Аяк астына салып таптарга ярамый

Аяк астына салып таптарга ярамый

Газетабызның декабрь санында Чаллы шәһәренең данлы тарихлы Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә укытучылар тарафыннан укучы балага буллинг оештырылуы, әтисенең татарча укытуны таләп итү активлыгы өчен баладан шул рәвешле үч алулары турында «Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме» дип исемләнгән язма чыкты. Һәм мәкалә зур шау-шуга сәбәпче булды. Редакциябезгә шалтыратулар, мөрәҗәгатьләр һаман тукталмый. Күп мөрәҗәгатьләр редакциягә генә түгел, республика җитәкчелегенә дә юллана. 
Журналист уздырган тикшерүләргә нигезләнеп, бу мәктәптә чынлап та законга каршы килә торган хәлләр булып ята, дигән нәтиҗә ясарга җирлек бар.


Аяк астына салып таптарга ярамый
Халыклар белән
Уйнаучылар бар,
Халык турында 
Уйлаучылар бар.
Уйнаучыларның
Кулында власть.
Уйлаучыларның – 
Тик акыллы баш.
Власть – таш дивар,
Ул нык һәм каты.
Баш белән бәреп
Булмый шул ватып
Фәнис ЯРУЛЛИН
Татарстан мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин республикада 591 татар мәктәбе эшли дип белдерде («Бизнес-онлайн»). Бу чын-дөрес саннан нык аерыла. Мәсәлән, Казан шәһәренең Ш.Мәрҗәни исемендәге 2нче татар гимназиясендә генә барлык фәннәрдән дә татар телендә белем бирелә дип беләм. Чаллы шәһәрендә исә андый мәктәп бөтенләй юк: бары тик М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә 6нчы сыйныфка хәтле ярым-йорты татар телендә укытыла икән. 
Чынбарлыкта шәһәрләрдә дә, авылларда да татарча укыту юк диярлек, кайдан алып әйтелгән соң ул «591 татар мәктәбе» саны?
Милли мәгариф һәм милли мәктәп язмышы һәр татарны борчыйдыр дип уйлыйм. Минем балалар да 90нчы еллар ахырында әлеге М.Вахитов исемендәге гимназияне тәмамлады. Ул чорда татарның милли рухын күтәрү, татарлар яшәгән җирләрдә милли мохит булдыруга омтылу, укучыларның күңелендә туган телгә мәхәббәт тәрбияләү идеясен гимназиянең укытучылары да, минемчә, хупладылар, һәрхәлдә минем күңелдә ул чордагы укытучылар коллективына карата бары тик яхшы фикерләр генә сакланган.
14нче февраль көнне Чаллыда шәһәр Советының киңәйтелгән утырышы булды. Шунда катнашкан Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Чаллыда татар балаларының 13 проценты гына татар телендә белем ала, дип шәһәр хакимиятен бик тә урынлы тәнкыйтьләде. Ләкин әле бу сан да дөреслектән ерак. Фәннәрне татар телендә үзләштерүче мәктәп укучылары Чаллы шәһәрендә 1-2 процент җыеламы икән? Министр Илсур Һадиуллин һәм Чаллы шәһәр җитәкчелеге Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның тәнкыйтен кабул итеп, М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә бөтен фәннәрне дә 9нчы сыйныфка хәтле татар телендә укытуны оештырырга тиеш дип саныйм. Республика башлыгының әлеге үтә дә әһәмиятле сүзен аяк астына салып таптарга ярамый.
Узган ел Чаллының М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә бер төркем ата-ана 7нче сыйныфларда бөтен фәннәрне дә татар телендә укытуны таләп иткән булган. Ләкин гимназия укытучылары арасында аяк терәп карышучылар табылган. Шулчак, татарча укытуны кайгыртучыларның берсе Тәлгать Әхмәдишинның кызына карата буллинг башланган. Аны сыйныф җитәкчесе, педагог Г.Габделвәлиева оештырган.
Минем фикеремчә, мондый хәлдән соң Г.Габделвәлиеваның педагог исеме йөртергә бернинди хакы юк, һәм ул кичекмәстән эшеннән азат ителергә тиеш.
Рифкать СӘГЫЙДУЛЛИН
Чаллы шәһәре

