Йөгәнсезлек корбаннары

Йөгәнсезлек корбаннары

АЛМА АГАЧЫННАН ЕРАК ТӨШМИ

Алексеевский үзәк район сырхауханәсендә тикшергәннән соң 15 яшьлек Нина Арифованың 6-7 атналык көмәне булу ачыклана. 10нчы мартта 9нчы сыйныф укучысы йөкле хатыннар исәбенә куела. Күргән-белгәннәр арасында көнүзәк яңалык булган әлеге вакыйга бөтенләй үк көтелмәгән хәл дә түгел икән бит. Бактың исә, аның әнисе Наталья да олы кызы Нинаны 16 яше тулгач ук тапкан. Димәк, ул чакта да ир кешене җинаять җаваплылыгына тартырга тиеш булганнар. Ләкин 2001нче елда хокук саклау, хөкем итү органнары игътибарыннан читтә кала бу. Яшь хатын тагын ике малай һәм бер кыз тудырган.

Наталья дүрт баласы белән әти-әнисе янында, аларның район үзәгендәге шәхси йортында яши хәзер. Ире юл транспорт фаҗигасенә эләгеп 2014нче елда һәлак булган. Әбиләре Лидия әйтүенә караганда, оныклар мохтаҗлык күрми үсә. Наталья белән Нина да шулай сөйли. Өлкәннәр пенсиясе, дәүләттән балаларга бирелә торган ярдәм очын очка ялгарга җитә, күрәсең.

Яшүсмер кызының авырлы икәне мәгълүм булгач та мондый хәлне башыннан үткәргән Наталья, үзе әйтмешли, баланың гомерен саклап калачакларын белдерә. Шул рәвешле яңа 32 яшен тутырган ханым әби булырга җыена. Тормышы җиңел түгел аның, гаилә мәшәкатьләреннән тыш башка төрле кыенлыклары хәттин ашкан.

Иң әүвәл, олы кызының тыңлаусыз, үзе әйткәнчә, әтисенә охшап астыртын, үҗәт икәнен искәртик. Нинаның, компьютердан тыш, бернинди мавыккан шөгыле юк. «Мәктәпкә сирәк кенә барам, чөнки укыйсым килми», – дип кыен үсмерләр дип йөртелүчеләр рәтендә икәнен үзе дә таный кызый. Өйдән чыгып китеп, югалып торган чаклары бар аның. Юньсез кызы аркасында әни кешене еш кына полициягә, райбашкарма комитеты комиссиясенә дә чакырталар. Яшүсмер кызның холкы, тәртибе «күчеш чоры» җиткәч аеруча начарлана. Республика хастаханәсендә дә өч тапкыр ятып чыккан ул, әмма әнисе, әбисе «кыз аннан тагын да усалланып кайта» диләр. Быел март аенда үткәрелгән психиатрик экспертиза белешмәсендә Н.Арифованың акылы, аңлау-фикерләү өлкәсендәге кимчелекләре күп күрсәтелә, интеллектуаль яктан яшьтәшләреннән түбәнрәк икәне әйтелә, әмма бу һәм башка җитешсезлекләре «җиңелчә рәвештә» дип, кыскача гына әйткәндә, акылга зәгыйфь түгел икәнлеге белдерелә.

Тикшерү шулай ук 15 яшьлек кызның җенси мөнәсәбәтләрнең нинди нәтиҗәләргә китерү ихтималын һәм каршылык күрсәтергә сәләтле дип таба. Бу кадәресе хәбәр полиция һәм тикшерү комитетына барып ирешеп 1996нчы елгы Сергей Андреевка карата кузгатылган җинаять эшен тикшерү барышында да бик ачык күренә.

Алар интернет аша таныша, беренче булып кыз элемтәгә керә. Бер атна читтән торып аралашкач, егет фатирында беренче тапкыр очрашалар, ә икенче көнне күңеленә хуш килгән ир-ат куенына керә кыз. Аулак өйдәге ошбу уйнашның ике якның теләге вә гүзәл җенес вәкиленең ризалыгы белән булуына шик юк. Гашыйкларның рәсми күрсәтмәләреннән күренгәнчә, ул кичтә тәҗрибәле ханымнар кебек кылана кызый. Ә үзе бу беренче җенси якынлык кылуым иде, шуңа күрә 29нчы гыйнвар көнен хәтеремдә калдырдым ди. Моның чыннан да шулай икәнен раслаучы дәлил, ягъни гыйффәтлелекне югалтканда була торган канны соңрак әнисе, әбисе дә күрә, ләкин алар бары тик март ае башында кызлары укшып-косып йөри башлагач кына өннәренә килә.

