, бик куркыныч давыл булды», – дип язды Гөлфәрә Кәрамова исемле ханым.

Актанышка да килгән давыл. Бүләк авылында ихатадагы агач сынып, газ торбасын бөккән, электр чыбыгын өзгән. Районга килгән куркыныч кара болыт фотосын исә дус кызым Ләйсән җибәрде. «Ураза тотучылар арасында дөрес түгел кешеләр бик күп. Шуңа чыккандыр бу давыл. Хәзер бит ябыгыр өчен дә ураза тоталар, динне пычраталар. Ябыгыр өчен нәкъ Рамазан аен көтәргә кирәкме икән? Башка айда ябыксыннар! Бер танышым, авыз ачкач эчәргә ярый ул, дип, сыра сатып алып куйды. Шулай булгач, Аллаһы Тәгалә ничек җибәрмәсен инде безгә бу афәтне», – дип фикерен дә белдерде.

Актаныш якларына давыл Башкортстан ягыннан килгән, диделәр. Берничә көн алда гына ут-күршеләребезгә дә елның беренче давылы белән «очрашырга» туры килгән. Әлеге уңайдан халык шөбһәләнергә дә өлгергән инде. «Моя Уфа» төркемендә исә, бәхәс киткән. Наталья Маврина исемле ханым электән килгән халык сынамышын искә алган. «Шәрә урман өстендә яшен яшьнәсә – ачлык башланачак». Шәрә урман дигәне – агачларның әле яфрак чыгармавына ишарә. «Әгәр иртә язда яшен яшьнәсә, хәерлегә түгел, агачларда яфрак булмаганда мондый хәл күзәтелсә, борынгы бабаларыбыз алдан ук ачлыкка әзерләнә башлый торган булган», – дип яза ул. Фикерләр икегә бүленгән. Кемнәрдер, куркып калган. Кемнәрдер бакчасындагы җиләк-җимеш агачларына ишарәләп, «Агач-куаклар яфрак чыгара башлады бит инде», – дигән.

Ачлык дигәннән, шунысын әйтик әле. Шушы көннәрдә генә Берләшкән милләтләр оешмасы 7 миллиард 763 миллионнан артык кеше яшәгән Җир шарында берничә айдан ачлык башланырга мөмкин, дип кисәтте. Якын киләчәктә бу афәтнең 265 миллион кешегә кагылуы бар, моңа коронавирус сәбәпче булачак, диләр. Бу хакта Куркынычсызлык Советы утырышында Бөтендөнья азык-төлек программасы җитәкчесе Дэвид Бизли белдерде. Шуңа күрә хәзердән үк чарасын күрә башларга кирәк, азык-төлек мулдан булырга, аларны җитештерүчеләргә финанс ярдәме вакытында күрсәтелергә тиеш, диде ул. «Дөньяда һәр көн 821 миллион кеше ач килеш йокларга ята. Ә тагын 135 миллион кешегә шушы әйбер бүгеннән үк яный. Коронавирус аркасындагы вәзгыять эшләрне хөртиләтә – 2020нче елда ачлык чигенә җитүчеләр саны 130 миллионга артырга мөмкин. 30лап илдә ачлык башлануы бар», – диде ул.

Тик паникага бирелергә ашыкмыйк. Авыл хуҗалыгы буенча алда барган Русия ничек тә ач калмас, авылларыбыз яши бит әле. Яшелчәне күпләп утыртсак, терлек асрасак, нишләп ачка койрык чәнчик ди? Шулай да, бу мәсьәләдә башкаларның да фикерен белешергә булдык.

«ТАТАР ЮРАП КИТЕРӘ ЮРАМЫЙК»

Журналист, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясе җитәкчесе Рәмис Латыйпов әйтүенчә, БМО белдерүенә карап кына, артык хафага бирелергә урын юк:

– Ачлык дигәч, 21нче елгы ачлык күз алдына килә. Алла сакласын, әмма андый ук хәл булмас, дип ышанасы килә. Ни генә әйтсәк тә, кырларда иген, абзарларда мал бар. Кешеләр ачлыктан үләр хәлгә килеп җитәрлек үк сәбәп юк сыман. Шулай ук элеваторларда запас та бар. 2010нчы елгы көчле корылык вакытында, бөтен кырлар корып беткәндә дә андый ачлык булмады, шөкер.

