- 29.12.2024
- Автор: Илфат Фәйзрахманов
- Выпуск: 2024, №12 (декабрь)
- Рубрика: Җан авазы
Академик Рүзәл Юсуповны милләттәшләребез дә, башка милләт вәкилләре дә татар халкының бүгенге имин тормышы, якты киләчәге өчен көч-куәтен, акыл сәләтен аямыйча, фидакарь хезмәт иткән күренекле шәхес буларак белә. Күп еллар Казан педагогика институтын (университетын) җитәкләде һәм студентларны укытты, Татарстан парламенты депутаты, аның милләт, мәдәният мәсьәләләре буенча даими комиссиясе (комитеты) рәисе булды, фикердәшләре белән бергә Татарстан республикасы партиясен төзеде һәм берничә ел аның рәисе вазыйфаларын үтәде, башка төрле игелекле гамәлләр дә кылды.
Ул бик актив, татарча һәм русча газеталарда, журналларда 700ләп мәкаләсе һәм 80гә якын китабы белән дә олуг галим икәнлеген раслап тора. Менә аның татарча һәм русча язылган «Теле барның иле бар. Родной язык – хранитель народа» дигән чираттагы зур китабы дөнья күрде.
Китапның монысы да гаять бай эчтәлекле. Анда илебездәге тел сәясәте, милли мәгариф, туган телебезне укыту-өйрәтү, куллану мәсьәләләре һәм халыкның социаль-рухи тормышындагы проблемалар бәян ителгән, мәгълүмат чараларында хөкем сөргән күп санлы ялгышларга анализ ясалган һәм алардан арыну юллары күрсәтелгән. Бу әһәмиятле зур хезмәт лаеклы бәя алыр дигән өмет баглап, берникадәр мәгълүмат бирергә булдым.
Автор бүгенге көндә халкыбызның алдынгы милләт буларак яшәве өчен иң әһәмиятле рухи өлкәгә караган мәсьәләләрне – туган теленең бүгенге торышын, аны укытудагы, кулланудагы проблемаларны бәян итә, алга бару өчен дәүләт белән халык тарафыннан нинди гамәлләр кылырга кирәклеген күрсәтә. Ул туган телебезне тупас бозып куллану күренешләренең күп булуына, милләттәшләрнең күбесенең татар телен начар белүенә яки бөтенләй белмәвенә, татар кешеләренең шактыеның – яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә үзара туган телләрендә сөйләшмәүләренә, ә кайберләренең гомумән татар милләтенә, аның теленә дә, мәдәниятына да битараф, салкын карауларына борчылып яза. «Үз телеңне белмәүне һәм өйрәнмәүне, ул телдә иркенләп, дөрес итеп сөйләшә һәм сөйли алмауны аклап булмый, – ди ул. – Бу атаң-анаңны, әби-бабаларыңны, нәсел-нәсәбеңне, халкыңны хөрмәт итмәү, аннан йөз чөерү дигән сүз, милләтеңә, вөҗданыңа хыянәт итүгә тиң күренеш. Бик авыр заманнардагы әби-бабаларыбыз кебек, «Хак Тәгалә ипи-бәрәңгедән аермасын, тамагыбыз тук, өстебез бөтен булса, шөкер итик», – дип матди якны гына кайгыртып көн күрергә ярамый, рухи ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү максатын да куеп яшәргә кирәк.
Халыкка да, республика җитәкчелегенә дә рухи тормышыбызның иминлеген, телебезне, мәдәниятебезне, мәгарифебезне саклап алга җибәрү өчен, активлыгыбызны ныгытып, үзәктән килә торган халкыбыз өчен зыянлы, законсыз әмер-күрсәтмәләрне, толерантлык, тотрыклылык булсын дип, берсүзсез үтәп бару гадәтеннән арынырга, милли мәнфәгатьләребезне саклау өчен, ныклы карашта торып, үз сүзебезне кыю әйтергә күнегергә кирәк.
Һәр кешегә, һәр халыкка табигать тарафыннан милли үзенчәлегенә, үзлегенә ия булу сыйфаты бирелгән. Бу үзлекне, бу сыйфатны һәр халыкның туган теле, мәдәнияте, гореф-гадәтләре, традицияләре тәшкил итә. Һәрбер халык, аның һәр вәкиле ул сыйфатын кадерләп сакларга тиеш. Кайсыдыр бер халыкның милли үзенчәлеген, үзе булып калу сыйфатын саклап яшәвенә кизәнергә беркемнең дә хакы юк».
Галим татарча матбугат, радио һәм телевидение тапшыруларының зур әһәмияткә ия булуын искә алып, аларның телендә ялгышлар күп булуы уңаеннан борчылу белдерә. Рүзәл Юсупов элегрәк үзе дә, телевидение редакторы вазыйфаларын башкарган кеше һәм журналистлар берлеге әгъзасы буларак, китабында хәзерге каләм ияләренә күп кенә файдалы киңәшләр дә бирә.