Кыз егет фатирында еш кунак була башлый, кай арада куна да кала. 29нчы гыйнвардан 4нче мартка чаклы тугыз тапкыр очрашып «яратыша» алар. Тикшерү комитетының тикшерү-криминалисты Әнвәр Йосыповка кайсы көннәрдә икәнен дә әйтеп бирәләр, икәүләп уйлый-исәпли торгач искә төшердек, диләр. Ирекле булса да законда җинаять саналучы ошбу гамәлләрен Сергей да таный. Ләкин җинаять эшендә тугыз якынлыкның бишесе генә чагылыш таба. Чөнки алданрак Нина үзенә 20 яшь дип алдап килгән була, егет аңа әле 15 кенә икәнен сөйгәненең дус кызыннан сорашып февраль уртасында белә. Ләкин тәкатьсезлеген тыя алмый. Кыскасы, 20 яшьлек егеткә 16 яше дә тулмаган кыз белән белә торып биш мәртәбә җенси мөнәсәбәткә кергән өчен гаепләү белдерелә, җинаять эше суд карамагына җибәрелә.

С.Андреев авыр язмыш кешесе. Эчкече гаиләдә туа ул. Сабый чагында ук ташлап киткән атасы белән таныш түгел дияргә мөмкин. Әнисе икенче иргә кияүгә чыккач юньсез, холыксыз, исергәч котырынып китә торган үги ата белән Биләрдә яшиләр. Тиздән әнисе ана хокукыннан мәхрүм ителә. Сергей сеңлесе белән алдан «Забота» приютына эләгә, аннан икесен дә ирле-хатынлы Мельниковлар тәрбиягә ала. 18 яшендә аңа, ятим бала буларак, район үзәгендә фатир бирәләр. Өйләнә, әмма бергә озак яши алмыйлар, әйтүенә караганда, хәләл җефете ятлар белән чуала. Әлеге эшне тикшерү барган чорда законлы хатыны белән аерылыша.

Әнисе фаҗигале төстә китә дөньядан. 2008нче елда аны ире Н.Зубарев кыйнап үтерә. Биләр явызын моның өчен 6 ел ярымга утырталар. Берничә айга алданрак азат ителеп авылына кайткач та В.Шестопалов дигән ир-атның законлы хатынын үзенә карата һәм 17 яшькә яшьрәк шушы татар кызы белән тора башлый. Анысы дуамал ирнең җәбер-золымына ярты ел чамасы түзә, бары тик борын сөяген, ике кабыргасын сындырганчы кыйнагач, өстәвенә, көчләгән, җенси рәвештәге бозыклыклар кылгач, полициягә хәбәр итә. Әлеге җинаять эшен дә Ә.Йосыпов тикшерә. Суд Н.Зубаревны тагын 5 елга ирегеннән мәхрүм итә.

Сергей кечкенә вакытларында шушы юньсез, мәнсез кеше янәшәсендә яши бит. Табиблар-психиатр анда да кайбер кимчелекләр таба, шуңа күрә 2015нче елда Сергейны армиягә дә алмыйлар. Әмма быел «годен» дип табылып хәрби хезмәткә чакырылырга тиеш була. Шушы җинаять эше комачаулык итә. Сергей моңа кадәр дә урлаган өчен хөкемгә тартылып штраф белән котылган кеше. Бу юлы да җиңел җәзага өметләнә. Кыз да, аның туганнары да аны «тегендә» озату ягында түгел. Ни дисәң дә кияү, туачак сабыйның атасы бит. Район суды хөкемдары яшьләрнең хәленә керә һәм егеткә 300 сәгатьлек мәҗбүри эшләр бирү белән чикләнә.