Бала җәберләү түбәнлегенә төшкәннәр
Чаллы шәһәрнең Мулланур Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясе укытучысы Г.Р.Габделвәлиева 7в сыйныфында укучы кызга каныккан. Шуннан соң сәламәт көе йөргән әлеге баланы ата-анасы неврологта дәваларга мәҗбүр булган. 
Кимсетелгән кызның әтисе Бөтендөнья татар конгрессы Чаллы бүлегенең милли мәгариф комиссиясе әгъзасы. Язмада әйтелгәнчә, ул гимназиядә татар телендә белем бирүне таләп иткән булган. Шуңа каршы килеп, сыйныф җитәкчесе Г.Р. Габделвәлиева аның кызын бөтен класс алдында көн саен җәберли башлаган. Мондый күренеш шактый вакытка сузылган икән. Димәк, Г.Р.Габделвәлиева бу кызның 13-14 яшьлек сыйныфташларына көн дә явызлык «үрнәге» күрсәткән булып чыга. Болай булгач, бу укучылардан кемнәр генә үсеп чыгар соң?
Җәберләнгән укучыны гимназия директоры якларга бурычлы, әлбәттә. Ул исә гаепле укытучыны ничек тә акларга тырышкан. Һәм шулай итеп алар татар уку йортының һәм, гомумән, дәүләт мәгариф системасының дәрәҗәсен төшергәннәр.
Минем кызым да әлеге гимназиядә белем алып чыкты. Мондый хәлнең бер дә булганы юк иде дип беләм. 
Сүз уңаеннан шуны да әйтим, 90нчы елларда Чаллыда туган телебезне саклау өлкәсендә зур уңышларга ирешелде: татар телендә белем бирүче дистәдән артык мәктәп ачылды, шәһәр автобусларында тукталышларны татар телендә дә әйтә башладылар... Кызганыч, боларның хәзер берсе дә калмады. Минемчә бу шәһәр Башкарма комитеты җитәкчеләренең туган телебезгә карата битарафлыгын күрсәтә. Алар татар телен саклау юнәлешендә тырышлык куйса, 2нче татар гимназиясендә татар телендә укытмас өчен бала җәберләүгә барып җитмәсләр иде дип уйлыйм. 
Ирек ШӘКҮРЕВ
Чаллы шәһәре


Татарстан Рәисе Рөстәм Нургали улы Миннехановка ачык хат
Сезгә бу хатны ярты гасырга якын педагогик стажы булган хезмәт ветераны, татар теле һәм әдәбияты укытучысы Вәсилә Хәкимова яза. 
Иң беренче сүзләремне Сезгә рәхмәттән башлыйсым килә. Зур рәхмәт Сезгә, Республикабыздагы иң матур, иң эчтәлекле Иж- Бубый авыл тарихы музее өчен. Ул Сезнең ярдәм белән төзелде һәм сафка бастырылды. Хәзер уңышлы гына эшли. Чит төбәкләрдән дә туристлар өзелми. Шулай ук зур рәхмәт Удмуртиянең Ижау шәһәрендә сафка бастырылган Үзәк мәчет өчен. Ул озак төзелде, һәм Татарстан Республикасы ярдәме белән төзелеп бетте. Мәчетне төзү эшләре белән җитәкчелек иткән «Удмуртия Татар иҗтимагый үзәге»нең ул вакыттагы җитәкчесе Фнүн Мирзаянов сүзләренә таянып әйтәм. (Ул инде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын!). 
Мин үзем Әгерҗедә яшим. 25 ел дәвамында юлда йөреп, Ижау педагогика көллиятендә һәм Удмурт Дәүләт Университетында татар теле һәм әдәбияты дәресләрен укыттым. Татар теле укытучылары һәм тәрбиячеләре әзерләп чыгаруда катнаштым. Шуңа күрә Ижауның Үзәк мәчете төзелеше турында бик яхшы хәбәрдар. Үзем туксанынчы еллардан алып бүгенгә кадәр УТИҮ әгъзасы.
Бу хатны язуымның төп сәбәпләреннән булган мәсьәлә шул: халык гәҗите булган «Безнең гәҗит»нең соңгы саннарында Чаллы шәһәрендәге Мулланур Вахитов исемендәге 2нче гимназия турында мәкаләләр чыгып килә. Анда язылганча, шул гимназиядә укучы кызның татарча укырга теләвенә каршылыклар тудырыла. Ул укучы кыз – Иж-Бубый егете Тәлгать Әхмәдишинның кызы. Т. Әхмәдишин үзе күренекле Бубыйлар мәдрәсәсенең дәвамчысы булган Иж-Бубый мәктәбендә белем алган, шуңадыр, аның милли үзаңы тиешле югарылыкта. Тәлгатьнең дәвамчысы – кызының да туган телебездә белем алу теләге күңел таләбе дип уйлым. Бу каршылыклар турында Сезгә дә язарга булдым. Тел һәм дин мәсьәләсендә бер генә баланың теләгенә дә битарафлык һәм каршылыклар булмасын иде, дип сорыйм. «Тамчыдан күл җыела» дигәндәй, аларның һәрберсе безнең өчен бик кадерле бит. 
Тагын бер теләгем һәм сөенечем турында язмыйча кала алмыйм. 2026нчы елда Казаныбызның дөньякүләм мөселман дөньясы башкаласы булуы – һәрберебез күңелендә зур шатлык һәм горурлык хисләре уятты. Шуңа бәйле рәвештә, мәктәпләрдә дә гарәп теле түгәрәкләре эшләүне җайга саласы иде. Мин Казан Дәүләт Университетында укыганда чит тел буларак гарәп телен өйрәнгән идем. Дипломымда бу фәннән билге тора. Удмуртиядә эшләгәндә гарәп телен фән буларак расписаниегә куеп укытырга рөхсәт булды. Үзем укыткан студентларга гарәп хәрефләрен һәм гарәп башлангыч грамматикасын укыттым. Шуны Татарстан мәктәпләренә дә кертеп җибәрәсе иде. Мөселман дөньясының башкаласы булачак Казанның лаеклы тарафдарлары була алсак иде дип телим һәм дога кылам.
Сезгә сәламәтлек, уңышлар, Җир йөзендә тынычлык һәм бәхетле тормыш урнашуын теләп, 
Вәсилә ХӘКИМОВА,
Әгерҗе шәһәре

Комментарии