Профессор Рүзәл Абдуллаҗан улы Юсуповның бу китабы аның, көн үзәгендә торган аеруча мөһим мәсьәләләрне читләтеп үтмичә, алар турында үзенең фикерен белдерүе, актуаль вакыйгаларга объектив бәя бирүе белән әһәмиятле. Мәсәлән, Татарстан фәннәр академиясенең еллык йомгаклау җыелышындагы отчет докладында 2024нче ел «фәнни-технологик үсеш елы» дип билгеләнү турында хәбәр ителде һәм гыйльми эшләрнең дә төп юнәлеше җитештерүне алга җибәрүгә ярдәм итү булырга тиеш дигән фикер белдерелде. Әмма бу җыелышта гуманитар фәннәр, бигрәк тә татар теле, әдәбияты һәм сәнгате өлкәсендә фәнни эшләр белән нәтиҗәле шөгыльләнү кирәклегенә игътибар итүче булмады. Шул уңайдан академик Рүзәл Юсупов бу язмасында фәннәр академиясе җитәкчеләрен киләчәктә, технология өлкәсе белән артык мавыгып, гуманитар фәннәргә игътибарны киметмәсеннәр иде дип кисәтә һәм академиянең яңа президенты Рифкать Нургалиевич Миңнехановка, татар телен, әдәбиятын, тарихын һәм сәнгатен гыйльми өйрәнү ихтыяҗы барлыгын онытмасын иде дигән теләк белдерә.
Халык арасында да, матбугатта да баланы туган теленә кем өйрәтергә тиеш, гаиләме, мәктәпме дигән сорау буенча бәхәсләр туды. Китап авторы бу мәсьәләгә дә карашын белдерә, мондый сорау урынсыз ди ул. «Нарасый иң башта телне анасыннан өйрәнә. Беренче сүзләрне ул анасын имгәндә үк ишетә, шуңа күрә татарлар туган телне, кадерләп, ана теле дип атаган, балага туган тел ана сөте белән керә дип әйтәләр. Ата-анасы, әби-бабасы дөрес тәрбия бирә белгән гаиләдә балалар туган телләрендә дөрес, матур итеп сөйләргә-сөйләшергә өйрәнеп җитә. Әмма төрле объектив һәм субъектив сәбәпләр аркасында, һәр ата-ананың да, ягъни гаиләнең, балаларына туган телне камил итеп, аның әдәби формасында өйрәтергә мөмкинлекләре булмый.
Туган телне, аның әдәби формасын камил итеп өйрәтүнең гасырлар буена сыналып килгән, ышанычлы урыны ул – мәктәп. Балалар туган телләреннән гаиләдә алган белемнәрен мәктәптә махсус белгечләр – укытучылар, дәреслекләр, уку әсбаплары, техник җиһазлар ярдәмендә ныгыта».
Бүгенгене узган чорлар белән чагыштырып караганда нинди зур чигенешләр булган бит. Рүзәл Юсупов, узган гасырның 60нчы елларында кооперация техникумында укыган яшүсмер чагында Казанның Иске бистә дип аталган өлешендәге К.Насыйри урамында яшәгән чакларын якты хисләр белән искә алып, ул вакыттагы мохитне хәзерге чор күренешләре белән чагыштыра.
«Ул чордагы хатирәләрем Казанда, бигрәк тә аның Иске һәм Яңа бистәләрендә хөкем сөргән чын милли рух белән бәйләнешле, – дип яза ул. – Татарлар һәркайда саф үз телләрендә сөйләшә, күп балалар татар мәктәпләрендә укый. Өйләрендә генә түгел, җәмәгать урыннарында да татарларның үз телләрендә иркен аралашуы гадәти хәл булды. Хәтта русча укытыла торган техникумнарда да татар теле дәресләре үткәрелә иде... Һәм менә ул вакытлардан бирле күп сулар акканнан соң, миңа яңадан Казанның шул чакта яшәгән Иске бистә дигән җирендә гомер кичерергә насыйп булды. Әмма хәзер монда элекке Иске бистә юк инде: ул матди яктан да, рухи яктан да бик нык үзгәргән. Шөһрәтле 12нче татар мәктәбе яһүд мәктәбенә әверелгән, данлыклы 80нче татар мәктәбендә русча укытуга күчкәннәр. Яңа бистәдәге күренекле татар зыялылары укыган 35нче гимназияне дә хәзер саф татар мәктәбе дип әйтеп булмый...
Кичләрен, күптәнге гадәтемчә, үзебез яшәгән тирәләрдә йөреп, Кабан күле буйларын урап кайтам. Юлым мәгълүм Борнай мәчете яныннан уза. Аның коймасында зур итеп «Знания об исламе для тебя» дип язылган элмә тактада мәчеткә йөрүчеләр өчен төрле белдерүләр була: аларның барысы да рус телендә. Әле узган елларда гына ул мәчетнең репродукторыннан русча вәгазь укып маташалар иде. Рус телендәге вәгазьләрне шул тирәләрдәге Апанай һәм Кабан арты мәчетләреннән дә ишетеп йөрдем. Казан мәчетләренә йөргән кешеләр татарча белмиләрме икән әллә? Сер түгел: хәзерге яшь хәзрәтләрнең дә татарча авырлык белән генә сөйләшә торганнары бар.