Яңа замандагы ачлыкларга анализ ясасаң, аларның төп сәбәбе корылык түгел. 1921нче елгы ачлыкның да төп сәбәбе корылык булмаган бит, продразверстка һәм гражданнар сугышы аркасында башланган. Татарлар, башкортлар үз дәүләтләрен төзи язып кала, ачлык башлангач, дәүләт кайгысы калмаган кешедә, тамак турында гына уйларга мәҗбүр булганнар. Ул ачлык кеше кулы белән эшләнелгән. 1933нче елгы ачлык та кешенең ризыгын тартып алу аркасында килеп чыккан, Ленинград блокадасының да сәбәпчесе табигать шартлары, яки амбарларның буш булу-булмавы түгел. Украинада да сугыш башлангач, чүплекләрдә казынып йөрүче кешеләрнең фото-видеолары таралды. Бернәрсәне дә булмас дип 100 процент ышанып әйтүе мөмкин түгел.

Мин коронавирус ачлык китереп чыгарыр дип уйламыйм. Пандемия халык арасында чуалышлар китереп чыгарырга мөмкин – менә анысы күпкә куркынычрак. Шуңа да эшсез калган кешеләрнең кредитларын, торак-коммуналь хакларын түләү өчен мөмкинлек тудыруны уйласыннар иде.

Изображение удалено.Изображение удалено.БМО тараткан белдерүдә Азия, Африка илләре турында сүз бара. Ул илләрдә ачлыкның беткәне дә юк. Сәбәпләре дә шул – халык күп, ә тынычлык һәм рәтле идарә юк. Дөньялар имин вакытта Европа илләре аларга самолетлар белән азык ташып тора иде. Шундый кешеләрнең берсе – очучы Фәрит Сабитов белән сөйләшкәнем бар. Конгога ризык илткән вакытта аны шул Африка илендәге бандитлар кулга алып, ул шактый вакыт әсирлектә яткан иде. Менә шул сөйли-сөйли күрсәтә берзаман: безнең очучылар ашарга алып килгәч, тегеләр өелешеп чунга-чанга биеп йөриләр. Ашарга килде, дип куанышалар. Фәрит сөйли: алар хәтта онны ипи итеп пешереп тә ашамыйлар, туклыклырак булыр иде, юк – кайнар суга салалар да, кырыеннан чөмерәләр. Ул шул хәлләрне видеога төшереп торган, ә джунгли эчендә автоматтан аткан тавышлар ишетелә. Билгеле, халык самолетта ризык килгәнне көтеп яши, ә үзләре берөзлексез атышып торалар икән, ничек бетсен ди ул ачлык? Коронавируска кадәр дә ачлык иде инде анда.

Һәм тагын бер әйберне әйтим инде. «Ач кешеләрне уйламый» дип мине сүгәргә ябышканчы, бераз гына төптән уйлабрак карасагыз иде. Бюрократия ул безнең илдә генә түгел, бөтен дөньяда да бар. БМО дип аталган оешмада да. Әйтик, наркоманиягә каршы көрәшә торган ведомстволарга һәрвакыт наркотиклар табылып торуы кирәк – шулай булганда, аларның эше дә күренә, акча да килә, дигән сүз. БМОдагы «глобаль җылылык», «ачлыкка каршы» көрәшкән кешеләрнең дә шундый максатлары юк түгел. Проблеманы зуррак итеп күрсәткән саен аларга күбрәк акча килә, аларның әһәмияте һәм акчасы да арта. Бу аерым бер зур тема, билгеле. Мәсәлән, глобаль җылылыкка каршы көрәшәбез, дип ниндидер программалар оештыралар, кешеләр утырышларга җыела, хезмәт хакы алалар – кояш каты итеп кыздыра икән, ул кешеләр нишли ала соң? Ачлык белән дә шул хәл – ачлыкка каршы көрәшүчеләр арасында миһербанлы, чын күңелдән эшләгәннәре арасында үз карьерасын уйлаучылар да бар кебек. Шулай булмаса, дистә еллар буена хәл итү чарасын таба алырлар иде.

Европада да азык-төлек белән кыенлыклар булуы бар дип язалар. Элек яшелчәләрне гастарбайтерлар җыйган, ә хәзер аларны кертмиләр икән, кем җыя? Җирле халык бит андый эштә эшләргә җирәнә, бөтенесенең дә офиста утырып, компьютерда гына эшлисе килә. Ни генә дисәң дә, безнең халыкны авыл тери, әле кеше бөтенләй эштән читләшеп бетмәгән. 90нчы еллардагы яман вакытларда да халыкка бик кыен булса да, 21нче елдагы кебек булмады, шөкер. Шуңа иминлек булсын дип кенә телим. Татар юрап китерә дигән кебек, ниндидер куркыныч уйларны читкә этәрергә кирәк, – диде ул.

«ЕЛ НАЧАР КИЛМӘСКӘ ТИЕШ»

Балтач районының Янгул авылында яшәүче халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиевкә шалтыраттык. Быел җәйнең ничек килүенә карап, кытлык булу-булмауны фаразлап куярга мөмкин. Шул хакта сөйләштек.

