Гаиләнең түгел, милләтнең кайгысы

Гаиләнең түгел, милләтнең кайгысы

«Татар теленнән куркытып биздермәкчеләрме?» («Безнең гәҗит» №12 декабрь 2024 ел) дигән зур күләмле хатны язарга сәбәпче булган укучы баланың әтисе белән очрашырга насыйп булды. Очраклы гына булган шушы очрашудан соң күңелемдә туган уйларны үзем дә хат итеп язарга булдым.

Бу бер гаилә кайгысы түгел, ә ил күләмендәге бәла. Аерым әйткәндә, тарихи фәлсәфи җәберләү. Безнең татар зыялыларының, белем бирүчеләрнең дөнья малына сатылып яракланучыларга әйләнүе. Бүгенге көндә күпме галимнәр «татар» сүзенең мәгънәсен аңлатыр өчен «докторский» алдылар, социаль строй алышынган саен «татар» сүзен яраклаштырырга тырышып күпме симпозиум, конгресс, иҗтимагый үзәк хәтта Президент янында штатларга хәтле оештырылды. Татар Академиясе эшли, ә татар сүзенең дә, милләтенең дә кайдан чыкканын белмибез. Нигә бу хәлгә калдык? Бу турыда беркем уйламый, ә буш сүз боткасы ясыйбыз. Бездә күптән түгел генә Җир шарында иң зур, иң көчле дәүләт бар иде. Әле онытып бетермәсәгез, ул СССР дип атала иде. Нигә таралды? Эшләүче булмаганга, райком, обком, съезд дип җыелып утырдылар да, шулай эшләргә кирәк, дип таралыштылар, ил белән эшләүче булмады. Берсе дә, мин шулай эшләдем яки шундый эш башкарсам, дип башлап баручы булмаганга таралды. Барысы да яраклашырга тырышты һәм бер-берсеннән урлады.

Телләрдә дә нәкъ шундый хәл. Татар телендә генә түгел, бөтен милли телләрдә дә шул. Язуымның төп сәбәбе: татар халкы Русиянең иң күп санлы милләте. Шуңа күрә дә безгә алдан барырга, авырлыкларны үз өстебезгә алырга кирәк, ни эшлисең инде тарихи язмышыбыз шулай булгач. Телебез дә, динебез дә, ихтыярыбыз да көчле булганда гына без яшәп кала алабыз. Бәлкем, кергәндә безнең милләтләргә кисәтү ясалгандыр. «Аллаһ сезне юк итәр дә, сезнең урынга яхшы кавемне китерер. Сез аңа һич нәрсә белән дә зарар итә алмассыз». (11.57)

Нигә дин белән телне бутый дип уйлыйсыздыр, чөнки аш (шулпа) ашар өчен су кирәк. Тел белән дин бер казанда кайнап пешә.

Коръән китабы буенча яшәгәндә тәрбия һәм әманәт – бер-берсе белән аерылгысыз икәнен аңлыйбыз. Укытучының да турыдан– туры балаларга туган телнең нинди дәрәҗәдә кыйммәтле булуын аңлата алуы халкын яратуы белән бәйле. Хәер, күп очракта ишетергә туры килә: коммунистлар безне диннән читләштерде, диләр. Коммунистлар вакытында дин чиста, гореф-гадәтләр йөзләгән ел сакланган иде. Ул кешегә эчке бер тәрбия бирә иде. Ә бүгенге көндә дин – акча эшләүнең бер чарасы. 

Азнакай районында иң зур авылларның берсендә булдым, авылда ике мәчет. Берсенә терәп сәүдә ноктасы төзегәннәр дә аракы-сыра саталар, икенче мәчеттә безне – ике килгән кешене дә кушкач, барысы тугыз кеше җомга намазы укыдык. Өч йөздән артык йорттан җиде кеше мәчеткә йөри?! Шуннан соң без укытучының тупаслыгына, белемсезлегенә аптырыйбыз. Казанга су белән ит салып кына булмый, аның астына учак ягарга да кирәк. Хәзрәттән сорыйм: «Нигә инде халык шулай җомга намазына да йөрми?» – дигәч, ул кулын селтәп җавабын бирде: «Минем дипломым юк, мөхтәсибәткә, дипломсыз имамнар булырга тиеш түгел, дигән фәрман килгән. Мин халыкка кирәкмәгәч, бары тик үземнең вакытлыча бирелгән вазыйфаларымны үтим, ягъни мәчетне вакытында ачам һәм ябам, мәет күмәргә барам». Менә шулай итеп үзебезнең гореф-гадәтләрне саклап калырга тырышучы хәзрәтнең кулына сугып, «имам» исеме биреп, мәчетләргә дипломлы шоуменнар куялар да, мөхтәсибләрнең күбесенең балалары өйләрендә рус телендә сөйләшкәндә, нигә укытучының баласы, үзара русча сөйләшмәсен инде. Бәлкем, әманәт шуннан башланадыр? Үзенең туган телен яратмаудан.