Кабан күле буендагы Мәрҗани урамында халык һәрвакыт күп була, зур җанлылык хөкем сөрә. Тик хикмәт шунда: андагы йөзләрчә, меңнәрчә кешеләр арасында татарча сөйләшкәннәре күренми диярлек. Ә бит, мөгаен, аларның күбесе татарлардыр. Башка милләт кешеләре белән рус телендә аралашсалар да, татарлар бер-берсе белән нигә үз телләрендә сөйләшми икән? Бу сорау миңа соңгы елларда тынгылык бирми, гел исемә төшеп, күңелемне бимазалап тора. Алай гына да түгел, гарьләнәм мин бу күренешкә. Татарстан башкаласы Казан урамнарында татарча сөйләшкән кешеләрне бик сирәк очратасың. Бу ни хәл, җәмәгать?! Оят бит, бик оят! Кемнән уңайсызланабыз, кемнән тартынабыз? Кемнән куркабыз үзебезчә сөйләшергә? Меңнәрчә еллык тарихлы, бай, камил төзелешле телебездән иркен файдаланмыйбыз, аны кимсетәбез, түбәнсетәбез.
Тел ул даими хәрәкәттә булганда гына яши, чарлана, камилләшә бара, кулланылмаса, тутыга, күгәрә, бетүгә дучар була.
Хәлбуки туган тел ул – милләтнең беренче, төп билгесе, чиксез кыйммәтле хәзинәсе. Һәм без шушы ана телебезне тиешенчә кадерләмибез, аның фикерләребезне, тәэсир-хисләребезне тулы итеп, матурлап, бизәкләп белдерерлек бай мөмкинлекләреннән файдаланмыйбыз, ул телдә рәхәтләнеп аралашмыйбыз. Татарча китаплар, газета-журналлар бик аз укыйбыз, радио-телевидение тапшыруларына да гамьсезлек күрсәтәбез.
Мәктәпләрдә балаларын туган телләренә өйрәтергә теләмәүче татар ата-аналары да аз түгел.
Шундый шартларда без, татар халкы, телебезне үзебез саклау чараларын күрмәсәк, аңа битараф булсак, туган телебезне, ата аналарыбызның, әби-бабаларыбызның газиз рухи мирасын югалтуга дучар итүебез бик ихтимал. Телебездән мәхрүм булсак, үзебез дә мең еллык тарихлы, дәүләтле, алдынгы мәдәниятле милләт булып яшәүдән туктаячакбыз.
Хәзер телебезнең кулланылышы кими, аны яхшы итеп өйрәнү өчен шартларның кырыслана, мөмкинлекләрнең азая баруын һәм, димәк, алдынгы милләт буларак яшәешебезнең нигезен тәшкил иткән туган телебезнең саклануына җитди куркыныч янавын таныган хәлдә, безгә кичекмәстән, бу афәттән котылу чараларын табып, аларны гамәлгә ашыру турында уйларга кирәк».
Автор йөрәге аша үткәрелгән тәэсирле сүзләре белән бүгенге вәзгыятькә сызланып яшәвен аңлата. Милли мәнфәгатьләрне кайгыртуның юкка чыга баруы шартларында хәлне савыктыру максатында кичектергесез, нәтиҗәле чаралар күрергә кирәклеге турында файдалы тәкъдимнәрен бирә.
Гомумән китап журналистлар, укытучылар, студентлар һәм телдән эш коралы буларак файдаланучы башка һөнәр ияләре өчен татар телендә дөрес сөйләргә һәм язарга өйрәтү кулланмасы булырлык бик кирәкле өстәл китабы булыр дип уйлыйм. Бүген газета-журнал, радио-телевидение телендәге хаталар телебезнең дәрәҗәсен төшерә, аны примитивлаштыра. Автор шуны тәфсилләп аңлатып бирә.
Кызганыч, газетабызның кечкенә мәйданында бу китапны тулаем шәрехләп бирү мөмкин түгел. Аны кулыңа алуга, олуг галимнең чираттагы хезмәте тормыш-яшәеш турында уйландыра, җәмгыятебезгә, вәзгыятькә битараф калмаска кирәклегенә инандыра, өнди. Һәм ул, әйткәнемчә, матур сөйләм теле белән кызыксынучыларга, моңа омтылучыларга дәреслек-ярдәмлек тә булачак. Сүз ахырында, академик Рүзәл Юсуповка яңа хезмәте өчен рәхмәт белдереп, аның дәвамлы булуын телик!
Илфат ФӘЙЗРАХМАНОВ
Комментарии