Ярамыйга карамыйлар

 Ярамыйга карамыйлар

Угрылар чит мөлкәтне, кача-поса, тотылмаска тырышып урлый. Андый очраклар да бар, билгеле. Ләкин күпчелек, бигрәк тә вак караклар, ярамаган эшләре күләгәдә калу мөмкинлеге булмаган бурлыклар кылып хур була. 
Илдар Садыйков беренче тапкыр Сарман районында тотыла да, өч еллык шартлы хөкем ала. Күп тә үтми Мөслим якларында кылган караклыклары фаш ителеп, өч ел ярымга колониягә озатыла. Аннан чыгарылгач та озак йөрми, 2011-2012нче елларда Әлмәттә караклыклары гына түгел, кеше үтергән өчен өч мәртәбә хөкемгә тартылып, сигез ел ярымга утыртыла. Иреккә чыккач туган шәһәре Чаллыда эшләгән угрылыклары өчен тагын бер елга колониягә эләгә. Анда үзен бик тәртипле тота ул, шуңа күрә гел вакытыннан алда азат ителеп килә. Шулай да узган ел башында 32 яшендә иреккә чыкканда 13 ел гомерен рәшәткә артында уздырган була инде. 
Рәсми кәгазьләрдә ошбу йөремсәк карак хәзер Азнакай районы Тымытык авылында яшәүче булып исәпләнә. Чынлыкта, эшләп яшәргә өйрәнмәгән зат шул якларда төрле авылларда йөри, урламыйча да булдыра алмый. Вак-төяк әйбер чәлдерүләре өчен җәзасыз калган чаклары да була, узган ел июнь аенда җинаять урынында тотылгач та иреккә чыгарып җибәрелә. 
2022нче елның 11нче июнь кичендә Азнакай кешесе ул вакытта эшләми торган ашханә бинасында ут януын күреп, аның хуҗасына хәбәр итә, анысы шул тирәдә яшәүче энесенә шалтырата. Тиздән аннан, тәрәзә ватылган, арттагы ишек ачык, дигән хәбәр килә. Өлкән яшьтәге агайнеләр анда кулына пакет тоткан И. Садыйковны тоткарлап, полициягә хәбәр җиткерәләр. Туздырылган бинадагы газ плитәсе, суыткыч, кул киптерү җайланмасы һәм башка җиһазлар сүтелгән, төсле металлдан ясалган конфоркалар, раковина, электр чыбыклары алынган, хәтта стена, түшәмдәге яктырткычлар, икенче каттагы принтер, компьютерга чаклы бакыр токүткәргечләрсез калдырылган була. Карак кулындагы пакетта исә чүкеч, отверткалар, гайка ачкычлары кебек эш кораллары була. 
Тикшерү чаралары җитәрлек үткәрелә. Экспертиза бармак эзләрен Садыйков калдырган дип белдерә, металл кабул итүче аны тануын әйтеп тора, ул үзе дә урланган металлны тапшыруын кире какмый, гаебен тануы турындагы тәүбәле беркетмә төзи. Кыскасы, угрының ул икәнлеге шик уятмый. Гаҗәп, ләкин ике айдан, җинаятьче табылмау сәбәпле, дигән билгеләмә белән тикшерү эшләре туктатылып, җинаять эше киштәгә куела. Моны исә ошбу сәрхушне коткарырга маташу дип бәяләп булмый. Ә бәлки хәзерге эчке эшләр органнарында хезмәткәрләр җитмәү сәбәпле, тикшерүченең мондый вак эшләр белән шөгыльләнергә өлгерә алмавы нәтиҗәсе дип белергә кирәк. Бу очракта эшмәкәргә 11684 сумлык матди зыян китерелгән була. 
