«Мин әле 140 яшькә кадәр яшим!»

«Мин әле 140 яшькә кадәр яшим!»

– Сеңлем, бер кунакка килеп китәрсең әле, бакчамны күрсәтермен, рәхәтләнеп бер чәй эчәрбез!

Гөлнара апа Зиннәтуллинаның бер ай элек телефоннан сөйләшкәндә әйткән сүзләре бу. Дәвалаучы табибы – онколог Гөлнара Хөсәенова белән интервью эшләгәч, рәхмәт әйтеп шалтыраткан, шунда кунакка да чакырырга өлгергән иде. Ә мин барырга өлгермәдем. Үткән чәршәмбедә мәңгелеккә озатып кайттык Гөлнара апаны…

Өчесе узгач, Гөлнара апаның «иң якын подружкам» дип йөртә торган җан дусты, үзе дә телевидениедә 35 елга якын режиссер булып эшләгән Заһирә апа Куртаева белән элемтәгә кердек. Без белгән һәм белмәгән Гөлнара Зиннәтуллина турында сөйләде ул:

– Мин телевидениегә 1983нче елда килдем. Балалар редакциясенә режиссер ассистенты итеп алдылар. Ә Гөлнара анда мәктәптә укыганда ук килеп кергән иде инде – 1964нче елдан дип беләм. Ничек танышканны әле дә хәтерлим. Озын коридор. Шул коридор башында тәрәзә. Гөлнара шунда Әхтәм абый Зарипов белән сөйләшеп басып тора иде. Мине алып килеп таныштырдылар. Шул көннән алып, Гөлнара телевидениедән киткәнче бергә эшләдек. Бер көнгә дә аерылмадык дисәң дә була.

Мин урыс мәктәбен тәмамладым, югары уку йортында да урысча укыдым. Мине татарчага бары тик Гөлнара гына өйрәтте. Бөтен нәрсәне аңардан сорый идем. Ул эштән киткәч тә: «Гөлнара, менә бу җөмлә дөресме? Бу сүз ничек тәрҗемә ителә?» – дип шалтыратып сорап тордым. Татарча дөрес сөйләшми торган кешеләрне яратмый иде инде. «Тагын дөрес сөйләмәделәр. Кая шалтыратыйм, кемгә языйм икән?» – дип эче пошып шалтырата торган иде миңа да. Бөтен тапшыруны карап, бөтен нәрсәне күзәтеп бара торган иде. Татар җанлы, татар өчен янып-көеп яшәгән кеше инде ул Гөлнара.

Ул тормышта да елмаеп кына торды, бөтен нәрсәне көлеп кабул итте. Мәзәк сүз сөйләп җибәрә дә кәефне күтәреп куя. Безне телевидениедә «две хохотушки» дип йөртә торганнар иде. Туры сүзле, эшкә карата бик таләпчән булды. Кешегә баш имәде, үзенеке дөрес икән – үз сүзендә тора белде. Бик акыллы да иде ул. «Зиннәтуллина, син – аяклы энциклопедия», – дип әйтә идем мин аңа. Ул мине «Загирушечка» дип йөртә торган иде.

Аның белән эшләү җайлы иде. Бик аңлашып эшләдек. Телевидениене аның кадәр яраткан башка кешене белмим мин. Югыйсә, мин дә анда 35 елга якын эшләдем. Тик аныкы үзгә бер ярату, үзгә бер сагыну иде. Хезмәт кенәгәсендә шул бер генә эш урыны – телевидение генә иде бит аның, әллә шуңа шулай җаны-тәне белән яратты ул аны. Телевидениене үзенеке дип санады инде. Эштән киткәч тә, очрашуларга, тапшыруларга йөрде. Болай гына да килеп китә торган иде.

Бер кызык хәл истә. Минем белән эшләгәндә булган хәл түгел бу. Берсендә Гөлнара иртәнге тапшыруга йоклап калган. Ике алып баручы булырга тиеш – берсе татар, берсе урыс телле. Урыс телле алып баручы үзе генә чыккан иде. Бик борчылды инде Гөлнара, авырып, больничныйга китәргә мәҗбүр булды хәтта.

Ул бөтен нәрсәне күңелен биреп эшли иде. Текст язса, өтеренә кадәр куеп, матур итеп яза. Бакчасын яратты, бик матур итеп тотты. Бөтен нәрсәне үстерде, җиләкләре йодрык кадәр була иде аның. Аннары рәсем ясарга тотынды, анысын да бик яратып эшләде. Бәйләү дисәң – аның бөтен эше сәнгать әсәре. Өенә керсәң, тәрәзә пәрдәләренә кадәр үз кулы белән эшләнгән аның. Авыртканда да тик тормый иде. Әле яз көне генә мине дә «ирланд челтәре» бәйләргә өйрәтте.

Әллә нинди мәзәкләр, шигырьләр белә иде ул. Җырларга да ярата иде. Без аның белән бер кухняда утырып, яшел тышлы «Татар җырлары» дигән китапны җырлап чыккан идек.

Гаиләдә дә бик яратышып яшәде алар. Ире Ренат белән икесенә карап соклана торган идек. Уллары Илдарның кызларын – оныклары Ләйсән белән Азалияне бик яратты Гөлнара, сагынып көтеп тора иде. Килене Эльвира да бик әйбәт булды. Гөлнара кебек ул да, бөтен нәрсә кулыннан килә.

Авырый башлаганына 8 ел 7 ай үткән. 60 яшьлек юбилее булырга тиеш иде. Юбилеен үткәрмәде – авырып китте, больницага эләкте. Аңарчы да «күзем күрми минем» дип йөри иде инде ул. Нишләп больницага бармыйсың, дип ачулана идем. Әле ул вакытта телевидениедә эшли, больничныйга гына чыккан. Туган көненә сюжет төшерергә дип, бакчасына бардык. Билем авырта дип, биленә шәл бәйләп куйган. Аның ул чакта умырткалыгы сынган булган инде. Баштарак табиблар да әйтә алмады бит аны…

Ул көчле кеше иде. Яшим, диде. Умырткалыгын сындырып, урын өстендә ятканда да, «мин торам әле, яшим» диде. Гел әйтә торган бер сүзе бар иде: «Мин әле 140 яшькә кадәр яшим!». Яшәрсең, дип әйтәм дә, «менә яшим!» дип әйтә торган иде.

…Волгоград урамыннан Гөлнара белән җәяү йөрергә ярата идек. Берсендә барабыз – каршыга кечкенә генә буйлы ике әби килә. Эшләпәләрен кигәннәр, иреннәрен кып-кызылга буяганнар. Гөлнара миңа әйтә: «Менә, картайгач без синең белән шундый булабыз», – ди. Быел җәй искә төшерде: «Карале, без хыялланган идек, йөри алмадык шулай», – диде.

Сизенде инде ул китәсен. Мин аңа әйттерми идем, сүзне икенчегә борырга тырыштым. Шулай да быел «мин озак яшәмәм инде» дигән сүзне әйткәләде. Йоклаган килеш кенә үлеп китсәм иде, дип тели иде гел. Шулай булган да бит, үз урынында яткан килеш кенә китеп барган. Күңел һаман ышанмый әле. Бакчасына гына киткән шикелле. Менә-менә шалтыратыр да, көлә-көлә хәл сораша башлар төсле…

Фәнзилә МОСТАФИНА

Комментарии