Актанышта кабат вәхшилек: 33 яшьлек ир вафат

Актанышта кабат вәхшилек: 33 яшьлек ир вафат

22нче гыйнвар көнне Актаныш районының Иске Сәфәр авылында коточкыч вәхшилек булган. 33 яшендәге Илүс Солтановны 51 яшьлек эчәргә яратучы авылдашы пычак белән суеп үтергән. Әле һаман да авыл халкы төгәл генә белми: нәрсә өчен, ни бүлешә алмаганнар?

Вакыйга турында язарга алынгач, Сәфәр авылында яшәүче берничә кеше белән аралашып карадык. Сөйләргә атлыгып тормыйлар. «Әле бит тикшерү эшләре бара, ныклап белеп бетермибез», – диләр. Туганнары белән элемтәгә чыктык: «Хәзер генә сөйләмибез, барыбызга да авыр. Бигрәк тә әнисенә. Бу безнең өчен зур кайгы», – дип, баш тарттылар.

Ләкин мәгълүмат бирердәй кешеләрне барыбер таптык. Авыл җирендә хәбәр тиз тарала бит. Тик алар газетада исемнәрен күрсәтмәвебезне сорады.

…51 яшьлек Рузил Заһитовны авылларында «күркә» дип йөртәләр. Кушаматны нәрсә хөрмәтенә кушкан булганнардыр, билгесез. Тик исеме җисеменә туры килеп тора иде, диләр. Күркә Рузилен тиз кызып китүчән һәм кулларын уйнатырга яратучы буларак тасвирлыйлар.

– Күршеләре куркып яшәде аннан. Рузил ике мәртәбә төрмәдә утырып чыккан кеше иде. Беренчесендә – урлашканы өчен, икенчесендә – кешегә пычак кадап. Төрмәдән кайткач та, мулла песие кебек яшәде дип булмый. Эчәргә ярата иде. Кесәсендә һәрвакыт 3-4 пәке, бәләкәй пычак ише әйберләр йөртте, нормаль кеше диюе авыр иде аның турында. Үзе өйләнеп тә караган иде: өч баласын ияртеп, Ләлә дигән хатын килде аңа. Әйбәт, акыллы хатын иде үзе. Күркәгә ике бала табып бирде. Тик бер кадере дә булмады. Гел тукмап яшәде аны Рузил. Чыдый алмый аерылышты да бугай инде ул хатын аннан, хәзер Актанышта яши. Шулай да, күркәне бик яманлап та бетерәсе килми. Сораган вакытта ярдәм итә иде, эчсә дә, эшенә барды. Мондый вәхшилек эшләр дип, көтмәгән идек без аннан, авыл һаман «гөж» килә. Бөтен нәрсәгә аракы гаепле шул инде, аракы… – дип аңлатты миңа Мансур абый (исеме үзгәртелде – А. З.)

Мәрхүм булган егет – Илүс Солтанов турында исә, «тыныч кеше иде», – дип сөйлиләр. Авылда комбайнда эшләп йөргән. Бер тапкыр да өйләнмәгән. Тик үчле булган, бер үпкәләшсә, беркайчан да үпкәләтүчесен онытмаган, дип тасвирладылар.

Үләсе көнне Илүс Чаллыдан авылга кайткан булган. Өйдә аны сабырсызлык белән әти-әнисе көткән. Тик ни кызганыч, улларын тере килеш күрә алмыйлар инде.

– Сәгать көндезге берләрдә, икенчеләр киткәч әнисе аңа: «Кайтып җитәсеңме әле?» – дип шалтыраткан булган. «Мин Чаллыда, кайтырга чыктым», – дигән. Иске Сәфәргә өченче яртыларда, өчләрдә кайтып җиткәндер шулай булгач. Кайткан уңайга моны Айзат исемле авылдаш егет каршы алган, бергәләп күркә Рузиленең өенә киткәннәр. Өйдә «күркә» белән бергә тагын бер авылдаш – Илдус исемле ир дә булган. Алар эчеп утырганнар, исерек булганнар. Ни өчен барган Илүс монда, әле дә аңлашылмый безгә. Аның бит эчкән чакларында да беркайчан күркә өенә барганы юк иде. Һәм үлгән чакта да айнык булган ул. Ягъни, бу – сәрхүшләрнең аракы чөмереп утырганда чыккан суешы түгел, монда башка сәбәпләр бар. Узган көнне генә күркә Рузил белән икесе арасында низаг чыккан, Илүс тә Чаллыдан кайтуга туп-туры шуны хәл итү өчен килгәндер, дип фаразлыйбыз, – ди башка бер әңгәмәдәшем Алия ханым (исеме үзгәртелде).