И. Садыйков законсыз эшләрен кыла бирә. Быел 24нче гыйнварда аның Тымытыктагы даими яшәүчеләре булмаган йорт ишегалдына койма аша кереп-чыгып йөрүен күршеләр күреп алып, хуҗаларга шалтырата. Алар исә өйнең бер тәрәзә пыяласы ватылган, икенчесе каерылган икәнен күрәләр дә, И. Садыйковны җавапка тартуны сорап гариза язалар. Сәрхуш тоткарлангач ук анда кунарга керүен әйтә. Өйдәге мөлкәт үз урынында булса да, бу – рөхсәтсез кеше торагына үтү, хәтта аның конституцион хокукын бозу дигән җинаять санала һәм тикшерү комитеты тарафыннан тикшерелә. Аеруча мөһим эшләр буенча тикшерүче Раил Газетдинов ярты ел тик яткан теге җинаять эшен дә ала һәм Илдар Садыйковка ике җинаятьтә гаепләү белдерә. 
Ул гына да түгел әле, шул ук вакытта аның тәрәзә ватып Азнакайдагы кибеткә кереп бер мең тәңкә акча чәлдерүе һәм полиция хезмәткәренә кимсетүле сүзләр әйтеп җикеренүе буенча кузгатылган икенче җинаять эше дә тикшерелә. Шулай итеп, суд каравына икешәр эпизодлы ике эш тапшырыла. И. Садыйков ике ел да бер айга кырыс режимлы колониягә озатыла. 
***
Ярамаган эш кылучылар арасында малай-шалайлар бихисап күп. Юньсез яшүсмерләр бурлыклары турында исемнәрен үзгәртеп, авылларын атамыйча сөйләргә туры килә. 
Баулы каласында яшәүче 2007нче елгы Антон Сергеевны мәктәбендә укуы начар булса да дәресләр калдырмый, тәртибе яхшы, дип, ярыйсы гына бәялиләр. Ә участок инспекторы исә төрле юньсезлекләр эшләгәнгә полициядә исәптә торуын әйтә. Өстәвенә, быел март аенда гаиләләре белән аралаша торган кешеләрнең өч мең сум акчасын чәлдереп тә танылды ул. Ул көнне Васькино Туйралыда яшәүче әлеге танышлары кечкенә малайларын Сергеевларда калдырып торырга тиеш була. Чөнки төньякка йөреп эшләүче Булат вахтага китәргә җыена, аның хатыны Лариса төнге сәгать унбергә кадәр эшендә була, малайны эштән соң алып китәргә уйлый. Бу кадәресе уйлаганча була, ә менә хатын-кыз өенә кайткач көтелмәгән хәлгә юлыга, ягъни мунча алачыгының тәрәзәсе каерылган икәнен күреп курка кала, идәндә яткан кадак суыргычны да күрә. Мунчадан өйгә дә кереп булганга, караклар булган дип фаразлый. Өйдә тәртип булгач, тынычлана төшә, әмма кухня киштәсендәге тартмадан 3000 тәңкәнең юкка чыгуын белгәч, полиция чакыра. Оперативниклар исә ул көнне өйдә кемнәр булуын сораша башлый, чөнки тәрәзә рамының тыштан түгел, эчке яктан каерылуын ачыклыйлар. Бу инде карак чит кеше түгел дигән сүз бит. Ул көнне өйдә булган Булат белән хәбәрләшкәч, Антонга шик төшә. Анысы беренче әңгәмәдә үк мәсьәләгә ачыклык кертә. 
Антон ул көнне Васькино Туйралыда йөри. Булат улын аларның Баулыдагы фатирына илтергә җыенуын белгәч, өенә алар белән кайтырга була. Булат машинасын кабызгач, аңа Тимурны алып чыгарга куша. Малай әйберләрен җыйган арада шкатулкага кереп чыга, аннан соң алачыкка уза һәм тәрәзәне каера. Соңгысын полиция карак шуннан кергән дип уйлап үзенә шик төшмәсен өчен эшли. Әйтелгәнчә, мәкерле план барып чыкмый. Әтисенә ватылган тәрәзә урынына яңаны куярга, 3000 тәңкәне дә кайтарып бирергә туры килә. 