КАРТ ЕГЕТ НАЗЫ

Чистай каласында ир уртасы кешенең 13 яшьлек кыз белән кылган искитәрлек галәмәтләренә ышанырга да кыен. Ләкин икесе тиң сөйләп торгач икеләнергә нигез юк.

Оксана егетне узган ел май аенда интернет буенча эзләп таба. 1нче июнь – каникулларның беренче көнендә очраша алар. 1981нче елгы Максим Муравьев кечкенә генә бала белән «свидание»гә конфет тотып килә. Шуннан соң берничә тапкыр күрешеп, Камада су коенып, яр буенда йөреп аралаша яшьләр. Беренче кәнфитле очрашулар озын-озакка сузылмый, чөнки эретеп ябыштыручы булып эшләүче Максимның икенче көнне иртүк эшкә барасы бар. Уйнашның беренчесе 18нче июньдә, егетнең ял көнендә була. Гашыйклар шәһәр читендәге бер ташландык гаражга кереп шундагы пычрак киездә «яратышалар». Әйтүләренә караганда аулакта иркенләп шөгыльләнәләр. Икенче юлы егет үзе белән җәймә алып килә, шуңа күрә Чистай янындагы урман аланында тыныч урын табыла. Өченчесендә җимерек йортка кереп аның икенче катындагы диванда табигый ысул белән кылынган якынлык кына түгел, законда җенси рәвештәге бозыклык дип аталаучы галәмәтләр дә эшләнә.

Көннәр суынгач кызый Муравьевның йортына килә башлый. Кәнфит суырыр өчен йөрми ул анда. Әйтүенә караганда, әлеге якынлыклар, шул исәптән, порнографик фильмнарда очрый торган азгынлыклардан рәхәтлек кичерә ул. Шуңа күрә ир затын мәҗбүр итү, ирексезләүләрдә гаепләргә урын юк. Аларның телефон буенча хәбәрләшүләре дә хәйран калдыра. Чөнки бу бер-берсенә дәртләндергеч хатлар язуга кайтып кала. Аларда сүз җенси мөнәсәбәткә керү ысуллары турында бара, еш кына шушы галәмәтләр күрсәтелгән сурәтләр җибәрелә. Егет кеше сөйгәненә үзенең җенес әгъзасының фоторәсеменә кадәр озатып тора. Икесенең дә әйтүенә караганда, мондый «бизәкләр» интим темага язылган хатларның «эчтәлеген баета», аларга «нәзакәтле мәгънә» өсти икән, ләбаса!.. Шушы «әсәрләр»нең башка яшүсмерләр хозурына, мәсәлән, Оксананың Чистай балалар йортындагы бүлмәдәше 17 яшьлек Гөлнарага эләгү очраклары да бар.

Башлыча ятим балалар яши торган бу оешмага Оксана узган елның октябрендә әнисе гаризасы буенча урнаштырыла. Ул чакта аның үзеннән 20 яшькә өлкәнрәк абзый белән булган мәхәббәт уеннарын белүче булмый әле. Рәсми кәгазьләрдә гаиләдәге мөнәсәбәтләрнең киеренке булуы, ир белән хатын арасындагы әрләш-талаш кына түгел, яшүсмер кыз һәм үги атаның үзара килешә-тыныша алмавы, моның бала психикасына тискәре йогынты ясавы төп сәбәп итеп китерелә.

Мәктәптә дәресләр көндез тәмамланса да, 8нче сыйныфта укучы кыз балалар йортына кич белән генә кайта. Андагы тәрбиячеләргә моны өендә, әнисе янында булдым, дип аңлата. Аның күбрәк кайда һәм кем янында йөрүе безгә мәгълүм инде. Мәктәптә һәм балалар йортында Оксананы бик күпләр белән уртак тел таба алмаган, аз аралашучан, үз-үзенә бикләнгән йомыкый бала, дип бәялиләр. Ләкин укуы начар булса да, бөтенләй үк тискәре сөйләмиләр аның турында. Тәртибе әйбәт, дәресләрне калдырмый, җыр түгәрәгенә йөри, рәсемне бик матур ясый, ярдәмчел, кешелекле диләр. Дөрес, телефон белән мавыгуны Оксананың бердәнбер шөгыле диючеләр юк түгел. Балалар йорты психологы Г.Әһлиуллина бу яшьтә канатланып йөрергә тиешле кызда күңел төшенкелеге күзәтелү, анда курку-шомлану хисләре көчле булу турында белдерә, хәтта үз-үзенә кул салу мөмкинлеге югары дигән шомлы нәтиҗә дә ясап куя.