Җәмигъ мәчетендә өйлә намазы. Имам бик тиз генә намазны тәмамлады да чыгып китте. Мин аны туктатып: «Нигә шулай бик тиз укыйсыз, монда картлар да күп, сезнең арттан җитешә алмыйлар?» – дип сорадым. «Что говорите? Говорите по-русски, я татарский не понимаю», – дип борылып чыга башлады. Мин рус телендә: «Намазда рүкүн дигән мәгънә бар, сез бит имам, аны тотарга кирәк иде», – дидем. Ул миңа, аңлатып бир, дип әйткәч, мин дә кул селтәп чыгып киттем. Уйга калдым: татар мәчетендә татарча белмәгән имамнар ничек итеп динне мәзәккә (шоу) әйләндерәләр. Мөселманга никах, балага исем кушу, туган елларны үткәрү, туй, ифтар – боларны уздырып акча эшләү өчен мәчеткә өстәмә бүлмәләр төзеп шоу ясыйлар.

Билгеле инде бала өендә азан тавышын ишетми, өйдән бәрәкәт кача. Монда тел кайгысы да, дин кайгысы да юк. Мин кайсы вакытта гөнаһка кереп: «Аллаһка шөкер, без коммунистлар вакытында яшәп үстек, динне яраттык», – дип куям. Картлар балалары тәрбиясендә, өйләрендә оныкларын тәрбияли иделәр.

Бер вакыт яшьләр мәчеткә күпләп йөри башлады, егетләр дә, озын күлмәк кигән яшь кызлар да. Шунысы кызык – нәрсә өчен йөриләр? Укырга! 

Күптән түгел шундый очрак булды. Җомга көн. Гыйнвар ае бик тә бозлавык булды, мәчет капкасы төбендә дә бозлавык. Миннән биш-җиде адым алдан олы яшьтәге ир һәм янәшәсендә адымга-адым атлап урта яшьтәге хатын мәчеткә кереп бара. Хатынның бер кулында сумка, ә икенчесендә су алырга дип буш савытлар. Хатын бозга таеп егылып китте. Билгеле инде ир кеше ярдәм итәм дип, кулыннан тотып торгызырга булышты. Шуннан нәрсә булды дисезме? Хатын чәчрәп торган тавыш белән русчалап-татарчалап (начар сүзләрен язмыйм): 

– Мин дүрт ел мәдрәсәдә укыдым, ничә ел мәчеткә йөрим. Ир-атның хатын-кызга кагылырга хакы юк, гөнаһ, – дип кычкырды да, китеп барды. 

Теге ир дә, мин дә аптырап калдык. Ир кеше миннән:

– Абый, күрдеңме, мин бит булышмакчы гына идем, – диде.

Менә шулай инде хәзерге дини тәрбия – белем, рәхмәт әйтү урынына хурлык аласың. Кеше үзара аралашканда, очрашканда хәзер «әссәламүгаләйкүм» дип, тырыша-тырыша туган телен вата, үзебезнең «исәнмесез» дигән сүзне бетерергә тырыша түгелме? Татар телен белмәгән, «исәнмесез» дип әйтергә оялган яшьләрнең мәчеттән чыккач, рәшәткәгә сөялеп тәмәке тартуларына нигә исебез китәргә тиеш соң? Чөнки «тәрбия» бирү «шоу» ясауга караганда авыррак, керем дә юк. Нинди белем алалар – шундый кадрлар чыгарабыз. Ягъни коммунистлардан кайсы ягыбыз артык? 

