Дальнобойщик тормышы…

Дальнобойщик тормышы…

Ничә еллар инде шәһәр белән авыл арасында киләп салып йөрим. Сәгать ярымлап ара. Күбрәк “голосовать” итәргә туры килә. Трамвайдан төшүгә, ике яктан да килгән көчле машиналар агымын ерып чыгасың да түгәрәк юл боҗрасының безнең якка кайтканына басасың. Кайчан гына булмасын, кеше өзелми монда.

Килеп басуга, саруны кайнатып, елтыр күзләрен майлатып, тук чырайлы, хәлле генә гәүдәле шумахер-таксистлар үзләренә юлдаш эзли. Болар акчаңны каерып ала, юлың өчен икеләтә чыгарып салырга кирәк. Билгеле, кесә ягын карыйсың инде. Минем шул инде, төп коралым – иркен аралаша белгән телем. Үтемле сөйләшәм. Җиңел машиналар да туктап-туктап үзләренә юлдаш ала. Болары, юл уңае булганлыктан, бензин хаклык кына ала. Миңа иң кулае – ерак юлга йөрүчеләр. Чөнки транспортны алыштырасы түгел, юл уңае да, җайлы да. Юлда күп йөри торгач, пароль белән сөйләшергә өйрәндем. Бармак белән бер генә кеше икәнлеген, имән бармак белән юлның ерак булуын күрсәтәм.

Соңгы елларда бер социаль катлам – ерак юлга йөрүчеләр барлыкка килде. Болар чит илдә эшләнелгән, зур, 1-2 фургонлы зур йөк машиналарында. Әллә кайдан ыжгырып, җирне дер селкетеп киләләр. Гадәттә, рульдә 35-60 тирәсендәге ир-атлар. Күбесе Совет заманында военкомат аша ДОСААФ мәктәбен тәмамлап шофер таныклыгы алган, элек “КамАЗ”, “МАЗ” йөрткән шоферлар. Алар юлда йөреп каешланган, тормыш тәҗрибәсе туплаган. Илебезнең бер ягыннан икенчесенә төрле кирәк-ярак ташыйлар. Рация аша бер-берсе белән юл, һава торышы турында һәрдаим аралашып торалар. Урыны-урыны белән үзләренә генә хас жаргон сүзләр дә ычкына. Шулай итеп, эчләрендә җыелган ачу, талчыгудан арыналардыр.

Болар минем яшьтә булганлыктан, утырганда курку хисе булмый диярлек. Үземнең максатымны шунда ук әйтәм:

– Юл уңае… Авылга… Рәхмәт алганыгыз өчен, – дим…

Болар арасында интеллигентлар юк, гадиләр, икенче төрле әйтсәк, простой мужиклар. Аралашу-аңлашу да җиңел, иң гади темаларга: яшәеш, гаилә, әз-мәз сәясәт, хатын-кызлар турында сүз бара. Ихлас сөйләшү килеп чыга, чөнки ул мине, мин аны белмим. Вакыт тиз үтеп китә, юл кыскара, кызыклы әңгәмә дә килеп чыга.

Күбесенчә рус телендә сөйләшәбез. Кызыксынганнарга республикам, үзем яшәгән шәһәр, Президентыбыз, халыкның яшәеше турында кыскача характеристика бирәм. Бу өлкәдә белемле икәнемне күрсәтәм. Акцентымда аңлашылганча, мөселман, шул вәкиле булуыма ишарәлим. Менталитет турында, гореф-гадәтләр һәм башка юл авырлыклары турында сорашам.

Бу юлы Владимир дигәне белән сөйләшеп киттек. 53 яшьләр тирәсендәге сакал-мыекка баткан ир. Чыраенда арыганлык, йончыгу сизелә. “Бер атна юлда”, – ди. Оренбург өлкәсеннән Әлмәткә барган һәм кире кайта икән. Юл авырлыклары турында сорадым.

– Аның кайчан җиңел булганы бар инде. Гомер бу, менә 20 ел шулай. Армиядән соң “КамАЗ”га утырдым, аннан “МАЗ”…

– Гаиләгез бардыр бит…

– Юк, аерылыштык. 22 ел бергә торган идек. Аерылганга да 4-5 ел бар. Балаларым үсте, ярдәм генә итәм, тәрбияле үзләре…

– Ә ни өчен аерылыштыгыз соң? – дим кызыксынып.

– Өйдә генә булырга кирәк. Ә алай тормыш бармый, акчасыз да булмый. Хатын-кызлар кызык бит: акча да булсын, янында да торсын… Ә болай хатын-кызларга интекмим: очрашып йөри торган 3-4 чибәркәй бар. “Әйдә, бергә торыйк”, – диючеләр дә юк түгел. Аларның балаларын үстерәсе бар, минем үземнекеләр бар бит. Аларга ярдәм итәм. Гражданлык никахын кулай күрәм. Ерак юлга чыкканда алучы хатын-кызларым да бар. Аларны телефоннан дәшәм яисә юлда очрыйлар.

Шунда туган ягымдагы ике кыз келт итеп исемә төште. Трассага йөриләр дип, имеш-мимеш чыкканы бар иде. Алар яшьли үлде. Акчасызлыктан, эшсезлектән, чарасызлыктан шушы упкынга баттылар. Нинди иде…

Әңгәмәдәшемнән җайлап кына юлда торучы трасса чибәрләре турында сораштырам.

