«Хәмдүнә апа: «Әле китәсем килми», – дип йөрде…»

«Хәмдүнә апа: «Әле китәсем килми», – дип йөрде…»

Китәләр… Узган атнада танылган журналист, редакциябезнең якын дусты Гөлнара Зиннәтуллинаны мәңгелек юлга озаткан булсак, 14нче сентябрь көнне Татарстанның һәм Башкортстанның халык артисты Хәмдүнә Тимергалиеваның да бакыйлыкка күчкәне турында белдек. Берсе – милли телевидениенең, икенчесе – эстраданың алтын баганасы. Алар белән бергә аерым бер чор да китә. Милләт тарихында якты эзләре, җан җылысын биреп эшләгән эшләре һәм истәлекләр генә кала.

Җор телле, киңәш бирүче, тормыш авырлыклары алдында сынмаучы, яшәргә ашкынучы… Хәмдүнә апа Тимергалиеваны һәркем шулай итеп хәтерли. Төпле киңәшләре һәм кызык хәлләр сөйләүче булып та истә калачак ул коллегалары күңелендә.

Марсель ВӘГЫЙЗОВ: «БЕР ГЕНӘ АКЫРДЫ»

– Хәмдүнә апа белән гастрольләргә еш йөрдек, ләкин иң истә калганы – 2013нче ел. Бу елны аның белән бергә Австралиягә Сабантуйга барырга туры килде. Эшләрне бетереп, кайтырга самолетка утырдык. Зур самолет иде, икебезне ике урынга утыртып куйдылар: беребез самолетның бер башында, икенчебез – икенчесендә. Мин әле яшь, чит телне бик белмим, чәй дә сорарга оялып утырган вакыт. Кайту юлы озак – 12 сәгать. Бу вакыт аралыгында нишлисең ди – йокыга киттем. Шулай бервакыт, арттан кемдер кычкырып җибәрмәсенме. Ниндидер кара тәнле бер абзый икән. Бөтен кеше башын борып карады да, янә йокыга талды. Тәмләп йокыга киткәч кенә тагын кычкыра бит теге. Хәмдүнә апа, җаным, түзмәде. Сикереп торды да: «Кычкырма әле», – диде, ахырдан бер матур сүз дә өстәп куйды. Самолет җиргә төшкәнче бер тавышы да чыкмады теге адәмнең. Хәмдүнә апа чыдам, көчле рухлы иде. Аңа сокланып карадым, әле дә сокланам. Яшьләргә һәрчак ярдәм итте, киңәшен жәлләмәде. «Апаем, я тебя люблю», – дип әйтүләре һәрчак колакта яңгырап торыр.

Алсу ФӘРАКШИНА: «КИТӘСЕ КИЛМИ ҖИРДӘН»

– 9нчы сентябрь көнне «Татарча солянка» концертын алып барырга туры килде. Хәмдүнә апа белән бер гримеркада утырдык. Урыннарыбыз да янәшә иде. «Әле китәсем килми, берничек тә анда барасы килми бит, яшисе килә әле», – диде ул. Без: «Сез нәрсә инде, алай әйтмәгез, яшисез әле», – дидек. Моңсуланып утырмады, «Ябыктым әле, диетада утырдым. Ну, ашыйсым килә», – дип безне көлдертеп тә алды. Ул һәрвакыт үзе белән булган кызыклы хәлләрне сөйли иде. Гримеркада да хатирәләре белән уртаклашты, баянчыларын искә алды. Аннары аны бизәндереп, ясандырып куйгач, «Менә ичмасам матур да булдым», – дип көлгәне дә истә. Мин концертны Зөлфәт Зиннуров белән алып бардым. Шул көнне Хәмдүнә апаны соңгы тапкыр сәхнәгә чакыруыбыз булган икән. Аны җылы итеп каршы алдылар, хәтта басып алкышладылар да. Иң соңыннан үзенең иң яраткан җырын башкарды. «Оҗмах матур дисәләр дә, китәсе килми җирдән» дигән юллар да бар иде ул җырда. Концерт тәмамлангач та, үзалдына шул җырны җырлап йөрде. «Килми шул, килми китәсе», – диде.