Әмир абый, сез быелгы җәйдән нәрсәләр көтәсез? Агачлар яфрак чыгармаган килеш яшен яшьнәсә, ачлык була дип куркыталар әле монда… Әллә җәй коры килерме икән?

– Халыкның сынамышлары да, юраулары да күп инде ул. Әмма бу елны начар киләчәк, димәс идем. Быел май былтыргыга караганда җылы килер. Былтыр хәтерлисезме икән, яз башында гына җылы булды да, май үзе салкын килде. Быел нормаль булыр. Тик минем язып баруларга нигезләнеп, фикер йөртсәң, чәчүдән соң 3 атна тирәсе бер тамчы да явым-төшем көтелми. Бу – майның икенче яртысы, июнь башларына туры килә торган чор. Иң кирәк вакытта явым-төшем юк. Каян чыгып әйтәмме? Чөнки узган ел ноябрь-декабрьдә явым-төшем бик күзәтелмәгән. Шуңа шулай. Сабан ашлыкларына тишелеп чыгарга дым кирәк, ә яңгырлар булмаска мөмкин…

Хәзер печәнгә иртә чыгалар – июньнең беренче ункөнлегендә үк. Печәнгә чыккач кына тоташ атна-ун көн яңгыр булыр, дип уйлыйм. Бу әйбәт түгел, ләкин мин анысына борчылмыйм, чөнки хәзерге техника белән мондый шартларда да печәнне җыеп алырга була. Уҗымнар быел былтыргыга караганда әйбәтрәк. Узган ел яз башы җылы булды да, апрельдә 12-13 градус суыкларны бирде. Шуның аркасында уянып җитешкән арышны салкын бәрде дә салды. Быел андый нәрсә булмас. Урып-җыюга да көннәр әйбәт, Алла боерса, август аен әйбәт булыр, дип, фаразлап торам. Кәбисә ел начар була, диләр, тик һава торышы кәбисә елга карамый. Давыллар булачак, ул басымның уйнаклавы аркасында килеп чыга торган әйбер. Чөнки басымнар кисәк үзгәргәч, җил чыга. Ләкин быел шул ягы бар, ел начар килергә мөмкин дип шикләндерә торган әйберләр булды. Мәсәлән, февральдән башлап, еш кына төне буе җил улады. Февраль, март, апрель – төн җиттеме, җил улый. Бу әйбәт нәрсә түгел. Мин моннан бер ун көн элек кыякка дип суган утырттым. Туфракны казыйм – шаккатам, суалчаннар да юк, коп-коры туфрак. Әнә шул җил алып бетергән инде аның дымлылыгын. Туфракта болай да дым аз, ничә ел рәттән яңгырсыз көзгә кердек. Шуңа күрә мин сыерчык бураннарын көттем. Булды ул, Алланың рәхмәте! Аннан соң яңгырлар яуды. Сыерчык бураны шуның белән файдалы ул – яңгыр сулары ничек ява, шулай ага да бетә. Ә буран чыгып, кар яугач, ул сулар да әкрен генә җиргә сеңә. Эри бара, җиргә сеңә бара. Бу карларны бабайлар бик яраткан. «Кар ява», – дисәң, «Кар түгел, ашлама ява», – дия торган булганнар. Яңгырга караганда җир өчен кар файдалырак.

Әмир абый, узган ел җәй бөтенләй булмады диярлек, салкын булды. Быел да шулай булырмы икән?

– Июль ае иң эссе ай булырга тиеш булса да, салкынча булыр. Ә июнь белән август матур булыр, минемчә. Гомумән алганда, без белә торган элеккеге челләле җәй булмас инде бу, былтыргы җәйгә охшашрак килер, дип фаразлыйм.

Апрель аенда ук яшен яшьнәү буенча фикерегез нинди?

– Быел февральнең егермеләреннән яз башланды. Яз башлангач, әкрен-әкрен табигатьтә дә үзгәрешләр булды. Бу яшен яшьнәп күк күкрәүләр безнең җәйгә якынлашуыбызны аңлата. Апрельдә үк яшен яшьнәү, нормаль күренеш түгел, анысы. Тик кайвакыт яшен яшьнәү кыш көнендә дә булгалый, декабрьдә дә булганы бар әле аның. Аны ялганчы яшен, диләр. Басымнар үзгәреше еш булганга килеп чыга торган күренеш бу. Халык борчылмасын, бу быел җәй гарасатлар күп булыр дигән аңлауга килми… Бар да яхшы булачак, – дип аңлатты халык синоптигы.

Айгөл ЗАКИРОВА

Комментарии