– Алар бар җирдә бар. Салкын булса да күзгә чалынырлык итеп киенәләр. Без аларны әллә кайдан күрәбез. Кафе, стоянка тирәсендә нокталары. Әле сезнең шәһәргә керер алдыннан кафега туктауга бер тазарагы килде башта. “Юк, юанаеп киткәннәрне яратмыйм”, – дим йөзенә бәреп әйттем. Икенче яшьрәге янга килеп басты…

Әле җәй көне тирәсендә купальниктан басып торалар иде. Берәү дә, бишәү дә булалар. Хезмәтләре – 500 сум. Иң кыйммәте Мәскәү тирәсендә. Куаклыклар янына “ГАЗель” машинасында алып киләләр, теләгәнен сайлап аласың.

– Әллә нинди хәлләр сөйлиләр бит, куркыныч түгелме соң?

– Минем андый начар хәлләргә юлыкканым юк. Бер танышым белән шундыйрак хәл булган. Ул бер төнгә “снимать” иткән. “Бер рюмка аракы эчкәнне хәтерлим, башка берни дә юк”, – ди. Иртән уянса, 30 мең сум акчасы да, документлары да юк икән. Нәрсәдер салып эчергәннәр инде моңа.

– Ә Совет чорында андый хәлләр бар идеме соң?

– Әйе, борынгы кәсеп бит инде ул. Совет заманында да бар иде. Тик анда яшерен иде, ә хәзер барысы да күз алдында эшләнә.

Бик яшь кызлар да була арада. Күренеп тора 14-15 яшь икәне. Сорасаң, “Юк, миңа 20-21 яшь инде”, – дип җавап бирәләр. Гел юлда булгач, алар хезмәтенә мөрәҗәгать итәргә туры килә инде. Бер рәхәтлек кичерәсең дә онытасың аннан. Шулай да бер кызы исемдә калган минем. Хәзер дә телефон номерын алмавыма үкенәм. Түбән Новгородка туганнарына баруы иде аның. Сөйләшеп киттек, бик якынайдык. Туганнарына да кереп тормады, минем белән Мәскәүгә китте. Бер атна йөреп, кире үзе яшәгән шәһәргә кайтты. Үзен кияүдә түгел, диде. Дөрес хатын иде ул.

– Нәрсәсе дөрес инде аның?

– Кафега туктыйм, нәрсә телисең, шуны ал, – дим. Ул иң очсызларын гына сайлый. “Акчаң бетә бит”, – ди. Бер дә алдап сөйләми. Аннан, ничектер, күңелемә ошады ул минем. Кафеда очраган танышым да аны минем хатыным дип уйлаган. Эх, телефон номерын алмадым шул…

– Ә картайгач, соңгы тамчы суны кем тамызыр икән соң сезгә?

– Сез, – диде әңгәмәдәшем елмаеп.

Мин дә уенын-чыны белән бергә:

– Әйе, мин ике тамчы су бирсәм, өченче тамчысы мышьяк, – дидем.

Ул уйланып торды да?

– Дөрес, – дип куйды. – Янәшәңдә гомер сынауларын үткән хатының булу кирәк.

– Гаилә җылысын югалткансыз. Картлык көнендә рәхәтләнеп яшәрлек байлык тупладыгызмы соң?

– Юк, анысы да булмады. Менә җыям дип уйлыйм, юк, барыбер чыга да бетә. Аннан, шулкадәр күп акча эшли дип беләсезме соң? Чыгымнар да күп бит.

Тикшерү пунктына якынлаша башлаганда шоферым кызулыгын киметте. 1-2 фургон туктаган иде. Документлар тоткан бер-ике гаи хезмәткәре күренде. Бу көр кыяфәтлеләр безгә игътибар итмәде. Шофер газга басып, ятьмәдән ычкынган җәнлек кебек алга ыргылды.

– Яратмыйбыз без аларны, – диде ул шунда. – Бәйләнергә генә торалар. Бөтен җирдә акча каералар. Сезнекеләр күбрәк тә әле. Алар катылыклары белән аерылып тора. Чит номерны күреп, махсус туктаталар. Тикшергән булып, җанга тияләр. Берчак Нократ янындагы посттан чыгам. Аның янындагы стоянкада кунган идем. Кузгалганымны күреп тордылар, көтеп торып туктаттылар. Постка үтәргә куштылар. Кердем, теге безгә билгеле трубкага өрергә әмер яңгырады. Өрдем – берни юк. “Тагын өр”, – ди. Кабат өрдем – һәм кабат берни юк.

“Син мине хөрмәт итәсеңме? Шулай икән, 150 сумыңны жәллисеңмени?” – ди бу. “Командир, һәр баганага 150 сум бирсәм, миңа ни кала соң?” – дим. Бәхәсләшсәм дә, бирмәдем…

Беләсеңме, аларның эш хакын 50 мең сумга күтәрсәң дә үзгәрмәячәкләр. “Шуны гына бирәсеңмени?” – диячәкләр. Алар сине акча итеп күрә.

Әңгәмәдәшем әйткәнчә, бу бер тулы система. Кызлар белән бергә эшлиләр. Берсе икенчесен акча бәрабәренә күрмәмешкә салыша…

– Ә шулай да яратам мин һөнәремне. Аллаһы сәламәтлегемне бирсен, – дип куйды ул.

Сөйләшүебезне өзәргә туры килде. Алда авылымны күрсәтә торган билге күренде. Кайтып җиттем. Вакыт сизелми дә үтеп киткән.

– Мин сезгә күпме тиеш? – дим.

– Бер тиен дә кирәкми, – ди.

Бу минем сөйләшүемне бәяләү булгандыр, дип уйлап куйдым.

– Рәхмәт сезгә, – дип теләкләр теләдем үзенә.

Ул миңа хөрмәт йөзеннән озын итеп сигнал бирде. Мин дә кабат хәерле юл теләп, кулымны болгадым. Дальнобойщик тормышы..., 4.5 out of 5 based on 6 ratings

Комментарии