Ләкин урлау очрагы буенча җинаять эше кузгатыла. Әлбәттә, дусларча аралашкан өлкәннәр малайны «батырырга» теләми. Нәтиҗәдә якларның килешүе сәбәпле, җинаять эзәрлекләве судта туктатыла. 
***
Күп тә үтми шул ук калада 14 яшен яңа тутырган тагын бер малайга карата җинаять эше кузгатыла. Илнур Царев турында төрле фикерләр ишетелә, полициядә начар сөйлиләр, ә мәктәбендә белемнәрне әйбәт үзләштерә, дәресләрдә игътибарлы, үзен тыныч тота, дип мактаганнан соң, сугыша, кызларның әйберләрен урлаганы, хәтта аларга ярамаган әгъзасын күрсәткәне бар, дип яманлыйлар, психиатрда исәптә торган малай дәвалануга мохтаҗ дип белдерәләр. Рәсми рәвештә акыл ягыннан җиңелчә дәрәҗәдә кимчелекле саналган малайның быел май аенда кылган угрылыклары белән танышкач, аның башы бик шәп эшли дигән фикер дә туа. 
Ул көнне улы, килене, оныгы белән Царевлар күршесендә яшәгән өлкән апа башка торакка күченә. Ялланган ике йөкче аның әйберләрен өченче каттан түбәнгә төшерә, ханым шунда тора, ә фатир ишеге ачык була. Күрше малае анда кеше юк чакны туры китерә, бик җәлт эш итә, кирәкле әйберләрне генә ала. 
Хуҗалар фатирның запас ачкычлары юкка чыгуын икенче көнне белә, ләкин моңа әллә ни игътибар итмиләр, өч-дүрт көннән ир кешенең шофер таныклыгы, «МТС-банк» картасы, бонус карталары булган янчыгы табылмагач, урлаганнар дигән шик туа да, банктагы акчаны барлау ниятеннән телефонны эзлиләр. Анысының да юклыгы ачыкланса да, полиция чакырып торуны кирәк санамыйча, урамга чыгып китәләр. Шул көнне кайнана килененә биргән 7 мең сум акчаны да залдагы өстәлдә калдыралар. Берәр сәгать йөреп кайткач, аннан да җилләр исүен күрәләр һәм полициягә хәбәр итәләр. 
Оперативниклар моның шул тирәдә яшәүчеләр эше икәненә шикләнми. Шул сәбәпле, күршедә яшәүче Царевлар белән дә әңгәмә коралар. Малай 13нче майда ачкычлар, визитка һәм 550 сум акча яшерелгән урынны күрсәтә. 6450 сум акчаны бер көн эчендә үз кирәгемә тотып бетердем, дип әйтүе генә ышандырмый. 
Тикшерү комитетының Азнакай районара бүлегеннән Олег Смирнов торакка үтеп кереп урлау дигән ике эпизодлы җинаять эшен Баулы шәһәр судына җибәрә. 
***
Актаныш районындагы авылда яшәүче 17 яшьлек Илһам Кадыйров та психиатрда исәптә торучы, балачактан инвалидлык бирелгән яшүсмер. Быел коррекцион мәктәптә 9нчы сыйныфны тәмамлаган Илһамның язмышы гади түгел. Заманча әйткәндә, биологик әти-әнисен бөтенләй белми. Ай ярымлык чагында Түбән Камадагы приюттан ирле-хатынлы Кадыйровлар алган аны, ләкин бер елдан гаилә таркалган, малай уллыкка алган атасы белән үскән. Психиатрлар аның рухи кимчелекләре җиңел дәрәҗәдә дип саный, административ тәртиптә җавапка тартылганы булгач, полициядә тискәре бәяләнә. Август аенда җинаять тә кылып куйгач, махсус исәпкә үк алына ул. 