Чаллыда бер дин белгеченә «исәнмесез» дип исәнләшергә кул сузгач: «Син нәрсә? «Исәнмесез» сүзе коммунистлар вакытындагы репрессиядән калган сүз бит ул. Ул чорда кеше бер-берсе белән очрашкач, син бүген исәнмени, дигән сорауны аңлата бит ул», – дип, миңа башын чайкады. Әйе, яңа ачышлар белән телгә дә яңа сүзләр керә. Ләкин безгә якын булган туган телдә кул биреп исәнләшүне, мәгънәсе билгеле булган булса да, чит тел сүзенә алмаштыру нигә кирәк? Тел ул мода түгел, ул – синең хисең.

Без булдырабыз! Ә кем соң ул «без»? Без ул – рәшә, беркем дә түгел.

Һәр кеше үзе өчен җавап бирер бу дөньяда да, ахирәттә дә. Аллаһ ярдәме белән, динсез, телсез укытучы да үзенә тиешле җәзасын алыр. 

Аллаһ Тәгалә рәхимле, җитешсезлегебезне аңлап, дөрес юлга (телне дә, милләтне дә) борылырбыз. Без үзара «Исәнмесез, Аллаһы ризалыгы өчен», дип сөйләшик. Безнең туган тел матур гына түгел, горур халык теле дә. Ихтирамга лаеклы тел. 

Имаметдин ВАФИН,

Түбән Кама шәһәре

 

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка

Хөрмәтле Рөстәм Нургали улы!

Безне, Чаллы шәһәре җәмәгатьчелеген, М.Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә туган телебезгә каршы юнәлтелгән хәлләр тетрәндерде. Бу турыда «Безнең гәҗит»нең ике санында (№12, 2024 ел һәм №2, №4, 2025 ел) язмалар басылып чыкты. Анда хокук саклау органнары әлеге мәсьәләгә битараф калмас, дип тә язылган. 

Бу гимназиянең 7 «В» сыйныфын татар телендә белем бирүгә ачыктан-ачык каршы чыгучы укытучы Г.Габделвәлиева җитәкли икән. Ул укытучы шушы сыйныфның бер укучысын байтак вакыт җәберләп килгән. Сәбәбе: укучы кызның әтисе 7 «В» сыйныфында татар телендә белем бирүне таләп иткән булган. Димәк, йөз еллык тарихка ия татар гимназиясендә андый укытучылар эшли булып чыга, биредә татар телендә белем бирү максаты бөтенләй юк дигән сүз. Безгә билгеле булганча, гимназия фәннәрне татар телендә камил дәрәҗәдә укытырдай укытучылар белән дә тулысынча тәэмин ителмәгән. Хәзер инде татарча белем бирү дә күбесенчә башлангыч сыйныфларда гына калып бара икән.

Күптән түгел Сез: «Чаллыда татар укучыларының бары тик 13 проценты татарча белем ала», – дип шәһәр җитәкчелеген бик урынлы тәнкыйтьләдегез. Әмма бу санга да безнең бернинди ышаныч юк. Сезгә шактый арттырылган санлы отчет биргәннәр. Шәһәр мәгариф идарәсе һәм Татарстан мәгариф министрлыгы шул М. Вахитов исемендәге 2нче татар гимназиясендә дә 1дән алып 9нчы сыйныфка хәтле татарча белем бирүне оештыра алмый. Башка татар уку йортларында татарча укыту инде күптән юк. Шулай булгач, кайдан алынган ул 13 процент?! 

90нчы елларда без Чаллы шәһәрендә 20гә якын татар мәктәбе ачарга ирешкән идек. Кызганыч, шул уку йортларын саклыйсы урында, шәһәрнең мәгариф җитәкчеләре Чаллыны милли мәктәпсез калдырды. Ул кешеләр бүген дә шәһәрнең мәгариф структураларында эшли бирә. Безнең фикеребезчә, аларны алыштырмыйча торып, Чаллының 2нче татар гимназиясендә һәм башка татар уку йортларында милли мәгарифне оештырып булмаячак.

А.М. БИКТАШЕВ, Ф.Г. ВӘЛИЕВ, Я.К. ХӨСНЕТДИНОВ һ.б.

Барлыгы 10 имза.

Чаллы шәһәре

Комментарии