Динә ЛАТЫЙПОВА: «ҺӘР СҮЗЕННӘН КИТАП ЯЗАРЛЫК»

– Хәмдүнә апа белән эшләгән, күрешкән һәр көн – күңелле хатирә. Аның һәр сүзеннән китап язарга була. Ул артистларны көлдерүче дә, аларга киңәш бирүче дә иде. Аның беркайчан да моңаеп утырганын хәтерләмим. 9нчы сентябрь көнне «Татарча солянка»да катнаштык. Үз чыгышыбызны көткән вакытта гримеркада сөйләшеп утырган идек. Сүз юлда йөрү, машинада йоклау ягына кереп китте. «Элек автобусларда еш йөрергә туры килә иде. Җырчылар бергә җыелышып, автобуста гастрольләргә чыгып китә идек. Шулай бервакыт Зәйтүнә Яруллина автобус ишеге төбендә билет ертып тора. Эшенә шулкадәр бирелгән ки, хәтта автобус йөртүчесен дә кертмәде автобуска. Ник кертмисең, дибез Зәйтүнәгә. Әй, йокларга ярата торган гадәте бар аның», – дип көлдерткән иде безне. Бу көнне Хәмдүнә апа белән соңгы очрашуыбыз дип кем уйлаган бит. Ул көнне дә «Яшисе килә әле» дигән иде.

Гөлдания ХӘЙРУЛЛИНА: «БЕЗНЕ ОХШАГАН ДИЛӘР»

– Хәмдүнә апа белән Дәүләт җыр һәм бию ансамблендә очраштык. Аңа кадәр дә концертларына йөри идем. Иң яраткан җырчыларымның берсе иде ул. Минем эшкә урнашкан гына вакыт, аны да монда эшкә җибәргәннәр иде. Әй, рәхәтләнеп сөйләшеп утырган идек шул вакытта. Мине еш кына Хәмдүнә апа белән бутыйлар да. Бик күп тапкыр уңайсыз хәлләрдә калганым булды, моның барысы турында да Хәмдүнә апа белән көлешеп сөйләшә идек. «Сеңлем, миңа язып җибәр әле шул хәлләрне, китап яза башладым», – дигән иде күптән түгел.

Узган ел концерт куярга Себергә бардым. Машинадан төшим дип аяк атлавым булды, безне каршы алган бер егет:

– Хәмдүнә апа, әйдә үзегезне күтәреп төшерим әле, – дип машина ишегенә килеп басмасынмы…

Ләйсән ГЫЙМАЕВА: «ЭЧЕҢДӘГЕ ҖЕННЕ ЧЫГАРЫП ҖЫРЛА»

– «Татарча солянка»да гел бергә эшләдек. Аны һәр артист та үз иткәндер, чөнки ул һәркем белән тигез булды, бер дәрәҗәдә сөйләште. Бер елны «солянка»да без аның белән җырларны алышынып башкарырга тиеш идек. Ул минем «Яшьлегем чишмәләре»н, мин аның «Галигә барам әле»сен. Ни кызганыч, ул минем җырны башкара алмады, авырып китте. Ә мине «Галигә барам»ны җырларга өйрәтте ул. Такмак кебек җыр булса да, оста башкаруны сорый торган җыр бу, дип кабат-кабат исемә төшереп торды. «Эчеңдәге җеннәреңне чыгара-чыгара җырла», – дип әйтә торган иде. Хәмдүнә апа булган җирдә моңсу булмый иде. Чын мәгънәсендә зур талант иясе ул. Иң мөһиме – киңәшләрен жәлләмәде. Күңелне иң җылытканы шул: «Син минем яшь чагымны хәтерләтәсең», – дип әйтә иде. 30нчы август көнне концерт вакытында да шулай диде. Гримеркадагы көзгегә карап көлешеп тә алган идек.

Рәйдә НИГЪМӘТҖАНОВА

Комментарии