Без сораштырган авылдашлары барысы да бер сүзне сөйли: мәрхүм Илүс Солтановның йөзе танырлык булмаган: башы балта белән урталай ярылган, муены киселгән һәм шунда ук пычак кадап куелган. Бу вәхшилек кенә җитмәгән – мәете җидегә туралган, – диләр… Коточкыч күренеш.

– Югыйсә, Илүс көчсез егет түгел иде, бу күркәгә генә бирешеп тормас иде ул. Аңа аркасыннан килеп һөҗүм иткән Рузил, сизми дә калгандыр. Тырмашып яткан инде ул, мескен. Идәндә канлы бармак эзләре дә булган, – ди әлеге уңайдан өченче әңгәмәдәшем.

…Мәетне беренчеләрдән булып кереп күргән егет белән телефоннан аралаштым. Айнур үзенең нәрсәләр күрүе турында ныклап сөйли алмады, күңеленә бик авыр килгән күренешкә тап булуын гына әйтте:

– Без күркә Рузиленең өенә иптәш малай һәм участковый белән бергә барган идек. Илүс абый кан эчендә ята иде. Җидегә бүленгән. Икенче бүлмәдә берни булмагандай Рузил абый йоклап ята иде. Участковый аны төртеп уятты. Участковыйга исеме белән эндәште: «Нишләп йөрисең монда, Рамай?» – диде. Бернәрсә дә булмаган кебек сөйләште, күрше бүлмәдә генә мәет ятса да. Аннан соң нәрсәләр сөйләшкәннәрдер – белмим, мин чыгып киттем, – ди ул.

Бу вәхши җинаятьнең кылыну вакыты көндезге сәгать өч белән дүрт арасы, дип фаразлыйлар. Чөнки күркә Рузил авылдагы күпләп сату кибетенә кереп: «Илүсне турап өйдем әле», – дип, дүрттән соң сөйләгән, диделәр.

Иске Сәфәр авылының «Чулман» кибетендә эшләүче Чулпан ханым Газизҗановага исә, шушы ук хәбәрне үтерүдә шикләнелүче түгел, аның шешәдәшләре килеп ирештергән.

– Мин күркә Рузил яши торган урамда яшим. Төшке аш вакытында өйгә кайтканда мәрхүм булган егетнең Айзат исемле тагын бер авылдаш белән бергә үтеп баруын күрдем. Сәгать бишләр тирәсендә күпләп сату кибетеннән минем кибеткә килгән кешеләр болай дип сөйләде: «Күркәнең башы киткән бугай, әллә нәрсәләр сөйли, Илүсне үтердем дип әйтә», – диделәр. Сатучыга: «Балта белән чабып, өйдем», – дигән. Сатып алучыларга да шуны ук кабатлаган: «Мине хәзер төрмәгә алып китәрләр инде», – дигән. Тик без бу сүзгә ышанмадык та, кабат сораштырмадык та. Сәгать кичке сигез белән тугыз арасында мин эшли торган кибеткә исә бергә эчеп утырган кешеләре керде. «Рүзәлне күрмәдеңме, ул Илүсне үтергән, аны полиция эзли», – диделәр. Шуннан соң гына чынлап үтергән булуын аңладым. Бу хәлләр нәрсә булып беткәнен белмим, мин кайткан вакытта күркәләр янында хәрәкәт тә, ут та юк иде, – диде ул.

…Сәфәр халкы авыл тарихында мондый вәхшилекнең беренче мәртәбә булуы әле, дип сөйли. Тик Актаныш районы өчен бу беренче очрак түгел. Әле узган елның июлендә генә Әҗәкүл авылында яшәүче 26 яшьлек Илвир Шәемовның авылдашларын: күрше ирен һәм тагын бер хатынны пычак белән үтерүе турында язган идек. Ноябрь ахырында егеткә мәхкәмә карары чыкты, аны 19 елга ирегеннән мәхрүм иттеләр. Җәза срогын егет кырыс шартлардагы колониядә үтәчәк.

Иске Сәфәрдәге канлы җинаятьтән соң да, тикшерү эше әле озак дәвам итәр. Гаеплене, җинаятьне кылуы дәлилләнгән очракта, өченче мәртәбә рәшәткә артына җибәрерләр. Тик ничә ел җәза бирсәләр дә, бу мәрхүм булучыны кире кайтармый шул. Туганнарының кайгысын уртаклашабыз. Илүснең урыны оҗмахта булсын…

Айгөл ЗАКИРОВА,

Казан – Актаныш – Казан

Комментарии