Быел 8нче августта шул авылда яшәүче Гамир абзый «Саклык банкы» картасын таба алмый. Телефонындагы кушымтадагы СМС хәбәрләр буенча 3-5нче август көннәрендә авылдагы кибеттә, Актаныш һәм Мөслим районындагы Татар Бүләре сәүдә нокталарында картасы белән 25 тапкыр исәп-хисап ясалуы, барлыгы 7 меңгә якын акча чигерелүен белә. Шуннан соң да берничә көн картасын эзли. 3нче август көнне аталы-уллы Кадыйровлар белән аралашуын исенә төшерә һәм аларның өенә барып керә. Әмма хуҗалар әлеге бурлыкка үзләренең катнашы булуын кире кага. Күрәсең, алар арасында сөйләшү була, бәлки, әти кеше улының ике көн югалып торып, 5нче августта салмыш килеш азык-төлек күтәреп кайтуын да исенә төшергәндер. Һәрхәлдә, әти кеше икенче көнне 10 мең сумлык микрозайм алып Гамир абзыйга тапшыра. Әмма ул барыбер полициягә гариза язып бирә. Илһам гаебен танып барысын да сөйләп бирә. 
3нче августта Гамир гаражында су насосын төзәтү белән шөгыльләнә. Аның янына Илһам да килә, абзыйның картасы белән кибеттән аракы алып кайта. Соңрак анда өлкән Кадыйров пәйда була. Теге карта белән ул да аракыга барып килә. Төш вакытында рәтләнгән су суырткыч җир астына төшерелә. Бу кадәресен өчесе дә бер чама сурәтли алар. Ләкин үзгәлекләр дә була, абзый алар белән яшүсмернең дә аракы эчүен әйтә, өйгә кермәделәр дип, картаны гаражда чәлдергәннәр дип фаразлый. Әлбәттә, аталы-уллылар Илһамның эчүен кире кагалар, өйдә сыйланып утыруларын әйтәләр, малай картаны бүлмәдәге күлмәк кесәсеннән алуын әйтә. Әмма бу үзгәлекләрнең бернинди әһәмияте юк. 
И. Кадыйров акчалы картага элгәшкәч тә, иң әүвәл, авыл кибетендә 842 сумлык әйбер ала. Аннары Актанышка барып җитеп, кибетләрдә йөри, сыра, азык-төлек кенә түгел, 999 сумлык электрон тәмәке дә ала, 300 тәңкәлек металл муенса алып тага. Кичке сәгать тугызларда Мөслим якларындагы Татар Бүләренә барып җитә, клубта булганнан соң бер дустының өендә кунып кала. Ошбу яшүсмер, күрәсең, бәладән баш-аяк дип, аның белән кибеткә йөрүен, бергәләп сыйлануларын кире кага. Ләкин бергә күңел ачуларын Илһам сөйләп бирә. Шул авыл кибетендә җәмгысе 2200 сумнан артык торучы эчемлек вә кабымлыклар алыну да раслый моны. 5нче август иртәсендә Актанышка кайткан Илһам бер сәгать эчендә 2000 сумлык әйбер ала. Аларны өенә күтәреп кайта, билгеле. Шуңа күрә әтисенең Гамир агайга китерелгән матди зыянны түләргә ашыгуы да гаҗәп түгел. Хәзинәсендәге сәмәне нык саеккан банк картасын үз урамнарындагы ташландык йорт янына яшереп куйган була ул. 
Тикшерү комитетының Минзәлә районара бүлегеннән Вилсур Сәлахов барлыгы 6751 сум акча урлаган И. Кадыйров эшен судка октябрь аенда җибәрә. Банк счетыннан акча чәлдерү кебек ярамаган эшләр өчен гади урлауга караганда шактый кырыс җәза каралган.
Наил ВАХИТОВ

Комментарии