Балалар йортына урнашканчы бала медицина тикшерүе уза. Гинеколог яңа 14 яшен тутырган кызчыкны җентекләп карап тормый, күрәсең. Тиздән аны яңадан тикшерергә кирәк була. Кыз никадәр генә сиздермәскә тырышса да, октябрь азагында аның яшертен очрашулары турында сүз чыга. Хәер, Оксананың 20 яшьлек апасы аның телефонына Муравьевтан килгән «тирән эчтәлекле» язма һәм сурәтләрне җәй көне үк күрә. Аның белән аралашуларын сеңлесе үзе дә яшерми, ир кешенең фотосын да күрсәтә хәтта. Ләкин шаукым кече кыз телефонындагы язмаларны әни кешегә укыткач кына күтәрелә. Табиб, кызның гыйффәтлелек пәрдәсе бозылу турында белдергәч, хәбәр полициягә дә барып ирешә.

Әмма кыз да, ир кеше дә җенси кыланмышларының кайда, ничек булуын бәйнә-бәйнә сөйләп торсалар да, беренчел тикшерү чаралары озакка сузыла. Эш шунда ки, тикшерү комитетының Чистай бүлегеннән Динар Гарифуллин билгеләгән экспертиза гыйффәтлелек ярысының бөтен икәнен күрсәтә. Бу чынлыкта, кыз сафлыгын югалтмаган дигәнне аңлата бит. Кызны кабат тикшерергә карар бирелә. Бу юлы, башлыча, мәетләрне тикшерә торган суд-медицина эксперты да чакырыла хәтта. Ни гаҗәп, теге хикмәтле пәрдә «бөтенлеген югалтмаган» дигән нәтиҗә ясала, әмма җенси якынлык кылу мөмкинлеге кире кагылмый дигән искәрмә ясала.

Гашыйклар исә яманатлары чыгып әлеге тикшерү гамәлләре барган чорда да очрашу мөмкинлеген таба. Ноябрь уртасында Муравьев йортында уйнаш кылалар. Соңгы якынлык 23нче декабрьдә шунда ук була. Муравьевка карата кузгатылган җинаять эшендә җиде «эпизод» туплана. Алар арасында кызга 14 яшь тә тулганчы эшләнгән гамәлләр өчен аеруча кырыс җәза каралган. Мәсәлән, яшь гүзәл белән ирекле рәвештәге уйнаш өчен 3тән 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү яный.

35 яшьлек Муравьев Чистайда әти-әнисенең икегә бүленгән шәхси йортының бер ягында яши. Хатыны Алисә узган ел аерылышып ике балалары белән Яшел Үзән районына китеп барган. Максим 2008нче елдан бирле эчкече буларак исәптә тора. Элегрәк, атна-ун көн ташланып эчкәннән соң, берничә ай тукталып торган. Оксана белән дә шундый «тәнәфес»ләрнең берсендә аралашкан. Ә шушы хәлләр «калкып» чыгып итәгенә ут капкач, айлар буена айнымаган.

Психиатрик экспертиза аның эчмичә дә акыл ягыннан кимчелекле икәнен күрсәтә һәм хөкем ителгән очракта даими рәвештә табиблар күзәтүе астына куярга кирәк дип белдерә. Аек чакта гап-гади кеше булса да исергәч тәмам җүләрләнә, саташа, ниндидер булмаган авазлар ишетә һәм күрә ул. Әйтик, өй яна дип кычкырып йөрергә мөмкин. Кыскасы, 25 яшендә сәрхүшлеккә чыккан ир кешенең киләчәге караңгы.

Шушы көннәрдә Чистай шәһәр суды аны гомуми режимдагы колониягә озатып биш елга ирегеннән мәхрүм итәргә дигән хөкем чыгарды.

Наил ВАХИТОВ

Комментарии